Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Ә ул арада Казанда менә мондый башлыклар сатыла башлаган.

1552 дип язылган баш киеме бу. Бәясе — 1552 сум.

"Сәгать 15:52не күрсәтә. 1552 кепкасын киеп каныңа 14 хан көче сеңәчәк"

диелгән әлеге баш киемен сата торган интернет-кибеттә.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
👍13🔥7❤2🤡2😁1
Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 53 меңнән артык хәрбие үлүен раслады.

Русиядә югалтуларның кабат арта башлавы сизелә, бу Русия көчләренең Харьков юнәлешендә сугышуны дәвам итүләре белән бәйле булырга мөмкин диелә.

Путин Харьков өлкәсенә һөҗүм итүне Белгород шәһәрен атышка тоткан өчен җавап дип атады.

"Алар чик буендагы төбәкләрдәге, шул исәптән Белгородтагы торак кварталларны атышка тотуны дәвам итә. Анда бит сивилләр үлә, бу бит ап-ачык — шәһәр үзәгенә аталар. Мин — бу дәвам итсә — санитар зона ясарга мәҗбүр булачакбыз дигән идем. Һәм без моны ясыйбыз да"

диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1🔥1
Минераль сулар һава аланында янгын чыккан. Терминалның түбәсе яна.

Шул ук вакытта очкычлар төшүен дәвам итә. Мәскәүдән килгән очкыч төшеп утырган. Уфадан "Аэрофлотның SU2819 рейсы төшеп килә, чиратта Казаннан N4701 рейс очкычы.
🔥3⚡1
"Аэрофлот" Казанда җитештерелгән 11 Ту-214 очкычын сатып алачак.

Әмма Ту-214не "Аэрофлот" теләгәнчә үзгәртүләре бар. Аерым алганда хәзерге Ту-214ләрнең кабинасы өч кешегә: ике пилот һәм бортинженерга каралган. Чит илләрнең очкычларында бортинженерлар өчен урын каралмаган. "Аэрофлот" та ике пилот булса җитә ди.

2010нчы елларда "Аэрофлот" Ту-214тән баш тарткан иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎3🔥1
Төмән өлкәсенең Карагай татар авылын су баса башлаган

Бу хакта өлкә губернаторы Александр Моор үзенең Telegram каналында хәбәр итте. Вазгыять киеренке, ди ул.

"Балаларны, өлкәннәрне һәм физик мөмкинлеге чиклеләрне су басарга мөмкин зонадан эвакуацияләдек. Йорт хайваннары һәм терлек имин урынга күчерелде", дип язды ул.

Хәзер Карагай авылында су басуга каршы көчләр көчәйтелгән режимда эшли.

Соңгы тапкыр Карагайда мондый ташу 2016 елда булган. Хәзер су күләме 2016-2017 елгы күрсәткечләрдән узып киткән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢3🐳3👍1🤡1
"Finiko пирамидасы эше"ндә гаепләнүче Лилия Нуриеваны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыкты

Лилия Нуриева - Finiko белән бәйле җинаять эшендә мәхкәмәгә кадәр барып җиткән бердәнбер кеше. Ул тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлеккә ризалашты, гаебен тулысынча таныды һәм тулы күрсәтмәләр бирде.

Finiko пирамидасының эшчәнлеге белән бәйле җинаять эше 2020 елның декабрендә ачылды. Әлеге эш нигезендә җиде кеше гаепләнә. Бу - пирамиданы оештырган Кирилл Доронин. Ул хәзер тикшерү изоляторында.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
Тарихны укыту дәүләт сәясәтенә әйләнде

Русия президенты Владимир Путин инаугурациядән соң икенче көнне үк тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады.

Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгаларны тегеләй йә болай аңлатулар булмаячак, Кремль ничек куша, шулай гына була ала. Белгечләр моны идеология дип саный һәм Конституциягә каршы килүен әйтә.

Юридик фәннәр кандидаты Харун Сидоров яңа документта "күпмилләтле халык" урынына төрле халыклар "бер мәдәни-тарихи бергәлекнең өлешләре дип карала, димәк, үзбилгеләнү турында сөйләүнең мәгънәсе калмый дип саный.

Тарих укытучысы Раушан Вәлиуллин "документны укып чыкканнан соң иң беренче туган хисләр ул тарих фәне өчен кайгы һәм хәсрәт" һәм "урыс коллыгында булган халыклар язмышы өчен борчылу" ди диде.

Азатлык фәрманда булган кайбер пунктларга белгечләр белән анализ ясады:

👉Төп сайтта
.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.
🤮9🤬5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген 18 май, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бишкәктә кичә бер хостел янында җирле халык чит ил кешеләре белән сугышып киткән. Нәтиҗәдә урамга 1 меңләп кеше чыккан. 30га якын кеше яраланган. Кыргызстан кешеләре Мисыр һәм Пакъстаннан килгән мигрантлар белән сүзгә килгән дип хәбәр ителә. Хәзерге вакытта вазгыять тынычланды дип белдерә Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы.

🔸АКШта 2022 елның октябрендә Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелосига һөҗүм иткән 44 яшьлек Дэвид ДеПейпны 30 ел төрмәгә хөкем иткәннәр. Прокурорлар 40 ел сораган булган.

🔸Украина АКШтан Русиягә һөҗүмнәр оештыруда ярдәм сорый дип яза The Wall Street Journal. Киев Америка коралыннан Русиядәге һәдәфләргә атуга рөхсәт сорый. АКШ моны хупламый дип белдерде Ак Йорт.

🔸Франциянең Danone ширкәте Русия бизнесен "Вамин Р" ширкәтенә сату килешүен төгәлләгән. Элегрәк хәбәр ителүенчә, килешү бәясе 17,7 млрд сум. Danon-ны Чечняның элекке авыл хуҗалыгы министры Якуб Закриев һәм "Вамин Татарстан" сатып ала, алар яртылаш түли дип язган иде "Ведомости".
👍1
Казанда башланган "Tatar.Бу Хакатон" кысаларында татар телен өйрәнү өчен платформа ясарга тәкъдим итәләр

17 май көнне Казанда "Tatar.Бу Хакатон" чарасы башланып китте. Ул татар галиме Рәис Бохараев истәлегенә багышлана.

Быел бәйгедә катнашучыларга эшне 3 юнәлештә алып барырга тәкъдим ителә:

📌Татар телен нәтиҗәле өйрәнү өчен платформа булдыру. Ул үз эчендә грамматикага өйрәтү, сөйләшү күнекмәләрен булдыру, кулланучыларның тел өйрәнүгә мотивациясен арттырырга исәптә алырга тиеш.

📌Татар телендә контентны арттыру өчен инструментлар булдыру. Моның өчен ясалма интеллект технологияләрен куллану тәкъдим ителә.

📌Татар мәдәниятен популярлаштыру өчен Telegram-бот уенын ясау. Бу юнәлеш кысаларында катнашучыларга мәгърифәти уен ясарга тәкъдим ителә.

Катнашучы такымнар бу эш юнәлешенең берсен сайлап алып, нольдән яңа продукт булдырырга тиеш булачак.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
❤6👍1😁1
Азатлык сүзлегендә "сөрген" сүзе.

Бүген кырымтатарлар депортациясенә 80 ел. 1944 елның 18 мае — кырымтатар халкы тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе.

Ватаннарыннан сөрелгән башка халыклар да бар.

Депортацияне Азатлык "сөрген" дип тә яза

#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍6❤3
Кырымтатар халкы сөргененә — 80 ел: ялганга нигезләнгән җинаять

1944 елның 18 маенда Совет Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән кырымтатар халкы ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя. Шушы фаҗигагә бүген 80 ел.

Дәүләт саклану комитетының кырымтатарларны күчерү турындагы карарында "махсус күченүчеләргә үзләре белән шәхси әйберләр, кием, көнкүреш әйберләре, савыт-саба һәм гаиләгә 500 килограммга кадәр азык-төлек алырга рөхсәт итәргә" дип күрсәтелә.

Әмма, бернинди кисәтүсез, иртәнге 4-5-ләрдә кораллы конвой йокыдан уятып, җыенырга 15 минут бирелгән хатын-кызлар һәм балалар, хәлсез картлар 500 килограммны үзләре белән алып китә алуын күз алдына китерү авыр. Депортацияләнгәннәрнең сөйләгәненә күрә, кешеләр өйләреннән өстендә нинди кием булса, шул килеш, азык-төлексез куып чыгарылган.

Азатлык кырымтатар сөргене турында зур мәкалә әзерләде:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
😢9❤5😭2👍1
"Татарстан түгел, Русия". Миңнеханов ислам илләре белән эшләүдә республиканы аерым атамауны сорады

Ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә Татарстан түгел, Русия үз сәясәтен алып бара, дип саный Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул KazanForum ислам икътисады җыенының пленар утырышында белдерде.

Очрашуны алып баручы Миңнехановтан Татарстанның ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итүе турында сорады. Аңа республика президенты Татарстан урынына Русия илен куллануны сорады.

— Татарстан түгел, Русия ислам дәүләтләре белән эшләүдә үзенең урынын көчәйтә. Татарстан — Русиянең бер субъекты. Дәүләт башлыгы Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, стратегик төркем эше минем җитәкчелектә алып барыла, — диде ул.

▪️Мәскәү Кирмәне Татарстанны, аерым алганда Рөстәм Миңнехановны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә куллана, дип саный белгечләр. Соңгы елларда республиканы ХӘМӘС, Талибан кебек шикле оешмалар белән хезмәттәшлек итүдә файдаландылар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Анда сепаратизм турында да сүз булды.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤮19🤬7👍2💩2🖕1
Казанның опера һәм балет театры Дәрдемәнд турында опера куячак, әмма аны иҗат итүче кешеләр алмаштырылган

Композитор Миләүшә Хәйруллина "Дәрдмәнд" операсын язудан читләштерелгән. Яңа операны яшь композитор иҗат итәчәге хакында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова игълан иткән иде.

Татар классик шагыйре һәм меценат Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) турындагы операга либреттоны Ренат Харис, көйне композитор Резеда Әхиярова язачак.

Композитор Миләүшә Хәйруллинаның "Дәрдемәнд"тән читләштерелүе аның Мәскәү консерваториясендә укуы белән дә, ул иҗат иткән "Кави-Сәрвәр" операсына каршы астыртын көрәш, басым баруы белән дә бәйле дип яза "Бизнес онлайн".

Операны туктату, сәхнәдән алу кампаниясе медиага чыкмады, әмма Азатлык чыганаклары да опера язучы иҗат коллективы өстеннән эләкләр булуын раслый. Эләкләр язу аркасында "Кави-Сәрвәр" операсы үзгәрешләр кичерде.

"Кави-Сәрвәр" либреттосын Айдар Әхмәдиев иҗат итте. Опера беренче тапкыр былтыр февральдә күрсәтелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤮4🔥1
"Кырым" газеты җитәкчеләрен Русия армиясен дискредитацияләүдә һәм ялган таратуда гаеплиләр

"Кырым" (Qirim) бәйсез газеты мөхәррире Бекир Мамутовка Русия гаскәрен дискредитацияләү һәм ялган мәгълүмат тарату турында административ берктмә төзелгән.

17 майда 68 яшьлек Мамутов һәм газетны гамәлгә куючы 59 яшьлек Сейран Ибрагимов йортларында тентү узды, аларны полициягә алып киттеләр. Тентүне шулай ук газет редакциясендә дә уздырдылар. Кич журналистларны җибәргәннәр.

Бекир Мамутовка ике административ беркетмә төзелгән.

📌Берсе ни өчен кырымнар Русиянең Украинада алып барган сугышында катнашмаска тиешлеге турында мәкалә өчен. Моны "дискредитация" дип таныганнар.

📌Ялган тарату турындагы икенче беркетмә БМОның Кырымга багышланган хисабыннан өзек бастырган өчен төзелгән. Әлеге хисапта Кырымда кешеләрне нигезсез тоткарлаулар, кыйнаулар турында язылган иде. Бу мәкаләдә полиция хезмәткәре "ялган мәгълүмат тарату" күргән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬12👍1