Бүген Искешәһәренең тарихи Одунпазары районында Кырым мәдәнияте паркы ачылды. Ачылыш тантанасына Истанбул, Измир, Әнкара, Бурса һәм башка калаларда яшәүче кырымтатарлар килде.
🔺Искешәһәр тирәсендә кырым-нугай татарлары нигез салган кырыкка якын авыл санала. Биредә кырымтатарлар саны 200 мең, ә Төркиядә 1 млн кеше дип исәпләнә.

❤13🔥1
Дин әһелләре җыены: Путин саулыгына дога, сугышны хуплау һәм татарның саны кимүгә зарлану
18 май Казанда 14нче тапкыр Русия татар дин әһелләре җыены узды. Русия оккупациясендә калган Украина җирләреннән дә русия тарафлы дин әһелләре чакырылган иде. Алар сугышта яңа шәһәрләрне яуларга чакырды. Шул ук вакытта мөселманнарны борчыган проблемнар — мәчетләрнең ябылуы, мәктәпләрдә яулык кию, дини китапларны тыю кебек кискен мәсьәләләр күтәрелмәде. Мөфти Нәфигулла Әширов кына татарларның саны кимүенә һәм татарларны төрле төркемнәргә бүлергә теләүләре турында борчылуын белдерде. Азатлык дин әһелләре җыенында яңгыраган төп фикерләрне барлады.
🔸Русия Диния нәзарәте мөфтие Равил Гайнетдин татар милләте яңадан калкып чыгачак дигән ышануын белдерде.
🔸Мөфти Тәлгать Таҗетдин кыйямәт көне якынлашуга ишарәләде.
🔸Мөфти Камил Сәмигуллин Татарстанда ислам финанслары белгечләренә кытлык зур диде.
➡️Азатлык сәхифәсендә
➡️Көзге сәхифә

Азатлык Радиосы
Дин әһелләре җыены: Путин саулыгына дога, сугышны хуплау һәм татарның саны кимүгә зарлану
Быелгы дин әһелләре җыены да милитаристик рухта узды.
🤡6🤣2😈2👍1👎1🌚1
Азатлык үз эшен дәвам итә. Әлегә булган кыскача хәбәрләр мондый:
🔺Якшәмбегә каршы төндә Русиянең көньягына һәм аннексияләнгән Кырымга дроннар һөҗүм итте. Русия саклану министрлыгы сүзләренчә, 57 дронны Краснодар төбәгендә һава саклану системы бәреп төшергән. Өч дрон Белгород өлкәсендә, берсе Кырым өстендә юк ителгән. Шулай ук, министрлык сүзләренчә, Кырым өстендә тугыз ATACMS ракетын тотып калганнар.
🔺Грузия президенты "ят агентлар" турындагы канунга вето салуын игълан итте. Аның сүзләренчә, бу Конституциягә каршы килә һәм илнең Европа берлеге юлына киртә булып тора.
🔺Германия саклану министрлыгы Украинага хәрби ярдәм өчен хөкүмәттән өстәмә 3,8 миллиард евро сорады.
🔺Русия эчке эшләр министрлыгы Украина президенты офисы җитәкчесе урынбасары Роман Машовцны эзләүгә биргән. Сәбәпләре билгеле түгел.
🔺Бүген Болгарда "Изге Болгар" җыены үтә. Быел җыенда өч гаиләгә хаҗга юллама уйнатачаклар. "Изге Болгар җыены" бәйрәме Болгарда 1989 елдан бирле үткәрелә, ул 922 елда Идел буе Болгар халкының ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү истәлегенә оештырыла.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.
@azatliqradiosi

👍7
18-19 майда Галиәсгар Камал театры Төркиянең Анталья шәһәрендә уза торган Халыкара театр фестивалендә катнаша.
Фестиваль 11 көн дәвам итә һәм быел биредә сигез илдән 22 театр катнаша. Төркия, Испания, Маҗарстан, Польша, Франция, Куба, Италия арасында Татарстан да бар. Русиядән бердәнбер театр килгән.
Камаллар Төркия тамашачысына Йон Фоссеның "Җәйнең бер көнендә" спектаклен күрсәтә.
Камал театры спектакльдә кулланылган декорацияләр, кием, реквизитларны китертүне өчен йөк машинасын яллаган. Аңа 7,4 мең километр араны узарга туры килгән. Моңа кадәр Камал театры бу хезмәт өчен 1,2 млн сум акча тотылчагы хакында әйткән иде. Татарстаннан фестивальгә унтугыз кеше килгән.
Кичә, беренче көнне, спектакльны карарага Анталиядә яшәүче шактый гына татарлар да килде.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

🔥5❤2👍2🤔1
Украина боксчысы Александр Усик дөнья чемпионы исемен яулады
Ул көндәше британ Тайсон Фьюрины җиңде.
Усик җиңүенең үзе өчен генә түгел, бөтен Украина халкы өчен, ил өчен һәм хәзер аны яклаучы армия өчен мөһимлеген әйтте.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

👏8🔥4🎉3🥱2😁1
18 майда, кырымтатар халкы сөргене корбаннарын искә алу көнендә Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Антальяда пикетка чыкты.
Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасына 18 майны Русия халыкларының Сталин геноциды корбаннарын искә алу көне дип игълан итүен сорап мөрәҗәгать итте.
💬1944 елгы сөрген нәтиҗәсендә барлыгы 46 процент кырымтатар үлде. Шулай ук чеченнар, ингушлар, калмыйклар һәм Русиядәге барлыгы 14 халык Сталин геноциды корбаннары булды", ди Зәкиев.
▪️1944 елның 18 мае — кырымтатар халкы тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе. Нәкъ шул көнне Совет Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән халык ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя.
▪️Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

👍7❤6
Бүген Русия армиясенең Харьковның Малоданиловский авылына һөҗүмендә биш кеше һәлак булган.
Бу хакта Харьков өлкәсе хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте. Ким дигәндә 16 кеше җәрәхәтләнгән.
Синегубов сүзләренчә, зыян күрүчеләр арасында ашыгыч ярдәм күрсәтүче фельдшер да бар.
Малоданиловский авылы башлыгы Александр Гололобов хәбәр итүенчә, һөҗүм халык ял иткән урынга ясалган.
Шул ук вакытта Харьков мэры Игорь Терехов шәһәрдә ике шартлау булуын әйтте. Бу хакта башка мәгълүмат китерелми.
▪️Бүген иртән Русия хәрбиләре Харьков өлкәсенең Новоосиновое авылына һөҗүм иткән иде. Беренчел мәгълүматларга күрә, ике кеше һәлак булды, тагын ким дигәндә биш кеше яраланды.

Telegram
Олег Синєгубов, голова Харківської ОДА
⏺ Наслідки російського терору.
5 людей загинули. Серед загиблих — вагітна жінка.
Серед поранених - 9 людей у важкому стані.
8-річна дівчинка у легкому, стабільна.

🤬10😢3
Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә Русиядәге традицион дүрт диннең социаль-мәдәни һәм мәгърифәт үзәге төзелә башлаган.
Islamnews язуынча, бу хакта татар имамнары форумында Русия мөселманнары дини җыены рәисе, мөфти Әлбир Крганов белдергән.
Ислам үзәге дүрт дин — христиан, ислам, буддизм һәм иудаизм үзәгенең бер өлеше булыр дип көтелә.
Элегрәк Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә төзеләчәк мәчет Әби патша фәрманы белән билгеләнгән беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемен йөртәчәк дип әйтелгән иде.
Крганов сүзләренчә, мәчеттән башка үзәктә уку йортлары, ислам сәнгате музее һәм китапханә булачак.

🤡9🤮2🤣2👍1
Иран президенты Ибраһим Рәиси боралагы һәлакәткә очраган.
Моны Иран эчке эшләр министры Әхмәт Вахиди раслады.
Иран президенты кортежында өч боралак булуы турында әйтелә. Икесе тиешле урынга вакытында барып җиткән, берсе килеп төшкән диелде.
Көчле томан һәм һава торышы начар булу коткаручылар төркеме эшен катлауландыра.
IRIB дәүләт телеканалы хәбәр итүенчә, президеттан тыш боралакта мәчет имамы аятулла Әл Хашем, тышкы эшләр министры Хөсәин Әмир Абдуллахян, Көнчыгыш Азәрбайҗан губернаторы Мәлик Рәхмәт һәм тагын берничә кеше булган.

🔥5😢4👍3💔2😭2🎉1
Әйдә.Online проекты танылган мәгърифәтче Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәрен аудиолаштырды.
Якшәмбе кичендә шуны тыңларга чакырабыз. Кыскартылган текстны 👉 монда укып була.
Бу әсәрнең чын татар фантастикасы булуы аны бик нык мавыктыргыч итә. Шул ук вакытта, укучыларның игътибарын җәлеп итеп, автор белемгә омтылуны, тәрбия мәсьәләләрен уңышлы пропагандалый.

❤10👍3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иран президенты Ибраһим Рәиси боралагы һәлакәткә очраган. Моны Иран эчке эшләр министры Әхмәт Вахиди раслады. Иран президенты кортежында өч боралак булуы турында әйтелә. Икесе тиешле урынга вакытында барып җиткән, берсе килеп төшкән диелде. Көчле томан…
❗️Иран президенты Ибраһим Рәисинең боралак казасында һәлак булуы рәсми игълан ителде
Бу хакта Иранның Кызыл Ярымай җәмгыяте башлыгы Пир Хөсәен Коливанд хәбәр итте. Президент үлемен вице-президент Мохсен Мансури да раслады.
Аның белән бергә боралакта булган барлык кешеләр дә һәлак булган, шул исәптән Иранның тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиян, аятулла Мөхәммәт Али Але-Хашем, Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаяте губернаторы Малик Рәхмәти.
Иран президенты вазифаларын вакытлыча беренче вице-президент Мөхәммәт Мохбер башкарачак. 50 көн дәвамында илдә чираттан тыш президент сайлавы узарга тиеш.

Иран президенты Ибраһим Рәиси боралак казасында һәлак булган
Иран президенты Ибраһим Рәиси 19 май көнне Көнчыгыш Азәрбайҗанда боралак казасында һәлак булган. Бу хакта Иранның Кызыл Ярымай җәмгыяте башлыгы Пир Хөсәен Коливанд хәбәр итте. Президент үлемен вице-президент Мохсен Мансури да раслады.
19 май көнне Рәиси һәм…
19 май көнне Рәиси һәм…
🎉9😢7💔4😭4👏2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Иран президенты Ибраһим Рәисинең боралак казасында һәлак булуы рәсми игълан ителде Бу хакта Иранның Кызыл Ярымай җәмгыяте башлыгы Пир Хөсәен Коливанд хәбәр итте. Президент үлемен вице-президент Мохсен Мансури да раслады. Аның белән бергә боралакта булган…
20 май иртәсенең башка мөһим хәбәрләре:
🔸 Төнлә Русия Белгород өлкәсендә 5 дрон, Курски өлкәсендә 2 дронны бәреп төшергән, дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
🔸 Төнлә һавадан һөҗүм кисәтүе Украинаның Львов өлкәсендә дә яңгырады, ләкин җимерүләр яки зыян күрүчеләр турында шулай ук хәбәрләр юк. Русиянең Украинага каршы сугышы 817 көн дәвам итә.
🔸 Саха республикасында су күтәрелүе аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Республика башлыгы Николаев сүзләренчә, җирле хөкүмәт зыян күргән торак урыннарны торгызу белән шөгыльләнәчәк. Якутиядә су күтәрелүләр якынча бер атна элек башланды.
🔸 Финляндия премьер-министр Русия белән чикне өлешчә ачу ихтималы бар дип белдерде.
🔸 Новосибирскида яшәүче Илья Бабуринны военкоматка ут төртү эше нигезендә 25 ел колониягә хөкем иттеләр. Бу андый эш буенча рекордлы хөкем.
🔸 Татарстанның Болгар шәһәрендә археологик үзәк биналарын төзекләндерәчәкләр. Бу биналар Фәннәр академиясенә карый. Ремонт эшләре 60 миллион сумнан артачак диелә.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, сезнең өчен, кадерле укучыларыбыз өчен эшлибез!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5❤1
Украинада яшәүче кырымтатар тарихчысы Гөлнара Абдуллаева Азатлыкка сөрген, милли тарихны өйрәнү, казан тарихчыларының хаталары турында сөйләде.
— НКВД һәм фирка белешмәләре сөрелгән халык санын киметеп күрсәтә. Кырымтатар милли хәрәкәте исә, 238 500 кеше сөрлегән дип саный. Сөргеннең беренче елларында кырымтатарларның 46,2 процент өлеше үлеп калган.
— Соңгы ачылган яшерен мәгълүматтан күренгәнчә, Үзбәкстанда хастаханәгә эләккән кырымтатарларны хастаханәдән чыгармау турында ябык фәрман булганы билгеле. Сөргеннән соң кырымтатарлар башка климат, башка шартларда яши башлаган. Малярия, лихорадка белән авырганнар. Анда бик күп кеше вафат булган.
— [Хәзерге хәлне] латент (яшерен) депортация дип атыйбыз. Русия белән ризалашмасаң, күчеп китәргә мәҗбүр итәләр. Моның өчен барлык шартлар тудырылган.
VPN булмаса, монда басыгыз.
Телеграмның үзендә дә укып була.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
"Кырымда татарны кырым һәм казанга аерып тормаганнар — барысын да сөргәннәр"
Украинада яшәүче кырымтатар тарихчысы Гөлнара Абдуллаева Азатлыкка сөрген, милли тарихны өйрәнү, казан тарихчыларының хаталары турында сөйләде.
💔10👍4
"Тинькофф" банкы татарчага да күчмәкче
"Русия - Ислам дөньясы" форумында интерфейсы тулысынча татар теленә тәрҗемә ителгән банк терминалы тәкъдим ителде. Әлеге вакытта мондый 2 терминал бар, ләкин ай эчендә Русиядәге барлык банкоматларда татар теле барлыкка киләчәк, дип яза "Миллиард.татар".
Моннан тыш бу елда банкның мобил кушымтасы да татар телендә эшли башлаячак диелә.
Татар тел активистлары банк хезмәтләренең татарча да күрсәтелергә тиеш дип саный. Мисал өчен, берничә ел элек Чаллы активисты Алмаз Имамов Сбербанк, ВТБ кебек банклардан татарча хезмәт күрсәтүне таләп итте, Сбербанкны татарларны дискриминацияләүдә гаепләде. Моннан соң ул экстремизмда гаепләнде, соңыннан аңа карата җинаять эше туктатылды.

Миллиард татар
«Тинькофф» на KazanForum представил банкомат с интерфейсом на татарском языке
На ХV международном экономическом форуме «Россия – Исламский мир: KazanForum» были представлены первые терминалы банка «Тинькофф» весь интерфейс которых был полностью переведен…

👍16❤9
📍Сугышка каршы "Служба поддержки" медиасы ябылуы турында игълан итте
Аның эш алып баруы өчен бүтән акчасы юк, дип язды редакция. Шул ук вакытта, медиа башлап җибәргән кайбер ярдәм проектлары эшен дәвам итәчәк диелә.
Ике елда җыелган материаллардан редакция архив ясарга җыена.
"Служба поддержки" медиасын 2022 елның июлендә "Медуза"ның элекке нашире, "Яндекс.Лавка"ның элекке башлыгы Илья Красильщик башлап җибәргән иде. 2023 елның декабрендә медиа Русиядә "теләнмәгән оешма" дип аталды.

😢2❤1