Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Миңтимер Шәймиев беренче тапкыр Төркиягә килгәч, татар галиме Әхмәт Тимер белән ни турыда сөйләшкән һәм нәрсәдә килешмәгәннәр? Төркия дәүләтенә татарча радио асрау нигә кирәк? Төркиягә китүчеләр Ватанга кайтамы? Бу хакта Әнкарада 33 ел яшәгән журналист Сәгыйть Хәйри белән сөйләштек.

Әңгәмәне безнең сайтта укый аласыз. Кайбер кызыклы фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
👍8
Кырымтатар Сейтмеметовка Русия төрмәсендә инфаркт булган, аңа операция ясаганнар

"Кырым мөселманнары эше" нигезендә Русия мәхкәмәсе тарафыннан 13 елга хөкем ителгән кырымтатар Рустем Сейтмеметовка операция ясаганнар. Ульян өлкәсендәге Димитровград шәһәре төрмәсендә аңа инфаркт булган.

Ирне карантинга башка бер камерага күчергәннәр, ә анда нык салкын булган. Ул камерадашлары белән җылыну өчен төрле физик күнегүләр ясаган, тик берсендә аңын югалткан.

Тулырак 👉 монда укып була.
❤5😢3👍1
Радий Хәбиров Сабантуйда Башкортстан түрәләренә һәр утарга кереп ашамаска кушты

"Без анда барабыз икән, төп кунаклар булабыз һәм безне бөтен утарларда да ашатырга тиешләр дигән фәлсәфәне үзгәртергә кирәк сезгә. Иң мөһиме - кешеләр белән аралашыгыз, кәефләре ничек белешегез", диде ул.

Халык бәйрәме - түрәләрне ашатырга кирәк булган гастрономия күргәзмәсенә әйләнмәскә тиеш, дип белдерде башлык.

Сабантуйларның түрәләрне ашатып-эчертү бәйрәме булуына моңарчы Азатлык белән сөйләшкән белгеч тә игътибар иткән иде. "Сабан туе бюджетының зур бер өлеше кунаклар өчен табын һәм аларга бүләк әзерләү өчен киткәнен аңлап була", дип сөйләде ул.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.
🤡14👍3👎2😁1
Украинадагы сугышта катнашкан тугыз кеше "Бердәм Русия"нең праймериз сайлавында катнашып, Татарстан парламентында депутат булмакчы

Алар арасында Т-80 "Алеша" танкы җитәкчесе Рәсим Баксиков, Татарстанның "Алга" батальонының медицина взводы җитәкчесе урынбасары Олег Денисюк, Дәүләт шурасының гамәлдәге депутаты - былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшмәкәр Марат Галиев бар диелә.

"Бердәм Русия" праймериз нәтиҗәләре белән намзәтләрнең яңа исемлеген төземәкче. Праймеризда Татарстаннан барлыгы 312 намзәт катнаша. Алар өчен тавыш бирүләр бүген, 20 майда башланды һәм 24 майга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар быел көз көне үтәчәк.

Тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.
🤮14🤬5👍2😁1🥴1
Халыкара җинаять мәхкәмәсе хөкемдарлары Нетаньяһуны һәм ХӘМӘС лидерларын кулга алу мөрәҗәгатен караячак.

Аларны кулга алуны Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры Кәрим Хан таләп иткән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍9👎2👏1
Русия хакимиятләре таләбе белән YouTube хәрби хезмәттән качу турындагы өч видеоны томалаган.

Моңа кадәр YouTube Русия хакимиятләре кушканга оппозицион контентны томаламый иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬12👎1😢1
Татарстан депутаты өч балалы хәрбиләрне сугыштан кайтарырга чакырды.

Сугыш вакытында өченче балалары туган хәрбиләр бар, ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡2
"Без бу күренекле сәясәтчеләрне үз ил мәнфәгатьләрен яклаучы, дәүләт һәм ватанга фидакарь хезмәт итү өчен үз гомерләрен кызганмаучы Ислам Республикасының чын патриотлары итеп истә калдырачакбыз. ...Русия-Иран хезмәттәшлеген ныгытуда һәм ышанычлы партнерлыкта аларның роле бәяләп бетергесез."


"Европа берлеге президенты Рәиси һәм тышкы эшләр министры Абдуллахян, шулай ук делегация һәм экипаж әгъзаларының боралак казасында үлеме уңаеннан кайгы уртаклаша. Безнең уйларыбыз аларның гаиләләре белән."


Иран президенты боралак казасында һәлак булды. 50 көндә яңа сайлаулар узарга тиеш.

Рәиси вафатыннан соң ни булачак? Халыкара реакция нинди?

Ул хакта 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3😐2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 21 май, сугышның 818нче көне. Шушы сәгатькә булган берничә хәбәр кыскача.

🔸Бүген иртән Харьковта пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә җирле хакимият. Мэр сүзләренчә, шәһәр халкының яраткан ял итү урыннарының берсе һөҗүмгә дучар булган. Моннан тыш, Русиянең бер ракеты транспорт инфраструктурасы объектына эләккән.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский НАТОны үз иле өстендә Русия ракетларын бәреп төшерергә чакырды. Reuters агентлыгына биргән әңгәмәдә ул Украинага 120 F-16 очкычы кирәклеген белдерде, бу сан Көнбатыш вәгъдә иткәннән ике тапкыр күбрәк. Зеленский шулай ук Көнбатыш илләренең хәрби ярдәм турындагы карарлары бер елга соңга кала дип әйтте.

🔸Петербурдагы мәхкәмә хәрби институт курсанты Т.Кирсановны диверсия эше нигезендә 8 елга колониягә хөкем иткән. Тикшерүчеләр белдерүенчә, ул шәһәр урамнарының берсендә релей тартмасын яндырмакчы булган. Дәлил буларак аның мессенджерда аноним кулланучы белән хат алышуы китерелә.

🔸Русия хөкүмәте Украинадагы сугышта һәлак булган яки хәбәрсез югалган ирләрнең бергә яшәгән хатыннарын (гражданская жена) канунлы хатын дип тану турындагы канун өлгесен хуплады. ТАСС хәбәренә күрә, бу әлеге хатыннарга түләүләрне алу мөмкинлеге бирү өчен эшләнә. 

🔸Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Русиядә никабларны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта ул "Парламент газетына" биргән әңгәмәдә әйткән. Моннан тыш, аның фикеренчә, "этник ММА-клублар" да хакимиятләрдә билгеле бер курку тудырырга мөмкин, гәрчә кешеләргә спорт белән шөгыльләнүне тыю мөмкин булмаса да дип өстәгән ул.

🔸Русия думасында диаспораларны ят агентларга тиңләргә тәкъдим итәләр. КПРФ депутаты Михаил Матвеев тарафыннан әзерләнгән милли-мәдәни автономияләр турындагы канунның яңа өлгесе милли-этник берләшмәләрне чит илләрдән финанслауны тыюны күздә тота. Өлге әлегә юристлар тарафыннан әзерләнә, ай ахырына ул Думага кертелер, ди депутат.

🔸Русиядә шикләнелүчеләрне җәзалау ярый дип санаган кешеләр саны 47% ка җиткән. Бу — "Левада-үзәге" үткәргән сораштыру нәтиҗәсе. Социологлар әйтүенчә, соңгы 5 елда әлеге күрсәткеч ике тапкырга диярлек арткан. Белгечләр бу нәтиҗәне "Крокус"тагы теракт йогынтысы дип аңлата.

@azatliqradiosi
👍2❤1
Медиа: Буа театры мөдире Раил Садриев җинаять эшендә шикләнелеп тоткарланган

Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың атказанган артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевны тоткарлаган. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларына таянып "Бизнес Online" хәбәр итә.

Басма мәгълүматынча, тикшерү комитеты аны вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда (Җинаять кодексының 285 маддәсе, 1 өлеше) шикләнә. Бу маддә нигезендә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Басма чыганаклары әйтүенчә, җинаять эше 20 майда ачылган, аның нигезендә "Дәрвиш" моноспектакленә сатылган билетлар ята. Спектакльдәге рольне Садриев үзе башкара. Куәт оешмалары фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны — Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштерелгән диелә.

Әмма декорация, киемнәр һәм башкаларны театр биргән, димәк акчаны да нәкъ менә театр алырга тиеш булган, дип саный куәт оешмалары вәкилләре.

Басма язуынча, Садриев үзе күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Аны төнгә Казанның вакытлыча тоту изоляторына япканнар диелә.

▪️"Дәрвиш" моноспектакле күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов турында. Андагы бердәнбер рольне Раил Садриев үзе уйный.

👉 Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса — монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤯4🗿4😁3👍2😱2🔥1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сугышка каршы чыккан Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы гаскәрне "кимсетү" һәм "нацизмны аклауда" гаеплиләр Бүген, 7 майда җәмәгать мәхкәмәсе (присяжныйлар коллегиясе) сугышка каршы чыккан Казан активисты Зөлфия Ситдыйкова эшенә карата карарын әйтте. Активистны…
⚡️Гаепләү ягы активист Зөлфия Ситдыйковага 3 ел колония-яшәүлек җәзасы бирүне сораган

Моннан тыш, прокурор аңа 200 мең сум штраф билгеләргә сорый.

Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" шигарләре язылган плакатлар өчен "нацизмны аклау" һәм ил гаскәрен "кимсетү"дә гаеплиләр.

❗️Хөкем карарын чыгару 28 майга күчерелгән.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6
Русиядә никаб киюне тыймакчылар

Әлеге тәкъдим белән Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев чыкты. Бу хакта ул "Парламент газетына" биргән әңгәмәдә әйткән.

"Мин традицион ислам вәкилләре һәм төбәк хакимиятләре белән бу мәсьәлә хакында фикер алышачакмын. Тик алдан ук үз карашымны әйтеп куям: минемчә, Русиядә никаб кию тыелган булырга тиеш", дигән ул.


Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләрендә дә никаб кию тыелган, ә Русиядә ул рөхсәт ителә.

▪️Никаб — мөселман хатын-кызларының баш киеме, ул күзләрне генә ачык калдырып, йөзне тулысынча каплый.

▪️Европада никабны беренчеләрдән булып тыйган ил Франция булды. Анда мөслимәләрнең бу киеме 2011 елда тыелды.

@azatliqradiosi
👎15👍9😱4🤮4😡2🤪1
Дәүләт сере белән эш итүче русияләр, шул исәптән адвокатлар чит илгә чыгулары турында 30 көн алдан ФСБга хәбәр итәргә тиеш булачак

Русия президенты Владимир Путин илнең аерым бер категория затларына чит илгә чыгар алдыннан Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) һәм Тышкы күзләү хезмәтенә хәбәр бирү тәртибе турында фәрман имзалаган.

Бу категориягә яшерен белешмәләр белән эшләүче вазифаи затлар, сенаторлар, Дума яки төбәкләрдәге парламентларның депутатлары, муниципалитет башлыклары, хөкемдарлар һәм адвокатлар керә.

Чит илгә чыгулары турында белдергәндә аларга исемнәрен, туган көннәрен, нинди максат белән чыгуларын, кайчан кайтачакларын, чит илдә яшәячәк урыннарын күрсәтергә кирәк булачак.

👉 Тулырак монда укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
👍2😁1
Русияләргә 1 июнь — балаларны яклау көнендә балаларын Төньяк Кореяга җибәрергә тәкъдим итәләр

Приморье крае хөкүмәте шундый махсус тур әзерләгән. "Сәяхәтчеләр үзләре өчен уникаль мәдәният, искиткеч пейзажлар һәм бу илнең бай тарихи мирасын ача алачак", диелә төбәк хөкүмәтенең матбугат хәбәрендә.

Төньяк Кореяга сәяхәт 31 майда башланып 3 июньдә төгәлләнер дип ниятләнә. Тур кысаларында русияләр Пһеньяндагы Ким Ир Сен мәйданына, Тэсон табигый тыюлыгына, "Мунсу" аквапаркына һәм башка урыннарга барачак диелә.

Балалар өчен юллама 65 мең сум тора, ә өлкәннәргә 85 мең сум түлисе.

Әлегә барырга теләүчеләрнең иң аз санлы төркеме дә җыелмаган, шуңа күрә бу тур булмый калырга да мөмкин.

👉 Тулырак монда укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
😁11🤮3👍1🤣1
"Бер урам тулысынча су астында калды". Төмәндәге татар авыллары утсыз, сусыз утыра

"Минем күзәтүләргә караганда, гел татар авылларын су баса. Урыслар күпләп яшәгән районнарны карыйлар, андагы дамбаларны ныгыттылар, татар районына төкереп тә бирмиләр."

Иртеш елгасы ташу аркасында Төмән өлкәсе Вагай районындагы татар авыллары су астында калды. Бу авылларны су басу беренче тапкыр түгел, шулай да, быелгысы бик көчле, су юлларны, өй баскычларын юып алып китте дип сөйләде Азатлыкка авыл кешеләре.

👉 Тулырак монда укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
😢6❤1🐳1
"Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыенында катнашу өчен Әфганстаннан килгән "Талибан" радикаль хәрәкәте вәкилләренең яртысын Русиягә кертмәгәннәр.

Талиблар берничә көн буе Шереметьево һава аланының стериль зонасында яшәгән һәм Татарстандагы Халыкара икътисад форумында катнаша алмый калган.

▪️Дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" вәкилләре төркеме KazanForum" җыенына соңга калып килеп җитте: 15 майда Югары Ослан районында дрон бәреп төшерелгәнгә Казан һава аланы ябылып торган иде.

▪️Былтыр "Талибан" вәкилләре Казанга өч тапкыр килде. Сентябрьдә дә аларның Татарстанга сәяхәте маҗаралы булган иде, алар килгән чакта паспортларын югалтты.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁5🤣5😨2