Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️Башкорт активисты Фаил Алсыновны сәяси тоткын дип таныдылар

Алсыновны быел 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем иткән иде.

«Аны эзерлекләү сәясәт максатта башкарыла», диелә "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" хокук яклау проекты белдерүендә.

Фаил Алсынов Магнитогорски шәһәренең 2 санлы тикшерү изоляторында утыра.

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💯17🕊3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстан буенча Тикшерү комитеты Татарстанның элеккеге мәгариф министры Энгел Фәттахов ришвәт алуда гаепләнелүен раслады. Тикшерүчеләр фикеренчә, 2018-2020 елларда шикләнүче Актаныш районы башлыгы булып эшләгән вакытта төзелеш ширкәтеннән үз йортын төзекләндерү…
Мәхкәмә Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховны сак астына алган.

Бу хакта Бизнес Online хәбәр итә.

Фәттахов гаебен танымаган.

"Мин ришвәт алмадым һәм беркемгә дә бирмәдем. 20 ел көчемне район үсешенә багышладым. Үземә бернәрсә дә рәсмиләштермәдем, хосусыйлаштырмадым. Минем туган авылымда бер йортым бар. Шул гына", дигән ул.

Ул 21 июльгә кадәр сак астында булачак. Фәттаховка 62 яшь.

@azatliqradiosi
🤬14😢10🙏3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Медиа: Буа театры мөдире Раил Садриев җинаять эшендә шикләнелеп тоткарланган Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың атказанган артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм…
⚡️Бүген мәхкәмә 20 майда тоткарланган Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевка чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарган.

Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитләр белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителмәячәк.

Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш" спектаклен куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкыр билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны - Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.

@azatliqradiosi
🤬10😢6🤔3😁1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховны сак астына алган. Бу хакта Бизнес Online хәбәр итә. Фәттахов гаебен танымаган. "Мин ришвәт алмадым һәм беркемгә дә бирмәдем. 20 ел көчемне район үсешенә багышладым. Үземә бернәрсә дә…
Энгел Фәттаховны сак астына ике айга - 21 июльгә кадәр алганнар.

Фәттаховны мәхкәмәдән һәм тикшерүдән качарга, тикшерүгә комачауларга, документларны юк итәргә яки шаһитләргә басым ясарга мөмкин дип, тикшерү комитеты аңа иң кырыс чикләү чарасы сайлауны сораган.

Аның адвокаты Ольга Шелковникова тикшерү белән ризалашмаган һәм йомшаграк чикләү чарасын - йорт сагына утыртуны, читкә чыкмау турында имза алуны, яки залог алуны сораган булган.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢15🤬8🙏1
2023 елда Русия мәхкәмәләре 2021 һәм 2022 елга караганда сәяси җинаять эшләрендә гаепләнүчеләрне мәҗбүри дәвалануга биш тапкыр ешрак җибәрә башлаган.

Мондый карарлар санының кинәт артуы - мәхкәмәләрнең 2022 елда сугышка каршы булучыларга ачылган җинаять эшләренә карар чыгарулары белән бәйле, ди "ОВД-Инфо" матбугат сәркатибе Дмитрий Анисимов.

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6🤮3😢1🙏1
Татарстанда "Күперләр янганда" фильмы төшереләчәк, ләкин аңа дәүләт акча бүлеп бирмәгән.

Фильмның режиссеры Ника Пэрак сүзләренчә, иҗат төркеме республика оешмалары һәм химаячеләр ярдәменә өмет итә.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин татар киносында "бюджет хәлиткеч мәгънәгә ия түгел" дип белдерде.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁1😐1
Быел кырымтатар халкы сөргененә — 80 ел

Украинада
яшәүче кырымтатар тарихчысы Гөлнара Абдуллаева Азатлыкка сөрген, милли тарихны өйрәнү, казан тарихчыларының хаталары турында сөйләде.

Әңгәмәне тулысынча безнең сайтта укый аласыз, рәсемнәрдә исә кайбер мөһим фикерләрне тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
😢13💔6
Энгель Фәттахов кулга алынды.


Мин ришвәт алмадым һәм беркемгә дә бирмәдем. 20 ел көчемне район үсешенә багышладым. Үземә бернәрсә дә рәсмиләштермәдем, хосусыйлаштырмадым. Минем туган авылымда бер йортым бар. Шул гына"


диде ул бүген мәхкәмәдә.

2017 елда, Татарстан мәгариф һәм фән министры булган чакта, Мәскәү татар теле дәресләрен ихтыярига калдыра башлагач, дәүләт теле булган татар теле өчен нәкъ менә Фәттахов көрәшеп карады. Әмма килеп чыкмады.

Ришвәтчелектә гаепләнүче 62 яшьлек түрәгә 12 елга кадәр төрмә яный. Бүген мәкхәмә аны кимендә 21 июльгә кадәр сак астында калдырырга дигән карар чыгарды.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢22💔9🤬7🙏3👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 23нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русиянең Белгород өлкәсендә 30дан артык дрон һәм пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Ул хакта РФ саклану министрлыгы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышын Мәскәү 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген —шушы сугышның 820нче көне.

🔹Соңгы елларда Русиядә иң зур ришвәтләрнең берсе аркасында ачылган җинаять эше мәхкәмәгә барып җиткән. Мәскәүнең Тверь районы Тикшерү бүлегенең элекке җитәкчесе, 35 яшьлек юстиция майоры Марат Тамбиев 1,5 млн доллар һәм 2718 биткойн алуда гаепләнә.

🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә визит белән килгән Баһрәйн короле Хәмәд бин Иса Әл Хәлифә белән очрашкан.

🔹Норвегия Русия ватандашлары өчен өстәмә чикләүләр кертә. 29 майдан башлап илгә турист булып керергә җыенган русияләрне бүтән кертмәячәкләр.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2✍1
❗️Русиянең Баш штаб башлыгы урынбасары, генерал Вадим Шамарин тоткарланган.

Ул хакта "Коммерсант" хәбәр итә. Шамаринда тентү узган дип яза әлеге басма. Тентүдән соң аны сорау алуга алып киткәннәр.

Шамаринны хәрәмләшү аркасында ачылган эш нигезендә тоткарлаганнар диелә.

Шамаринга кадәр Баш штаб башлыгы урынбасары вазифасында булган Хәлил Арсланов та 2020 елда ришвәт алуда гаепләнеп тоткарланган иде.

Исегезгә төшерәбез: апрель азагында РФ саклану министры урынбасары Тимур Иванов та кулга алынды. Шундый ук җинаять эше нигезендә соңрак Саклану министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Юрий Кузнецов та тоткарланды.

@azatliqradiosi
🤣6👍3🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Баш штаб башлыгы урынбасары Вадим Шамарин кулга алынган. Ул хакта 235нче номерлы гарнизон хәрби мәхкәмәce хәбәр итә. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. @azatliqradiosi
❗️Русия хәрби көчләренең Баш элемтә идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенант Вадим Шамарин аеруча зур күләмдә ришвәт алу нигезендә ачылган җинаять эше буенча кулга алынган.

Ул хакта әле генә "Новости" агентлыгы хәбәр итте.

@azatliqradiosi
😁7👍2🤯2
"Әлиф" спектакле Төркиянең Конья шәһәрендә күрсәтелде.

Ул сүзсез спектакльләрнең Халыкара театр фестивалендә катнаша.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия #татарлар

@azatliqradiosi
❤5🥰1