Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🌩Бер ай "тәнәфес"тән соң Русия Юстиция министрлыгы яңа "ят агент"ларны атады:

🔸Екатерина Дунцова, сәясәтче
🔸Марина Литвинович, хокук яклаучы
🔸Мария Андреева, "Путь домо"й хәрәкәте әгъзасы
🔸Павел Иванов, сәясәтче һәм блогер
🔸"Путь домой" хәрәкәте
🔸Sota һәм Republic басмалары
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬3👍1
Кырымда кырымтатарлар куйган һәйкәлләрне юкка чыгару бара

Кырымда кырымтатарлар куйган һәйкәлләр юкка чыга башлады. Гәдәттә алар урыннарны төзекләндергәндә, төрле реконструкцияләр үткерелгәндә алына һәм кире урыннарына кайтарылмый.

Кырымтаталарның хокукларын яклаган диссидент, икенче дөнья сугышында катнашкан генерал Петро Григоренко истәлегенә Акмәчет үзәгендәге "Симферополь" кинотеатры бинасы каршында 1999 елда кырымтатарлар куйган һәйкәл мондый мисалларның берсе.

2024 елның май аенда скверда төзекләндерү эшләре тәмаланган соң, бу һәйкәл урынына кайтарылмады. Акмәчет шәһәр хакимияте бу хәлгә аңлатма бирмәде.

Азатлык шушы хәлләрне тикшерде.

👉Мәкаләне төп сайтта укыгыз.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз.
🤬22❤1👍1
Харьковтагы биш катлы йортка һөҗүм корабаннары җидегә җиткән.

Бу хакта Харьков өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов белдерде. Җимерекләр астында тагын ике хатын калырга мөмкин, коткаручылар аралау эшләрен дәвам итә диде ул.

Русия гаскәрләре Харьковтагы биш катлы йортка 31 майда һөҗүм итте. Җиде корбаннан тыш, 25 кеше яраланган. Харьков өлкә прокуратурасы мәгълүматынча, Русия хәрбиләре Белгород өлкәсеннән С-300 һәм С-400 ракетлары аткан. Барлыгы биш ракет җибәрелгән, берсе йортка төшкән, калганнары - йорт янына.
😢4
"Бердәм Русия” праймеризы ни күрсәтә: режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев депутат булырга, ә Рамил Төхвәтуллин төшеп калырга мөмкин

Бу атнада “Бердәм Русия” праймеризы, ягъни беренчел тавыш бирүләр нәтиҗәләре билгеле булды.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче урын алган. Беренче бишлеккә кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская, Русия каһарманы Рәсим Басиков, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТНВ каналы җитәкчесе Илшат Әминов кергән.

Депутатлыкка узу шанслары язучы Ркаил Зәйдулла (13нче урын), “Әкият” курчак театры баш режиссеры, драматург Илгиз Зәйниев (24 урын), Татарстан халыклары ассамблеясе башлыгы Ренат Вәлиуллинда да бар (34).

“Ак барс” хоккейчысы Данис Зарипов та эләгеп китәргә мөмкин. Ул 44нче урында.

45нче урында Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, ләкин аның шанслары күп түгел.

Парламентта мәдәният-идеология сызыгында торган театраллар төшеп кала. Качалов театры җитәкчесе Александр Славутский 126нчы урында, Опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов 152дә, актер Рамил Төхвәтуллин – 111дә. Дәүләт медиасы ветераны Римма Ратникова да депутатлыкка дәгъвә итә алмый – ул 112нче урында.

Парламентта барлыгы 100 мандат. Аларның яртысын бер мандатлы бүлгеләрдә җиңүчеләр, ә яртысын – фирка исемлеклеләре белән сайланучылар. Быелгы чакырылышта “Бердәм Русиянең” 82 урыны бар.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт шурасына сайлаулар быел көз узачак.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍6🤡4👀1
"Әни, без кайчан Казанга кайтабыз? Сугыш беткәчме?"

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне. Сугыш аркасында мөһаҗирлек тормышын сайларга мәҗбүр булган гаиләләрдә балаларның халәтләре, кәефләре ничек. Былтыр шушы көнне чыккан мәкаләне тәкъдим итәбез. Казаннан аерылган гаилә башлыгы өч балабыз да туган як белән аерылышуны төрлечә кичерә, дип сөйләде.

💬 Балалар онытыла ул, чөнки уку, уеннары бар. Әмма кайчак алар да түзми. Киләләр дә: "Әни, без Казанга кайчан кайтабыз?" дип күзләремә тутырып карап торалар. Аннары: "Сугыш беткәч, кайтабызмы?" дип сорыйлар. Әйе, сугыш беткәч, дим. Ә сугыш кайчан бетә дип төпченәләр, чөнки аларга төгәл дата кирәк, алар санарга тели. Кайчак безнең Екатерина Шульман, Максим Кац тапшыруларын караганны күрәләр дә алар да тыңлап тора да читкә китеп үзара серләшәләр, тиз генә кайтып булмый әле ди бер, икенче вакыт, бәлки, киләсе елны кайтырбыз диләр. Әмма бу да аларга коточкыч озак бит.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайт.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
💔14👍3❤1😁1
Ким Миңнуллин ТӘСИдән китәме?

Азатлыкның академиядәге үз чыганаклары мәгълүматларына күрә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин вазифасыннан китәргә мөмкин, ләкин әлегә карар кабул ителмәгән.

Бу хәбәрне “Бизнес Онлайн” чыганаклары да раслаган. Институтны 2006 елдан бирле җитәкләгән 65 яшьлек Миңнуллинның килешүе тәмамланган, ә яңа мөддәткә документларын тапшырмаган диләр.
Үзе шалтыратуларга җавап бирмәгән.

Басма чыганаклары ТӘСИ җитәкчелегенә Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов килергә мөмкин дип саный. Ул институтта 10 ел дәвамында фәнни хезмәткәр һәм лексикография бүлеге мөдире булып эшләгән.

Моңа кадәр Татар энциклопедиясе институты җиәкчесе Искәндәр Гыйләҗевның һәм Исламны өйрәнү үзәге җитәкчесе Ринат Патеевның килешүне озайтмаячагы билгеле булды.

▪️Май башында Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни оешмаларда җитәкчеләргә алышынырга мөмкин, дип хәбәр ителде. Сүз академиянең 6 институты һәм 2 фәнни үзәге турында барды. Мөдир булырга теләгән кешеләр бәйгегә гаризаны 24 майга кадәр бирергә тиеш иде.
❤2👍1💋1
Бүген Казанда шаулап-гөрләп “Ялкын” журналының 100 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Казан Кирмәнендә узган әлеге чара “Ялкын фест” дип аталды. Журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин “Татар-информ”га әйтүенчә, фестивальдә биш меңнән артык бала катнашкан.

Биредә аш-су остаханәләре, этномаркет һәм башка бик күп төрле мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылды, республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Татар телендә үсмерләр өчен журнал булдыру идеясе белән шагыйрь Муса Җәлил чыга. 1924 елда “Татарстан” газетында аның 9-14 яшьлек балалар өчен журнал кирәклеге турында мәкаләсе басыла. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә.

1928 елда ул латин имласына күчә һәм “Октябрь баласы” дип атала башлый.

1933 елда Казанда чыга башлый, “Пионер каләменә” әйләнә.

Икенче дөнья сугышы вакытында чыкмый тора. 1952 елда “Пионер” исеме белән янә дөнья күрә, ә 1957 елда “Ялкын”га үзгәртелә.

Фото: tatarstan.ru
👍8❤4🔥2
Итальян чиабаттасының татар икмәгенә катышы бармы?

Ни өчен татарлар икмәк белән ант итә? Ипине ничек пешерәләр? Әйдә.Online проекты ипи турында яңа кызыклы тест ясаган. Сез дә узып карагыз әле.


➡️ https://www.azatliq.org/a/32959067.html
(тест VPN белән генә эшли)
👎8👍3❤2
Что говорят татары, когда хотят убедить собеседника, не имея даже доказательств?
Anonymous Quiz
15%
"Я от Илдар абыя!"
18%
Татары не клянуться. Им верят на слово!
38%
"Мин беләм!"
29%
"Ипидер!"
👍9👎8❤1🤡1
2 июньгә каршы төндә Русия хәрбиләре Украинага «Искандер-К» канатлы ракет, С-300 зенит ракеты һәм 25 дрон белән һөҗүм иткән.

Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, 24 дронны бәреп төшергәннәр, ә ракетларны бәреп төшерә алмаганнар.

Одессада яшәүче Илһам (исеме үзгәртелде) соңгы вакытларда ракеттан һөҗүмнәр артуга борчыла.

💬Баллистик ракетны гадәттә Кырымнан җибәрәләр. Ул бик тиз очып килә, шуңа бомбадан качу урынына яшеренергә өлгермиячәксең. Балаларың күп булса аеруча да тиз генә чабып чыгып булмый, ә ракетлар Кырымнан 3-6 минутта килеп җитә.

Шуңа ике дивар кагыйдәсен кулланабыз һәм фатирдагы коридорга чыгабыз. Тәрәзәләр булмаган урынга качабыз.

Бер әйбер генә тынычландыра - баллистик ракетлар күп түгел дип беләм. Көне-төне Одессага һөҗүм итеп утыра алмаслар. Әгәр алар көн саен очып килә башласа, анда инде шәһәрдә калыргамы-юкмы дип уйлана башлыйсыңдыр", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢5🔥2👍1
2 июньгә булган кыскача яңалыклар

🔺Белгород өлкәсендә хәрбиләр берничә дронны бәреп төшергән. Губернатор Вячеслав Гладков сүзләренчә, биш авылда һәм шулай ук Белгород шәһәрендә берничә бина һәм машинага зыян килгән.

🔺Кытай «Чанъэ-6» космик корабын айның караңгы ягына төшергән. Аның максаты - ай туфрагы үрнәкләрен җыю һәм җиргә алып кайту.

🔺2022 елның февраль ахырында Русия үзәк банкы төп ставканы 20% ка күтәргәннән соң, банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинаның сакчылары арттырылган. Бу турыда The Economist хәбәр итә. Узган елны СБУ Эльвира Нәбиуллинаны сугышны финанслауда гаепләде һәм халыкара эзләүгә бирергә чакырды. Үзәк банк җитәкчесе "ДНР", "ЛНР", Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә рубль зонасын оештырды һәм һривна әйләнешен томалауга ярдәм итте, дип белдерде Украинаның иминлек хезмәте. Исегезгә төшерәбез: Эльвира Нәбиуллина 1963 елда Уфада татар гаиләсендә туган.

🔺Көрәшнең катнаш төрендә русияле Ислам Махачев АКШтан Дастина Порьены җиңеп, өченче тапкыр UFC чемпион титулын яулады.

@azatliqradiosi
👍1