Русия үзәк банкы Уфаның 450 еллыгы сурәтләнгән акчалар чыгарган
Өч сумлык көмеш акчаларның бер ягында Уфа шәһәре туграсы, Совет мәйданы, генерал-майор Шәйморатов һәйкәле ясалган һәм «УФА 450» дип язылган. Арткы ягында Русия гербы ясалган.
Уфаның 450 еллыгы тантаналары 31 августта узачак.
@azatliqradiosi

YouTube
450-летие Уфы: новая памятная монета Банка России
Уфа – город-миллионник, столица Республики Башкортостан. Один из крупнейших экономических, культурных и научных центров России. Датой основания города считается 1574 год, когда была возведена Уфимская крепость.
К юбилею города Банк России 3 июня 2024 года…

🤡8👍1🤣1
«Медуза»ның штаттан тыш хәбәрчесе Ася Зольниковага «теләнмәгән оешма» белән хезмәттәшлек өчен беркетмә төзегәннәр.
Зольникова – архитектура турында язучы журналист, МАРШ архитектура мәктәбе кураторы. Шулай ук Archspeech, Archspace.info, Forbes, «Афиша», Esquire өчен дә мәкаләләр язды.
▪️"Медуза" узган ел гыйнвар ахырында “теләнәмәгән оешма” дип танылды. Баш прокуратура белдерүенчә, басманың Русиядәге эшчәнлеге дәүләт иминлегенә яный. “Теләнмәгән оешма” материалларын тарату өчен штраф каралган, әлеге канунны кабаттан бозу яки мондый оешма эшчәнлегендә катнашу өчен - җинаять эше.

👍1
Медиа: ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевка Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турында җинаять эше ачылган
Бу хакта куәт оешмалары белән бәйле "Татарская якудза" Telegram-каналы язып чыкты. Зәкиев хәзер сәяси мөһаҗирлектә Төркиядә яши.
"2022 елда чит илгә киткәч, Зәкиев кинәт кыюланды һәм шуннан торып Татарстанның социаль һәм сәяси вазгыятен какшатмакчы була. Аңа Русиядә теләнмәгән дип табылган "Азат Идел-Урал" оешмасы лидеры Рәфис Кашапов булышты", дип яза канал.
Шул ук вакытта җинаять эшенең ни сәбәпле ачылуы да, кайчан ачылуы да әйтелми.
▪️Русия хакимиятләре Русия саклану министрлыгы биргән мәгълүмат белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип атый.
▪️Ел башында Фәрит Зәкиевка Казан мәхкәмәсе ике штраф биргән иде: Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешманың эшчәнлегендә катнашкан өчен — 15 мең сум, Русиягә басым ясарга чакырган өчен — 30 мең сум, дип искәртә "Активатика" басмасы.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда.
#Татарстан

🤬8🖕2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә никаб киюне тыймакчылар Әлеге тәкъдим белән Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев чыкты. Бу хакта ул "Парламент газетына" биргән әңгәмәдә әйткән. "Мин традицион ислам вәкилләре һәм төбәк хакимиятләре белән бу мәсьәлә…
Айрат Фәррахов мәктәпләрдә дини киемнәрне тыю турындагы канун өлгесен хупламады
Русия думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов ("Бердәм Русия") Русия думасы рәисе урынбасары Владислав Даванковның ("Яңа кешеләр") мәктәптә дини киемне тыю турындагы канун өлгесенә каршы чыкты.
▪️Күптән түгел Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Русиядә никабларны тыярга тәкъдим итте.
▪️28 майда Даванков Думага мәгариф оешмаларында дини киемнәрне, шул исәптән йөзләрне өлешчә яки тулысынча каплый торган киемнәрне киюне тыю хокукы турында канун өлгесе кертте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Русия думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов ("Бердәм Русия") Русия думасы рәисе урынбасары Владислав Даванковның ("Яңа кешеләр") мәктәптә дини киемне тыю турындагы канун өлгесенә каршы чыкты.
"Мондый мәсьәләдә тыюлар һәм чикләүләр кертү — куелган максатларга ирештермәячәк. Канун авторларына соравым бар: медицина битлекләре киюне дә тыячакбызмы?", дип яза ул Telegram-каналында.
▪️Күптән түгел Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Русиядә никабларны тыярга тәкъдим итте.
▪️28 майда Даванков Думага мәгариф оешмаларында дини киемнәрне, шул исәптән йөзләрне өлешчә яки тулысынча каплый торган киемнәрне киюне тыю хокукы турында канун өлгесе кертте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7👎1😁1
Яшь галим Азат Мифтаховны якын арада Ирбит шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторына күчерәчәкләр
Бу хакта аның тарафдарлары алып барган телеграм-каналда хәбәр ителә. Башка урынга күчерүләре аркасында ул сивил хастаханәдә медицина тикшеренүе узудан мәхрүм калачак, ә моны уздыру турында узган айда килешә алганнар иде, дип искәртә алар.
▪️28 мартта Екатеринбур шәһәренең Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Азат Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем итте. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак диелде. Галим гаебен танымады.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда.
@azatliqradiosi
Бу хакта аның тарафдарлары алып барган телеграм-каналда хәбәр ителә. Башка урынга күчерүләре аркасында ул сивил хастаханәдә медицина тикшеренүе узудан мәхрүм калачак, ә моны уздыру турында узган айда килешә алганнар иде, дип искәртә алар.
"Азат сәламәтлегенә 2022 елда ук, 17нче төзәтү колониясендә тотылган чакта зарлана башлаган иде, тик моңа игътибар итмәделәр. Хәзер яклавы аңа яңа урында медицина тикшеренүе уздырулары турында килешергә тырышачак, тик болай итеп вакыт сузыла гына. Ә бу сәламәтлеккә файдалы түгел", диелә хәбәрдә.
▪️28 мартта Екатеринбур шәһәренең Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Азат Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем итте. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак диелде. Галим гаебен танымады.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда.
@azatliqradiosi
🤬9🙏1
Казанда күп кеше катнашындагы сугышуда бер егет үлгән
Узган ялларда Казанда Нөксә урамында егетләр сугышкан, нәтиҗәдә бер кеше үлгән. Бу хәлне хәзер полиция тикшерә.
Үлгән егет 1995 елгы булган, ул алган җәрәхәтләреннән сугыш барган урында ук җан биргән, диелә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәрендә.
Сугышу видеога да яздырылган, аны Казан Telegram-каналлары чыгарды.
Сугышуда катнашкан берничә егетне тоткарлаганнар диелә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Узган ялларда Казанда Нөксә урамында егетләр сугышкан, нәтиҗәдә бер кеше үлгән. Бу хәлне хәзер полиция тикшерә.
Үлгән егет 1995 елгы булган, ул алган җәрәхәтләреннән сугыш барган урында ук җан биргән, диелә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәрендә.
Сугышу видеога да яздырылган, аны Казан Telegram-каналлары чыгарды.
Сугышуда катнашкан берничә егетне тоткарлаганнар диелә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2
⚡️Казанда "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин тоткарланган
Бу хакта фирканең җирле бүлеге хәбәр итә.
"Э" үзәге хезмәткәрләре Руслан Зиннәтуллинны партия офисы янында көтеп торган, анда аның үз тарафдарлары белән очрашу узарга тиеш булган.
Полиция хәбәр итүенчә, Зиннәтуллинга Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе (армияне "дискредитацияләү") нигезендә беркетмә төзелгән. Хәзер ул полиция бүлегендә диелә.

Telegram
Партия «Яблоко» Татарстан
В Казани задержан председатель нашего регионального отделения Руслан Зинатуллин.
Его поджидали два сотрудника ЦПЭ МВД возле нашего офиса, где должна была пройти встреча со сторонниками партии. Полиция сообщила, что на него имеется протокол по статье 20.3.3…

🤯5🙏1
Татарстандагы мәхкәмә төрмәдән "Вагнер" белән сугышка киткән ирне кабат кеше үтергәне өчен сигез елга хөкем иткән
2024 елның апрелендә Бөгелмәдәге мәхкәмә "Вагнер" сугышчысы — 41 яшьлек Александр Кузьминны "үтерү" маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан һәм аны 8 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән.
Бу хакта "Вёрстка" җиткерә.
Эш материалларыннан күренгәнчә, узган кышта Кузьмин "Вагнер" тамгалы хәрби киемдә үзенең дус кызы янына бер авылга барган, әмма кыз аны өенә кертмәгән. Шуннан соң Кузьмин көрәк алып тәрәзәне ваткан һәм дус кызы аны өйгә кертергә ризалашкан, дип ышандыра тикшерү.
Кузьмин үзе сөйләвенчә, алар ачуланыша башлаганнар, чөнки иргә бер таныш хатын-кызы шалтраткан да, бу иптәш кызын көнләштергән.
Эш материалларында әйтелгәнчә, ир аңа кимендә 19 тапкыр йодрыгы белән суккан, ау пычагы белән битен, муенын, күкрәген кискәләгән. Өйдән чыгып киткән чакта иптәш кызын "туңмасын өчен" халат белән каплаган диелә. Икенче көнне иртән бу өйгә кабат килгән, тик иптәш кызының үлүен аңлаган, такси чакыртып кире Бөгелмәгә киткән, диелә.
Мәхкәмә ирнең "Русия кораллы көчләренә йөкләнгән чараларда катнашуын" һәм яралануын йомшартучы хәл дип тапкан. Хөкем карарында әйтелгәнчә, Кузьмин моңарчы да хөкем ителгән булган, тик Украинадагы сугышта булгач Путин карары белән ярлыкау алган.
Мәхкәмәдәге шаһитлар әйтүенчә, Кузьмин кеше үтергәне өчен хөкем ителгән булган һәм сугышта катнашканчыга кадәр соңгы ун елын төрмәдә утырган.

🤮8🤯4🤣4👍2
Украинадагы сугыштан кайткан хәрбине төшереп калдырган такси йөртүчене эшеннән куганнар
Мәскәүдә такси йөртүче Украинага каршы сугышта катнашкан өч хәрбине машинадан төшереп калдырган. Русия тикшерү комитеты нәфрәт, дошманлык, кеше абруен төшерү турында җинаять эше ачкан.
Такси йөртүченең исеме — Аипбек Латыйпов, ул Кыргызстаннан. Аның машина йөртү таныклыгын Кремльне хуплаучы Regnum агентлыгы чыгарды.
Ул юлчылар исерек иде, тупас сөйләштеләр, ә аннан соң түләү ысулын алыштырдылар: карта белән түлисе урынга акча белән түләү юлын сайладылар, ә безгә 100 чакрымлап юл үтәргә кирәк иде, дип сөйләгән.
Латыйпов түләмәсләр дип сагаеп, юлны дәвам итүдән баш тарткан һәм машинасын башка такси чакырып була торган урынга туктаткан. Тик Украинадагы сугышта булып кайткан хәрбиләр таксичыны кыйный һәм төрткәли башлаган. Аларның берсе "Монда без баш. Синең эшең - безне илтеп кую", дигән.

🤬17😡3👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 5 июнь, сугышның 833нче көне. Шушы сәгатькә булган берничә хәбәр кыскача.
🔸Русия һәм Украина хәрбиләре узган төндә бәреп төшерелгән пилотсыз очкычлар турында хисап тотты. Русия ягы белдерүенчә, узган төндә Белгород һәм Курски өлкәләрендә икешәр һәм Воронеж өлкәсендә бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Украина ягы илнең көньяк һәм төньяк өлешләренә очып килгән 27 Shahed дронының 22сен юк итүен хәбәр итте.
🔸Русия Украинага бүтән һөҗүм итә алмасын өчен Украинага НАТО әгъзасы булу шарт түгел, дип белдерде АКШ президенты Джо Байден. Time журналына биргән зур интервьюда ул Көнбатыш Украинаның җиңелүенә юл куймаска тиеш дип ассызыклады, чөнки бу Русия һәм Беларус белән чиктәш барлык илләр өчен тотрыксызлыкны аңлатачак.
🔸Кичә кич Берлинда Алексей Навальныйның туган көнендә аның истәлегенә узган концертка берничә мең тамашачы килгән. Алар арасында аның тол хатыны һәм тарафдарлары да булган. Мәскәүдә бу чарадан оештырылган туры трансляцияне махсус көчләр куып тараткан, 30лап кеше тоткарланган дип хәбәр итә Sota. Алексей Навальныйга 48 яшь тулган булыр иде.
🔸Смоленски өлкәсендәге колониянең штраф изоляторында утыручы оппозиционер Илья Яшинга 15 тәүлек җәзасы әле бетми торып тагын 12 тәүлек өстәгәннәр. Сәясәтченең иптәшләре әйтүенчә, ул душтан чыккач, майкасын алыштырыр өчен төрмә киемен берничә минутка салып торган. Колония идарәсе моны "кием формасын бозу" дип санаган һәм яңа җәза биргән.
🔸Чит телләргә өйрәтүче Duolingo хезмәте "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалаучы" барлык материалларны сайтыннан һәм кушымтасыннан алуы турында хәбәр итте. Бу таләпне Роскомнадзор куйган булган. Янәсе, телләрне өйрәнү барышында тәкъдим ителгән җөмләләрдә гейлар һәм лесбияннар телгә алынган.
Башка хәбәрләр, язмалар, видеоларны безнең сайтта таба аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

Уфада яшәүчеләр Элвин Грейның "Бердәм Русия" форумына нинди киемнән килүенә зарлана
Урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова белән бәйле шау-шудан соң, Уфада яшәүче ир җырчы Элвин Грейның тышкы кыяфәтенә зарланган.
Салават Г. республика башлыгы Радий Хәбировның сәхифәсендә Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшинның (аны күбрәк Элвин Грей буларак беләләр) киеменә игътибар итәргә кушкан, дип яза UTV телеканалы.
"Бердәм Русия"нең җирле форумына җырчы ак плащ, киң ыштан һәм спорт аяк киеме киеп килгән. Аның кыяфәтен ир "һоллиивуд триллерындагы җан иясе" дип бәялиләр.
Фото: Аспекты — Башкортстан
👉Тулырак — монда, ачылмаса — монда.
#Башкортстан

😁12🤮5❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада яшәүчеләр Элвин Грейның "Бердәм Русия" форумына нинди киемнән килүенә зарлана Урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова белән бәйле шау-шудан соң, Уфада яшәүче ир җырчы Элвин Грейның тышкы кыяфәтенә зарланган. Салават Г. республика башлыгы Радий Хәбировның…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сүз уңаеннан, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Бердәм Русиянең" әлеге форумында киләсе сайлауга "Өч Д" дигән яңа шигар белән барачагын игълан итте
Шигар урыс телендә болай яңгырый: "Жить Долго, Достойно, Дома". Татарча һәм башкортчага "Озак, Лаеклы, Өеңдә яшәү" дип әйтергә була. "Өч Д" урынына "ОЛӨ" килеп чыга. 😀
▪️4 июнь "Бердәм Русия"нең Уфада узган төбәк җыенында делегатлар Радий Хәбировны бертавыштан Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт итеп сайлаган.
▪️Башкортстан башлыгын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә — 2024 елның 8 сентябрендә үтәчәк.
Видео: Аспекты — Башкортстан

🤡9👍1
Башкортстан гөрләп сайлауга әзерләнгәндә, "Баймак эше" кысаларында эзәрлекләүләр двам итә. Чираттагы гаепләнүче — Салават Йылкыбаев тарихы белән таныштырабыз
Баймакта туган 33 яшьлек Салават Йылкыбаевны 17 гыйнварда — активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгән көнне тоткарлыйлар. Соңрак "полиция хезмәткәренә буйсынмауда" һәм "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" гаепләп Уфаның 1нче тикшерү изоляторына озаталар.
Хатыны Альмира Сәетова әйтүенчә, аларның ун, сигез һәм ике яшьтәге балигъ булмаган өч баласы бар. Ире турында ул "гаиләдә бердәнбер туендыручы, әтисе — 2нче төркем инвалид, әнисе — пенсионер, бертуганы Украинадагы сугышта авыр яраланды", дип сөйләде.
Азатлык "Баймак эше" кысаларында гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихын бәян итә. Бу эш кысаларында барлыгы 80ләп кешегә гаепләү белдерелгән.

Азатлык Радиосы
"Көчле егет, аны сындырып булмый". "Баймак эшендә" гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихы
"Баймак эшендә" гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихы
🤬6❤1🙏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстанда — "Баймак эше"... Ә Татарстанда, татар дөньясында ни хәлләр? Менә бу татарларга җинаять эшләре ни сәбәпле ачылган? Уйлану өчен бер видео тәкъдим итәбез.
Бу татар шәхесләрен нәрсә берләштерә? Аларның барсына да Русия куәт оешмалары җинаять эшләре ачкан. Кемдер әле иректә, әмма качып йөрергә мәҗбүр, кемдер инде айлар буе рәшәткә артында утыра, балалары белән телефоннан да сөйләшә алмый... Бу кешеләрнең күбесе — татар милли-мәдәни тормышында да актив катнашкан шәхесләр.

🤬6😱3🔥1🙏1
Медиа: Болгар Ислам академиясен Казанга Кырлай паркына күчерү турында сөйләшүләр бара
Казан Кирмәнендә Болгар ислам академиясен борынгы Болгардан Казанга күчерү турында сөйләшәләр, дип яза "Бизнес Online" чыганакларына сылтама белән.
"Республика җитәкчелеге бу хакта карарны инде кабул иткән, әмма төгәл генә кайчан буласы турында әйтергә иртәрәк. Әлегә булачак бинаның яки биналар комплексының проекты юк, тик яңа төзелешнең кайда барачагы инде билгеле", дип яза басма. Ул Кырлай паркында урнашачак диелә.
Болгар ислам академиясенең Болгардагы хәзерге биналарына килгәндә, аларны төрле чаралар һәм бәйрәм тантаналарында кулланмакчылар, дип яза басма.
▪️Болгар ислам академиясе 2017 елның сентябрендә ачылган иде. Ул Казаннан 200 чакрым ераклыкта урнашкан.
👉Тулырак — монда укыгыз, ачылмаса — монда басыгыз.

Болгар ислам академиясенең Болгардагы хәзерге биналарына килгәндә, аларны төрле чаралар һәм бәйрәм тантаналарында кулланмакчылар, диелә.
🤔6👍3❤1👎1
Татарстан чит ил ширкәтләре китүдән иң зур зыян күргән төбәкләр арасына кергән
Русиянең Украинага һөҗүменнән соң чит ил ширкәтләре китүдән иң зур зыян күргән төбәкләргә Татарстан да кергән. Бу хакта Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты хисабына сылтама белән "Ведомости" яза.
Иң зур зыян күргән төбәкләрне белгечләр дүрт төркемгә бүлгән. Беренче төркемгә диверсификацияләнгән икътисадлы төбәкләр һәм зур шәһәр агломерацияләре кергән: Мәскәү, Петербур һәм Мәскәү өлкәсе. Икенче төркемдә — сәнәгать төбәкләре (Татарстан һәм Тула өлкәсе), өченчедә — машина төзү төбәкләре (Калуга, Самар, Ленинград өлкәләре) һәм дүртенче төркемдә — урман эшкәртүче төбәкләр (Карелия, Коми, Новгород өлкәсе).
Татарстан, диверсификацияләнгән сәнәгатьле саналса да, чит ил ширкәтләре китүеннән да шактый зур зыян күргән. Аның икътисадында чит ил өлеше 2% (мәшгульлек ) һәм 1,8% (керем) тәшкил иткән.
▪️2023 ел ахырына чит илнең 1503 ширкәте Русиядән китүе турында белдергән. Шул ук вакытта ширкәтен япкан яки аны башкаларга сатып киткән оешмалар саны 666, дип санап чыгарган белгечләр.

👍4😁4😢4🔥1👏1
Мәскәүдә куәт оешмалары вәкилләре "Путинның урыны төрмәдә" дигән язу белән пикетка чыккан ирне тоткарлаган һәм кыйнаган
Куәт оешмалары хезмәткәрләре 4 июньдә Мәскәүдә "Путинның урыны төрмәдә" дигән плакат белән ялгыз пикетка чыккан Владислав Малаховны кыйнаган һәм сугышка җибәрү белән янаган. Бу хакта ул "ОВД-Инфо"га сөйләгән.
Малахов әйтүенчә, тоткарлагач аны автозакка өстерәп керткәннәр һәм кыйнаганнар. Куәт оешмалары вәкилләре иргә телефонын ачтырган, телефоныннан белешмәләрне күчереп алган диелә.
Шулай ук аны видео яздырырга, ОМОН хезмәткәрләренә дәгъвам юк дияргә мәҗбүр иткәннәр,
Беренчел мәгълүматларга күрә, ирнең баш мие селкенгән. Аны куәт оешмалары вәкилләренә буйсынмау һәм халык чарасында катнашу кагыйдәләрен бозу турындагы административ маддәләр нигезендә гаеплиләр.

🤬10❤1
Татарстанда үсмерләр Украинадагы сугыштан кайткан ирне кыйнаган.
Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү башларга кушкан.
Соңгы вакытта Казанда урамда сугышу очраклары турында еш ишетелә. Узган ялларда Казанда Нөксә урамында егетләр сугышкан, анда бер кеше үлгән. Бу хәлне полиция тикшерә башлаган.
25 апрельгә каршы төндә Казанның Профсоюз урамында биш егет сугышкан иде. Полициянең сугышудан туктарга кушуына буйсынмаганга, аларны тоткарлаганнар. Тоткарлаган вакытта бер егет каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең берничә тапкыр эченә кадаган.
Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🔥8😁2😎2❤🔥1👍1🤡1
Русия президенты Владимир Путин 2023 елдан бирле җәмәгать чараларына бронежилеттан йөри башлаган
Бу хакта Кремльгә якын ике чыганакка таянып The Moscow Times яза.
9 майда парадта да Путин бронежилеттан булган дип яза басма.
Чыганакларның берсе әйтүенчә, Путинга бронежилеттан йөрүне федераль саклау хезмәте һәм президентның иминлек хезмәте киңәш иткән.
Кремль рәсми рәвештә Путинның иминлек чаралары арттырылуын кире кага. Президентның сүзчесе Дмитрий Песков май урталарында иминлек чараларының “гадәти дәрәҗәдә” булуын һәм “тиешле булган эшләрнең башкарылуын” әйткән иде.
Русия күзләү оешмалары өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы белгеч Андрей Солдатов әйтүенчә, Путин үз иминлегенә җитди карый һәм сакчыларының таләпләрен һәрвакыт үти.

😁8🤣4💩3