Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Праһада татарлар Сабан туена җыелды.

Алан бәйрәмчә бизәлгән иде. Сабантуй билгесе – чигүле Казан сөлгесе түрдә булды.

Чит илләрдә Сабан туе нигездә пикник рәвешендә уза. Бер кырыйда самавырлар кайный. Бу Праһа Сабантуеның бер бизәге. Күмер белән кайнатылган самавырдан мәтрүшкәле чәй эчү матур гадәткә әверелде.

Аланның икенче ягында казанда пылау әзерләнә. Бәйрәмгә килүчеләр өчпочмак, пәрәмәч, кош теле кебек милли ризыклардан сыйлана.

Бәйрәм балаларның күзләрен бәйләп бүләкләр кисү белән башланды. Анысы бетүгә оештыручылар инде башка уеннарга әйдәли башлады. Чүлмәк вату уены да, капчык киеп сикерү дә Сабан туеның яраткан уеннары.

Кунакка Вена, Дрезден, Лейпциг, Брюссель, Лондон һәм башка шәһәрләрдән татарлар килгән иде. Алар да уеннарда бик теләп катнашты.

Праһадагы милли бәйрәм гадәттәгечә татарларның үз көче белән оештырылды.

Сабан туеннан күбрәк фотоларны соңрак Азатлык сәхифәсендә күреп булачак.

@azatliqradiosi
❤29🔥3👍1
⚡️Казан халыкара һава аланы янә ябылган.

Татарстан башкаласы аэропорты очкычларны кабул да итми, җибәрми дә. Ул хакта Росавиация хәбәр итә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👀5🔥4🤬2🎉2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан халыкара һава аланы янә ябылган. Татарстан башкаласы аэропорты очкычларны кабул да итми, җибәрми дә. Ул хакта Росавиация хәбәр итә. #Татарстан @azatliqradiosi
Исегезгә төшерәбез: соңгы тапкыр Казан аэропорты нәкъ бер атна элек, 3 июнь көнне ябылып торган иде.

Моңарчы Татарстанга дроннар һөҗүме 5 тапкыр булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15, 23 һәм 31 майда.

3 июньдә һава аланы иминлек сәбәпләре аркасында ябылып торган булса да, ул көнне Татарстанга дроннар һөҗүме булган дигән хәбәрләр булмады.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥4😁4👀4🤬2💅2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Исегезгә төшерәбез: соңгы тапкыр Казан аэропорты нәкъ бер атна элек, 3 июнь көнне ябылып торган иде. Моңарчы Татарстанга дроннар һөҗүме 5 тапкыр булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15, 23 һәм 31 майда. 3 июньдә һава аланы иминлек сәбәпләре аркасында ябылып торган…
Казан һава аланына дроннар һөҗүме куркынычы бар дип инде ике һава ширкәте Казанга рейсларын туктатты:

Алар — моңарчы Казаннан Актүбәгә очкан Qazaq Air һәм Казаннан Ашхабадка рейслар башкарган Turkmenistan Airlines.

Русия ягы Татарстанда бәреп төшерелгән дроннар Украинадан җибәрелә ди — Украина ягы исә бу хакта әлегә берни дәшмәде.

Кайбер украин белгечләре фикеренчә, Украинаның Татарстандагы кайбер объектларга һөҗүм итәргә хокукы бар: мәсәлән, Алабугада дроннар җитештерелә, ә Мәскәү бу дроннарны Украинага каршы башлаган сугышында куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләренә һөҗүм итә.

Шул ук вакытта Украина чигеннән Алабугага кадәр — 1300 км тирәсе. Мондый араны күренмичә дроннар ничек оча ала? Бу сорауга әлегә җавап бирүче юк.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍6🔥4💅3😁1🤬1
Хөрмәтле укучыларыбыз! Башка яңалыкларны да җиткерик. Бүген — 10нчы июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә.

🔹"ТүбәнКамаШин" ("Нижнекамскшина") оешмасын Мәскәү эшкуарларына сатканнар. Ул хакта "Бизнес-online" басмасы хәбәр итә.

🔹Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен әгъза булып торган Европа халык фиркасе Европа парламентына сайлауларга җиңеп бара. Фон дер Ляйен сүзләренчә, Европарламентта депутатларның күпчелеген "Европа яклы" һәм "Украина яклы" кешеләр тәшкил итәчәк. Европа халык фиркасе 720 мандатның 184ен яулады.

🔹Германиядә Европарламентка узган сайлауларда уң якка авышкан ХДС/ХСС блогы җиңеп бара. Икенче урында да гаять уң позицияләрдә торучы "Германия өчен альтернатива" (АдГ) фиркасе бара. Хәзерге канцлер Олаф Шольцның Социал-демократик фиркасе — өченче урында: бу фирканең мондый начар нәтиҗәне күрсәткән юк иде әле.

🔹Франция президенты Эмманюэль Макрон Европарламентка узган сайлаулардан соң ил парламентының түбән пулатын таратты һәм чираттан тыш парламент сайлауларын игълан итте. Алар 30 июньдә һәм 7 июльдә узачак. Франциядәге сайлауларда Марин Ле Пенның "Милли берләшмә"се җиңеп бара. Соңгы тапкыр ил парламентының түбән пулаты (Милли ассамблея) Франциядә 1997 елда таратылган иде. "Бер ни дә булмагандай эш итә алмыйм" диде Макрон.

🔹Бельгиядә Европарламентка узган сайлауларда да уң якка авышкан фиркаләр җиңеп бара. Илнең премьер-министры Александр Де Кроо ул җитәкләгән либераль Open VLD фирканең җиңелүен таныды.

🔹Европарламентта барлыгы 720 депутат. Бу ялларда узган сайлаулардан соң үзәк, либераль һәм социалист сәясәтне яклаган сәясәтчеләр күпчелекне саклап кала алса да, Франция һәм Германия кебек зур илләрдә уң якка авышкан сәясәтчеләрнең көч яулавы көн кебек ачык, дип яза Reuters агентлыгы.

@azatliqradiosi
✍2👍2😁1🤬1
⚡️Мисбах Сәхабетдинов вафат булган.

Тугыз ел элек Чаллы табибы түбәтәен салуны таләп иткәч, аңа үзе ясаган коралдан аткан татар карты Мисбах Сәхабетдинов вафат. Бу хакта соцчелтәрләрендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова хәбәр итте.

"Чаллыдан кайгылы хәбәр килде — Мисбах бабай вафат булган. Аңа 94 яшь һәм ул Чаллы тирәсендәге бер татар авылында яши иде. Мисбах бабай — инвалид таягыннан корал ясап, түбәтәй өчен урыс кешесен атып үтергән татар карты. Моның өчен ул 90 яшенә кадәр төрмәдә утырды. Аннан кайткач та түбәтәен салмады, намазын калдырмады, милләт тормышыннан читләшмәде. Ул элек тә милли хәрәкәттә актив катнашты, Татарстанны, татар халкын яклап, митинг-пикетларга йөрде, газеталарга язды. Һәм менә шул Мисбах бабаебыз, барысын да калдырып, Зөлхиҗҗә аенда бакыйлыкка күчкән. Яткан җире нурлы булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде"

дип язды ул соцчелтәрләрдә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💔14🫡7😢3👍2🔥2😭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан халыкара һава аланы янә ябылган. Татарстан башкаласы аэропорты очкычларны кабул да итми, җибәрми дә. Ул хакта Росавиация хәбәр итә. #Татарстан @azatliqradiosi
Казан халыкара һава аланы янә эшли башлады.

5 очкыч башка аэропортларда төшеп утырырга мәҗбүр булган. Хәзер Татарстан башкаласы һава аланы гадәти рәвештә эшли.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2😐2😁1😢1
❗️"ТүбәнКамаШин" оешмасын Мәскәү эшкуарларына сатканнар.

6 июньдә "Татнефтехиминвест-Холдинг" оешмасы бизнесы Мәскәүнең "Воронеж. Искусственный интеллект" оешмасына күчкән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬9😡2✍1👍1🤔1
Радий Хәбиров Башкортстан районы башлыгын Сабантуйда эчеп йөргән өчен шелтәләде.

Чарада исерткеч эчемлекләр тыелган булган. Ә Бакалы районы башлыгы чатырда кунаклар белән эчеп утырган диелә.

"Бездә Сабантуйлар хәмерсез үтә дип сөйләп телем арыды инде. Муниципалитет башлыкларын да гел шәхсән кисәтеп килдем: моның өчен сез җаваплы, иң мөһиме кунаклар килгәч үзегез хәмер куллана күрмәгез дидем. Бу — алдашу һәм гадел эш түгел. Без кешеләргә: сез анда эчә күрмәгез, ә без ипләп кенә эчәрбез дигән кебек"

дигән Хәбиров.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤣8😁3😐3🤡2
Башкортстаннан мобилизацияләнгән ирләрнең туганнары видеомөрәҗәгать чыгарды.

Якыннары әйтүенчә, терелеп бетмәгәннәрне, яралыларны да штурмга җибәрәләр.
"Егетләрне әсирләр кебек идән асларында тоталар. Йомыш белән чыкканда да бары тик автомат төбәве астында гына чыгарга ярый".


Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢3🤡3😭2❤1
Казанга кабат талиблар килгән

Дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә террорчы дип табылган "Талибан" вәкилләре төркеме кабат Казанга килгән. Бу юлы алар Русия мәгариф министрлыгының "Формируя будущее" форумында катнаша, дип җиткерә "Бизнес Online".

Талиблардан Әфганстанның югары белем министры Неда Мөхәммәд Надим һәм мәгариф министры Хәбибулла-Ага Хаккани килгән.

▪️Талиблар әле май уртасында гына Татарстан башкаласына "KazanForum" җыенына килгән иде. Алар Татарстан хакимиятләреннән бодайга бәяне киметүне сорады.

▪️Соңрак медиа талиблар төркеменең бер өлешен KazanForumга үткәрмәгәннәр, алар бер атна буе Мәскәү һава аланында яшәгән дип хәбәр итте.

▪️Май ахырында Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм юстиция министрлыгы Путинга "Талибан"ны Русиядәге тыелган оешмалар исеменнән чыгарырга тәкъдим итте.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤯5❤4🤡3⚡2✍2🔥2
Татарстанга БДБ илләреннән килүче мигрантлар саны 20% кимегән

Елның беренче өч аенда Татарстанга БДБ илләреннән 2 015 кеше килгән. Бу узган елның шушы чорыннан 20% кимрәк, ул вакытта республикага 2 536 кеше килгән булган.

Шул ук вакытта Татарстанда БДБ илләреннән калучылар саны 40% азайган — 1 321дән 778 кешегә кадәр.

Бу хакта Татарстанстат хисабында әйтелә.

▪️Ерак чит илләрдән килүчеләр дә кимүе күзәтелә. Узган ел башында аларның саны 250 булган булса, быелның беренче өч аенда 181 кеше килгән.

▪️Шул ук вакытта Русия төбәкләреннән Татарстанга күчүчеләр саны 6,3% арткан. Өч айда республикага 5 180 кеше килгән.

▪️Гомуми миграция нәтиҗәләренә күрә, гыйнвар-март айларында Татарстанга 17 179 кеше килгән һәм шуларның 1 623е генә республикада калган.

▪️Моңа кадәр рәсмиләр Татарстанда халык саны бер ел эчендә 1,4 меңгә артуы һәм 4 миллион 3 мең кешегә җитүен хәбәр итте.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢5👍3😁2🤬1
Тикшеренү: Украинада "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең 20 меңнән артык сугышчысы һәлак булган

Аларның күбесе — колонияләрдән җибәрелгән тоткыннар. Бу хакта "Медиазона" белән ВВСның урыс хезмәте чыгарган тикшеренүдә әйтелә.

▪️Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан бүгенге көнгә кимендә 4098 кешенең һәлак булганы расланган. Шулардан кимендә 372 кеше сугышка ялланып киткән булган.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Башкортстан
#Татарстан
@azatliqradiosi
✍2🎉2❤1👏1🍾1
Беларус хакимиятләре татар оешмасын япмакчы була

18 июньдә Мински шәһәре мәхкәмәсе Беларусның "Зикр үл-Китаб" татар иҗтимагый берләшмәсен ябу турындагы дәгъваны караячак. Мәхкәмәдән моны Беларус юстиция министрлыгы таләп итә, дип җиткерә радиобызның беларус хезмәте.

Оешманы ни өчен ябарга теләүләре әйтелми. Мәхкәмә сайтында басылган мәгълүматка караганда, шул ук көнне тагын өч оешманы ябу турында эшләр каралачак.

▪️Оешма 1993 елның 5 июлендә теркәлгән. 2000 елга кадәр "Әл-Китаб" татар-мөселман иҗтимагый-мәдәни берләшмәсе дип аталган. Мәчетләр, мәдәни үзәкләр, мәктәпләр, музейлар һәм китапханәләр төзелешенә һәм аларны торгызуга ярдәм итә.

▪️"Зикр үл-Китаб"ның рәисе — мөфти Әбүбәкер Шабанович, бер үк вакытта ул 2005 елдан Беларус мөселманнарының дини берләшмәсәен дә җитәкли. Хөкүмәт яклы чараларда катнаша, дәүләт медиасы аны беларус мөселманнары лидеры буларак тәкъдим итә. 2017 елда президент Александр Лукашенка аңа "Рухи яңарыш өчен" бүләген дә тапшырган.

▪️1991 елдан 2002 елга кадәр берләшмә өч айга бер беларус телендә "Бәйрәм" дигән журнал чыгарган. Анда Беларус татарлары тарихы, үзенчәлекле фотолар чыгып барган.

▪️"Зикр үл-Китаб" берләшмәсе һәм Беларус мөселманнарның беренче корылтае башында татар диаспорасы җитәкчеләренең берсе, танылган тарихчы Ибраһим Канапацкий тора. Шул корылтай карары нигезендә 1994 елда Беларус мөселманнарының дини берләшмәсе төзелә. Канапацкий 2005 елда вафат була.

▪️2023 елның 10 октябрендә куәт оешмалары Ибраһим Канапацкийның кызы — Беларус фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Зарина Канапацкаяны тоткарлаган иде. Соңрак куәт оешмаларына якын телеграм каналда аның "экстремист каналларга язылган булуым һәм аларның эчтәлеге белән танышуым өчен гаеплемен" дип сөйләгән видеосын чыгардылар.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬13👍2😡2❤1😁1🤯1
Татар активисты Рәфис Кашаповка Татарстанда икенче җинаять эше ачканнар

Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповка икенче җинаять эше ачылган. Бу юлы "ят агентлар" канунын кабат бозу турында, дип җиткерә Chelny-biz.

Басма мәгълүматынча, ул "ят агент" тамгасы кую кагыйдәләрен үтәми, шуның өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, хәзер исә аны моның өчен ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

▪️2023 елның гыйнварында аны "ят агент" дип тамгаладылар. Ә июньдә "Одноклассники"дагы язмалары өчен административ эш ачканнар иде. Аны "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаепләделәр.

▪️Моңа кадәр бер төркем татар активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы рәисе, хәзерге вакытта Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповка каршы "террорчылыкны аклау" турында җинаять эше ачылды. Моңа Кашаповның "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер әңгәмәсе сәбәп булган диелде.

▪️Шулай ук күптән түгел Чаллы шәһәр мәхкәмәсе аны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле 15 мең сум штраф салган иде.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎5😢4💔4👍2🔥2🤬2❤1