Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Футболчы Гөкдениз Карадениз Казан янында салдырган мәчет ачылышына Төркия президентын чакырган

Бу хакта ул "Новости" агентлыгына әйткән.

"Мәчеткә кадәр Казанда озак вакыт футбол уйнадым һәм монда яшәдем. "Рубин" белән җиңүләр яуладым һәм зур уңышка ирештем, бу мине шәһәр һәм республика белән нык бәйләде. Әлбәттә, мәчет төзелешеннән соң Казан белән тагы да якынайдым", дигән ул.


▪️Гөкдениз Карадениз "Рубин"да 2008-2018 елларда уйнады. Өч тапкыр Русиянең иң яхшы футболчылары исемлегендә өченче урынга чыкты. 2009 елда Ноу Кампта "Барселона" капкасына хәлиткеч туп кертеп, "Рубин"ның җиңүенә китерүе белән тарихка кереп калды. 2018 елның 3 маенда спорт карьерасын тәмамлавын белдерде.

Тулырак: Азатлык сайтында йә көзге сайтта

#Татарстан
@azatliqradiosi
👏9👍7🙏5🫡2❤‍🔥1🤡1
Русияләрнең 89 проценты өйдә көч куллануга каршы канун кертүне хуплый

Бу Russian Field социологик үзәгенең телефон аша үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренә.

Сораштыруда катнашканнарның 1/5 өлеше өйдә шәхсән үзенә көч кулланган булуларын әйткән, ә 1/3 өлеше мондый хәлләр турында танышларыннан ишеткән. Респондентларның яртысыннан артыгы мондый проблемга юлыкмадым дигән.

Тулырак: Азатлык сайтында йә көзге сайтта

@azatliqradiosi
👀6✍1👍1
❗️АКШның яңа чикләүләре Русиядә доллар сәүдәсен томалады, рубльнең төшүенә китерде, акча алыштыру урыннарында чиратлар барлыкка килде

Кичә — 12 июньдә АКШ Мәскәү биржасына, Дәүләт клиринг үзәгенә (НКЦ) һәм Дәүләт исәп-хисап депозитариена чикләүләр кертте. Димәк, Америка ватандашлары һәм ширкәтләре алар белән килешүләр башкара алмаячак, ә ширкәтләрнең Америка юрисдикциясендәге хисаплары томаланачак дигән сүз.

Бүген — 13 июньнән башлап Мәскәү биржасы рубль-доллар һәм рубль-евро сәүдәсен туктатты, бу хакта аның сайтында хәбәр ителде. Шул ук вакытта мөштәриләрнең брокер хисапларындагы доллар һәм евролар нишләячәк — монысын Мәскәү биржасы әйтми.

🔹Үзәк банкта әйтүләренчә, чикләүләргә карамастан, кешеләрнең хисапларындагы һәм кертемнәрендәге АКШ долларында һәм еврода булган бөтен акчалар сакланып калачак. Ширкәтләр һәм гражданнар Русия банклары аша валюта сатып алуны һәм сатуны дәвам итә алачак. Тик бу эшләр барысы да биржадан тыш базарда башкарылачак, ә мондый очракта валюта курсы отышсызрак булачак, үтәкүренмәле булмаячак, дип белдергән "Ведомости"га белгеч.

🔹Русия Банкының яңа чикләүләр рубльне алыштыруга йогынты ясамаячак, чит ил акчасы белән иркен эш итеп булачак дигән ышандыруларына карамастан, Русиядәге иң зур брокер ширкәтләре — "Финам" белән БАКС брокер хисапларыннан чит ил акчасын чыгаруны вакытлыча туктатуын игълан итте.

🔹Бу вазгыятьтә Русия банкларында евро белән долларның бәясе арта башлады. Мәсәлән, хәзер "Райффайзен Банк"та бер долларны 95,6 сумга сатып алып була, ә иң кыйбаты — "Локо-Банк"та, анда бер доллар 109 сум тора. Шул ук вакытта Мәскәүдә акча алыштыру урыннарында доллар уртача 100 сум тора, дип яза Baza. Акча алыштыру урыннарында чиратлар барлыкка килде.

🔹Чикләүләр кертелгәннән соң, бүген иртән Мәскәү биржасы хиссалары 15 проценттан артыкка төшкән иде. Әмма көндезге уникегә ул байтак кына өлешен кайтара алды. Сессия башында РТС белән Мәскәү биржасы индекслары 4 проценттан артыкка төште.

Тулырак: Азатлык сайтында йә көзге сайтта

@azatliqradiosi
👍4🤡3
Татарстан дәүләт хезмәтләре сайтында Казанда яшәүчеләр өчен яшеренү урыннарының исемлеге чыгачак

Бу хакта "Бизнес Online"га Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин сөйләгән.

"Яшеренү урыннары — күпфатирлы йортлар яки сәүдә үзәкләренең идән аслары, җир асты юллары һәм метро станцияләре. Узган ел Казанда шундый 6 мең урын ачыкланды, тик аларны яртысы гына кулланышка яраклы", ди ул.

Яшеренү урыннары кешеләрне ракет һөҗүменнән озак саклый алмый, ә атом шартлавы яки химик корал һөҗүменнән саклау турында әйтәсе дә юк, ди белгеч. Моның өчен качу урыннары бар, тик аларның күбесе совет чорында төзелгән һәм хәзер җимерек хәлдә, дип аңлаткан ул.

Татарстанга моңарчы 5 тапкыр дрон һөҗүме булды:

02 апрель – Алабуга районында
17 апрель – Алабуга районында
15 май – Югары Ослан районында
23 май – Түбән Кама һәм Алабуга районнарында
31 май – Әтнә районында


Тулырак: Азатлык сайтында йә көзге сайтта

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2😢2🔥1🤬1
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 4178 кешене ачыклады

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта бүгенгә Татарстаннан кимендә 1957 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2221 кешенең үлгәне расланган.

6 июнь көнне генә ике республикага кимендә 4078 кеше дип хәбәр иткән идек. 7 көндә исемлеккә тагын 100 кеше өстәлде, шуларның 49ы — Татарстаннан, 51е — Башкортстаннан.

Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.

Бүген 13 июнь, сугышның 841нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭5🎉3🔥2🥰2🤬1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 14нче июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русия Украинага ракетлар һәм дроннар белән һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы. Украиннарны Русия һөҗүменнән саклар өчен Польша авиациясе дә һавага күтәрелгән диелә. Поляклар сүзләренчә, вазгыять киеренке булган, шул исәптән Украинаның көнбатыш өлкәләрендә дә хәлләр катлаулы диелә. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 842нче көне.

🔹Русия ягы исә төнлә Ростов өлкәсендә 70 пилотсыз очкыч юк ителгән бип белдерә. Тагын 17 дрон Русиянең Белгород, Волгоград, Воронеж һәм Курски өлкәләрендә юк ителгән ди РФ саклану министрлыгы.

🔹Кытай халык республикасы рәисе Си Цзиньпин Украина президенты Володимир Зеленскийга Русиягә "бер генә корал сатмаячакмын" дип вәгъдә иткән ди Зеленский.

🔹Бүген Германиядә Европаның футбол чемпионаты башлана. Ул бер ай дәвам итәчәк. Финал 14 июльдә Берлинда үтәчәк.

🔹Ә Казанда БРИКС илләре уеннарының икенче көне: бүген спортчылар 40 комплект медаль өчен ярышачак. БРИКС илләре уеннарында 93 илдән 5 меңләп спортчы катнаша. Халыкара Олимпия комитеты бу турнирны танымавын белдерде. Ул хакта Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍2
Казанда "Түбәтәй" янындагы кибетчекләрне тартып алачаклар — анда бакча ясала.

Кибетчек-лареклар урынына бакча ясарга теләүләре Казанның Мәскәү базарын шәхси кулларга — Мәскәү эшкуары Валерий Аржинтка саткач, былтыр май аенда ук билгеле булган иде, дип искәртелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5👎1
Сугыш башланганнан бирле Русиянең 101 үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр.

Мәсәлән, исемлектә унынчы сыйныфта укучы 16 яшьлек Любовь Лизунова бар. Гаражга "Режимга үлем" ("Смерть режиму") дигән граффити ясаганы өчен аны быел апрельдә 3,5 ел колониягә хөкем иттеләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬11🤮3😱2
❗️"Грузин милли легионы" Русиядә террорчы дип игълан ителде.

Легион Украина ягында сугыша.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮5🤡4👍3🤬3✍1🔥1🥰1🤯1
✈️Казан аэропорты — Русиядә 8нче урында. Уфаныкы — 9нчы урында.

2023 елда Казан халыкара һава аланы 5,2 млн юлчыга хезмәт күрсәткән. Бу — РФ һава аланнары арасында 8нче күрсәткеч.

Илнең иң күп кеше очкан аэропортлар исемлеге менә мондый:

1. Шереметьево (Мәскәү) — 36,6 млн юлчы;
2. Пулково (Петербур) — 20,4 млн;
3. Домодедово (Мәскәү) — 19,9 млн;
4. Внуково (Мәскәү) —14,5 млн;
5. Сочи — 13,9 млн;
6. Толмачёво (Новосибирски) — 9,1 млн;
7. Кольцово (Екатеринбур) —7,4 млн;
8. Казан — 5,2 млн;
9. Уфа — 4,8 млн;

10. Минеральные Воды — 4,8 млн.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3🤔3😐2🫡2
❗️Казан һәм Уфа мәхкәмәләре Азатлык Радиосы белән элек һәм хәзер хезмәттәшлек иткән өч журналистка "ят агент" хисабын тапшырмаган өчен штраф салган.

Журналистларның берсенә 30 мең сум штраф бирелгән, башкаларына ничә сум икәне әйтелми.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬7👍2
Путин Украинадагы сугышны туктату өчен үз шартларын әйтте

▪️Украина Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән гаскәрләрен тулысынча чыгарып бетерергә тиеш.

▪️Халыкара килешүләрдә Кырым һәм Украинаның дүрт төбәген Русиянеке дип тану,

▪️Украинаның НАТОга кермәве, нейтраль һәм атомсыз статусы.

▪️Русиядән Көнбатыш санкцияләрен алу.

Путинның бу белдерүләре Женевадагы тынычлыкка ирешү җыены алдыннан яңгырады. Анда Киев куйган шартлар турында фикер алышачаклар. Шартлар мондыйрак:

▪️Русия үзенең гаскәрен Украинадан, шул исәптән Кырымнан тулысынча чыгарып бетерергә тиеш.

▪️Мәскәү Украинага репарацияләр түләргә,

▪️Русиягә һәм Русиядән булган сугыш җинаятьчеләренә мәхкәмә булырга тиеш.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Аылмаса, монда басыгыз.
🤡11👍4💩2
🚆Уфа-Казан поезды көненә 800 кешене йөртсә генә табыш китерәчәк.

Әгәр тәүлегенә уртача 380 кеше йөрсә, чыгымнарның 41 проценты гына капланачак.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
✍3🤬2🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Казанда һәм Иннополиста давыл чыкты, боз яуды.

Шул ук вакытта, кыскавакытлы давыллар булып торса да, Татарстанда эсселек дәвам итәчәк ди синоптиклар. Температура 35 дәрәҗәгә җитә: бу — күпьеллык нормадан 5 градуска югары.

Ә сезгә эссе җәй ошыймы?

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2🙈2👍1
Евгений Варакин баскынлыктагы Лисичанскидан кайтып Югары Ослан районы башлыгы булган

Татарстанның элекке вице-премьеры Евгений Варакинны Югары Ослан башлыгы итеп куйганнар. Ул Русия хәрбиләре басып алган, соңрак төзекләндерү өчен Татарстанга тапшырылган Лисичански белән Рубежное шәһәрләрендә республиканың вәкиле булып торган иде.

Варакинның район башлыгы вазифасына билгеләнүен Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Яңа вазифасында Варакин Марат Зиатдиновны алмаштырачак. Аны исә бүген, 14 июньдә Татарстанның дәүләткә сатып алулар комитеты рәисе итеп куйдылар.

▪️Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтып берничә көн узуга 15 апрель көнне республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләнде. Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩8🤮4🖕3🤡2👍1😁1
1 июльдән Татарстан коммуналь тарифлар уртача 10,8 процентка үсәчәк

Бу хакта бүген Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина хәбәр итте.

Республика халкының 2-3 процентына 15,9 процентка кадәр күбрәк түләргә туры киләчәк.

Узган ел ахырында 2024 елда тарифларның үсүе кулланучылар бәясе индексы һәм уртача хезмәт хакы арту белән бәйле, дип аңлаткан иде Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисе Александр Груничев.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👎5😱3😁2💩1
Евро-2024 саннары: 10 шәһәр, 622 футболчы, 650 млн евро

14 июнь көнне Германиядә Европа футбол беренчелеге башлана. Халыкара бәйгедә 24 ил катнаша. Азатлык бер ай барачак бу спорт бәйрәме турында саннар ярдәмендә аңлата.

Мәсәлән, 24 саны: Европа беренчелегендә 24 ил катнаша. Алар башта 4шәр такым булган 6 төркемдә көч сынашачак. Төркем уеннары 14 июньнән 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

16, 41, 75,4 саннары ни сөйли? Бу хакта Азатлыкта укыгыз.

👉Төп
сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍10🆒2🔥1
Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:

Станислав Кучера
- публицист;

Данила Поперечный - комик;

Алексей Комелев - оппозиция сәясәтчесе Екатерина Дунцова белән хезмәттәшлек итүче самар активисты;

Игорь Артемьев - сәясәтче Борис Надеждин белән эшләүче;

Альберт Раткин
- "Яңа сүз" (Новое слово) баптист чиркәве епискобы.
🤬3🔥2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Белгород өлкәсендәге Шебекинода күп катлы фатир җимерекләре астында 4 кешенең җәсәде табылган. Тагын бер хатын хастаханәдә үлгән. Кичә анда ракет төшеп, бер подъезд ишелде.

🔸Благовещенски шәһәрендә минивэнның җәяүлеләр юлына килеп менүе нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 5кә җиткән. Аларның өчесе 14-15 яшьлек балалар. 32 яшьлек хатын һәм 14 яшьлек малай бик авыр хәлдә реанимациядә ята, 14 яшьлек малай һәм 19 яшьлек кыз авыр хәлдә.

🔸Русия делегациясе әгъзаларына Бухарестта узачак Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Парламент ассамблеясендә катнашу өчен виза бирмәгәннәр. Румыния моны "Русиянең Украинага каршы агрессиясе" белән аңлатты.

🔸Германия җыелмасы Европа футбол чемпионатының беренче ярышында Шотландияне 5:1 исәбе белән җиңде. Шотландия такымында тупны алман футболчысы кертте.

🔸15-16 июньдә Пермь крае Барда районында Бөтенрусия авыл сабантуе уза. Татарстаннан анда республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкорстаннан - республика башлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов җитәкчелегендәге делегацияләр катнаша.
👍2✍1
Бүген Пермь краеның Барда авылында татар шагыйре Муса Җәлил бюсты ачылды.

Шулай ук аның янында Җәлил исемендәге сквер да бар. Бюст авторы – танылган скульптор Винера Абдуллина.

Ачылыш тантанасына Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин да килгән.

15-16 июньдә Бардада XIV Бөтенрусия авыл сабантуе уза.

2013 елда шулай ук Бөтенрусия авыл сабантуе вакытында Бардада шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл һәм аның исемен йөрткән сквер ачылган иде.

Фото: Дөнья татар конгрессы
❤10👍4👎2🔥1