Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚽️ Евро-2024 көндәлеге. Германия беренче булып плей-оффка чыкты

Германиядә барган футбол беренчелегендә бүген чемпионат хуҗалары һәм төп фаворитларның берсе — алманнар — Маҗарстанны җиңде (2:0). 

Икенче тупны Германия такымының капитаны, чыгышы белән төрек Илкәй Гөндоган (фотода сулда) кертте.  

Шулай итеп, А төркеменнән 1/8 финалга беренче булып Германия чыкты. Төркемнең калган ике такымы — Шотландия һәм Швейцария бүген үзара уйный.

▪️Германиядә барган чемпионат турында Азатлык саннар ярдәмендә аңлаткан иде. Ул язманы монда укый аласыз.

#euro2024

@azatliqradiosi
🔥6👏4
Артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов вафат.

Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Аңа 15 июльдә 89 яшь тулган булыр иде.

Әхтәм Зарипов озак еллар дәвамында Татарстан телевидениесында хезмәт куйды. Ул белеме белән артист. Камал театрының күренекле артистлары белән бергә атаклы "щепкинчы"лар курсында белем ала.

Мәскәүдән Казанга кайткач, театрында актер булып эшли, аннары телевидениегә китә. Әхтәм Зарипов – "Намус", "Галиябану", "Җомга көн кич белән" һ.б. телевизион фильмнар авторы.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢9🙏1
Әлеге сәгатькә булган башка хәбәрләргә карыйк:

🔸Адыгеяның Тахтамукайский районындагы нефть базасында дрон һөҗүменнән соң янгын чыккан. Русия төбәкләре күгендә бүген төнлә 15 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте саклану министрлыгы.

🔸Бер дрон Краснодар краеның Кубаньдаге Славянски авылындагы шәхси йортка төшкән. Бер хатын һәлак булган.

🔸Тамбов өлкәсенең Платоновски нефть базасы җирлегендә янгын чыккан. Губернатор Максим Егоров белдерүенчә, моңа дрон сәбәпче булган.

🔸Шул ук вакытта Русия гаскәрләре 20 июньгә каршы төндә Украинага 9 ракет һәм 27 "Шахед" тибындагы дроннар җибәргән. Биш ракет һәм бөтен дроннар бәреп төшерелде дип хәбәр итте Украина һава көчләре.

🔸Аналитиклар Русиядә исерткеч эчемлекләр куллану арта дип белдерә. 2023 елда алкоһоль сату соңгы 9 елда рекордлы дәрәҗәгә җиткән.
✍1
Тикшеренү: Казанда яшәүче татар-мөселманнар арасында динилек көчәя

Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимәсе, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова социологик сораштырулар нәтиҗәсендә шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта институт сайты хәбәр итә.

Сораштыру 2024 елда Казанда яшәүчеләр арасында үткәрелгән. Аның төп нәтиҗәләре мондый:

🔸Соңгы 10 елда татар-мөселманнар арасында мәчеткә йөрүчеләр һәм ураза тотучылар саны ике тапкырга арткан

🔸Намаз укучылар саны — 20%ка арткан

🔸"Эчке" динилек (бу ислам кушканча яшәргә теләү белән бәйле) — 45,2%тан (2011 ел) 71,9 %ка (2024 ел) арткан

🔸Татар-мөселманнарның 70%ы Русиядә һәм туган шәһәрендә булган вакыйгаларга җаваплылык тоя

🔸Дин тотучыларның яртысы мохтаҗларга ярдәм итә, җәмәгать проектларына акча бирә, үз урамын, йортын, подъездын төзекләндерүдә катнаша.

"Татарстанда ислам илкүләм һәм җирле дәрәҗәдә социаль проблемнарны хәл итүгә юнәлгән эшлекле, интеграцияләнгән дин булып санала", диелә хәбәрдә.

▪️Бүген Казанда 80гә якын, Татарстанда — 1 500дән артык мәчет эшли дип санала.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤14👍6⚡3👎3🔥3✍2
Башкортстан Югары мәхкәмәсе Уфа студентларын тимер юлдагы реле шкафларын яндырган өчен иректән мәхрүм итте

Уфа техникумының элекке студентлары Илмир Гайсин, Никита Иванов, Артур Шәйдуллинны хөкем иткәннәр. Дүртенчесенең - иң кечкенәсенең исеме әйтелми, җинаять кылганда аңа 16 яшь булган.

Иң кечесен мәхкәмә сигез елга тәрбия колониясенә хөкем иткән. Калганнарына (аларга 18-19 яшь) 11 елдан алып 12 ел да бер айга кадәр иректән мәхрүм итү карары бирелгән. Беренче өч елларын төрмәдә, калган мөддәтләрен кырыс тәртипле колониядә утырачаклар.

🔻2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады. Хәзерг. вакытта аның нигезендә җинаять җәзасын 16 яше тулганнар гына ала.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортостан
@azatliqradiosi
🤬5😢5🤯3🔥1🙏1
Төркиянең татар авылындагы Сабантуйга меңнән артык кеше килде

Төркиянең иң борынгы татар авылы Госманиядә 18 июнь Сабантуй бәйрәме узды.

"Үзебезчә уздырабыз. Гаиләләр үзара җыелыша, ризыклар пешереп алып килә, җырлар җырлана. Сабантуй безнең өчен күрешү, хәл-әхвәл белешү урыны. Татарстаннан җырчылар, биючеләр килә. Тарихи ватан белән бер күпер булып тора шушы Сабантуй", ди Надир Яфай.

Сабантуйга Төркиянең Гаилә һәм социаль эшләр министры урынбасары Лиман Йәнигүл дә килгән иде. Әти-әнисе шушы авылда туып-үскән татарлар. Үзе Искешәһәрдә туган.

— Әнием дә, әтием дә — Казан татары, алар безне татар итеп тәрбияләде. Өйдә әни вак бәлеш, чәкчәк пешерә иде. Камыр ризыкларын ул әнисе, әбисеннән өйрәнгән. Миңа да өйрәтте. Югалмады. Мин дә балаларыма, оынкларыма өйрәтәчәкмен, — ди ул.

Госмания авылындагы Сабантуйга Бөгрүделик татар авылыннан да килүчеләр бар иде. Шуларның берсе — Сәвия Удмир. Аның әнисе — себер татары, Бөгрүделиктә туган. Әтисе Икенче дөнья сугышында әсирлектән качып котылган, әмма Төркиядән туган якларына кайтып китә алмаган башкорт яугире. Төркиягә килгәч, ул кешеләрдән ишетеп Бөгрүделик авылын барып тапкан. Сәвия Удмир әти-әнисе, туганнары, авыл халкы турында "Бер гасырлык күчү тарихы" дигән китап язган.

Башка кешеләр, чаралар турында Азатлыкның зур репортажында укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👍11❤5🔥5
Татарстанда 112 мең кеше яман шеш белән авырый

2024 ел башыннан бирле диспансеризация вакытында онкологик авыруларны беренче тапкыр 215 кешедә ачыклаганнар. Шуларның 78 процентында иртә стадиядә. Татарстанда барлыгы яман шеше белән авыручы 112 мең кеше бар.

🔻2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган иде. Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде. 18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢5👍1😱1
"Лобио" салаты белән агуланганнан соң Татарстан инфекция хастаханәсенә 18 кеше мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта республика Роспотребнадзоры җиткерә.

17сен хастаханәгә яткырганнар.

18 июньгә Татарстанда ботулизмның 15 очрагы теркәлгән иде.

Мәскәүнең "Локалкитчен" оешмасының салатын ашап Казанда яшәүчеләр табибларга берничә көн элек мөрәҗәгать итә башлады.

▪️Ботулизм — инфекцион авыру, ул ботулизм бактерияләре булган ризыкларны ашагач барлыкка килә. Ашаганнан соң агулану билгеләре ике сәгатьтән алып биш тәүлеккә кадәр барлыкка килә.

@azatliqradiosi
😱3😢1
Европа берлеге илләре илчеләре Украинага каршы сугыш башлавы өчен Мәскәүгә кертеләчәк 14нче чикләүләр җыелмасын килештерде.

Яңа санкцияләр җыелмасы Русиянең табигый газын үткәрүне, Мәскәүнең корал җитештергәндә дә кулланып булырдай технологияләрне сатып алуын чикләүне күз уңында тота.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз

@azatliqradiosi
👍10❤2🔥2👏2👎1🤡1
Казан федераль университеты студентлары, БРИКС саммиты узу сәбәпле, тулай торактан канунсыз чыгаруга каршы петиция башлады.

Бер көн эчендә анда 250гә якын кеше имзасын калдырган. Петицияне аноним автор ясаган.

Петициядә КФУ җитәкчелегенең студентларны тулай тораклар урнашкан Универсиада авылыннан чыгарулары гаделсез һәм канунсыз дип әйтелә. Бу хакта аерым фәрман булмаса да, студентларга киемнәрен җыеп бүлмәләрне бушатырга кушканнар. Аларга җәен һәм уку елының беренче ике аенда башка урында яшәргә кушканнар, диелә.

— Без саммит (БРИКС) уздыруга каршы түгел, ләкин ни өчен ул шәһәр хакимиятенә түгел, ә университет һәм студентлар җилкәсенә төшәргә тиеш икәнен аңлый алмыйбыз, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤6👍4🔥3🙏1
Бүген, 20 июньдә Башкортстан Үзәк сайлау комитеты республика башлыгына намзәтләрне тәкъдим итү өчен документлар кабул итүен төгәлләде.

Элегрәк белгечләр фаразлаганча, хәзерге башлык Радий Хәбировның көндәшләре - "систем оппозициясе" фиркаләренең төбәк лидерлары гына. "Путинны сайлаган кебек сайлаулар булачак, һәр фиркадән Хәбировка каршы "күз буяу өчен генә" намзәт чыгарылачак", дигән иде "Idel.Реалии"-га белгеч, исемен күрсәтмәү шарты белән.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, җирле вакыт белән кичке сәгать алтыга комиссиягә хәзерге башлык Радий Хәбиров ("Бердәм Русия"), Башкортстан дәүләт җыенында "Гадел Русия" фракциясе җитәкчесе Владимир Нагорный, Русия думасында ЛДПР фракциясе депутаты Иван Сухарев, "Феникс ТСР" оешмасы баш мөдире Илшат Тимерҗанов ("Яңа кешеләр") һәм Уфа шәһәр шурасы рәисе урынбасары Артур Шәйнуров (КПРФ) документларын тапшырган.

Июньнең беренче яртысында төбәк фирка конференцияләре узды, барлык намзәтләрне дә шул чакта тәкъдим иттеләр.

▪️Башкортстанда башлыкны өч көн буе - 6, 7 һәм 8 сентябрьдә сайлаячаклар.

@azatliqradiosi
🤡7✍1
Русия хакимиятләре Украинаның баскынлыктагы җирләрендә Кремль пропагандасын тарата, украин телен юкка чыгара һәм хезмәттәшлек итүдән баш тарткан укытучыларны эзәрлекли.

Бу хакта Human Rights Watch хокук яклау оешмасының "Баскынлыктагы мәгариф" дигән хисабында әйтелә. Ул Украинаның аннексияләнгән төбәкләрендә мәктәптәге белем бирү системын мәҗбүри русификацияләүгә багышланган.

Украина хакимиятләре бәяләмәсенә күрә, хәзерге вакытта Русия басып алган җирләрдә бер миллионлап мәктәп укучысы бар, аларның 62 меңнән артыгы дистанцион рәвештә украин програмы нигезендә белем алуын дәвам итә. Башка укучыларны баскын хакимиятләр Русия мәктәп програмы нигезендә белем алырга мәҗбүр итә һәм аларга украин телен укытуны нык чикли, Русиянең Украинага һөҗүмен аклаучы һәм Украинаны "неонаци дәүләт" дип тасвирлаучы тарих дәреслекләре белән белем бирә. Шулай ук балаларны башлангыч хәрби әзерлек узарга мәҗбүр итәләр диелә.

Баскынлыктагы хакимиятләр белән хезмәттәшлек итүдән баш тартучы украин укытучыларына яныйлар, аларны ирекләреннән мәхрүм итәләр һәм җәфалыйлар, диелә HRW хисабында.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9😢4🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белых иреккә чыккан. Ул 2016 елда, 600 мең евро күләмендә ике ришвәт алу өчен тоткарланып, сигез ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән иде.

🔸Русия саклану министрлыгы бүген төнлә аннексияләнгән Кырым һәм Кара диңгез күгендә, Краснодар крае һәм Волгоград өлкәсе күгендә барлыгы 114 дрон бәреп төшерелде дип белдерде.

🔸Краснодар краенда дрон калдыклары төшү сәбәпле, бер кеше һәлак булган, МЧСның ике хезмәткәре яраланган дип хәбәр итә дәүләт медиасы.

🔸Кичә Мәскәүдә көчле давыл вакытында 35 кеше зыян күргән, шул исәптән алты бала. Ике кеше һәлак булган.
✍3
Япония "Алабуга" махсус икътисади зонасына чикләүләр керткән

Япония Русиянең 42 оешмасына һәм 11 кешесенә чикләүләр керткән.

Алар арасында Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы, "Алабуга Девелопмент" оешмасы, "Алабуга-Волокно" һәм "Альбатрос" оешмалары кергән

Япония быел мартта да Украинага каршы сугыш башлаганы өчен Русиягә чикләүләр керткән иде. Ул чакта санкцияләргә Казанның "Элекон" заводы эләкте.

Ә былтыр ел азагында Казан дары заводы, Казан оптика-механика заводы, "ЭНИКС" оешмасы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводына чикләүләр кертте.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка исә шәхси чикләүләр кертелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍7🔥3❤2🤣1🫡1