Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Медиа: Русия беренче тапкыр Украинага ФАБ-3000 бомбасы аткан

Бу һөҗүм Харьков өлкәсенең төньягындагы Липцы авылына ясалган диелә, ул төштә хәзер көчле сугышлар бара.

Бу идарә ителүче бомба. Мондый бомбаларны һәдәфләрдән дистәләгән чакрым ераклыкта булган килеш тә атарга мөмкин.

Украина кораллы көчләре бу бомбага каршы F-16, хәрби очкычлары ярдәмендә көрәшмәкче була.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬7😢4😱3👍1🤣1
Русия хөкүмәте 5 ел элек вәгъдә ителгән тел сәясәте концепциясен раслады

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов бу документ "дәүләт теле буларак урыс теленең аерым миссиясен чагылдыра", "Русиядәге башка бөтен телләрне яклау чараларын да билгели", дип әйтте.

Мондый концепцияне Русия президенты Владимир Путин әле 2019 елда ук әзерләргә кушкан иде. Ул 2020 елның 15 августына әзер булырга тиеш иде. Тик расланган версиясе күптән түгел генә барлыкка килде.

2017 елда Русиядә милли телләрне укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Дума депутаты Илдар Гыйлметдинов туган телләрне өйрәнү концепциясе кабул ителәчәк, ул Русиядәге барлык телләр өчен булачак, бөтен телләрне яклаячак дип вәгъдә биргән иде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡6🤔1
Вильнюс форумы: "Татарстан һәм Төньяк Кавказ — оешкан дәүләт берәмлекләре"

Литва башкаласында 11нче "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы узды. Азатлык анда яңгыраган төп фикерләрне барлады.

Кыскача ниләр турында сөйләштеләр:

Чеченнар Украина җиңүенә өметләнә һәм милләтләрнең азатлыгы Украина сугышына бәйле дип саный.

Татарлар Русия оппозициясен империячеләр дип атады, Литва парламентына мөрәҗәгать итеп, Татарстанны бәйсез итеп танырга чакырды.

Башкортлар Русиядә Путин үлгәннән соң зур фетнә көтә, бу башкортларның үз бәйсезлеге өчен көрәшергә уңайлы вакыт булачак дип уйлый.

Ингрия вәкилләре Петербур халкы 90нчы елларда ук мөстәкыйль булырга теләде дип белдерде.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
❤7👍6🔥2👎1🤡1
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы май аендагы кыраулардан килгән зыянны 211 миллион сум дип бәяли

Иртә чәчелгән шикәр чөгендере белән рапска, шулай ук якынча 11 мең һектарда уҗымнарның да бер өлешенә зыян килгән.

Җимеш бирә торган үсемлекләргә килгән зыян исә якынча 100 млн сум дип бәяләнә.

Әле май ахырында гына кырау сугудан килгән зыянны 113 миллион сумлык булды дигәннәр иде.

Май башында республикада температура нормадан 7-11 градуска түбәнрәк булды. Татарстанда юеш кар һәм яңгыр яуды. Татарстанда майның беренче яртысында моңа охшаш һава торышы 1999-2000 елларда гына күзәтелгән.
👍3😢3❤‍🔥1🙏1
Мәхкәмә WorldSkills Russia баш мөдире, Татарстан хезмәт министрының элекке урынбасары Роберт Уразовны тикшерү изоляторына җибәргән

Җинаять эше материалларына күрә, Роберт Уразов үзенә керем алу өчен WorldSkills Russia-ның исемнәре аталмаган хезмәткәрләре белән бергә Рострудка ялган белешмәләр биргән.

Аны зур күләмдә акча белән хәрәмләшүдә гаеплиләр (Русия Җинаять кодексының 159 маддәсе, 4 өлеше). Бу маддә нигезендә 10 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр.

Уразов Русиядәге WorldSkills хәрәкәтен үстерү белән 2014 елдан шөгыльләнә башлады.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Русиядә "теләнмәгән" яки "экстремист" дип табылган чит ил ресурсларында, шул исәптән Instagram белән Facebook-та, рекламны тыймакчылар

Бу хакта канун өлгесе Думага кертелгән. Аны әзерләүчеләрнең берсе — депутат Александр Хинштейн әйтүенчә, Instagram белән Facebook-ның Русиядә аудиториясе зур һәм Русия кулланучыларының күпчелеге бу платформнарны куллануын дәвам итә.

"Русиягә каршы көрәш юлына баскан ресурслар һәм платформнар безнең базарда акча эшләргә тиеш тә түгел, эшләмәячәк тә", дигән ул.

▪️Facebook белән Instagram челтәрләренә ия Meta ширкәте 2022 елның мартында Русиядә экстремист дип табылды һәм аның эшчәнлеге тыелды. Ул Росфинмониторингның экстремизм яки террорчылыкка катнашы булган оешмалары исемлегенә дә кертелгән.

▪️Русиядә "теләнмәгәннәр" исемлегендә 167 оешма, шул исәптән "Азат Европа/Азатлык радиосы корпорациясе дә бар. Исемлеккә, моннан тыш, "Медуза", Sota Media һәм башка бәйсез басмалар кергән.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍1👎1🙏1
Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада җиңүчеләрен әзерләгән укытучыга 115 мең сум грант бирәләчәк

Быел бу грантны алу өчен барлыгы 35 укытучы гариза тапшырган булган. Алар татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында, халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән.

Бәйге уздырып, шулардан 13 укытучыны сайлап алганнар. Аларга 115әр мең сум грант бирәләчәк.

Бәйгедә, аерым алганда, Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернаты, Арчаның 6нчы урта мәктәбе, Балтач районы Норма 6нчы урта мәктәбе, Әлмәтнең 1нче гимназиясе, Әгерҗенең Исәнбай урта мәктәбе һәм Кукмараның 3нче урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары җиңгән.

▪️Былтыр Башкортстанда туган телдән 100 укытучыга 50шәр мең сум акча бирелгән иде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥5🤔1🤮1
⚽️ Евро-2024 көндәлеге: Украина Словакияне җиңде

Германиядә барган Европа футбол беренчелегендә әле генә Украина — Словакия уены тәмамланды. 2:1 исәбенә украиннар җиңде. Украиннарда голларны Микола Шапаренко һәм Роман Яремчук кертте (фотода). 

Е төркемендә плэй-оффка чыгу өчен хәзер өч такым дәгъва итә: Румыния, Украина һәм Словакия. Кем чыгасы киләсе уеннарда хәл ителәчәк.

Бүген кич D төркемендә тагын ике уен көтелә: Польша — Австрия һәм Нидерланд — Франция уеннары.

▪️Германиядә барган чемпионат турында Азатлык саннар ярдәмендә аңлаткан иде. Ул язманы монда укый аласыз.

#euro2024

@azatliqradiosi
❤5🫡1
Сембердә имамны кулга алганнар

Сембер шәһәрендә "Мөбарәк" мәчете имамы Марс Аббазовны кулга алганнар. Бу хакта Ульян өлкәсенең Үзәк диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәт Байбиков ясаган белдерүдә хәбәр ителә.

Марс Аббазов (мөселманнарга Мөхәммәд Аббас буларак таныш) 19 июньдә тоткарланган. Аңа карата җинаять эше ачылган. Ул террорчылык эшчәнлеген финанслауда гаепләнә. Имам бу гаепләүне танымый.

"Аңа ирегеннән мәхрүм итү яный. Нинди җәзага тартылу ихтималы төгәл гаепләү белдерелгәннән соң билгеле булачак. Хәзер Ульян өлкәсенең Үзәк диния нәзарәте адвокатлары бу эш белән шөгыльләнә", диелә белдерүдә.

"Коммерсантъ" басмасы куәт оешмаларындагы чыганакларга таянып, сүз 2016 елда Африкада кое төзү өчен күчерелгән акчалар турында барырга мөмкин дип яза. "Мөбарәк" мәчетендә махсус фонд эшләгән.

Әлеге тоткарлаудан җәмәгатьчелек борчуда калган. Сембернең икенче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл Фәткуллов Аббазовның радикаль карашта булмавын әйткән. Ульян өлкәсенең җәмәгать пулаты әгъзасы, татар мохтәрияте әгъзасы Җәмил Хәйруллов кулга алынган имамны белемле һәм тәртипле шәхес дип атаган һәм аның тоткарлануы хата булуы ихтимал дип сөйләгән.

ФСБның Ульян өлкәсе идарәсе кулга алуны шәрехләүдән баш тарткан.

Марс Аббазов эшләгән мәчет мөфти Равил Гайнетдин мөфтиятенең бүлегенә карый. Хәзер алар адвокатлар белән ярдәм күрсәтә диелә. Шул ук вакытта мөфтиятнең көндәше — мөфти Тәлгать Таҗетдингә караган Ульян өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Илдар Сафиуллин "куәт оешмаларына ышанам" дип әйткән һәм "гаделсезлек булса" Аббазов мәсьәләсе хәл ителер дигән.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6😢3🙏2❤1👍1
"Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешене Тольяттида хөкем итәчәкләр. Утырыш 3 июльгә билгеләнгән

Гаепләнүчеләр — Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов. Аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә карата гомер һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда гаеплиләр.

"ОВД-ИНфо" искәртүенчә, Баймак районының Иске Сибай авылында яшәгән Халид Ишкуәтовка тентү белән 23 гыйнварда килгәннәр. Икенче көнне аны тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Хатыны Зәлия өч балигъ булмаган бала белән калган, иң кечкенәсенә ике яшь.

▪️6 июньдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүче 50 яшьлек Илшат Ульябаевның җинаять эшен карый башлаган иде. Аны да 17 гыйнварда Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән халык җыенында булуы өчен "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә каршы көч куллануда" гаеплиләр.

▪️"Баймак эше" кысаларында 70тән артык кешегә җинаять эше ачылган.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬8😢2👍1🙏1
❗️Русия Юстиция министрлыгы чираттагы "ят агентларны" атады:

🔸Сергей Антонов, Русиядә хакимиятне үзләштерүгә каршы Комитет-2024 берләшмәсе рәисе 

🔸Владимир Волохонский, Петербурдагы муниципаль депутат

🔸Роман Качанов, режиссер

🔸Никита Кириллов, Петербурдагы элекке муниципаль депутат

🔸Алексей Прянишников, юрист, хокук яклаучы

🔸Лоран Винатье, француз галиме, июнь башында "ят агент" буларак теркәлмичә хәрби мәгълүмат җыюда гаепләнеп СИЗОга утыртылды

@azatliqradiosi
🤬4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 июнь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия гаскәрләре төнлә Украинага 16 ракет һәм 13 дрон җибәргән. Бөтен дроннарны һәм 12 ракетны бәреп төшергәннәр. Бу хакта Украина һава көчләре хәбәр итте.

🔸Русиянең Брянск, Смоленск өлкәләре һәм Азак диңгезе күгендә биш дрон бәреп төшерелде дип белдерде Русия саклану министрлыгы.

🔸АКШ Украинага Америка коралын Русия чигеннән 100 км ераклыкта гына кулланырга рөхсәт биргән дип яза Washington Post.

🔸Казанның "Рубин" клубы үзенең футболчысы Мирлинд Дакуны дисциплинар һәм финанс җаваплылыкка тартачак. Даку әлеге вакытта Европа беренчелегендә Албания җыелмасында уйный. Пәнҗешәмбе Хорватия такымы белән уен 2:2 исәбе белән тәмамланганнан соң футболчы серблар һәм македоннарны мыскыл итүче сүзләр кычкырды.

🔸Ferrari беренче электр машинасы чыгару турында игълан итте. Ул 2025 ел ахырында дөнья күрәчәк һәм 500 мең евро торачак. Бу Ferrari-ның башка машиналары һәм башка ширкәтләрнең электр машиналары бәясеннән күпкә кыйбатрак.
🤡3✍2🔥1
Быел Хәбиров грантын отучылар арасында аерым татар телле проектлар юк

21 июньдә Башкортстан башлыгының республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесенә йомгак ясалды.

Исемлектән күренгәнчә, башкорт теленә багышланган 25 проект, чуаш теленә — 2, мордва, удмурт һәм мари телләреннән берешәр проект җиңү яулаган.

Исемлектә татар телле проект юк. Башкорт, инглиз һәм татар келе кергән күптелле проект арасында гына бар. Ул "Мультителле маҗара: уйнап өйрәнәбез ("Мультиязычное приключение: учимся, играя") дип атала һәм балалар бакчаларында тормышка ашырылачак.

Быел дәүләттән финанс ярдәмне 33 оешма алачак. Алар тәкъдим иткән проектларга барлыгы 50 млн сум каралган.

▪️Башка елларда да татар телле проектларга йә бөтенләй бирелми, йә 1-2 млн сум гына бирелә иде.

▪️2020 елгы җанисәп нәтиҗәләренчә, Башкортстанда яшәүче халыкның 24,2% татарлар тәшкил итә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬7🤮5🤡1
Азатлык YouTube: "Сугыш вакытында нинди бәхет булсын"

Азатлыкның YouTube каналында бу атнада Төркиянең Госмания авылында Сабантуе, журналист Фәридә Корбангалиеваның террорчылар исемлегенә кертелүе, урыс кешеләренең Башкортстанда башкортча сөйләшергә тиешлеге-тиеш түгеллеге һәм хәтта бәхет турында сөйләштеләр.

Менә кайберләре:

🔻"Аңламыйм, ничек инде милли республикада туып-үсеп тә, телне элементар дәрәҗәдә булса да белмисең? Сүз уку-язу турында бармый. Милли мәктәпне тәмамлавым белән горурланам, урыс телен дә бик яхшы беләм".

🔻"Республикада күпчелекнең теле - урыс. Башкорт телен милли азчылыклар һәм кем тели, шул өйрәнсен. Мәҗбүри тагарга ярамый. Дәүләт теле - урыс теле. Тагын башкортлаштыруны башламагыз".

🔻"Әби-бабаларыбыз безнең бүгенге тормышыбызны патшалар тормышына тиңләр иде. Ә без зарланабыз".

🔻"Сугыш вакытында нинди бәхет булсын инде? Яшьләребез йөзләп Украинада үлә. Файдасыз рәвештә", дигән икенче берсе.

Күзәтүне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
✍4👍2❤1😁1
Равил Шәрәфиев театр сәхнәсе белән хушлашты

Бу атнада Русиянең халык артисты, 86 яшьлек Равил Шәрәфиев Камал театрында соңгы спектаклен уйнады.

20 июньдә "Сөясеңме, сөймисеңме…" спектакле сәхнәдә соңгы тапкыр куелды. Артист бу спектакльдә 10 ел уйнады.

Тамашадан соң үзенең театрдан китүе турында белдерде.

"Бүген китү – зур эш, ул үзе бер «үлем» дип әйтергә була, ләкин әле яшәп тә була. Безнең бу спектакль элеккеге спектакльләрнең, элеккеге театрның соңгыларның берседер дип уйлыйм. Хәзер театр үзгәрә бара, бездә генә түгел, Мәскәүдә дә, башка илләрдә дә. Аларда да башкача. Элеккеге психологик театр артта калды. Хәзер барысы да уенга гына корыла. Бәлки, ул киләчәктә шулай кирәк булгандыр, ләкин мин үзебезнең чорны, үзебезгә хәтле булган артистларны сагынам. Шул театр өчен мин килдем. Рәхмәт үземнең режиссерларыма, безне укытырга җибәргән укытучыларга һәм иң зур рәхмәтем – тамашачыма, – диде ул. Аның сүзләрен Интертат китерә.

Равил Шәрәфиев Камал театрында 63 ел уйнады.

Фото: Камал театры.
❤28🔥4🫡3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан дәүләт архивы Фәүзия Бәйрәмованың шәхси архивын тапшыруны тәкъдим итү чарасын үткәрүдән баш тарткан Бу атнада Татарстан дәүләт архивында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың шәхси архивын тапшыруны тәкъдим итү һәм шул уңайдан түгәрәк өстәл…
Фәүзия Бәйрәмова милли хәрәкәт документларын Татарстанның Дәүләт архивына тапшырды

Аның архивы 3 меңнән артык документны тәшкил итә. Ике яклы килешү имзаланган.

"Бу съезд кысаларында минем Татарстан дәүләт архивына тапшырылган татар милли хәрәкәте документлар рәсми рәвештә кабул ителде һәм имзаланды. Миндә татар милли хәрәкәтенең 35 еллык бай архивы сакланды, һәм тарихи документларның төп өлешен Татарстан дәүләт архивына тапшырдым.

4432 биттән, 382 саклау берәмлегеннән торган бу милли байлык халыкка кайтарылды, аннан укучылар файдалана ала", дип язды Фәүзия Бәйрәмова.

Бәйрәмова моңа кадәр милли хәрәкәткә караган архивны тантаналы рәвештә уздырудан баш тартулары, медиага бу чараны ике тапкыр кире борулары турында сөйләгән иде.

🔺Фәүзия Бәйрәмова 1990нчы еллар башында татар милли хәрәкәт лидерларының берсе булды, 1990-1995 елларда Татарстан парламенты депутаты итеп сайланды. 1991 елның 27 маенда Татарстан бәйсезлеген яклап сәяси ачлык тотты. Соңгы елларда җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤17🔥3👍2🤔2👀1
Читаем и слушаем на татарском известные притчи об известном Ходже Насреддине👳‍♂️🦓 Это интересные анекдоты на тему средневекового быта.

Мы адаптировали текст, записали к нему аудио, подготовили перевод ключевых слов и фраз, и тест по лексике и по содержанию.

➡️ https://www.azatliq.org/a/31329756.html
(запасная ссылка)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍8❤3🔥2👀1