Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә кич Уфада яуган көчле яңгыр шәһәр юлларын суга батырды.

Кайбер урамнарда җыелган яңгыр суы машиналарга үтәргә комачаулады. Сәүдә үзәкләре эченә дә яңгыр суы үтте, Һава аланын да су басу сәбәпле, очкычлар вакытында очып китә алмады, көчле җилдән кайбер урыннарда агачлар ауды.

Шәһәрнең кайбер йортларында ут бетте.

Видео: Уфа с огоньком.

@azatliqradiosi
🐳8🔥1😁1😢1👀1
23 июньгә булган кыскача башка яңалыклар.

🔺Русия армиясенең Киев өлкәсенә ракет һөҗүмендә ике кеше җәрәхәтләнгән. Ракет калдыклары төшү нәтиҗәсендә алты күпкатлы йорт һәм 20дән артык шәхси йортлар зыян күргән. Шулай ук даруханәләр, ширкәтләр, бер административ бина һәм өч машинага да зыян салынган.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Брянски һәм Смоленски өлкәләрендә 30дан артык дрон бәреп төшерелгән. Русия саклану министрлыгы әйтүенчә, Липецки һәм Тула өлкәләрендә дә берничә пилотсыз очкыч юк ителгән.

🔺Халыкара Кызыл Хач комитеты Газзәдәге үзенең офисына һөҗүм турында хәбәр итте. Нәтиҗәдә бинада сыену урыны эзләгән 22 кеше һәлак булган. ХӘМӘС контролендә булган Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы һөҗүмдә Израилне гаепләде.

🔺АКШ Вашингтоне һәм Нью-Йорктагы Русия виза үзәген яба. Шулай ук Русия дипломатларын салым түләмәү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Бу хакта Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов хәбәр итте.

🔺Бүген Казанда Сабантуй бәйрәме уза. Төп мәйдан Тынычлык бистәсендәге каенлыкта. Шунда ук БРИКС уеннары ябылу тантанасы үтәчәк.

Бәйрәмегез күңелле, ялларыгыз имин узсын!

@azatliqradiosi
✍2👍2🤯1👀1
2024 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгын өлкәсендә тарифлар үсәчәк.

🔹Газ өчен тарифлар уртача 10,2 %ка үсә. Бер куб метры 7,47 сум тәшкил итәчәк.

🔹Электр энергиясе: шәһәрдә газ плитәле фатирда — 8,7 % (киловатты 5,09 сум), шәһәрдә электр плитәле фатирда — 14,5% (4,10 сум), авылда — 8,8% (3,57 сум) үсәчәк.

🔹 Җылылык уртача 10,8 %ка артыр дип көтелә (Гкалы 2 388,45 сум).

🔹Канализация 15,7 %ка үсәчәк (куб метры 33,81 сум).

🔹 Эчә торган су — 11,2%ка артачак (39,94 сум).

@azatliqradiosi
🤬7😢3👍1🥴1🤪1
АКШ Украина армиясенә Русиягә һөҗүм иткәндә үз коралын кулланырга рөхсәт бирде, әмма шарты бар - ул Русия җирлегендә 100 чакрымнан эчкәрәк үтеп кермәскә тиеш.  

Washington Post ике украин чыганагына сылтанып язуынча, димәк бу чикләүләр Украинага һөҗүм өчен кулланыла торган  Русия аэродромнарына да кагыла булып чыга. 

Пентагон вәкиле әйтүенчә, АКШ коралны Украина җирен басып алырга килгән Русия гаскәрләренә каршы кулланырга рөхсәт итә.

Ак йортның дәүләт иминлеге мәсьәләләре киңәшчесе Джейк Салливан сүз "география турында түгел, ә аек акыл турында" бара, һәм Украинага "чит илдән һөҗүм итүче көчләргә җавап кайтарырга" рөхсәт ителә дигән.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8🔥4👍3🎉3
⚡️Аннексияләнгән Акъярга (Севастополь) һөҗүмдә ике кеше һәлак булган.

Шуның берсе - ике яшьлек бала.

Тагын 22 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта төбәкнең Русия куйган губеранторы Михаил Развожаев хәбәр итә.

Һөҗүм вакытында зыян күрүчеләр Учь Къую (Учкуевка) һәм Любимовка районы пляжында булган. Ракет калдыгы төшеп бер шәхси йорт та янган.

@azatliqradiosi
😱8🤔3😢3🔥2🤬1
⚡️Харьковта һава кисәтүе игълан ителгән.

Җирле телеграм каналлары язуынча, шәһәрдә шартлау тавышлары ишетелә.

Төбәк хакимияте башлыгы Олег Синегубов белдерүенчә, шәһәр инфраструктурасына һөҗүм ясалган.

Ким дигәндә бер кешенең һәлак булуы, дүрт кешенең төрле җәрәхәтләр алуы әйтелә.

"Метрода поездлар хәрәкәте вакытлыча тукталды. Метро яшеренү урыны буларак кулланыла", диелә Харьков метрополитены телеграм каналында.

Харьковның кайбер районнарында ут, кайберләрендә су беткән.

@azatliqradiosi
😢6😱3👍1🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең тагын бер элекке хезмәткәренә 1,1 млн сум түләтү карары чыгарды Хисапчы Минзәлә Сәфиуллина ай саен 52 мең сум акча хезмәт хакы алып барырга тиеш булган, тик ул мәхкәмәдә әйтүенчә, 2020 елның сентябреннән…
Башкортстан Диния нәзарәте хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләмәү һәм эштән алу мәсьәләсе нигезендә мәхкәмә утырышлары дәвам итә.

Бу юлы Уфа районы мәхкәмәсе мөфтият идарәсенең элекке җитәкчесе 44 яшьлек Алмаз Абдуллинны эшкә кайтару турында карар кабул итте.

"Мәхкәмә Абдуллины эшкә кайтарды, мәхкәмә карары шундук үтәлергә тиеш", дип белдергән Абдуллинның юристы Артур Байгазаков "Коммерсантъ"ка.

Мәхкәмә карарына ярашлы, Абдуллинга 298 мең сум компенсация түләү каралган. Ул 1 апрельдән 19 июньгә кадәр прогуллар ясарга мәҗбүр булган, диелә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤔3✍1
Узып баручы атнага йомгак ясап, шушы атнада дөньяның төрле төбәкләрендә төшерелгән фотоларны тәкъдим итәбез.

Башка фотогалереяларны безнең архивта карый аласыз.

@azatliqradiosi
🔥2✍1
⚡️Дербентта православ чиркәүгә һәм синагогага һөҗүм ясалган.

Элегрәк телеграм каналлар Дербентта янучы синагога фотоларын чыгарды.

Дагыстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, сәгать 18.00дә билгесез кешеләр чиркәү һәм синагогага ут ачкан, шулай ук алар полиция машиналарына аткан.

Шул ук вакытта билгесез кешеләр Махачка шәһәрендә ЮХИДИ постына да ут ачканнар.

112 телеграм каналы хәбәр итүенчә, Дербент һәм Махачкалада биш полиция хезмәткәре һәлак булган, тугызы яраланган.

Дагыстанда "Перехват" тәртибе кертелгән.

@azatliqradiosi
🔥7⚡3🤬3👍1😢1🤡1
Русия белән Абхазия чигендә дә атышлар булган

ТАСС хәбәр итүенчә бер кеше үлгән, өч кеше яраланган.

Телеграм каналлар атыш булган урыннан видеолар чыгара башлады.

@azatliqradiosi
🔥3🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Дербентта православ чиркәүгә һәм синагогага һөҗүм ясалган. Элегрәк телеграм каналлар Дербентта янучы синагога фотоларын чыгарды. Дагыстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, сәгать 18.00дә билгесез кешеләр чиркәү һәм синагогага ут ачкан, шулай ук алар…
Махачкалада куәт оешмасы хезмәткәрләре полиция вәкилләренә һөҗүм иткән ике кешене атып үтергән.

Бу хакта Дагыстан республикасы эчке эшләр министрлыгында белдерделәр.

Тагын ким дигәндә ике һөҗүм итүчене пляжда тотканнар диелә.

Дагыстан тикшерү комитеты идарәсендә белдерүләренчә, теракт маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

@azatliqradiosi
🤬6😢2✍1👍1🤡1
Дагыстанда контртеррор тәртибе кертелгән.

Дербентта юл киртәләре куелган. Кайбер җирле телеграм-каналлар язуынча, һөҗүм итүчеләрнең бер төркеме шәһәрдәге бер бинада качкан.

"Осторожно, новости" һәм ASTRA язганча, җирле халык Дербент урамнарында хәрби техника күргән.

112 телеграм-каналы язуынча, һәлак булучылар саны 9 кешегә җиткән, алар арасында 7 полиция хезмәткәре. Тагын 25 кеше зыян күргән. Ләкин бу мәгълүмат рәсми расланмаган.

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🎉4🤣3❤1👍1🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 24 июнь, сугышның 852нче көне. Шушы сәгатькә булган төп хәбәрләр кыскача

🔸Кичә Дагыстандагы һөҗүмдә кимендә 20 кеше һәлак булган, шуның 17се полиция хезмәткәре. Бу хакта 112 телеграм каналы хәбәр итә. Үлүчеләр арасында Дербенттагы чиркәү рухание да бар.

🔸Террорга каршы көрәш комитеты белдерүенчә, Дагыстанда чиркәү, синагога һәм полиция бүлекләренә һөҗүм итүчеләрнең бишесе юк ителгән. Baza язуынча, алар Сергоклинский район башлыгының улы оештырган төркемгә кергән булган.

🔸Дагыстанда бүгеннән башлап өч көнлек матәм игълан ителде.

🔸Шулай ук бүген Акъярда да матәм көне. Кичә пляжга ясалган ракет һөҗүмендә дүрт кеше һәлак булды, 151 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Бу хакта төбәкнең Мәскәү билгеләгән җитәкчесе Михаил Развожаев хәбәр итте.

🔸Русия саклану министрлыгы дүшәмбегә каршы төндә Ростов өлкәсендә дүрт дронның бәреп төшерелүе турында хисап тотты.

🔸Русия белән танылмаган Абхазия арасындагы чик буендагы тикшерү пунктында атышу нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше яраланган, дип хәбәр итә РИА Новости. Республика Эчке эшләр министрлыгы бу вакыйгага катнашы булганнарны эзләү операциясен башкара, үтерү һәм канунсыз корал ташу маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

🔸Кичә Казанның Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйда баш батыр булып калган Раил Нургалиев 39нчы машинасын отты.

@azatliqradiosi
🔥6👍3