Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дагыстанда контртеррор тәртибе кертелгән. Дербентта юл киртәләре куелган. Кайбер җирле телеграм-каналлар язуынча, һөҗүм итүчеләрнең бер төркеме шәһәрдәге бер бинада качкан. "Осторожно, новости" һәм ASTRA язганча, җирле халык Дербент урамнарында хәрби техника…
Дагыстанда синагога, чиркәүгә һәм куәт оешмалары вәкилләренә һөҗүмнәрдә 20 кеше үлгән, шуларның 15е — полиция хезмәткәре

Бу хакта республика башлыгы Сергей Меликов хәбәр итте.

Дагыстан эчке эшләр министрлыгы 16 җәрәхәтләнүчене хастаханәгә салуларын җиткерде: 13е полиция хезмәткәре, өчесе сивил зат диелә.

Меликов сүзләренчә, хәзерге вакытта төбәктәге "йоклаучы оешмаларның" бөтен әгъзаларын да ачыклау өчен оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары алып барыла. Бу оешмаларның шул исәптән "чит илдән торып әзерләнүе" дә әйтелә.

Һөҗүм итүчеләр арасында Дагыстанның Сергокалин районы башлыгы Магомед Омаровның уллары — Осман белән Адил дә булган, дигән хәбәрләр тарала. "Интерфакс" язуынча түрәнең ике улыннан тыш, туганнан туган энесе дә бу һөҗүмдә катнашкан. Аларның өчесен дә үтергәннәр.

24, 25 һәм 26 июнь Дагыстанда кичәге һөҗүмнәрдә үлүчеләр хәтеренә матәм көне игълан ителде.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🙏2⚡1🔥1
Башкорстанда танылган галим һәм халык шагыйре Рәшит Шәкүр вафат

Аңа 87 яшь иде, ул озак вакыт авырды.

Фәнни һәм әдәби эшчәнлегеннән тыш, Рәшит Шәкүр "Урал" Башкорт халык үзәген җитәкләде һәм республика суверенитеты өчен көрәштә актив катнашты.

2020 елда Башкортстан мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан ул Азатлыкка "Бүген декларация бик искә алынмый, чөнки үзәкләштерү көчәйде. Шулай да җәмәгатьчелек сүлпәнәймәскә тырыша. Без ул чордагы хыяллардан баш тарта алмыйбыз. Әле җай гына алга барабыз. Кулга килгәнне эшләргә тырышабыз. Киләчәк күрсәтер" дип сөйләгән иде.

Мәрхүм белән хушлашу бүген Уфада Башкортстан дәүләт филармониясе бинасында уза.

#югалту

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢8❤1👍1💩1😈1
Чиләбедә беренче татар-башкорт квизы узды

Узган атна Чиләбе өлкәсенең башкорт яшьләре берлеге һәм "Дуслар" татар милли-мәдәни үзәге ике милләт мәдәниятенә багышланган квиз уздырган. Уенда 8 төркем, ягъни кырыктан артык кеше катнашкан.

Квиз автолары беренче бүлеккә – күнекмәләр, икенче бүлеккә – башкорт темасы, өченчесенә – татар темасы, дүртенчесенә – кино һәм музыка темасы, бишенче бүлеккә – гомуми сораулар әзерләгән.

Бу Чиләбедә башкорт һәм татар яшьләренең бергәләп уздырган беренче квизы булды.

Фотолар социаль челтәрләрдән алынды

#татар_дөньясы
@azatliqradiosi
🔥8❤1
Фаил Алсыновның адвокаты колониядә аңа карата көч кулланылуын раслады

Адвокат Илнур Сөендеков башкорт активисты Фаил Алсынов утырган колониягә барган. Бу сәфәр Алсыновның кыйналу ихтималы турында хәбәрләр таралганнан соң булган. Бу хакта ул үзенең Телеграм каналында язды.

"Мин Пермьгә 11 июньдә бардым. Фаилгә карата көч куллану очраклары булган дигән мәгълүмат алганнан соң юлга чыктым. Фаилнең үтенече белән ул мәгълүматны таратмый тордым. Бу аңа зыян килмәсен өчен эшләнде. Бүген исә аңа карата көч куллану очрагы булганын раслыйм" дип яза ул.


Бу эштә гаеплеләрне җавапка тартуга ирешү өчен тырышлык куячакмын ди адвокат.

"Күптөрле тикшерүләр уздырылгач, колониядәге вазгыять яхшы якка үзгәрде. Хәзер Фаил үзен яхшы хис итә, сәламәтлегенә зарланмый, медицина тикшерүен уза" дип өстәгән ул.

▪️Фаил Алсыновның энесе активистны Пермь колониясенә китергәннән соң кыйнаган булулары ихтимал, дип белдергән иде. Әмма төгәл дәлилләр китерелмәде.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢6🤬3
Азат Мифтахов: "Иректә тормыш нинди булганын оныттым"

— Омутнински төрмәсеннән чыкканда туганнарым белән очрашырга 5 минут вакыт бирелде. Бу гомеремнең иң дулкынландыргыч мизгелләре булгандыр. Без өчәүләшеп — мин, әни, хатыным кочаклашып утырдык. Мине калтыратты. Мине бит чыгуга ук капка төбендә тоткарладылар. Үзем өчен түгел, якыннарым өчен өзгәләндем. Тагын бу сынауны ничек кичерерләр дип уйладым, янә төрмә дигәнне ничек күтәрерләр дип борчылдым. Ничек тынычландырырга дип бәргәләндем. Күрештермәсәләр, сөйләшергә мөмкинлек булмас дип аларга хат та язган идем.


Быел 22 мартта галим, Түбән Кама егете Азат Мифтаховка 31 яшь тулды. Ул аны иректә каршы алырга тиеш иде. Әмма 31 яше тулып бер атна узуга аны яңа җинаять эшендә гаепле дип табып, тагын 4 елга утырттылар.

Әлегә ул Свердлау өлкәсенең Камышлов шәһәрендәге 4нче тикшерү изоляторында утыра. Кайда, кайсы төрмәгә җибәреләчәк — билгесез. Шушы көннәрдә "Собеседник" басмасында аның әңгәмәсе басылып чыкты. Без анда яңгыраган мөһим фикерләрне тәкъдим итәбез.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢11💔7👍1🔥1
Европа берлеге Русиягә каршы 14нче чикләүләр пакетын хуплады

Чикләүләр Мәскәүнең Украинага каршы алып барган сугышы белән бәйле рәвештә кертелә. Бу хакта бүген, 24 июнь иртәсендә чыккан матбугат хәбәрендә әйтелә. Яңа чикләү чаралары рәсми рәвештә якын вакытта чыгачак.

Аерым алганда, Европа берлеге 116 физик һәм юридик затка каршы чикләүләр керткән. Яңа пакетның төп пункты Русиянең табигый газына кагыла: аны Европа портлары аша үткәрүгә чикләүләр кертеләр.

Русиянең өченче илләргә җибәргән табигый газын Европа берлеге портлары аша уздырырга ярамаячак. Шул ук вакытта Русиядән Европа берлеге илләренә табигый газны кудыру тыелмый.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3❤2🤩1
Мәскәү прокуратурасы рэпер Моргенштернга каршы җинаять эше ачуны таләп итә

Уфада туып үскән Алишер Вәлиевны (Моргенштерн) «ят агент» таләпләрен үтәмәүдә гаепләмәкчеләр.

Рэперны инде административ маддә нигезендә ике тапкыр штрафка тартканнар. Прокуратура сүзләренчә, шуңа да карамастан ул әле дә «ят агент» тамгасыннан башка гына үз материалларын таратуны дәвам итә. Бу исә җинаять эше ачуга нигез булып тора.

Хәзер бу эшне тикшерү комитеты карый.

Әгәр Моргенштернга җинаять эше ачсалар, аңа ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

▪️2022 елны Моргенштерн - "ят агент" дип танылды. Хәзерге вакытта ул Русиядән читтә яши.

@azatliqradiosi
🤣6❤1👍1
22 июнь Төркиянең ике шәһәрендә – Истанбул һәм Искешәһәрдә – Төркия татарларын өйрәнүче язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның "Агай" хикәясен укыды.

"Агай" әсәре Төркиягә китерелгән татар әсирләре язмышына нигезләнгән.

Истанбул китап клубы укучылары әлеге әсәрне Искешәһәр татарларына теләктәшлек йөзеннән сайлады. Ике елга якын шимбә саен уза торган китап клубы җыелышлары өчен әсәр гадәттә алдан сайлап куела, текст чиратка салынып кычкырып укыла, укучылар соңыннан китап хакында фикер алыша.

Айзирәк Гәрәева-Акчура китабының бүләк нөсхәсе Истанбул клубын оештыручыларга Искешәһәрдәге авыл сабантуенда бүләк ителде.

Искешәһәрдә узган китап уку чарасына күптән түгел узган сабантуй кунакларыннан тыш, кайчандыр бирегә күченеп килгән татарларның хәзерге буын вәкилләре дә җыелды. Китапны Казан татарлары мәдәнияте үзәгенә җыелып укыдылар.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤6🔥4👍2🥱1
Мәскәү янындагы Фрязинода “Платан” фәнни-тикшеренү институты җирлегендәге бина яна.

Аның эчендәге кешеләр инде ике сәгатьтән артык ярдәм көтә.

Мәскәү яны губернаторы Андрей Воробьев сүзләренчә, ике кеше һәлак булган.

Brief Shot-ка нигезләнеп язуынча, барлыгы дүрт кеше үлгән.

@azatliqradiosi
🔥5👍3
Европа берлеге илләрендә иртәгәдән РИА Новости, "Известия", "Российская газета" һәм Voice of Europe сәхифәләре томаланачак

Бу әлеге медиалар алып барган пропаганда сәбәпле дип аңлатыла.

"Әлеге массакүләм мәгълүмат чаралары Русия җитәкчелегенең контроле астында һәм Русиянең Украинага каршы агрессив сугышын пропагандалауда вә ярдәм итүдә, шулай ук күрше илләрдәге хәлне тотрыксызландыруда мөһим роль уйныйлар", диелә Европа берлеге шурасы белдерүендә.

Шуңа да карамастан әлеге медиа хезмәткәрләренә “Европа берлеге илләрендә үз эшләрен алып баруга, шул исәптән тикшеренүләр уздыру һәм интервьюлар алуга” чикләүләр булмаячак.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова сәхифәләрне томалау карары “җавапсыз калмаячагын” әйтте.

@azatliqradiosi
👍7❤2🔥1🥴1
Европа берлеге җырчы SHAMANны (Ярослав Дронов) санкцияләр исемлегенә кертте

Җырчы үзен урыс булган өчен исемлеккә керткәннәр дип саный. Һәрхәлдә ул үз каналында шулай дип язган.

▪️SHAMAN (Шаман) "Я — русский" җырын башкара.

▪️Хәтерләсәгез, Казан мәктәбендә укучыларны "Я – русский!" җырын җырлатып кулларын күтәрергә мәҗбүр иткән видео шау-шу уятты.

@azatliqradiosi
👍11🔥3🥴2😁1
18 июнь Төркиянең Госмания авылында Сабан туе узды.

Сабантуй Корьән сүрәләрен укып, дога кылып башланса, кичкә таба ул "Туган тел"не күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.

Тулырак 👉монда укыгыз.

Аны укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍8👎2😍2