Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда самокатта йөрү кагыйдәләре сурәтләнгән татарча плакатлар барлыкка килгән

Казан рәссамы Гүзәл Гарипова ясаган урам сурәтләрендә Сөембикә ханбикә, шагыйрь Габдулла Тукай, аның Шүрәлесе, әкияттәге Батыр һәм татар әбиcе самокатта йөри һәм ничек дөрес йөрергә икәнен күрсәтә.

Татарча язулар зур хәрефләр белән башкарылган, астында кечерәк хәрефләр белән урысчага тәрҗемә бар.

Фотолар рәссамның телеграм-каналыннан алынды.

@azatliqradiosi
👍24❤13🔥3😁2🫡1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Синҗанның Өремче шәһәрендәге татар мәчетен зиярәт иткән

Татарстан мөфтие белән ул мәчет бинасын карап йөргән. Соңрак мөфти мәчеткә Коръәннең яңартылган җыентыкларын "Казан басмасы"н бүләк иткән.

Миңнеханов җирле имамны Изге Болгар җыенына чакырган.

Өремчедәге татар мәчетен җирле татар диаспорасы акчаларына 1897 елда төзегәннәр. Ул шәһәрдәге иң борынгы мәчетләрнең берсе.

Соңгы елларда Синҗанда мөселман халыклары, шул исәптән татарларга да көчле басым бара, күп кешене махсус лагерьләрдә тоталар. 1 февральдән төбәктә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде, хәзер мәчетләр төзү, хаҗга бару һәм дини белем бирү җирле хакимият рөхсәте белән генә башкарылачак.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢9😐4💔3✍1❤1👍1
Башкортстанның Гафури районында яшәүчеләр район башлыгын эштән җибәрүне таләп итеп тавыш җыя

Петиция авторлары Фәнзил Чыңгызовны районга кесәләрен тутыру өчен генә килүендә гаепли һәм аны нәтиҗәсез җитәкчелектә гаепли.

Петициядә тавыш биргән 1000ләп кешенең 86 проценты аны хуплаган.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍6❤2✍1🤡1
Лилия Чанышева төзәтү колониясендә укуын тәмамлаган һәм тегү цехында эшли башлаган. Бу хакта үзенең Твиттерында Чанышеваның ире Алмаз Гатин язып чыкты.

Ул шулай ук колониягә җибәрү ризыклары исемлегенең кырыслануын әйтте. Бу прокуратура таләбе белән аңлатыла.

Бүген, 26 июнь көнне Чанышева янында аның адвокатлары да булып киткән. "Сәламәтлеге яхшы, беркем рәнҗетми, барысына да сәламнәр җибәрде", дигән Алмаз.

Лилия Чанышева — сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. 2021 елда ул кулга алынды. "Экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белән 9,5 елга хөкем ителде.

Фото: Лилия Чанышева телеграм-каналы

@azatliqradiosi
🙏3💔1
2019 елның башында 25 яшендә тоткарланган галим, математик Азат Мифтахов алтынчы ел инде төрмәдән чыга алмый. Төрмәдән чыгуга тагын бер җинаять эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул төрмәдән әңгәмә биргән.

Тулы язманы безнең сайтта укый аласыз. Төп фикерләрне рәсемнәрдә тупладык.
😢7❤5💔2
Волонтерлар Tamagoneko уенын татарчага тәрҗемә иттеләр

Tamagoneko – платформер жанрындагы уен. Уенчы ак мәче буларак уйный, аңа төрле авырлыктагы дәрәҗәләрне үтәргә, төрле предметлар җыярга һәм финишка барып җитү кирәк.

Уенда "серле" костюмнар арасында татар түбәтәе дә бар. Аны кию очрагында мәче Татарстан байрагы рәвешендәге эз калдырып барачак (рәсемдә).

Уенны татарчага тәрҗемә итәргә аның авторлары үзләре тәкъдим итте, дип сөйләде Миллиард.татар проектына волонтерларның берсе Газиз Фәттахов.

Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
🔥18❤4👍4🥰3😁1💔1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам иттерә һәм соңгы яңалыклар белән сезне таныштыра.

🔸Комида поездның тимер юлдан ычкынып һәлакәткә тару аркасында бер кеше һәлак булган. Медицина ярдәмен сорап 46 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 10сы бик авыр хәлдә.

🔸Русиянең Саклану министрлыгы Тверь, Белгород, Мәскәү өлкәләрендә дроннарны бәреп төшердек дип хисап тотты.

🔸 Харьковка һөҗүм аркасында 12 кеше, шул исәптән 3 бала төрле җәрәхәтләр алган. Дергач авылына өч авиабомба ыргытылган, йортларга зыян килгән.

🔸 Польша һәм Балтыйк буе дәүләтләре Русия белән Беларусия чикләрендә саклану сызыгын булдырырга кирәк дип белдерде. Reuters язуынча, бу мәсьәлә Брюссельдә узачак Европа Берелеге саммитында тикшереләчәк. Бу эшне башкару өчен 2,5 млрд евро акча кирәк.

🔸 Боливия башлыгы илдә хәрби түнтәрелеш була язды дип белдерде. Президент сараен хәрби машина белән бәреп керергә маташканнар. Моның белән идарә иткән генерал илдә демократия урнаштырырга, сәяси тоткыннарны азат итәргә кирәк дигән, ул кулга алынган.

🔸 Кичә Грузия такымы Криштиану Роналду капитан булган Португалия такымын 2:0 исәбе белән җиңде. Грузия Европа Чемпионатының плей-офф өлешенә чыга алды.

🔸 Татарстанда 8 мәктәпкә һәм бер балалар бакчасына капитал ремонт ясалачак, моның өчен 210,3 млн сум акча бүленәчәк. Сүз Кукмара, Әлмәт, Югары Осландагы биналар турында бара.

🔸 Башкорстанда балалар арасында уздырылган "Урал батыр" төбәкара чичәннәр бәйгесендә төп бүләкне Зәки Вәлиди исемендәге республика башкорт гимназиясе укучысы Язгөл Хәйруллина белән Белорецкиның Яныбай Хамматов исемендәге башкорт гимназиясе укучысы Регина Галиева алган. Алар "Урал батыр" эпосын тулысынча яттан сөйләгән.

Менә шундый хәлләр. Үзегезне саклагыз, имин һәм нәтиҗәле көн булсын!
👍4🤗2✍1🤡1