Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам иттерә һәм соңгы яңалыклар белән сезне таныштыра.

🔸Комида поездның тимер юлдан ычкынып һәлакәткә тару аркасында бер кеше һәлак булган. Медицина ярдәмен сорап 46 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 10сы бик авыр хәлдә.

🔸Русиянең Саклану министрлыгы Тверь, Белгород, Мәскәү өлкәләрендә дроннарны бәреп төшердек дип хисап тотты.

🔸 Харьковка һөҗүм аркасында 12 кеше, шул исәптән 3 бала төрле җәрәхәтләр алган. Дергач авылына өч авиабомба ыргытылган, йортларга зыян килгән.

🔸 Польша һәм Балтыйк буе дәүләтләре Русия белән Беларусия чикләрендә саклану сызыгын булдырырга кирәк дип белдерде. Reuters язуынча, бу мәсьәлә Брюссельдә узачак Европа Берелеге саммитында тикшереләчәк. Бу эшне башкару өчен 2,5 млрд евро акча кирәк.

🔸 Боливия башлыгы илдә хәрби түнтәрелеш була язды дип белдерде. Президент сараен хәрби машина белән бәреп керергә маташканнар. Моның белән идарә иткән генерал илдә демократия урнаштырырга, сәяси тоткыннарны азат итәргә кирәк дигән, ул кулга алынган.

🔸 Кичә Грузия такымы Криштиану Роналду капитан булган Португалия такымын 2:0 исәбе белән җиңде. Грузия Европа Чемпионатының плей-офф өлешенә чыга алды.

🔸 Татарстанда 8 мәктәпкә һәм бер балалар бакчасына капитал ремонт ясалачак, моның өчен 210,3 млн сум акча бүленәчәк. Сүз Кукмара, Әлмәт, Югары Осландагы биналар турында бара.

🔸 Башкорстанда балалар арасында уздырылган "Урал батыр" төбәкара чичәннәр бәйгесендә төп бүләкне Зәки Вәлиди исемендәге республика башкорт гимназиясе укучысы Язгөл Хәйруллина белән Белорецкиның Яныбай Хамматов исемендәге башкорт гимназиясе укучысы Регина Галиева алган. Алар "Урал батыр" эпосын тулысынча яттан сөйләгән.

Менә шундый хәлләр. Үзегезне саклагыз, имин һәм нәтиҗәле көн булсын!
👍4🤗2✍1🤡1
Уфада Ринат Баимовның коймасына ут төрткеннәр

Ул - башкорт яшьләренең элекке лидеры. Баимов Башкорт яшьләр берлеген аңа 1990 елда нигез салынганнан соң өч ел буе җитәкләп торды. Баимовның хуҗалыгында койманы яндырганнар. Ут төртүнең видеосын "БКХ" Telegram-каналы чыгарды. Берничә секундлык видеода койманың дөрләп януы күренә.

Видео астында моны үч алу акциясе дип атаганнар.

"Аспекты" басмасы Ринат Баимовка шалтраткан. Ул исә "өй тулы полиция" дип, сөйләшә алмавын әйткән.

Нәрсә билгеле бу хакта? Нинди үч алу?

Барысы да 👉 монда язылды.
🤬7🔥1
Буа татар драма театрының иҗади җитәкчесе Раил Садриевны кулга алу вакыты 2 сентябрьгә кадәр озайтылган.

Бүген янә мәхкәмә булды, Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстанның халык артистын тагын ике айга кулга алуны озайтты. Моны Тикшерү комитеты вәкиле сорады.

Раил Садриевка Буа тетрына барырга, җинаять эшендә бәйле шаһитләр белән аралашырга, төнлә өеннән китәргә тыелды.

Укыр өчен менә 👉 сылтама.

"Бизнес Online” фотосы.
🤯10🤬7❤1
Мигрантлардан ничек котылырга? Сугышка җибәрергә!

Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу - яңа шундый "ысул".

Украинага җибәрерлек сугышчыларны ничек туплануы турында Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин ачыктан-ачык әйтте. Бу ысулны ул "фишка" дип атады.

"Беләсезме, без шундый бер әйбер таптык, бу мигрантларның әкренләп Русиядән китә башлавына китерде. Без Конституция нигезләмәләрен һәм безнең кануннарны тормышка ашыра башладык — ватандашлык алган затлар хәрби исәпкә басарга һәм кирәк булса "махсус хәрби операциядә катнашырга тиеш. Ватандашлык алган, тик хәрби исәпкә басарга теләмәүче шундый 30 меңнән артык кешене тоттык, исәпкә куйдык", дигән ул.

Аның сүзләренчә, 10 меңләп мигрант гаскәргә эләккән.

Татарстан белән Башкортстанда да үзбәк, таҗик һәм башкаларны тоту, "повестка" тоттыру рейдлары булды.

👉
Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬14👍3😢3🤡3❤1
Миңнеханов Синҗан төбәгендә буш татар мәчетен карады

Көн язмасын тәкъдим итәбез. 25-26 июнь көннәрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә булды. Бирегә ул "Кытай - Евразия" дип аталган форумда катнашу өчен килде. Ә ул татарлар, уйгырлар күпләп яшәүче Өремче шәһәрендә булды.

Миңнехановның бу сәфәре аеруча зур игътибарга лаеклы. Ник дигәндә, Татарстан президенты Синҗан-Уйгыр төбәгенә барды. Алай гына түгел, ул Өремчедәге тарихи татар мәчетен дә зыярәт итте. Интернетта мәчетнең буш булуын, имам һәм Миңнеханов делегациясеннән тыш беркем булмавына игътибар иттеләр.

Күпләп мөселманнар, башлыча төркиләр яшәгән бу төбәктә соңгы елларда Кытай кырыс сәясәт алып бара. 2017 елдан бирле анда махсус "тәрбия лагерьлары" оештырылды, алар аша миллионлаган уйгыр, казакъ һәм башка мөселман халыклары узды. Шул исәптән татарлар да.

Синҗанга Миңнеханов ни өчен барды?


Сәясәт белгече Руслан Айсин болай дип фикерли:

— Мәскәү бөтен төбәкләргә, шул исәптән икътисады булган Татарстанга да Кытай белән элемтәләрне ныгытырга, икътисади бәйләнешләрне арттырырга куша. Миңнеханов Кытайдагы ширкәтләр һәм дәүләт оешмалары белән күптәннән якыннан эш итә, үзе Кытайга еш йөри, аннан кунакларны да кабул итә. Татарстанда Кытай проектлары булуын да онытмаска кирәк.
Синҗан төбәгендә татарларның, уйгырларның, башка мөселман халыкларының хәлләре бик аяныч, ләкин Миңнеханов бу мәсьәләне күтәрә дә алмый. Бәлки, аңа кушылган бу сәфәрдән баш та тарта алмыйдыр. Ул мөстәкыйль сәяси уенчы түгел, тулысынча Мәскәүдән кушылганча эшли, — ди Айсин.

Ни өчен президент мәчеткә кергән?

— Бу кызыклы мәсьәлә, чөнки Кытай шундый кунаклар аша "Синҗанда барысы да яхшы, мөселманнар җәберләнми" дип күрсәтергә тырыша. Әле күптән түгел генә Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан да Өремчедә булып кайтты, аның аша да Кытай "монда барысы да яхшы" дип күрсәтергә омтыла. Мәчет бар бит, димәк, мөселманнар хокуклары үтәлә димәкчеләр. Мондый күз буяу Совет Берлеге вакытында да булган, янәсе, диннәр кысылмый дип витрин гыйбадәтханәләр булган, — ди ул.

Башка фикерләрне һәм Синҗандагы татарларның яшәеше турында, андагы хәлләр турында тулысынча укырга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
🤡8👍7🤬4😢3❤2
❗️Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыралар

Мондый мөрәҗәгать, чакыру белән АКШның дәүләт матбугат клубы чыкты һәм мондый мөрәҗәгать Дәүләт депратаментына юлланган. Хатта чит ил хакимиятләре тарафыннан тоткарланган журналистларны Дәүләт департаменты кичекмәстән канунсыз тоткарланган дип танырга тиеш дип язылган.

Хатта әйтелгәнчә, Алсу Кормашева эше бөтен яклап та аны канунсыз тоткарланган дип танырга мөмкинлек бирә. "Кормашева журналист булганы өчен кулга алынды, ә журналистика — җинаять түгел. Русиядә аны тоткарлауларының бердәнбер сәбәбе шул — аны үзләренекеләргә алмаштыру өчен тоткарладылар, —диелә хатта. — Журналистлар берләшмәсе Алсуга тиешле ярдәм күрсәтелсен өчен чаралар күрелүен таләп итә.

Аны сигез ай буе сак астында тоталар, балалары һәм ире белән күрешергә рөхсәт итмиләр. Дәүләт департамаенты кичекмәстән Алсуны канунсыз тоткарланган дип игълан итәргә тиеш", диелгән хатта.

АКШның Дәүләт матбугат клубының президенты Эмили Уилкинс искәртүенчә, журналистлар һәм хокук яклаучылар Алсу Кормашева өчен көрәшүдән туктамаячак. Байденга язылган хатта барлыгы 19 оешма — матбугат иреген яклаучы һәм журналист оешмалары имза калдырган.

Хатның тулысынча эчтәлеген 👉 монда яздык.
👍9❤6🔥2🙏1
Казанда БРИКС уеннарын оештыруга 1 миллиард 200 миллион сум тотканнар.

1 млрд сумны федераль бюджет бүлеп биргән, ә калган 200 млн сумын Татарстан түләгән. Моңа спорт объектларын һәм шәһәр инфраструктурасын төзекләндерүгә киткән чыгымнар керми.

▪️Бу чара Русия Украинага каршы сугыш алып барган чорда узды. Халыкара Олимпия комитеты һәм абруйлы оешмалар бу турнирны танымавын белдерде. Иң оста спортчылар да ярышларга килмәде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱7🤯2🤬2🤡2👍1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мигрантлардан ничек котылырга? Сугышка җибәрергә! Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу - яңа шундый "ысул". Украинага җибәрерлек сугышчыларны ничек туплануы турында Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү…
Бүген Петербур халыкара юридик форумы кысаларында Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин миграция сәясәтенә багышланган утырышта "Әйтегез әле, Русия думасында ниләр майтарыла? Анда бу проблемны яңа кануннар кабул итеп чишү белән кызыксыналармы? Безнең "Дәүләт Юләре" (Государственная Дура) кайчан яхшы кануннар кабул итәчәк?", диде ул.

Русия думасы рәисе Вячеслав Володин моңа соңрак җавап итеп, Бастрыкинның "Дәүләт Юләре" дигән сүзе Русия халкын кимсетте, чөнки депутатларны нәкъ менә халык сайлый, дип белдерде.

@azatliqradiosi
💩6🤣5🤬2🤡1
Азат Мифтаховның хатыны Камышлыдагы изоляторда ире белән очрашкан

Елена Горбань бу көннәрдә ире Азат янына Тикшерү изоляторына баруын һәм аңа күчтәнәч тапшыруын сөйләде. Хәзерге вакытта Мифтахов камерада ялгызы утыра. Горбань фаразлавынча, бу камерадашлары белән киеренке мөнәсәбәтләр аркасында шулай эшләнә.

Sota басмасына биргән кыска интервьюда Горбань Мифтаховка төрмәдә авыр булуын сөйли – яңа җинаять эше ачылгач, безгә "бу беркайчан да тәмамланмас" дип тоела башлады, икебез дә арыдык, ди ул. Күптән түгел Азатлыкта галимнең төрмәдән "Собеседник" басмасына биргән интервьюы чыккан иде.

Шуңа да карамастан, Мифтахов рух төшермәскә һәм яраткан эше – математика белән шөгыльләнүен дәвам итәргә тырыша.

Горбань шулай ук бөтен СИЗОга бер генә күрешү бүлмәсе булуын, гомумән күрешүләр тармагы начар оештырылуын яза.

▪️Азат Мифтахов – анархист, МДУ элеккеге аспиранты, Ховрино шәһәрендәге "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен вату эше нигезендә хөкем ителеп, 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш иде, ләкин аны колониядән чыкканда тоткарлап, аңа карата яңа эш ачтылар: Мифтаховка каршы колониядә телевизор караганда камерадашы белән сөйләшкәндә "террорчылыкны аклау" гаебе белән яңа җинаять эше кузгаттылар.

@azatliqradiosi
😢2❤1👍1🤬1💔1
Литва башкаласы Вильнюста узган форум турында укыган идегезме?

Анда 11нче "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы узды. Әлеге чарада "Европадагы соңгы колониаль империяне" аерым бәйсез дәүләтләргә бүлеп үзгәртергә чакырдылар. Моның өчен Русиядәге һәм ирекле дәүләтләрдәге милли азатлык хәрәкәтләре белән берлектә рәсми булмаган коалиция оештырырга кирәк дигән фикерләр яңгырады. Анда башкортлар да, татарлар да катнашты.

Репортаж монда. Ә кем укып өлгермәде без анда яңгыраган төп фикерләрне барлап, рәсемнәргә урнаштырдык. Тиз, җайлы. Сез дип тырышабыз.😉

@azatliqradiosi
👍7🔥7❤3👎1😁1🤮1💩1🤡1
Татар теленнән чыгарылыш имтиханы тапшыручылар укырга кергәндә өстәмә балл бирүне сорады

Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында татар теленнән Бердәм республика имтиханы тапшырган җиде укучы һәм аларның укытучылары белән очрашу вакытында сүз булды.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ректорлар белән сөйләшәчәген әйтте.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍11🫡1
Европа шурасының парламент ассамблеясы Русиянең урыслаштыруына каршы резолюция кабул итте.

Резолюциядә Русиянең Украинаның басып алган җирләре — Кырым һәм Донбасста урыслаштыру сәясәтен көчәйтүе әйтелгән.

Резолюциядә Русиянең асаба халыкларына карата урыслаштыру сәясәте алып барылуына аерым басым ясала

— Русия Федерациясе күпсанлы асаба халыкларына карата урыслаштыру сәясәте алып бара, аларның мәдәни үзенчәлеген юкка чыгара, аеруча мәгариф системында телләрен куллануны чикли, мәдәният өлкәсе даирәсен киметә, аларның тарихын боза һәм тарихи хәтереннән мәхрүм итә, шулай ук асаба халыклар активистларын кулга ала һәм эзәрлекли, — диелә документта.

Тулырак ➡️монда, ачылмаса➡️ монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍7❤4🔥4✍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 28 июнь. Азатлык үз эшен дәвам итә. Башта гадәттәгечә әлегә булган кыскача яңалыклар.

🔺АКШта Джо Байден белән Доналд Трамп арасында дебатлар узды. Бер сәгать ярым дәвамында президентлыкка намзәтләр бер-берсенә АКШның эчке сәясәте, шулай ук ​​халыкара темалар, шул исәптән Украинадагы хәлләр турында сораулар бирде.

🔺Тамбов өлкәсендә дроннар һөҗүменнән соң нефтебазада янгын башланган. Губернатор сүзләренчә, корбаннар юк. Иң якын авыл өч чакрым ераклыкта урнашкан. Куркыныч туган очракта халыкны эвакуацияләчәкләр.

🔺Словакиядә Праһадан Будапештка баручы автобус поездка бәрелгән. Ким дигәндә җиде кеше һәлак булган. Автобус икегә аерылган.

🔺Мәхкәмә Дербент һәм Махачкалага һөҗүм оештыруда шикләнелүче ир кешене сак астына алган. Исеме әйтелмәгән ир һөҗүмдә катнашмаган, әмма һөҗүмне оештырган дип саналучы Осман Омаров төркемендә булган һәм ярдәм күрсәткән диелә.

🔺Җәзаларны үтәү федераль хезмәте төрмәдә дин тотучылар белән эшләүче аерым ярдәмче вазифасын булдырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

🔺Европа берлегенең 27 ил лидерлары Урсула фон дер Ляйенны Еврокомиссия башлыгы вазифасына раслады.

🔺Русиядә суларда батып үлүче балалар саны кинәт арткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, узган ел 12-26 июньдә 58 бала баткан булса, быел әлеге сан 86га җиткән.

Әлегә шулар. Җомга мөбарәк булсын. Көннәрегез имин узсын!

@azatliqradiosi
👍3✍1