Сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасының VII чакырылышы депутатларын сайлау 365 миллион сумга төшәчәк.
Әлеге акчаларны республика бюджетыннан тотачаклар.
▪️Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын - фирка исемлекләреннән, яртысын - бер мандатлы бүлгеләрдән. Шушы ук көнне сайлаулар бөтен Русиядә узачак.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Татарстан Дәүләт шурасына депутатлар сайлау 365 миллион сумга төшәчәк
Бу акчалар республика бюджетыннан бирелә.
👎4🔥2🤬1🤡1🙊1
Көн язмасы: Фәридә Корбангалиева: "Русия хакимияте урыс булмаган халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара"
Казанда туып үскән журналист Фәридә Корбангалиеваны узган атна Русия хакимияте башта эзләүгә игълан итте, аннары террорчылар һәм эсктремистлар исемлегенә кертте, ә аннары чүмәләгә барысын да өйгән кебек аны "ят агент" итеп тә таныдылар.
Бер атна эчендә менә шундый вакыйгалар өере. Фәридә Корбангалиева Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән бирле ачыктан-ачык Русиянең бу гамәлен кискен тәнкыйтьли, яза, сөйли, Русия хәрбиләренең Украинада кылган җинаятьләрен фаш итә. Соңгы вакытта ул моны үзенең Telegram каналында да, YouTube каналында да сөйли, төрле спикерлар белән әңгәмәләр кора.
Ул да күпчелек журналистлар, активистлар, сәясәтчеләр кебек туган иленә кайта алмый. Әмма андагы барган вакыйгаларны күзәтә, игътибар үзәгендә тота. Шуңа күрә дә Русия хакимияте аны дошманнар исемлегенә кертте. Бу көтелгән хәлме һәм бу яңа статуслар аңа ничек тәэсир иткән? Алга таба ул нәрсә эшләргә җыена? Аның белән бу хакта сөйләштек.
💬Русиядә калып, режим тотыклары булып яшәргә мәҗбүр булган кешеләрне ихластан кызганам. Миннән аермалы, аларның читкә чыгып китәргә, анда яңа тормыш башларга мөмкинлекләре юк. Физик яктан ташлап китә алмау турында сүз бара, менталь яктан без Русиягә барыбыз да бәйле.
💬Путин да хәзер нәкъ шулай эш итә. Мәсәлән, Татарстан белән уен уйный, чөнки аңа көчле төбәктән теләктәшлек кирәк. Башкортстан һәм башка милли республикалар белән дә шулай уйный. Әмма шул ук вакытта республикаларда телне укыту факультативка күчерелде. Исәпкә алыгыз, бу да астыртын башкарыла. Алар бит сезнең телләрегез кирәкми, ул әкренләп үләргә тиеш, шуңа без аны мәктәпләрдә укытмыйбыз дими. Анда хәйләкәр юл кулланылды, белмим, бәлки, хаталанамдыр, әмма миндә кеше тели икән, ул телне програмнан тыш күбрәк тә укый ала дигән хис кала, телисең икән, рәхим ит, туган телеңне җиденече, сиегезенче, тугыгызынчы дәрес итеп тә укый аласың дип аңлаталар", ди ул.
Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

Фәридә Корбангалиева: "Мәскәү халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара"
Русия Украинага басып кергәннән бирле журналист Фәридә Корбангалиева Путин режимы кылган җинаятьләр турында курыкмыйча яза. Бу җавапсыз калмады, әлбәттә. Русия хакимияте аннан дошман ясады, террорчы һәм экстремист дип атады. Ул моны ничек кабул итте, тормышы…
❤7🔥5💯3✍1😁1👀1
Хәерле иртә, дуслар! Бу сәгатькә булган вакыйгаларны барладык һәм сезгә мөһимнәрен кыскача җиткерәбез:
🔸 АКШтан Украинага 2,2 млрд доллар күләмендә хәрби ярдәм җибәрелә. Бу акча Русиянең һавадан һөҗүм итүеннән якланыр өчен тотылачак. Тагын өстәмә 150 млн доллар да бүленәчәк. Анысы кораллану өчен юнәлдереләчәк.
🔸 АКШ журналисты Такер Карлсон Украина президенты Владимир Зеленский белән интервью якын арада чыгачак дип әйтте. Бу әңгәмәне оештырыр өчен ике ел вакыт узды диде ул. Моңа кадәр ул Владимир Путиннан интервью алды.
🔸 Израил Иордан елгасының көнбатыш ярындагы 1,2 мең һектар җирне дәүләтнеке дип игълан итте. Мондый карар бу җирләрне фәләстиннәр куллана алмауны аңлата.
🔸 Франция хакимиятенең рәсми вәкиле Приску Тевено белән президент фиркасенең активистларына һөҗүм ясалган. Һөҗүм итүчеләр унбишләп кеше булган.
🔸 Росстат әйтүенчә, татарстаннарның хезмәт хаклары 2024 елның апрелендә 19 %ка арткан.
🔸 Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр эчәр су пычрак дип зарланган, әмма Санэпидстанция су үтәкүренмәле булмаса да, эчәргә яраклы дигән.
Әлегә шушылар. Безне укып баруыгыз өчен рәхмәт! Күңелле узсын көнегез!

👍2👨💻2👀2🔥1
УЕФА Төркия җыелма такымы уенчысы Мериһ Демиралны тикшерә.
Сәбәбе - уенчының "Күк бүре" ишарәсен күрсәтүе. Бу ишарә Европа илләрендә, шул исәптән Австриядә "фашист" дип санала.
Германия эчке эшләр министрлыгы башлыгы Нэнси Фезер футболчы Демирал ясаган кул хәрәкәтенә фикер белдерде.
"Төркия уңчы экстремистларының урыны — безнең стадионнарда түгел. Европа футбол чемпионатын расизм күрсәтү мәйданчыгы итеп куллану — бөтенләй ярамаган эш" дигән ул.
Төркия тышкы эшләр министрлыгы Фрезерның сүзләреннән соң протест белдерү өчен Германия илчесе Юрген Шульцны чакыртып алган.
"УЕФАның Төркия җыелма такымы футболчысы Мериһ Демиралга карата дисциплинар тикшерү башлавы — ярамый торган хәл" дигәннәр.
Фтболчы Демирал үзе исә беркемне мыскыл итәргә теләмәдем, дип аңлатты, моны төрек булуы белән бәйле дип аңлатты.
Хәбәрне тулысынча 👉 моннан укыгыз.

🤬6👍2🖕2✍1
Казанда авиация заводы өчен эшчеләрне мәктәптән үк әзерли башлаячаклар
Сентябрьдә Казанның 10нчы мәктәбендә ике "авиация сыйныфы" ачылачак. Укучылар 10-11нче сыйныфларның мәктәп програмын үзләштерәчәк һәм шул ук вакытта Дементьев исемендәге авиация-техник көллиятендәге станокларда эшләргә өйрәнәчәк.
Аттестат белән беррәттән аларга станок операторлары квалификациясе турында таныклык та бирелергә тиеш. Мәгариф идарәсе хәбәрендә аларга Казан авиация заводына эшкә урнаштыру гарантияләнә диелә. Шул ук вакытта яшь эшчеләргә Казан авиация институтында (КНИТУ-КАИ) читтән торып укырга рөхсәт итәчәкләр.
Заводта эшләрлек кадрлар кытлыгы. Казан авиация заводына эшчеләр җитми. Шуның аркасында апрельдә заводта Ту-214 очкычлары җитештерү планын 40 процентка гына үтәгәннәр. Искәртелгәнчә, 91 эшче җитми.
👉 Хәбәр ачылмаса, бу 👉 сылтамага басыгыз

🤮4👎3💩3🫡3✍1👍1
Экоактивист Диләрә Гайсинаны хәтерлисезме?
Ул "Казан Оргсинтез" белән мәхкәмәләште. Гайсина "Казан Оргсинтез" "иске, очсызлы фильтрлар куллана", "саклау урыннарында агулы газларны җыеп бара да, бөтен тикшерүче оешмалар һәм казаннар йоклаган чакта кич белән һәм төнлә аларны акрынлап Казанда һавага тарата", дип язган иде.
Заводка бу ошамады, ул абруен яклауны сорап Гайсинаны мәхкәмәгә биргән иде.
Нәтиҗәдә нәрсә? Гайсина җиңгән, ә завод оттырган.
Ничек итеп? 👉 Монда яздык.

👍14✍3🙏2🤣1
🔻Баймак эше. Мәхкәмә утырышлары башланды.
Кичә, 3 июльдә Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшенең карый башлады. Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов төркем белән хөкем ителәчәк. Аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда гаеплиләр.
Ни өчен мәхкәмә Башкорстанда узмый?
"Баймак эше" Башкортстаннан читтә карала, чөнки хакимиятләр мәхкәмәләр янына тагын халык җыелыр дип курка дип фаразланды.
Кемнәр ул бу өч кеше?
▪️Халид Ишкуәтов тумышы белән Баймак районы Югары Икбай авылыннан, 35 яшь. Мәктәпне тәмамлагач, электрик һәм монтажчы һөнәрен үзләштергән. Берничә ел Себердә вахтада эшләгән. Хатыны Зәлия белән 11, 10 һәм 2 яшьлек өч бала үстерәләр, Баймак районы Иске Сибай авылында яшиләр. Халид 5 ел намазда. Баймак районының Иске Сибай авылында яшәгән Халид Ишкуәтовка тентү белән 23 гыйнварда килгән. Икенче көнне аны тикшерү изоляторына җибәргәннәр.
▪️ 32 яшьлек Илфат Ишморатов та хатыны Алия белән өч бала тәрбияли. Аны да башта административ хокук бозуда гаепләп, 10 тәүлеккә кулга алалар. Баймак мәхкәмәсе карарында Ишморатов "полициянең мәхкәмә җирлегеннән китү һәм махсус транспортның чыгуына комачауламау турындагы канунлы таләбен үтәмәгән" дип язылган. Шулай ук ул "гаебен таныган, гамәлләре өчен үкенгән" дип тә билгеләнгән.
▪️ Закир Колмөхәммәтовка 57 яшь, Зианчура районыннан. Ул Байыш районыннан. Хатыны Гөлнара укытучы булып эшли. Туганнары адвокатны үзләре тапкан, "кеше алдында оят" дип акча җыймаска булганнар.
Баймакта Фаил Алсыновка каршы мәхкәмә барганда урамга чыккан халык арасында булган бу өч кешедән кем зыян күргән? Аларга каршы кем сөйләгән? Аларга нәрсә яный? Җентекле яздык, аңлаттык.
➡️ Төп сәхифә
➡️ Көзге сәхифә

Тольяттида "Баймак эшендә" гаепләнүче өч кешенең мәхкәмәсе башланды
3 июльдә Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшенең карый башлады. Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов төркем белән хөкем ителәчәк. Азатлык өч фигурант турында тулырак мәгълүмат әзерләде.
❤5👍5🙏2🤬1
📍Журналист Портников: "Русиядә халыкларның милли горурлык хисен гел бастырырга тырыштылар"
Украиннар халык буларак Русия империясенең партнеры булмаган, ә империя мәнфәгатьләренә хезмәт иткән этник украиннар моны үзләренең милли тиңдәшлегеннән баш тартып эшләгән, ди Портников.
Ә Идел буе халыкларының хәле ничек соң? Сугыштан соң Русия халыклары белән ни булачак, колониаль реванш көтеләме? "Idel.Реалии" Виталий Портников белән сөйләшкән иде. Ә без әңгәмәнең иң кызыклы урыннарын тәкъдим итәбез.
Тиз итеп күзне йөгертеп чыгар өчен мәкаләләрне сезнең өчен уңайлы формат ясыйбыз.

🤬3😢3💔3💯2✍1🔥1🙏1
"ОВД-Инфо" үз материалларын 18 телгә тәрҗемә иткән. Алар арасында татар һәм башкорт телләре дә бар
"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты үзенең иң актуаль материалларын Русиядә яшәүче халыкларның 18 теленә тәрҗемә иткән. Алар проектның "Үзеңне ничек якларга" дигән сәхифәсендә чыкты.
Проект сүзчесе Дмитрий Анисимов моның кирәклеген "Idel.Реалии"га болай аңлаткан:
Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

Бу материалларыбызны бөтен халыкларның телләрендә укып булсын өчен эшләнә. Бу беренче очрак түгел. Гыйнварда Башкортстанда протестлар һәм тоткарлаулар башлангач, бик күп кешеләрнең безнең юридик ярдәмгә мохтаҗ булуын күрдек. Һәм "Баймак эше" турындагы сәхифәбезнең материалларын башкорт теленә тәрҗемә иттек. Бу бик файдалы булып чыкты. Башкортстанның эчендәрәк яшәп, урыс телен бик яхшы белмәүче, бигрәк тә юридик терминнарны аңламаучылар безгә мессенджерларда туган телләрендә мөрәҗәгать итү, туганнарының тоткарлануын хәбәр итү, юридик киңәшләр алу мөмкинлегенә ия булды.
Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤8👍3🔥1🙏1
❗️Дума депутаты КФУ тулай торагыннан чыгарылган студентларны яклап Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән
Русия думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Владимир Исаков Казан федераль университетын (КФУ) тикшерүне сорап, Русия баш прокуратурасына документ юллаган.
Элегрәк студентлар КФУ җитәкчелегенең аларны тулай тораклар урнашкан Универсиада авылыннан вакытыннан алда чыгаруларына зарланган иде. Бу хакта КПРФ фракциясе депутаты "Бизнес Online" белән сөйләшкәндә әйткән.
▪️Июнь ахырында КФУ ректоры Ленар Сафин БРИКС җыены узган вакытта Универсиада авылында куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк дигән иде.
▪️КФУ студентлары моңа каршы петиция башлады. Хәзергә аны 600дән артык кеше имзалаган.
Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татартстан

"Прокуратура — канун үтәлешен кырыс һәм игътибарлы рәвештә күзәтергә тиешле оешма. Канун — студентлар ягында. Бу очракта уку йорты җитәкчеләренең гамәлләре — чын башбаштаклык. Студентларны тулай торактан чыгару Русия торак кодексын боза. Тулай торакта аренда бөтен укыган чорга төзелә, ә бу чорга БРИКС җыены вакыты да керә" ди депутат.
▪️Июнь ахырында КФУ ректоры Ленар Сафин БРИКС җыены узган вакытта Универсиада авылында куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк дигән иде.
▪️КФУ студентлары моңа каршы петиция башлады. Хәзергә аны 600дән артык кеше имзалаган.
Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татартстан
@azatliqradiosi
❤1👍1
🚁 Казанда бер моторлы җиңел Ми-34М боралагын ясый башлаячаклар
Бу хакта чыганакларына сылтанып "Бизнес Online" яза.
Узган елның августында Русия премьер-министры Михаил Мишустин бер моторлы җиңел боралаклар әзерләргә кушкан иде. Быел 22 июньдә "Русия боралаклары" мөдирләр шурасы утырышында аны Казанда чыгара башларга карар ителгән.
Бу мәгълүматны Татарстан премьер-министры киңәшчесе Нәзир Киреев та раслаган. Аның әйтүенчә, "Русия боралаклары" мөдирләр шурасы әгъзасы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа боралакны Казан заводында чыгарырга тәкъдим иткән.
▪️Ми-34М Американың Robinson, Bell һәм Европаның Airbus Helicopters боралакларын алыштыра алачак дип фаразлана.
▪️Ми-34М боралакларына "Ансат" өчен ясала торган ВК-650 В моторы куелачак. Аның 1,5 - 2,1 тонна авырлык белән очардай 3-6 кешелек берничә төрен эшләргә тәкъдим ителә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

🤡4👍1👎1🫡1
Депутатлар чит илгә чыкканчы җитәкчеләреннән рөхсәт алырга тиеш булачак
Русия думасы чит илгә чыгуын җитәкчелеге белән килештермәгән депутатларның һәм Федерация шурасы әгъзаларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында канун кабул итте. Бу эш сәфәрләренә кагылмый.
Дума җитәкчесе Вячеслав Володин әйтүенчә, хәзер депутатларга теге йә бу ял урынын ни өчен сайлавын нигезле аңлатырга кирәк булачак.
Шулай ук Думаның иминлек комитетына депутатларның чит илдә милеккә ия булуын тыю турында канун әзерләргә дә кушылган.
▪️Русиядә депутатларга илдән чыгу рәсми тыелмаган иде, әмма күп кенә төбәктә бу хакта "катгый киңәш" бирелде. Бу "киңәш" депутатларның чит ил курортларында ял итүеннән соң чыккан берничә шау-шуга бәйле ясалды.
👉 Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

💩6👍3🤣3✍1