Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстан Югары мәхкәмәсе Cибайда яшәүче 23 яшьлек егетне 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән

Егетне дәүләткә хыянәттә һәм диверсиядә гаепле дип тапканнар. Җәза мөддәтенең беренче өч елын ул төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә үткәрәчәк.

Куәт оешмалары вәкилләре ышандыруынча, ул "Украина хәрби күзләвеннән бирем алган" һәм "2022 елның мартыннан 2023 елның мартына кадәр үзенең танышларын" Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионына җәлеп итмәкче булган. 2023 елда ул тимер юлдагы реле шкафына яна торган сыекча сипкән, нәтиҗәдә җиһаз сафтан чыккан диелә.

▶️ Кем бу егет? ▶️ Моннан кереп укыгыз.
🤬5🙏2🔥1
Атом һөҗүмен ничә кеше хуплый?

"Левада" үзәге июнь аенда сораштыру уздырган һәм атом һөҗүме турында белешкән. Нәтиҗәдә русияләрнең өчтән береннән артыгы Украинага атом һөҗүмен хуплар иде дип җавап биргән.

Сораштыруда катнашканнарның 10 проценты сугышта атом коралы куллануны "һичшиксез" хуплый, 24 проценты аны "мөгаен урынлы булыр" дип саный. Шул ук вакытта сораштырылганнарның күпчелеге әле дә атом коралы куллануга каршы, андыйлар 52 процент.

➡️ Хәбәрне тулырак укыгыз. Бусы ➡️ VPNсыз ача торган сылтама.
🤯5✍1
Казан һава аланында очкыч белән эткеч машина бәрелешкән

"Аэрофлот" һава ширкәтенең очкычы SU794 рейсы белән Анталиягә очып китәргә тиеш булган.

Хәзер очыш резервтагы очкыч белән башкарылачак.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👏5🔥3😢1
Британия сайлауларында лейбористлар җиңде. Риши Сунак вазифасыннан китте

Британиядә 19 ел эчендә беренче тапкыр парламент сайлауларында Лейборист фиркасе җиңде, ул урыннарның яртысыннан артыграгын алды. Консерваторлар тарихта иң әз урыннарны биләячәк.

Британия премьер-министры һәм консерваторлар лидеры Риши Сунак вазифасыннан китте. Яңа премьер - лейбористлар лидеры Кир Стармер.

Кир Стармер үзенең җиңү чыгышында илдә кабат "өмет уты балкый" диде. Ул "дәүләт яңарышы чоры" вәгъдә итте һәм үзгәрешләр "хәзер башлана" диде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥2🤔2🤡2👍1
Татарстандагы җәйге аланда балаларны гаскәрдәге тормышка өйрәтәләр

Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр һәм "Сугышчан кардәшлек" дип аталган сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Татарстанның Түбән Кама шәһәре янындагы "Аҗаган" ("Зарница") җәйге аланында ял итүче балаларны тәрбияли башлаган.

Балаларга корал күрсәтәләр, атарга һәм "яралы иптәшенә" жгут салырга, гаскәр кул көрәше алып барырга, сафта атлап йөрергә өйрәтәләр. Шулай ук һава-десант әзерлеге дә бар.

▪️Русия Украинада сугыш башлаганнан соң, мәктәпләрдә хәрби әзерлек дәресләре яңартылды, мәктәпләргә сугышта катнашкан кешеләрне эшкә ала башладылар. "Алабуга" икътисади мәйданында урнашкан көллият студентларын дрон җыюга да җәлеп итүләре мәгълүм булды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩8👎7👍2🤔1🤬1
Никабны тыю: Дагыстан мөфтие вакытлы чара ди, Дума депутатлары канун әзерли

Русиядә никабны тыю турындагы сүзләр яздан бирле дәвам итә. Кайбер чыганаклар белдерүенчә, Мәскәү тыюны Татарстаннан башларга тәкъдим иткән, әмма республикада ризалашмаганнар. Шуннан бу эшне Дагыстанга йөкләгәннәр.

Азатлык бу уңайдан төрле фикерләрне барлап чыкты. Каршылар да, тыюны хуплаучылар да бар. Мәсәлән, хатын-кызларның шактые никабтан йөрүче гарәп илләренең берсендә яшәп кайткан Рамил (исеме үзгәртелде) Русиядә мөслимәләргә никабтан йөрү бик үк имин түгел, әмма һәр кешенең теләгәнчә киенергә хокукы булырга тиеш дип саный.

"Дөресен генә әйткәндә Русиядә никабтан йөрүчеләрне аңлап бетермим, чөнки бу җәмгыятьтә сәер һәм куркыныч күренә, андыйларга усал итеп карый башлыйлар. Болай да мөселманнарга бәйләнеп торалар, нигә тагын котыртырга. Ләкин бит кеше ирекле. Әгәр хатын-кыз никабны вәҗиб (тиешле) дип саный һәм аны кимәүне гөнаһ дип белсә, минем дәлилләремнең мәгънәсе калмый. Вәҗиб булгач үтисе. Намазны тиеш булгач теләсә кайда басып укыйбыз бит. Башка кешедә нәрсәдер ошамаска мөмкин, әмма аның өчен генә тыю дөрес түгел. Аҗдаһаның аппетиты басылмый, арта гына. Ялангач йөрергә ярагач, йөзне каплап та йөрергә рөхсәт ителсен.

Мин элек Татарстан гына Мәскәү түрәләренә ярарга тырыша дип саный идем, бу юлы Дагыстан уздырды
", ди ул.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍7👎7🤯4💩2😁1🤔1🤬1
Акмәчеттә әләктән соң ике мөселман мәктәбен япканнар

Анда янәсе хокук бозулар ачыклаганнар, Русиядә тыелган әдәбият тапканнар. Мәктәпләрне Русияне хуплаучы кырымтатар активисты Эйваз Умеровның әләгеннән соң япканнар диелә.

ТАСС бу мәктәпләр "Таврида мөфтияте"нә карый дип яза. "Акмәчеттә Украина яклы мөселман оешмасы - "Таврида мөфтиятенең" ике канунсыз ислам мәктәбе ябылган. "Таврида мөфтияте" оешмасының тарафдарлары балалар аша аларның ата-аналарының башын бутамакчы булган", дип язды медиа.

▪️Украинада тыныч гомер кичергән мөселманнар Русия Кырымны басып алганнан бирле куркуда яши. Кырымтатарларны мәхкәмәләрдә яклаучы адвокат Эмиль Курбединов әйтүенчә, 2014 елдан бирле аларның адвокатлар төркеменә 130дан артык мөселман яклау сорап мөрәҗәгать иткән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬16😢3🙏2👍1
Юстиция министрлыгыннан яңа "ят агентлар":

🔸юрист Григорий Вайпан;

🔸журналист Олеся Герасименко;

🔸журналист Сергей Ежов;

🔸Петербур депутаты Сергей Трошин;

🔸Петербур депутаты Федор Уткин.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2🤬2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 июль, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Иранда узган президент сайлауның икенче турында реформист Масуд Пезешкиян җиңгән. Косерватор Сәед Җәлили икенче урында.

🔸Краснодар краеның өч районына дроннар һөҗүм иткән. Ейскида кәрәзле элемтә манарасына зыян килгән, тагын ике районда нефть базалары яна.

🔸Словакия премьер-министры Роберт Фицо кичә кеше арасына чыккан, Изге Кирилл һәм Мефодий көненә багышланган кичәдә чыгыш ясаган. Фицога атканнар иде, ул хастаханәдә ятты.

🔸АКШ президенты Джо Байден сайлау ярышыннан "Аллаһ кушса гына" төшеп калам дигән.

🔸Бүген Йошкар-Олада федераль Сабантуй уза.
🔥3✍2❤1🤔1
Азатлык YouTube: "Туфан җитми, җәмәгать!"

Азатлык YouTube-нда бу атнада никабны тыю, Туфан Миңнуллиның "Татарның әхлак кодексы", Казанны яулаганда һәлак булган Явыз Иван сугышчыларына һәйкәлне төзекләндерү турында сөйләштеләр.

"Туфан җитми, җәмәгать. Бүгенге галәмәтләргә. Туфаннарны кайтарсаң иде, билләһи ни әйтерләр иде икән. Сүзсез калырлар иде микән? Үз заманнары белән чагыштырып. Әле монысы башы гына булган икән диярләр иде микән?.." дигән бер укучы "Татарның әхлак кодексының" бер фикеренә карата.

Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
🔥8👍2❤1
"Аэрофлот" 7 июльдә Мәскәүдән Казан, Махачкала, Пермь, Самар, Мурмански һәм Волгоградка рейсларны башкармаячак.

Мәскәүдә көчле җил һәм яңгыр булу сәбәпле, Шереметьево һава аланына очкычлар утыра алмады, зур чиратлар барлыкка килде.

Шереметьевода бүген 30дан артык очыш күчерелгән.

Моннан тыш, "Аэрофлот" ширкәтендә бортларда эшләүчеләр кытлыгы барлыкка килүе турында да әйтелә.
😱3🤣2👍1🔥1😢1
Татарда техно-музыка бармы? Taraf төркеменең "Икенче" дип аталган яңа альбомына кергән җырларны техно жанрына кертергә мөмкиндер.

"Музыка с переводом" телеграм-каналы аны "шомлы техно" дип атады.

Монда без күнеккән куплетлар һәм кушымталар юк, ә сүзләр буларак мессенджерларда җибәрелгән тавышлы хәбәрләр, радиоэфирларда яңгыраган өзекләр (мәсәлән, "Саба дулкыннары"нда), ишек шыгырдавы һәм башка төрле сэмпллар кулланылган.

Музыкантлар үзләре дә бу альбомны "икенче төрле" дип атый. "Без дә икенче, дөнья да икенче. Еш кына аның рәхәт түгеллеген сизеп, төкәнмәскә иде" ди алар.

Беренче җыентыкларында инди-поп стилендә җырлар чыккан иде.

Taraf төркеме ике кешедән тора. Аларның берсе - Булат Шәйми - блогер, тел активисты, Германиядә яши. Икенче катнашучысы - Нияз Мөбәрәкҗан - Татарстанда. Ул "Ядәч" фильмында да катнашты. Бу фильмда Taraf музыкасы да яңгырады.
❤11🔥2👍1🤔1
Duolingo кушымтасына башкорт телен өстәүне сорыйлар

Change.org петицияләр сайтында Duolingo телләр өйрәнү мобиль кушымтасына башкорт телен дә кертүне сораган мөрәҗәгать чыкты.

"Башкорт телендә сөйләшүчеләр саны елдан-ел кими бара, чөнки кешеләргә өйрәтүче юк. Duolingo башкортча сөйләшүчеләр санын арттырырга ярдәм итәр дип ышанабыз" дигән мөрәҗәгать авторы.

Хәзерге вакытка Duolingo кушымтасына башкорт телен өстәүне сораган мөрәҗәгать астында 350гә якын имза бар.

Былтыр декабрьдә Change халыкара петицияләр платформасында шул ук Duolingo кушымтасына татар телен өстәүне сораган петиция барлыкка килгән иде. Аның нәтиҗәсе әлегә юк.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍9🥴3🫡1
Әйдә!Online проектыннан башкорт теленең яңа дәресе: һава торышы һәм ел фасылларын өйрәнәбез.

Активистлар Duolingo-га башкорт телен өстәүне сораганда, Азатлык инде ярты елга якын башкорт телен өйрәтә.

➡️ Яңа дәрес монда: https://www.azatliq.org/a/33008917.html
(запас сылтама )
🔥8❤3⚡2👍2🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 7 июль, якшәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Әлегә булган хәбәрләрне барладык.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре Украинага ике «Искандер-М» баллистик ракеты һәм 13 дрон белән һөҗүм иткән. Украина кораллы көчләре хисабында әйтелгәнчә, аларның барысын да бәреп төшергәннәр, корбаннар юк.

🔺Төнлә Русиянең Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә дә дроннар бәреп төшерелгән. Воронеж өлкәсенең Подгоренский районында дрон калдыклары төшеп бер келәттә янгын чыккан һәм шартлаткычылар шартлый башлаган. Бу хакта Русия саклану министрлыгы белдерде.

🔺Кичә Европа футбол беренчелегендә Нидерланд Төркия такымын 2:1 хисабы белән җиңеп ярым финалга чыкты. Берлинда узган уенга Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган да килгән иде. Соңрак ул уенчылар белән дә күрешеп алды. Ярым финалда Англия белән Ниидерланд көч сынашачак.

🔺Улы синагогага, чиркәүгә һәм куәт оешмалары вәкилләренә һөҗүм иткән Дагыстанның Сергокалин районы башлыгы Магомед Омаров кабат тоткарланган. Хәзер аны акча юуда шикләнәләр. Ул җирле газетка эшкә кешеләрне фиктив урнаштырган диелә.

🔺Нальчикта җирле бер мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлау тантанасында Русия гимны яңгыраганда басмаган ата-аналарга беркетмә төзегәннәр.

🔺Башкортстанда Асылыкүлгә керүне түләүле иткәннәр. Бу хакта халык канәгатьсезлеген социаль челтәрләрдә белдерә. Хәзер шлагбаумны узганда 250 сум түләргә кирәк. Асылыкүл - Башкортстандагы иң зур күл.

🔺Кичә кояш баеганнан соң хиҗри календарь нигезендә яңа 1446нчы ел башланды. Мөселманнар аны бәйрәм итми.

@azatliqradiosi
👍5✍2❤1
Кыпрысның (Кипр) көньягындагы Лимасол шәһәрендә "Татарлар рашизмга каршы" пикеты узган.

Чарага берничә кеше чыккан. Алар Ukraine must win (Украина җиңәргә тиеш), Russia kills Ukranian children (Русия украин балаларын үтерә) һәм башка шигарләр тотып торган.

«Татарлар рашизмга каршы» телеграм каналы язуынча, әлеге пикетлар Кыпрыста атна саен уза.

@azatliqradiosi
❤10⚡3🤡3🔥2🤔2🤮1
Җырчы Җамала гаиләсенең Кырымдагы йортларын Русия дәүләте тартып алган

“Минем бу милеккә бернинди катнашым юк, бу минем әти-әниемнең милеге, ул егерме елдан артык төзелде. Һәр кирпеч авыр хезмәт һәм тир түгү ярдәмендә табылган. Халыкара эзләүгә мине игълан иттеләр, әти-әниемнең моңа ни катнашы бар? Мин дәшми тормам. Әгәр дә мин дәшмәсәм, русияләр башка кырымтатарлар, басып алынган җирләрдәге барлык украиннарга килеп башбаштаклыкны дәвам итәчәк ", диде җырчы.

▪️Узган елны Русия Эчке эшләр министрлыгы Җамаланы эзләүгә биргән иде. Аны Русия армиясе турында фейк таратуда гаеплиләр. Ноябрьдә ул Русия мәхкәмәсе тарафыннан читтән торып кулга алынды.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬13❤2🤔1
Украинада кылынган җинаять өчен Татарстан ким дигәндә бер миллион сум түләячәк.

Контракт имзалаганда бер мәртәбә бирелә торган акчаны Татарстан 600 мең сумнан 1,05 миллион сумга кадәр күтәргән. Моннан тыш тагын Русия саклану министрлыгы 195 мең сум бирә, район һәм шәһәр җитәкчеләре дә өсти. Тулаем бу түләм 1,5 миллион сумга җитәргә мөмкин.

"Бу бик зур чыгымнар, әмма без моны хәл итми булдыра алмыйбыз", дигән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә.

Татарстанны бары Карачай-Чиркәс кенә уздыра. Анда республикадан бер мәртәбә бирелә торган акча - 1 миллион 305 мең сум.

▪️Татарстанга Украина сугышыннан мәетләр даими кайтарыла. Бүгенге көндә республикадан кимендә 2038 кеше һәлак булды.

Үлүчеләр саны тагы да зуррак булырга мөмкин — хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.

▪️Бүген сугышның 865нче көне.

@azatliqradiosi
💩8🤡6😈3👎2❤1
Берничә көн элек Русия төрмәсеннән азат ителгән Кырымтатар мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелялның гаиләсе аннексияләнгән Кырымнан Киевка күченде.

"Нариман Джелял гаиләсе янә бергә. Әлегә туган йортыбыз Кырымда түгел, ә безнең дәүләт башкаласы - Киевта. Иншаллаһ, без әле барыбыз да Русия вәхшиләреннән азат ителгән туган ягыбыз Кырымда берләшербез" диде Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤9👍3🫡2
Татарстан һәм Башкортстан халык артисты Айдар Галимов кызы Айгизә популяр американ җырчысы Lady Gaga-ның «Million Reasons» җырына кавер яздырган.

Тыңлаучылар җырны бик ошаткан. Бу хакта алар комментарларда яза.

Lady Gaga җырны сигез ел элек чыгарды. Шуннан бирле Айгизә аны җырлар өчен әзерләнгән, вокал осталыкларын арттырган.

Әтисе дә кызының җырлавын ошаткан. "Күзләремә яшьләр тулды" дип язган.

Фото: Айгизә Галимова Казанда әтисенең концертында чыгыш ясый. 2015 ел.

@azatliqradiosi
👍3🤣3🔥1🫡1