Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Әйдә!Online проектыннан башкорт теленең яңа дәресе: һава торышы һәм ел фасылларын өйрәнәбез.

Активистлар Duolingo-га башкорт телен өстәүне сораганда, Азатлык инде ярты елга якын башкорт телен өйрәтә.

➡️ Яңа дәрес монда: https://www.azatliq.org/a/33008917.html
(запас сылтама )
🔥8❤3⚡2👍2🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 7 июль, якшәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Әлегә булган хәбәрләрне барладык.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре Украинага ике «Искандер-М» баллистик ракеты һәм 13 дрон белән һөҗүм иткән. Украина кораллы көчләре хисабында әйтелгәнчә, аларның барысын да бәреп төшергәннәр, корбаннар юк.

🔺Төнлә Русиянең Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә дә дроннар бәреп төшерелгән. Воронеж өлкәсенең Подгоренский районында дрон калдыклары төшеп бер келәттә янгын чыккан һәм шартлаткычылар шартлый башлаган. Бу хакта Русия саклану министрлыгы белдерде.

🔺Кичә Европа футбол беренчелегендә Нидерланд Төркия такымын 2:1 хисабы белән җиңеп ярым финалга чыкты. Берлинда узган уенга Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган да килгән иде. Соңрак ул уенчылар белән дә күрешеп алды. Ярым финалда Англия белән Ниидерланд көч сынашачак.

🔺Улы синагогага, чиркәүгә һәм куәт оешмалары вәкилләренә һөҗүм иткән Дагыстанның Сергокалин районы башлыгы Магомед Омаров кабат тоткарланган. Хәзер аны акча юуда шикләнәләр. Ул җирле газетка эшкә кешеләрне фиктив урнаштырган диелә.

🔺Нальчикта җирле бер мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлау тантанасында Русия гимны яңгыраганда басмаган ата-аналарга беркетмә төзегәннәр.

🔺Башкортстанда Асылыкүлгә керүне түләүле иткәннәр. Бу хакта халык канәгатьсезлеген социаль челтәрләрдә белдерә. Хәзер шлагбаумны узганда 250 сум түләргә кирәк. Асылыкүл - Башкортстандагы иң зур күл.

🔺Кичә кояш баеганнан соң хиҗри календарь нигезендә яңа 1446нчы ел башланды. Мөселманнар аны бәйрәм итми.

@azatliqradiosi
👍5✍2❤1
Кыпрысның (Кипр) көньягындагы Лимасол шәһәрендә "Татарлар рашизмга каршы" пикеты узган.

Чарага берничә кеше чыккан. Алар Ukraine must win (Украина җиңәргә тиеш), Russia kills Ukranian children (Русия украин балаларын үтерә) һәм башка шигарләр тотып торган.

«Татарлар рашизмга каршы» телеграм каналы язуынча, әлеге пикетлар Кыпрыста атна саен уза.

@azatliqradiosi
❤10⚡3🤡3🔥2🤔2🤮1
Җырчы Җамала гаиләсенең Кырымдагы йортларын Русия дәүләте тартып алган

“Минем бу милеккә бернинди катнашым юк, бу минем әти-әниемнең милеге, ул егерме елдан артык төзелде. Һәр кирпеч авыр хезмәт һәм тир түгү ярдәмендә табылган. Халыкара эзләүгә мине игълан иттеләр, әти-әниемнең моңа ни катнашы бар? Мин дәшми тормам. Әгәр дә мин дәшмәсәм, русияләр башка кырымтатарлар, басып алынган җирләрдәге барлык украиннарга килеп башбаштаклыкны дәвам итәчәк ", диде җырчы.

▪️Узган елны Русия Эчке эшләр министрлыгы Җамаланы эзләүгә биргән иде. Аны Русия армиясе турында фейк таратуда гаеплиләр. Ноябрьдә ул Русия мәхкәмәсе тарафыннан читтән торып кулга алынды.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬13❤2🤔1
Украинада кылынган җинаять өчен Татарстан ким дигәндә бер миллион сум түләячәк.

Контракт имзалаганда бер мәртәбә бирелә торган акчаны Татарстан 600 мең сумнан 1,05 миллион сумга кадәр күтәргән. Моннан тыш тагын Русия саклану министрлыгы 195 мең сум бирә, район һәм шәһәр җитәкчеләре дә өсти. Тулаем бу түләм 1,5 миллион сумга җитәргә мөмкин.

"Бу бик зур чыгымнар, әмма без моны хәл итми булдыра алмыйбыз", дигән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә.

Татарстанны бары Карачай-Чиркәс кенә уздыра. Анда республикадан бер мәртәбә бирелә торган акча - 1 миллион 305 мең сум.

▪️Татарстанга Украина сугышыннан мәетләр даими кайтарыла. Бүгенге көндә республикадан кимендә 2038 кеше һәлак булды.

Үлүчеләр саны тагы да зуррак булырга мөмкин — хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.

▪️Бүген сугышның 865нче көне.

@azatliqradiosi
💩8🤡6😈3👎2❤1
Берничә көн элек Русия төрмәсеннән азат ителгән Кырымтатар мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелялның гаиләсе аннексияләнгән Кырымнан Киевка күченде.

"Нариман Джелял гаиләсе янә бергә. Әлегә туган йортыбыз Кырымда түгел, ә безнең дәүләт башкаласы - Киевта. Иншаллаһ, без әле барыбыз да Русия вәхшиләреннән азат ителгән туган ягыбыз Кырымда берләшербез" диде Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤9👍3🫡2
Татарстан һәм Башкортстан халык артисты Айдар Галимов кызы Айгизә популяр американ җырчысы Lady Gaga-ның «Million Reasons» җырына кавер яздырган.

Тыңлаучылар җырны бик ошаткан. Бу хакта алар комментарларда яза.

Lady Gaga җырны сигез ел элек чыгарды. Шуннан бирле Айгизә аны җырлар өчен әзерләнгән, вокал осталыкларын арттырган.

Әтисе дә кызының җырлавын ошаткан. "Күзләремә яшьләр тулды" дип язган.

Фото: Айгизә Галимова Казанда әтисенең концертында чыгыш ясый. 2015 ел.

@azatliqradiosi
👍3🤣3🔥1🫡1
Европа футбол беренчелегендә бу атнада чирек финал уеннары узды.

Чемпионат башындагы 24 илдән иң көчле 4 ил калды. Киләсе атна ярым финал уеннарында Испания белән Франция һәм Англия белән Нидерланд уйнаячак. Төп игътибар әлбәттә уеннарга, ләкин җанатарлар арасындагы бәйрәм рухы, аларның үз такымнары өчен бар көчен биреп җан атуы онытылмас мизгелләр бүләк итә. Бүген сезгә шул рухны чагылдырган сурәтләр тәкъдим итәбез.

Башка фотогалереяларны безнең архивта карый аласыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥2🫡1
Франция парламент сайлавында беренчел нәтиҗәләр: үтә уңчылар җиңү яулый алмаган

Иң күп тавышны сулчыларның коалициясе, "Яңа халык фронты" алган. Алар парламентта 175тән 205 урынга кадәр дәгъва кыла. Икенче урында Франция президенты Эммануэль Макрон яклы коалиция бара, аларга 150-175 урын фаразлыйлар.

Беренче турда беренче булып барган үтә уңчыларның "Милли бердәмлек" фиркасе сайлауны өченче урында тәмамлый. Алар 115-150 урынга дәгъва итә, дип яза BFMTV каналы. Франция парламентында барлыгы 577 депутат утыра.

Шулай итеп, бер фирка дә күпчелекне яулый алмаган һәм үзе генә хөкүмәт оештыра алмый.

"Милли бердәмлек"нең рәсми булмаган җитәкчесе Марин Ле Пен элегрәк фирканең җиңү яулау һәм хөкүмәт оештыру очрагында Украинага француз кораллары белән Русия территориясенә һөҗүм итәргә рөхсәт бирмәячәген белдергән иде.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.
👍3😁3🤔3😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Азатлык үз эшен дәвам иттерә. Бүген 8 июль, дүшәмбе иртәсенә булган хәбәрләрне барладык.

🔸Франция парламентына сайлауның икенче турында иң күп тавышны сулчыларның коалициясе, "Яңа халык фронты" казанды. Икенче урында Франция президенты Эммануэль Макрон яклы "Бергә" коалициясе бара. Марин Ле Пенның "Милли бердәмлек" үтә уңчылар фиркасе өченче урында. Сулчылар күпчелек тавышны казану сәбәпле, ил премьеры Габриэль Атталь отставкага китәчәген әйтте.

🔸Кытай башлыгы Си Цзиньпин Маҗарстан премьеры Виктор Орбан белән очрашкан. Бу хакта Пекинның үзәк телевидениесы хәбәр итте. Орбан Киев белән Мәскәүдән соң кичә Пекинга киткән иде. Ул үзе сәфәрен "солых миссиясе"нең дәвамы белән аңлата.

🔸Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән 133 шикаять итүчегә өч мең евро ярымнан алты мең еврога кадәр компенсация билгеләде. Әлеге кешеләр сугышка каршы җыеннар уздырудан соң эзәрлекләнүләрен шикаять иткән иде.

🔸ФСБ Русиянең Ту-22М3 хәрби очкычын урлап Украинага алып китүне булдырмый калулары турында хисап тотты. Бу хакта нечкәлекләр китерелми. Хәбәрнең дөреслеген тикшерү мөмкин түгел.

🔸Кичә Чиләбедән Шүлгән таш тыюлыгына барганда автобуста янгын чыккан. Автобуста барлыгы 43 кеше булган, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

🔸Бүгеннән Казанда автобус маршрутлары үзгәрде. Соңгы тапкыр мондый үзгәрешләр 2006 елда кертелгән булган.

@azatliqradiosi
✍2👍1🔥1
Көн язмасы: Тулай торактан куылучы студентлар: "Әлегә эзәрлекләү юк, әмма басым бар"

Татарстанда студентлар протесты оешып килә. БРИКС җыенында җәмәгать тәртибен саклаячак куәт оешмасы вәкилләре хакына КФУ студентларын тулай тораклардан чыгаралар. Бу аларда зур ризасызлык уятты. Студентлар үз хокуклары бозыла дип саный һәм күпләп прокуратурага мөрәҗәгать итә. Уку йорты басым ясый, кайбер студентларны "сөйләшергә" чакыралар дип сөйләде алар Азатлыкка.

💬Без саммит (БРИКС) уздыруга каршы түгел, ләкин ни өчен ул шәһәр хакимиятенә түгел, ә университет һәм студентлар җилкәсенә төшәргә тиеш икәнен аңлый алмыйбыз, — диелә студентлар булдырган петициядә.

Кайбер студентлар КФУ тулай торактан килешүне бер яклы өзеп чыгарырга булган дип сөйли. Моны уку йорты "сайтта очраклы рәвештә башка төймәгә бастык" дип аңлаткан, ләкин инде бернишләтеп булмый, бүлмәне бушатырга кирәк дигәннәр. Мондый "очраклы хәлләр" берьюлы берничә студент белән булган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤯4👍2🤬2🔥1
Якташлары Башкортстан мөфтие Айнур Биргалиннан зарланып Русия баш прокурорына, Русия тикшерү комитеты рәисенә һәм Башкортстан башлыгына мөрәҗәгать иткән.

Учалы районының Озерный авылында яшәүчеләр аңлатуынча, Биргалинга Озынкүл күле ярында 30 һектарлап җирне арендага биргәннәр. Бу - авыл кешеләренең хокукларын кыса, ди алар.

"Җир бүлеп бирелгәндә һәм аны юридик яктан рәсмиләштергәндә җирле халыкның фикерен исәпкә алмадылар. Җирле үзидарә оешмалары җәмәгать тыңлаулары үткәрмәде, ә соңгы елларда Биргалин файдасына бу җир кишәрлегенең чикләрен арттырдылар гына", дип белдерә авыл кешеләре.

Шулай ук хәзерге вакытта арендага алучы монда бернинди эшчәнлек тә алып бармый, дип искәртелә.

"Пруфы" мәгълүматынча, Биргалинга арендага бирелгән җирдә балык үрчетелергә тиеш булган. Тик хәзерге вакытта биредә бернинди эш алып барылмый, дип искәртелә.

Басма бу уңайдан мөфтинең үзе белән дә сөйләшкән.

Аның җавабын монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6😁3✍1🤣1
Киевка ясалган ракет һөҗүмендә биш кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган

Бу хакта җирле хакимият җитәкчелеге хәбәр итә.

Моннан тыш һөҗүм аркасында "Охматдет" балалар хастаханәсенә зыян килгән. Бу иң зур хастаханәләрнең берсе.

Бүген иртәдән үк Украинага көчле һөҗүмнәр башланды. Днепр мэры Борис Филатов хәбәр итүенчә, шәһәргә ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә торак йортка зыян салынган.

Украина президенты Владимир Зеленский сүзләренчә, Русия һөҗүмдә төрле төрдәге 40 ракет кулланган.

“Күбрәк кешеләрне коткару өчен барлык хезмәтләр дә җәлеп ителде.

Русия һөҗүмнәрен туктатыр өчен бөтен дөнья бар тәвәккәллеген кулланырга тиеш. Путин үлемнәр генә алып килә. Бары тик бергә генә без чын тынычлык һәм иминлек урнаштыра алабыз”, дип язды ул.

@azatliqradiosi
🤬9😢4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Киевка ясалган ракет һөҗүмендә биш кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган Бу хакта җирле хакимият җитәкчелеге хәбәр итә. Моннан тыш һөҗүм аркасында "Охматдет" балалар хастаханәсенә зыян килгән. Бу иң зур хастаханәләрнең берсе. Бүген иртәдән үк Украинага көчле…
Киевта Русия һөҗүме аркасында һәлак булганнар саны җидегә җитте.

Моннан тыш Кривой Рогта ун кеше һәлак булган, 30 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Аларның унысының хәле авыр.

Барлыгы бүгенге һөҗүмдә Украинада ким дигәндә 20 кеше үлгән, 50 кеше җәрәхәтләнгән.

@azatliqradiosi
🤬8😢3👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Франция парламент сайлавында беренчел нәтиҗәләр: үтә уңчылар җиңү яулый алмаган Иң күп тавышны сулчыларның коалициясе, "Яңа халык фронты" алган. Алар парламентта 175тән 205 урынга кадәр дәгъва кыла. Икенче урында Франция президенты Эммануэль Макрон яклы коалиция…
Франциядә көтмәгәндә парламент сайлауларында сулчы фиркаләр коалициясе җиңде

Шул ук вакытта бер генә сәяси көч тә парламентта күпчелекне ала алмады. Франция Дәүләт җыенында 577 депутат бар, күпчелекне алу өчен 289 урын кирәк.

Тавыш бирүләрнең беренчел нәтиҗәләре чыкканнан соң француз шәһәрләрендә урамнарга шатланган кешеләр төркемнәре чыкты.

Париждагы Республика мәйданына меңләгән кеше җыелды. Башта бу тыныч чара иде, әмма соңрак билгесез затлар файерлар яндыра, чүп савытларына, велосипедларга ут төртә башлады, автобус тукталышларының пыялаларын койды.

Нантта тәртипсезлекләр башланып, полициягә күз яше агыза торган газ кулланырга туры килде, дип җиткерә ВВС-ның урыс хезмәте. Le Figaro Нантта бер полиция хезмәткәренең җәрәхәтләнүен җиткерә. Журналистлар әйтүенчә, сулчы коалициянең җиңүен бәйрәм итүчеләр аңа яна торган сыекча тутырылган шешә аткан.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2👎2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азнакай районы мәхкәмәсе Тамытык авылында яшәүче Рүзилә Шәрәфетдинованы Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тартты.

Бер эксперт-лингвист ясаган нәтиҗәләргә таянып аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.
Татарстан югары мәхкәмәсе Азнакай районы мәхкәмәсе Тамытык авылында яшәүче Рүзилә Шәрәфетдинованы Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тарту карарын үзгәрешсез калдырган.

Эксперт-лингвист ясаган нәтиҗәләргә таянып аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип тапканнар иде.

Шәрәфетдинова карарны Самардагы апелляция мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

▪️Рүзилә Шәрәфетдинова — Азнакай районының Тамытык авылында яши. Бу бер меңнән артык кеше яшәгән авыл. Элек ул сәүдә өлкәсендә эшләгән. Соңгы елларда урын өстендә ятучы 92 яшьлек әнисен карый, дип сөйләде аның танышлары. Шулай ук Шәрәфетдинованың бары 12 мең сум пенсиягә яшәве һәм 80 мең сумлык штрафны түләргә авыр булын да әйттеләр.

▪️Рүзилә Шәрәфетдинова 90нчы еллардан башлап Чаллы милли хәрәкәтендә актив катнашкан. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту ихтыярига күчерелгәннән соң телне сакларга өндәп урам җыеннарында катнашкан.

@azatliqradiosi
🤬8❤3