Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Яңа "теләнмәгән оешмалар":

🔸MitOst e.V. (Германия)

🔸The John Smith Trust (JST, "Фонд Джона Смита") (Великобритания).
Дәүләт шурасында: "Болай барса, татар дигән халык булмаячак"

11 июльдә Татарстан Дәүләт шурасында республика Мәгариф министры Илсур Һадиуллин депутатлар алдында хисап тотты. Аның нотыгы нигездә бу тармактагы казанышларны санауга багышланды.

Шулай да парламент сессиясе көтмәгәндә бер мизгелгә бәхәс урынына әверелеп алды. Депутатлар татар теленең торышы, татар теленнән имтихан тапшыручыларның 7 генә кеше булуы, БДИның башка телләрдә тапшырылмавы, юкка чыккан милли мәгариф язмышы өчен борчылды.

— Без Дәүләт шурасыннан башка телләрдә дә БДИ бирүне Мәскәүдән сорый алмыйбызмы? Күренеп тора, безнең 10 ел эчендә ярты миллион татар юкка чыкты, татар телен югалтучылар тагын да күбрәк. Болай барса, 20 елдан телебезне югалтабыз. Татар дигән халык булмаячак – диде язучы һәм депутат Ркаил Зәйдулла.

Әмма Һадиуллин Мәскәүгә өмет багламый.

— Безнең вәкаләтләрдә ул юк, — дип җаваплады ул. — Без мөрәҗәгать итеп карадык.

Укучылар татар телен сайласын өчен без аларда татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уятырга тиеш дип кенә котылды министр.

Зәйдулла каршы әйтә башлаган иде, аның микрофонын сүндереп куйдылар.

Азатлык Дәүләт шурасы утырышыннан репортаж тәкъдим итә.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍8❤4🤬3
Уфада Таҗикстанның ике ватандашы 16 баланы әсирлектә тоткан, берсе качып китеп ярдәм сорый алган

Балаларны узган төндә азат иткәннәр, ә кыерсытучыларын кулга алганнар. Хәзерге вакытта бу балаларның әти-әниләре кем булуын ачыкларга, аларның сәламәтлегенә бәя бирергә тырышалар. Балаларны социаль оешмаларга урнаштырганнар, анда аларга ярдәм күрсәтелә.

▪️Уфада моңа охшаш хәл элегрәк тә булган иде. Уфаның Инорс торак районындагы "Мәдинә" мәчете идән астында Таҗикстаннан күчеп килгән Азизмурод Кенджа мәдрәсә ачкан, анда балигъ булмаган балаларны ябып тоткан һәм тәннәре күгәргәнче кыйнаган. Биредәге шәхси мәктәптә 12 бала укыган булган, дип хәбәр ителде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😱6🤔2🥴2🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 13 июль, шимбә. Азатлык эшен дәвам иттерә. Хәзергә булган хәбәрләр белән таныштырабыз.

🔸Бүген иртәнге сәгать 4.00тә Ростов өлкәсе Цимлянский районы нефть базасына дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк диелә.

🔸Шулай ук бүген Русия саклану министрлыгы Ростов, Белгород һәм Курски өлкәләрендә дүрт дронны бәреп төшерүләре турында хисап тотты.

🔸Польша парламенты 1944 елгы кырымтатар сөргенен геноцид дип таныды. 2022 елны Канада шулай ук сөргенне геноцид дип таныган иде.

🔸40 ел эчендә беренче тапкыр Русия телевидениесы каналлары Олимпия уеннарын күрсәтмәячәк. Соңгы тапкыр мондый хәл 1984 елны булган иде. Ул вакытта уеннар Лос-Анджелеста үтте. Бу юлы Олимпиада Парижда уза. Аның ачылышы 26 июльгә каралган.

🔸Финляндия парламенты чик сакчыларына сыену урыны сораучы русияләрне кире илләренә кайтарырга рөхсәт бирүче канун кабул итте. Yle телеканалы хәбәр итүенчә, сүз дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган очраклар турында бара.

🔸Махачкалада халык ут булмау сәбәпле төнлә протест чарасына чыкты. Бу беренче тапкыр гына түгел. Узган юлы алар 10 июльдә чыккан иде. Июнь азагында берничә көн ут булмагач митинг та оештырганнар иде.

@azatliqradiosi
👍2
Кичә Казада Горки-Әмәт паркында татар әниләре һәм балалар өчен "милли пикник" узды.

"Пикникка җыелабыз дигәндә 15-20кеше җыелса шәп булыр дип уйладым, чарада балалар белән бергә 100 ләп кеше җыелды. Уңышлы пикникның төп сере - бергәлек! Һәркем әзерләнде, хәтта, килә алмаучылар да бүләк җибәрде", дип сөйләгән "Татар афиша" телеграм каналына чараны оештыручы журналист Ләйсән Фәтхи.

Пикникны оештыру турында сөйләшү әти-әниләрен берләштергән "Биби" чатында барды. Чарага килүчеләргә киемдә берәр милли элемент булдыру шарты да куелды.

Әниләр үзара бүлешеп, балаларга чүлмәк вату, күз бәйләп бүләк кисү, акча уйлап чыгару бәйгеләре оештырды. Балалар азан әйтте, дога укыды, җырлады-биеде, кыскасы һәркайсы үз осталыгын күрсәтте. Шул ук вакытта милли ризыклар белән дә сыйланды.

Чара күмәкләшеп "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.

Фотолар "Биби" чатыннан

@azatliqradiosi
❤6👍3🥱1
Шимбәгә каршы төндә Херсон өлкәсенә һөҗүмдә бер кеше һәлак булган, алты кеше җәрәхәтләнгән.

Өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Олександр Прокудин хәбәр итүенчә, Русия хәрбиләре һөҗүме нәтиҗәсендә административ бинага, уку йортына, кибеткә, тулай торакка, күпкатлы өч йортка һәм шәхси өч йортка зыян салынган.

@azatliqradiosi
😢5❤1
Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар

Бу хәл үткән җомгага каршы төндә була. Аның видеосын Islamnews чыгарды.

Әлеге хәлне Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин провокация диде һәм аны инкарь итәргә чакырды.

Аныңча, бу акция ислам диненә һәм мөселманнарга каршы эшләнгән.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬11🤪2❤1
Татарстан Конституция шурасына бер ел. Ул ике карар кабул итте

Татарстанда инде бер ел дәвамында Конституция шурасы эшли. Ул Мәскәү таләбе белән юк ителгән Конституция мәхкәмәсе урынына барлыкка килде. Шушы ел эчендә Шура нибары ике карар чыгарган: бер пенсионерның шикаятен кире каккан, ә бер гаилә мөрәҗәгатен канәгатьләндергән.

Конституция шурасы өч әгъзадан тора. Бу затларның мәхкәмә вәкаләтләре юк һәм бу шура үзе дә киңәш бирүче оешма булып кына тора. Дәүләт органнарына аның карарларын үтәү мәҗбүри түгел.

Русиядә Конституция шуралары шулай ук Башкортстанда, Саха (Якутия) һәм Адыгеядә бар.

▪️2020 елда Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң Дәүләт думасы Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләрен бетерү турында канун кабул итте. Бу Татарстан дәүләт хакимияте системы өч тармакның берсен югалтуына китерде.

▪️Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәхкәмәне саклап калырга чакырган иде. Ләкин аңа карап республика парламенты бернинди карар да, мөрәҗәгать тә кабул итмәде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🥴7❤1
Быел "Үзгәреш җиле" заманча татар җыры фестивале үткәрелмәчәк.

Бу хакта БИЗНЕС Online үз чыганакларына сылтанып яза.

Бу хәбәрне әлегә рәсмиләр расламаган. Шулай да гадәттә язын башлана торган репетиция дә үткәрелмәгән.

Басма язуынча, янәсе, хөкүмәт әгъзалары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны фестивальне үткәрүдән баш тартырга күндергән. Бу бюджет чыгымнарын киметү өчен эшләнгән була ала. "Үзгәреш җиле" проектын тулысынча туктату турында да сүз бара, ләкин әлегә төгәл карар кабул ителмәгән, дип яза басма.

▪️"Үзгәреш җиле" фестивале беренче тапкыр 2016 елда узды. Ул вакытта аны уздыруга тотылган чыгымнар 80 миллион сумнан артып киткән иде.

▪️2020 елда Нью-Йоркта "Үзгәреш җиле" фестивале уздыру Татарстанга кимендә 30,5 млн сумга төшкән диелде.

Фото: "Үзгәреш җиле-2", 2017 ел.

@azatliqradiosi
🙏6❤2🤬2👏1
Төрле елларда Нобель бүләген алган галимнәр, язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре Украинада һәм Газзәдә сугышны туктату өндәмәсе белән ачык хат чыгарды.

Хатны 51 кеше имзалаган.

Мөрәҗәгать авторлары кичекмәстән утны туктатырга, әсирләрне алмашырга, тотыкларны азат итәргә һәм тынычлык турында сөйләшүләрне башларга чакыра.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🤡2🥴1🤣1
"Сивил инициатива" һәм Надеждин штабы Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына өч намзәт чыгарды

Өч намзәт тә Казан шәһәрендәге бер мандатлы бүлгеләреннән тәкъдим ителгән. Беренче намзәт — Айрат Гомәрбаев. Аңа 34 яшь, һөнәре белән ул табиб-невролог. Икенчесе — Роман Новиков. Аңа 26 яшь, элек полициядә эшләгән. Өченче намзәт — Марат Әхмәтҗанов, Казанның бер заводында эшли, диелгән.

Хәзер намзәтләрне сайлауда теркәү өчен имза җыю оештырылачак.

▪️Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын — фирка исемлекләреннән, яртысын — бер мандатлы бүлгеләрдән. Сайлау 365 миллион сумга төшәчәк.

▪️Элегрәк Русия президентына намзәтлектән төшереп калдырылган Борис Надеждин да Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында катнашырга теләвен әйткән иде, ләкин ул гариза бирмәде.

▪️"Бердәм Русия" исемлегеннән Рамил Төхвәтуллин төшеп кала, Ркаил Зәйдулланың депутат булуга шанслары бар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡4👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Азат Мифтаховка карар чыгарылды: яңа җинаять эше нигезендә аны 4 елга хөкем иттеләр. Беренче ике елны ул төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак . Татар математигы үз гаебен танымады. @azatliqradiosi
Solidarite FreeAzat берләшмәсе француз җырчысы Мирей Матьё исеменә ачык хатка имзалар җыя

Берләшмә икенче мәртәбә хөкем ителгән татар математигы һәм сәяси активист Азат Мифтаховны азат итүдә ярдәм сорап, француз җырчысына мөрәҗәгать итәргә булган.

Нигә нәкъ менә Мирей Матьё дисезме?

Чөнки ул Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин белән дустанә мөнәсәбәттә. Бастрыкин аңа багышлап шигырь дә язган. Моннан тыш, Матьё җәмәгать башлангычларында актив катнаша.

Җырчының абруе һәм элемтәләре Мифтахов эшенә игътибарны җәлеп итәргә һәм аны яңадан карарга ярдәм итәргә мөмкин, дип саный математикның тарафдарлары.

Хәзерге вакытта Азат Мифтахов апелляция утырышын көтә.

@azatliqradiosi
🙏11🤡2
Пенсильвания штатында Дональд Трамп тарафдарлары митингы вакытында берәү ут ача.

Сак хезмәте Трампны тиз генә сәхнәдән алып чыгып китә. Ядрә Траманың колагына эләгә.

Хәзер ул хастаханәгә салынган.

Төрле медиалар АКШ махсус хезмәтләре чыганакларына сылтанып язуынча, ут ачучы юк ителгән.

@azatliqradiosi
😱3🔥2🌭2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пенсильвания штатында Дональд Трамп тарафдарлары митингы вакытында берәү ут ача. Сак хезмәте Трампны тиз генә сәхнәдән алып чыгып китә. Ядрә Траманың колагына эләгә. Хәзер ул хастаханәгә салынган. Төрле медиалар АКШ махсус хезмәтләре чыганакларына сылтанып…
New York Post басмасы хокук саклау оешмаларындагы чыганакларга таянып язуынча, АКШның элекке президенты Дональд Трампка аткан кеше егерме яшьлек американлы Томас Мэтью Крукс.

Чыганаклар хәбәр итүенчә, Крукс Трамп чыгыш ясаган урыннан 130 метрда урнашкан сәнәгать бинасы түбәсендә булган.

АКШ медиалары шулай ук ​​ут ачучының ун тапкыр атуын хәбәр итә, нәтиҗәдә митингтагы бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган. Ут ачучы үзе полиция тарафыннан юк ителгән.

@azatliqradiosi
👍1🔥1🤔1😢1