Пенсильваниядәге вакыйга президентлыкка дәгъва кылучы намзәткә һөҗүм очрагы буларак тикшерелә.
Бу хакта хакимият вәкилләре хәбәр итә.
Дональд Трампның җиңелчә яралануына, моннан тыш ике кеше, шул исәптән ут ачучының һәлак булуына һәм ике кешенең җәрәхәтләнүенә китергән әлеге хәлне тикшерүне яшерен сак хезмәте ярдәмендә Федераль Тикшерүлә Бюросы(ФБР) алып бара.
Тулырак 👉монда укый аласыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.
Фото: AP Photo/Evan Vucci, Gene J. Puskar
@azatliqradiosi

❤2😁2✍1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада Таҗикстанның ике ватандашы 16 баланы әсирлектә тоткан, берсе качып китеп ярдәм сорый алган Балаларны узган төндә азат иткәннәр, ә кыерсытучыларын кулга алганнар. Хәзерге вакытта бу балаларның әти-әниләре кем булуын ачыкларга, аларның сәламәтлегенә…
Уфадагы мәхкәмә кануни булмаган мәдрәсә оештырган Шамшод Кәримовны ике айга - 12 сентябрьгә кадәр сак астына алган.
Бу хакта прокуратура хәбәр итә.
Хокук саклау оешмалары бу эш нигезендә ике Таҗикстан ватандашы тоткарлануын белдергән иде. Икенче кешегә карата тикшерү эшләре дәвам итә.
Гаепләнүчеләр Уфадагы арендага алынган фатирда озак вакытлар 16 балигъ булмаган баланы әсирлектә тоткан. Аларга 4-16 яшь, араларында Таҗикстан балалары, шул исәптән гаепләнүчеләрнең дә балалары бар диелә. Бу ике ир балаларны кыйнап торган. Бер үсмер фатирдан качып китеп, кибеттә ярдәм сораганнан соң, шушы хәлләр ачыкланган.

😱3✍1👏1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пенсильвания штатында Дональд Трамп тарафдарлары митингы вакытында берәү ут ача. Сак хезмәте Трампны тиз генә сәхнәдән алып чыгып китә. Ядрә Траманың колагына эләгә. Хәзер ул хастаханәгә салынган. Төрле медиалар АКШ махсус хезмәтләре чыганакларына сылтанып…
АКШның элекке президенты Дональд Трамп хастаханәдән чыкты.
Ул Нью-Джерсига килде һәм берникадәр вакытын шәхси гольф клубында үткәрергә уйлый, дип хәбәр итә АКШ мәгълүмат чаралары.
Республиканнар фиркасе Трампның үзен яхшы хис итүен һәм сайлау алды кампаниясен дәвам итәргә теләвен әйтте. Трампның киләсе митингы Милуокида узарга тиеш.
Ак Йорт хәбәр итүенчә, АКШ президенты Джо Байден Трамп белән телефоннан сөйләшкән. Элегерәк Байден Трампка һөҗүмне хөкем итте һәм элеккеге президент вә аның гаиләсе өчен догада булуын әйтте.

🤡4🤣2❤1
Русия Дәүләт Думасы һәм Федерация шурасы депутатлары чит илләргә чыгар алдыннан рөхсәт алырга тиеш булачак.
Әлеге канунны президент Владимир Путин имзалаган.
Рөхсәте булмаган килеш киткән депутатлар мандатларыннан колак кагарга мөмкин.
Канун авторлары бу таләпне Украинадагы сугыш сәбәпле Русия иминлегенә куркыныч янау, илгә санкцияләр басымы һәм чит ил махсус хезмәтләре эшенең "шактый активлашуы" белән аңлата.
Рөхсәт алу эш сәфәрләренә кагылмый.
▪️2022 елда февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп тора.
▪️Сугыш башланган елны ук Яңа ел алдыннан түрәләргә һәм дәүләт ширкәтләре вәкилләренә Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиядән китү тыелуы билгеле булды. Кышкы ялларда аларга хәтта шәһәрдән чыкмаска киңәш ителгән иде. Түбәнрәк вазифада торучыларга исә Яңа елда дус булмаган илләргә бармаска кушылган, юкса эштән җибәрү ихтималы булуы әйтелгән. Бу дәүләт серен белә алучыларга гына түгел, шәһәр хакимиятендәгеләрнең бөтенесенә дә кагыла, дип сөйләде "Вёрстка"ның Мәскәү мэриясендәге әңгәмәдәше.

👍2🤣2❤1😁1😈1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
New York Post басмасы хокук саклау оешмаларындагы чыганакларга таянып язуынча, АКШның элекке президенты Дональд Трампка аткан кеше егерме яшьлек американлы Томас Мэтью Крукс. Чыганаклар хәбәр итүенчә, Крукс Трамп чыгыш ясаган урыннан 130 метрда урнашкан…
Тикшерүне алып барган ФБР мәгълүматларынча, Трампны һөҗүм иткән 20 яшьлек Томас Мэттью Крукс Пенсильваниядән.
Крукс митингта катнашучы бер кешене үтерә һәм икесен яралый. Ул шунда ук юк ителә.
CNN Круксның сайлаучылар базасында Республикан буларак теркәлүен ачыклый алган. Ләкин берничә ел элек ул Демократлар партиясе белән бәйле оешмага аз күләмдә генә иганә акчасы биргән булган.
Рәсми мәгълүматларга күрә, Крукс беркайчан да җинаять җаваплылыгына тартылмаган һәм бернинди тәртип бозулары билгеле түгел. Круксның психологик проблемнары булу-булмавы хәбәр ителми.
Ул быел ноябрьдә узачак президент сайлауда беренче тапкыр катнашырга тиеш булган.

👍1😢1
Израил саклану армиясенең Газзә сызыгы көньягына һөҗүмдә якынча 100 кеше һәлак булган, 300дән артык кеше яраланган
Reuters хәбәр итүенчә, һөҗүм Хан-Юнис шәһәрендәге фәләстин качаклары яшәгән районга ясалган.
ХӘМӘС контролендәге Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министрлыгы 90нан артык кешенең һәлак булуы турында хәбәр итте. Гарәп медиалары һөҗүм чатыр лагерьларына ясалган дип бара.
Израил һөҗүмнең качаклар лагеренә ясалуын кире кага. Һөҗүмнең максаты булып ХӘМӘС хәрәкәтенең хәрби канаты командиры Мөхәммәт Дейфны юк итү торды, ди. Алар Дейфны 7 октябрьдә Израилгә һөҗүм оештыручыларның берсе дип саный.
ХӘМӘС вәкиле Сами Әбү Зухри Израилнең төркем лидерларына һөҗүме турындагы белдерүен ялган дип атады. Ул Дейфны исән диде.
Израил премьеры Биньямин Нетаньяху шимбә көнне белдерүенчә, һөҗүмдә Дейфның үтерелүенә тулысынча ышаныч юк.
Израилнең Газзә сызыгына һөҗүм башлавыннан бирле барлыгы 38 584 кеше һәлак булган, 88 881 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 20 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1140 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

🤬6👍1🥴1
Казанда хокук яклаучы Наталья Эстемированы искә алдылар.
"Республикасы" телеграм каналы хәбәр итүенчә, Арча зиратындагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә Эстемированың фото сүрәтен куйганнар һәм чәчәкләр салганнар.
Иртәгә Эстимированың үтерелүенә - 15 ел.
▪️“Мемориал” хокук яклау үзәгенең Грозныйдагы вәкиллеген җитәкләгән хокук яклаучы һәм журналист Наталья Эстемирова 2009 елның 15 июлендә үтерелә. Аны үз йортыннан Чечняда урлыйлар һәм Ингушетия чигенә алып китәләр, берничә тапкыр башына һәм күкрәгенә аталар.

Telegram
Республикасы
В Казани почтили память убитой 15 лет назад правозащитницы Натальи Эстемировой
Фотография и цветы появились у мемориала жертвам политических репрессий на Архангельском кладбище.
Завтра, 15 июля, годовщина убийства журналистки и правозащитницы центра «Мемориал»…

😢5👍1🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан 31 ел элек, 1993 елның 14 июлендә Татарстан югары шурасы тарафыннан "Татарстан дәүләт гимны турында" карар кабул ителә.
Ләкин республика гимны сүзсез генә була. Аның көен танылган композитор Рөстәм Яхин язган.
20 ел узгач, 2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итә. Ул ике телдә язылган.
Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров татарча язган һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.
Гимн башта татар телендә, аннан соң урыс телендә башкарыла.
Видео: 2013 елның 21 феврале.

❤13🔥3
Ул Берлинда узган финал уенында Англия җыелмасын 2:1 исәбе белән җиңде.
Испания такымы моңарчы Европа футбол беренчелегендә 3 тапкыр җиңгән иде: 1964, 2008 һәм 2012 елларда. Англия җыелмасының Еврода җиңгәне булмаган.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Ә сез кем өчен җан аттыгыз? Испания булса, 🔥 куегыз. Англия өчен җан аткан булсагыз, 😢 куегыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Испания 2024 елгы Европа футбол беренчелегендә җиңү яулады
Евро тарихында бу Испаниянең дүртенче җиңүе.
🔥16😢3
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атнаны бергә башлыйк. Төн эчендә ниләр булган?
🔸Одессада өч шартлау булган.
🔸 Русия Саклану министрлыгы 22 дронны бәреп төшердек дип хисап тотты. Дроннар Липецк, Брянск, Курск, Акъярга очыртылган.
🔸 АКШ президенты Джо Байден халыкка мөрәҗәгать итеп, "сәясәттәге температураны төшерергә" чакырды. Тыныч бәхәсләр булсын диде ул. Байден белән Трамп сөйләшкән, Байден ул сөйләшүне кыска, әмма яхшы аралашу дип бәяләгән.
🔸 ХӘМӘСнең контроле астындагы Газзә сәламәтек министрылыгы Израилнең чираттагы һөҗүм аркасында 90 кеше корбан булган дип белдерде.
🔸 Приморье краеның мәхәмәсе шаман Александр Габышевны махсус психиатрия хастаханәсеннән гади психиатрия хастаханәгә күчерү соровын кире каккан. Исегездә булса, шаман Мәскәүгә җәяү чыгып китте, Путиннан җеннәрне чыгарырга кирәк диде. Габышев экстремизмга чакыруда гаепләнә.
🔸 Кубаньдә урманнар яна, янгын бер төн эчендә 62 гектар җиргә таралган. 500 кеше эвакуацияләнгән. Бер кеше янгында җәрәхәтләнгән.
🔸 Ресторан, кафелардан заказ бирелгән ризыкның 62%да "әчәк таякчыгы"ның барлыгы ачыкланган. Мондый экспериментны "Известия" журналистлары ясаган.
🔸 Татарстанның Югары Ослан районындагы 16 урынына төбәкара мәдәният һәйкәле статусы биреләчәк.
🔸 Башкортстанның Стәрлетамак районында яшәүчеләр кошчылык фабрикасы аркасында сасы ис таралауы һәм чебеннәрнең артуына зарланганнар. Кешеләр сасы ис, чебеннәрнең өере фабрика чыгарып ыргыткан чүп аркасында чыккан дип әйтә.
Менә шундый хәбәрләр. Иң оператив һәм кызык хәбәрләр бездә.

👍2🔥1
Бүген Энгел Фәттаховны Минзәләдән Чаллыга алып килергә тиешләр. Моны Chelny-biz үз чыганакларына таянып яза.
Чаллы мәхкәмәсе аның сак астында утыруын озайту-озайтмау мәсьәләсе нигезендә карар чыгарырга тиеш. Әлегә Фәттахов Минзәлә шәһәренең тикшерү изоляторында утыра.
Медиа язуынча, тикшерүчеләр Фәттаховны тагын ике айга сак астында калдыруны сораячак.
Фәттахов эшен 👉 монда язган идек.

🤬15
14 июль Түбән Новгород өлкәсенең Пашат һәм Семочки авыллары янында кызыл террор корбаннарын искә алганнар.
Кызыл Октябрь районының Пашат һәм Семочки авылларындагы "кызыл террор" фаҗигасен ел саен искә алу гадәте бар. Хәтер көне үзенчәлекле уза: иртән үк корбаннар чалына, шәһитләр каберлегендә барлыкка килгән мемориал комплекс янына ирләр рәт-рәт басып тәкъбир әйтеп килә, биредә Коръән сүрәләре укыла, аларның рухына дога кылына, татарча чыгышлар ясала. Мондый хәтер көне ундүртенче тапкыр уздырыла.
1919 елның 13-14 гыйнварында шушы авылда яшәүче авыллар крестьян хуҗалыкларын массакүләм реквизициясенә каршы баш күтәрә. Татар авылларындагы кешеләр чекистлар тарафыннан атып үтерелә. Атып үтерелгәннәрнең төгәл саны билгесез, кимендә 53 кеше, алар арасында 7 имам бар. Иң яшенә 17 яшь була, иң картына - 80 яшь. Корбаннар ике авыл арасындагы уртак каберлеккә күмелә.
Корбаннар исеме кара таштан ясалган кабер ташына уеп язылган.
Белә идегезме модный Хәтер көнен?

💔21🔥2❤1
❗️Бүген Татарстанда Укрианага сугышка барырга өндәүче телемарафон уза
Украинага сугышка барырга өндәү эшенә Ләйлә Фазлыева, Эльмира Зарипова кебек Татарстан түрәләре, сугышка үз ихтияры белән китүче ирләр, табиблар, Балтачтагы әбиләр һәм балалар җәлеп ителгән. Барлыгы 60 кеше. Алар арасында Фирдүс Тямаев та, Элвин Грей да, Илсөя Бәдретдинова да һәм башка артистлар сугышка барырга кыстау эшендә катнаша.
Марафонда катнашучылар әледән әле Украинага барып 1,5 млн сум эшләргә мөмкин дип әйтә һәм сугышка баручы кешеләр чын ирләр дип билгели.
Тулырак 👉 монда яздык.
Ә Татарстанга Путин башлаган сугыштан мәетләр кайтарылуы дәвам итә.
Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2091, Башкортстаннан — кимендә 2425, ике республикадан кимендә 4516 кеше һәлак булган.

Татарстанда Украина сугышына китәргә кыстый торган телемарофон уза
12 сәгатьлек телемарафон "ТНВ-Татарстан" белән "ТНВ-Планета" каналларында оештырыла. Сугышка барырга ике телдә өндиләр.
🤬11🤮10👎6🌚1
👩❤️👨 Майя Ада, Эрфан, Илиан, Фемида...
Бу - Башкорстанда балаларга бирелгән исемнәр. 2024 елда туган балаларга нинди үзенчәләкле исемнәр кушылганын Башкортстан ЗАГСы ачыклаган. Шул ук вакытта иң популяр исемнәрне дә атаган.
👧 Кыз балаларга нинди исемнәр бирелгән?
Фемида, Асена, Гөлсәйдә, Майя Ада, Зәйнәп.
👶 Нинди исемле ир балалар барлыкка килгән?
Илиан, Гомәр, Азнай, Корюн, Эрфан.
Әминә, Сафия, Арина, Ева, Ясминә, Әмир, Марк, Тимур, Артем - болары иң популяр исемнәр. Балаларга бу исемнәрне бирү елдан ел дәвам итә.
2023 елда 3,8 мең башкортстанлы исемнәрен алыштырганнар икән.

😱5👍3