Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиянең Липецки өлкәсендә дроннар һөҗүменнән соң хәрби һава аланы яна, хакимиятләр якындагы торак пунктлардан кешеләрне эвакуацияли.

Липецки муниципаль бүлгесендә гадәттән тыш хәл кертелгән, транспорт хәрәкәте туктатылган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4🤯1
Путин бер көн эчендә дистәдән артык "тыючы" канун имзалады.

Аерым алганда, сугыштагы хәрбиләргә кесә телефоны куллану тыела, балигъ булмаучыларга энергетиклар сатарга ярамый.

Әдәби әсәрләрдә наркотиклар "пропагандалауны" тыю да кертелде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩3🤯2🤡2🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә Курскида ниләр булып ята? Русиянең Курски өлкәсендә өченче көн рәттән сугышлар дәвам итә. ▪️Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) көндәлек күзәтүендә әйтүенчә, украин хәрбиләре Курски өлкәсенең эченә таба ун чакрым алга киткән булырга мөмкин. ▪️8…
❗️Курски өлкәсендәге вазгыять Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип бәяләнде.

РФ кануннарына күрә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл зыян күргән кешеләр 500дән артып китсә яисә матди зыян 500 млн сумнан артып киткән очракта игълан ителә.

Исегезгә төшерәбез: Русиянең Курски өлкәсенә украин хәрбиләре бәреп кергән, алар өлкә эченә таба 10 км алга киткән булырга мөмкин дигән хәбәрләр булды. Русия медиасы ул хакта сак кына яза. Азатлык Радиосы андагы вазгыятьне күзәтә һәм соңгы тәрәкъкыятьне җиткереп торачак.

@azatliqradiosi
👍3🎉2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Курски өлкәсендәге вазгыять Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип бәяләнде. РФ кануннарына күрә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл зыян күргән кешеләр 500дән артып китсә яисә матди зыян 500 млн сумнан…
Русиянең Курски өлкәсенә украин хәрбиләре бәреп кергән — җирле халык эвакуацияләнергә мәҗбүр. Шушы минутка ниләр билгеле?

▪️6 августта йөзләгән украин хәрбие Русиянең Курски өлкәсенә бәреп керде. Украиннарда бронетехника һәм башка төрле авыр техника да бар. Украинага каршы сугышны яклаучы Русия блогерлары хәбәр иткәнчә, украиннар РФ территориясенең 600 дүрткел километрын басып алган, ике дистәдән артык торак пунктны буйсындырган.

▪️Шул ук вакытта Украина президенты Володимир Зеленскийның киңәшчесе "The Washington Post" басмасына украиннар Курски өлкәсенең 100 дүрткел километрын яулап алган дип җиткерде.

▪️Русиянең "хәрби хәбәрчеләре" хәзер сугыш Курчатов шәһәреннән 30 км ераклыкта бара ди. Курчатовта атом электр станциясе урнашкан.

▪️"The Insider" басмасы украиннар Курски өлкәсенең 11 торак пунктын яулап алган дип яза.

▪️Русия саклану министрлыгы "без Курски өлкәсендәге вазгыятьне контрольдә тотабыз" дип тәкърарлый. Тик җирле халык моны ялган ди: Курскидагы Telegram-каналларда бернинди ярдәм юк, халыкка эвакуацияләнергә дә булышмыйлар дип язалар.

▪️ 8 августта Путин Курски өлкәсендә яшәгән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләргә 10ар мең сум түләнәчәк дип белдерде.

▪️Кичә Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко 6-8 августта Курски өлкәсендә 66 кеше, шул исәптән 9 бала яраланган дип хәбәр итте.

▪️Курски өлкәсе Украина белән чиктәш. Украинага каршы сугышын Русия 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 898нче көне.

@azatliqradiosi
🎉4👍2❤1🔥1🥰1
❗️Татарстанда миграция үсеше 45,5 процентка төшкән.

Республикага килүче чит ил мигрантлары саны кими, ә менә Русиянең башка төбәкләреннән күченүчеләр арта. ☝🏻

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢8👍4
Татар музыкантлары яман шешкә каршы көрәшүче Зөлфия Камаловага акча җыю өчен хисап ачкан.

Хәзергә 300 мең сум тупланган.

Кичә, 8 августта, җырчының яман шешкә каршы көрәшүе билгеле булды.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
❤6🥰4🔥2
Русия төрмәләрендә утыручы татар-башкорт сәяси тоткыннары алмашуга өмет итә аламы?

1 августта Русия белән Көнбатыш арасында салкын сугыштан соң тоткыннар белән иң күләмле алмашу булды. Әмма Русия зинданнарында гаделсез хөкем ителгән меңләгән активист утыра. Алар арасында татар һәм башкортлар да күп. Тагын кемнәрне азат итеп булыр иде?

✔️Мөһаҗирлектә журналистика белән шөгыльләнүче Руслан Вәлиев Айрат Дилмөхәммәтовны беренче санлы сәяси тоткын дип саный.

✔️Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты активисты Айгөл Лайон сәяси тоткыннар белән алмашу тагын булса, 4,5 елга төрмәгә хөкем ителгән, дүрт бала әтисе Фаил Алсынов та исәптә тотылырга тиеш дип саный. Баймак эше нигезендә 80ләп кеше утыра, аларны искә алучы юк, дип борчыла ул.

✔️Русия төрмәсендә галим Азат Мифтахов та утыруын дәвам итә. Аның укытучысы Михаил Лобанов алмашу исемлекләреннән Азатны эзләгән.

✔️Русиянең асаба халыклары проблемы турында язучы журналист, җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Латыйпова тоткыннарны алмашу вакытында исемлеккә, һичшиксез, Кавказдан тоткыннар кертелсә, хәерлерәк булыр иде дип саный. Ул төрмәгә утыртылган Зарема Мусаева азат ителсә, гадел булыр иде, ди.

👉Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉VPN-сыз сылтама монда.
💔8
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🔶Быел "Милләт җыены" урынына зурлап Дөнья татар яшьләре форумы корылтаен уздырмакчылар. Бизнес Онлайн басмасы язуынча, чара август уртасында оештырылачак. ▪️Дөнья татар яшьләре форумы 2004 елда Татар конгрессының яшьләр канаты буларак оешты. Төрле вакытларда…
❗️Татар яшьләре форумы августтан киләсе елга күчерелә

Быел август аенда узарга тиешле Дөнья татар яшьләре форумының тугызынчы җыены үтмәячәк. Азатлыкка билгеле булганча, бу хакта форум шурасы әгъзаларына хәбәр ителде.

Форум җыены "Казанда зур халыкара чаралар үткәрү сәбәпле" күчерелгәне әйтелә.

Яшьләр җыенын үткәрү 2025 елның 23-27 апрель көннәрендә күздә тотыла. Аны татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгы һәм "Мин татарча сөйләшәм" чарасының 20 еллыгына туры китерү планлаштырыла диелә.

Соңгы тапкыр форум 2018 елда үткәрелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
😢4🤷‍♂3🤬2👍1
Украинаның Константиновка шәһәренә һөҗүмдә үлүчеләр саны 12гә җиткән

Русия гаскәренең Донецки өлкәсендәге Константиновка шәһәрен атышка тотуы аркасында кимендә 12 кеше үлгән, 40 кеше җәрәхәтләнгән.

Донецки өлкәсенең хәрби хакимияте башлыгы Вадим Филашкин әйтүенчә, шәһәргә артиллерия белән һөҗүм итмәгәннәр, ә һавадан X-38 ракеты атканнар. ракет "Экомаркет" супермаркетына эләккән. Янгын башланган.

Русия саклану министрлыгы әлегә Константиновкага ясалган һөҗүмгә фикер белдермәде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬3😢1
Курскига Башкортстан хәрбиләр җибәреләме?

“Звезда” телеканалы Курски өлкәсенә баручы сугыш техникасы колоннасын күрсәтте. Машиналарда Башкортстан байрагы җилферди. Канал белдерүенчә, Русия саклану министрлыгы аларны Белгород өлкәсеннән һәм аннексияләнгән ДНРдан күчергән.

Бүген иртән Курски өлкәсенең Октябрьское авылы янында Русия колоннасына һөҗүм видеосы таралды. Анда кимендә 14 йөк машинасына зыян килүе, арбаларында Русия солдатлары җәсәдләре ятуы күренә.

Әлеге видеоны төшерүдә гаепләп, 48 яшьлек ир кулга алынган дип яза Mash телеграм каналы.

Хәрби темага язучы Русия блогерлары дәүләт телеканалларының ачыктан-ачык колонналар узу урынын күрсәтүне тәныйтьли.

Русиянең Украинага каршы сугышын Башкортстан җитәкчелеге беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. Республикада ихтыярилардан торган батальоннар төзелә башлады. 6 батальон төзелгәннән соң “Башкортстан” мотоукчылар полкы төзелде һәм сугышка җибәрелде.

Азатлык мәгълүматынча, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 2051 кеше һәлак булган.
🤬4🤮2🤡2👍1🙈1
Владимир Путин Русия белән инде 25 ел идарә итә.

1999 елның августында Ельцин аны премьер-министр вазифаларын башкаручы итеп билгеләде, үзенең варисы итеп атады. "Ул илнең траекториясен радикаль рәвештә үзгәртте" ди сәясәт белгечләре Путин турында...

Видеоны карагыз.

@azatliqradiosi
😢5💩3👍1🤮1
Роскомнадзор Русиядә Signal мессенджерын томалавын хәбәр итте ⛔️

Оешма моны "террорчылык һәм экстремизмга каршы тору кануннар таләбен үтәмәү" белән аңлатты.

Элегрәк җомга көнне Русиядә интернет кулланучылар Signal эшендә проблемнар турында хәбәр итә башлаган иде. Мессенджерны VPN-сыз ачып булмый, дигән хәбәрләр булды.

Кибериминлек өлкәсендә белгечләр Signal кушымтасын иң имин мессенджерларның берсе дип атый. Ул "үтәли шифрлау" куллана.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤡4🤣3😱2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 август, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Белгород, Брянски һәм Курски өлкәләрендә террорга каршы операция тәртибе кертелгән. Бу украин армиясенең Курски өлкәсенә бәреп керүе белән аңлатыла.

🔸Русия МАГАТЭга Курски АЭСы тирәсенә ракет калдыклары төшүе турында хәбәр иткән. Станция элеккечә эшли, турыдан-туры һөҗүмнәр теркәлмәгән. Мәскәү әлегә МАГАТЭ сессиясе җыюга сәбпәләр күрми.

🔸Израил гаскәре Газзә сызыгында Әл-Табин мәктәбенә һөҗүм иткән. Медиа язуынча, кимендә 100 кеше һәлак булган. ЦАХАЛ мәктәп бинасында ХӘМӘС фәләстин хәрәкәтенең команда үзәге урнашкан иде дип ышандыра.

🔸Бразилия президенты Луис Инасиу Лула да Силва очкыч казасыннан соң илдә өч көнлек матәм игълан ите. Кичә бу казада 61 кеше һәлак булды.

🔸RuTube AppStore-дан алып куелган. Видеохостинг әсбаблар кибетенә кире кайтуга ирешмәкче.

🔸Олимпиада финалында 65 килограммга кадәр авырлыкта Алжир боксчысы Иман Хәлиф Китай спортчысы Ян Люнены җиңеп, алтын медаль алды. Хәлифне Олимпиада дәвамында трансгендер дип яла ягып мыскыл иттеләр.
👍1🤣1
Белгород, Брянски һәм Курски өлкәләрендә террорга каршы чарлар тәртибе кертелгән. Бу украин армиясенең Курски өлкәсенә бәреп керүе белән аңлатыла.

Террорчылыкка каршы чаралар тәртибе кертелгәндә нинди чикләүләр була ала:

✔️Кешеләрнең документларын тикшерү. Әлеге тәртип кертелгән җиргә кергәндә һәм чыкканда кешеләрне тентергә ярый.

✔️Махсус хезмәтләр телефоннан сөйләшүләрне тыңлау һәм интернеттагы язышуларны уку хокукы ала.

✔️Хакимиятләр теләсә кемнең машинасын беренче ярдәм күрсәтер яки җинаятьчеләрне тоту өчен куллана ала. Соңрак хосусый милекне куллану өчен компенсация түләргә тиешләр.

✔️Кирәк чакта куәт хезмәтләре аерым урыннардан яки биналарданы кешеләрне куа, машиналарны күчерә алалар.

✔️Төбәк җирлегендә телефон элемтәсе, интернет сүндерелергә мөмкин.

✔️Кирәк булса, кешеләрне "имин районнарга" күчерә алалар.

✔️Махсус хезмәтләр вәкилләре "террорчылыкка каршы көрәш" максатыннан мәхкәмә карарысыз бөтен биналарга керә алалар.

✔️Исерткеч эчемлекләр, корал сатуны чикләргә мөмкиннәр.
😁4👍2🖕2🤯1😡1
Оренбурда хакимият Җәмигъ мәчете төзелешенә рөхсәтне халык белән килештергәннән соң гына бирәчәк

— Җәмигъ мәчете проекты һәм аның төзеләчәк урыны турында оренбурлар белән фикер алышу мәҗбүри булырга тиеш. Ачык диалог илнең башка шәһәрләрендә булган аңлашылмаучанлыклардан качарга ярдәм итәчәк, — диде өлкәнең вице-губернаторы Игорь Сухарев.

🔸2021 елда узган Русия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Оренбур өлкәсендә җирле мөселманнар саны 260 мең кешедән арта. Төбәктә 116,6 меңнән артык татар, 36,1 мең — башкорт, 107,7 мең — казакъ яши. Соңгы 10 елда татарларның саны — 23%-ка, башкортларның — 22,5%-ка кимегән.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
😐3😁1
Азатлык YouTube: "Сезнең Татарстанда канун юк"

Узып баручы атнада Азатлык YouTube-нда Уфада Зыя Камали йортын җимерү, төрлле илләрдә яшәүче татарларны Татарстанга кайтару, Сандромохта татарларның атып үтерелүе турында сөйләштеләр.

"Сезнең Татарстанда яшәргә ходай кушмасын! Сездә канун юк. Миңа бервакыт Татарстанда мәхкәмәләшеп йөрергә туры килде. Сездә полиция, прокуратура, тикшерү комитеты һәм мәхкәмә эшләми. Канунсызлык. Үз җитәкчеләрегез дә сезне кешегә санамый. Шул ук Екатеринбурда мәхкәмә юлын таптадым. Мәхкәмә шәһәр хакимиятенә каршы чыгып, мине яклады. Сез Миңнеханов коллары" ди ул һәм республикадагы кайбер вакыйгаларны, хәлләрне санап уза.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉VPN-сыз сылтама монда.
👍7🤡2😢1💯1
Медиа: Камал театрына "1552" спектаклен куймаска киңәш иткәннәр

Мондый карарны Камал театры үзе кабул итмәгән, ә "югары кабинетларда" киңәш иткәннәр.

"БИЗНЕС Online" чыганаклары сүзләренчә, "бүген Казанны Явыз Иван яулау елына карата аллюзюияләр белән халыкны тынгысызлау вакыты түгел" дигән ишарә ясаганнар.

Режиссер Айдар Җаббаровның "Хуш, авылым" спектакленең дәвамы буларак "1552" спектаклен әзерләве турында былтыр августта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр иткән иде. 2023/2024 театр сезоны тәмамланды, ләкин спектакль куелмады.

Әлеге вакытта Җаббаров җырчы Әлфия Авзаловага багышланган "Әлфия" дип аталган башка спектакль әзерли.

▪️1552 - Казан ханлыгын Явыз Иван гаскәре басып алган ел. Татарлар октябрь аенда бу уңайдан Хәтер көне уздыра. Әмма 2022 елдан бирле аны Казанда зурап оештыруга рөхсәт юк. Казанны басып алганда шәһит китүчеләрне ялгыз пикетлар яки дога белән генә искә алалар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉VPN-сыз монда ачыла.
🤬28🖕4👍1
Украинаның Русия басып алган җирләрендә яшәүчеләргә 2022 елның октябреннән 2,2 млн Русия паспорты бирелгән

Русия эчке эшләр министрлыгы белешмәләренә караганда, бу җирләрдә паспортлар бирүче, миграция мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 106 бүлекчә эшли.

Ераграк урыннарда яшәүчеләргә, авыр хәлдә чирләп ятучыларга, инвалидлыгы булганнарга, аз хәрәкәтләнүче затларга Русия паспорты бирү өчен бүлекчәләрнең вәкилләре үзләре килә диелә.

▪️2022 елда сентябрендә Украинаның Запорожье, Херсон, Луһански һәм Донецки өлкәләрендә Русия "референдум" уздырып, Русиягә "кабул итте". Шул ук вакытта Мәскәү аннексияләнгән бу төбәкләрнең берсен генә дә тулысынча контрольдә тотмый. Дөньяның күпчелек илләре аннексияне танымауларын белдерде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬4✍1