Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Әйдә.Online проектында башкорт теленең яңа дәресе 📝

Ул ашамлыкларга багышлана. Шулай башкорт телендә үткән заманның ничек формалашуы турында да белерсез. Милли ризыклар турында да сөйләшү бар.

➡️ https://www.azatliq.org/a/33040127.html
➡️ VPN-сыз сыллтама: https://smarturl.click/z2w4o
❤10👍2🥱1
Төнлә Курск өлкәсе ракет һөҗүменә дучар булган.

Ниләр билгеле?


▪️Бәреп төшерелгән ракетның калдыклары тугыз катлы йорт өстенә килеп төшкән. 13 кеше җәрәхәтләнгән. Аларның икесе бик авыр хәлдә.

▪️Бу өйдә яшәүчеләрне шәһәрдән ерак түгел аланда урнаштырганнар.

▪️Ракетлар белән төнлә Курск, Брянск, Орел, Белгород өлкәләренә дә һөҗүм ителгән. 35 дрон бәреп төшерелгән.

▪️Воронежда берничә хосусый йортка һәм бер административ бинага зыян килгән. Йөзләп кеше электр утсыз калган. Корбаннар турында хәбәр ителми.

▪️Шимбә көнне Украина президенты Владимир Зеленский беренче тапкыр Украина гаскәрләре Русия җирендә эш итә дип рәсми раслады. Моны ул сугышның агрессор җиренә этеп чыгару дип бәяләде.

▪️Бүген Владимир Путинның Украинага каршы башлаган сугышның 900нче көне.

@azatliqradiosi
👏5🥰2🤬2👍1🔥1
Курскидагы хосусый йорт шушындый хәлдә.
😭5🔥4🥰3❤‍🔥1👍1🤬1
Төркиядә Instagram янә эшли башлаган

2 августта ул Төркия хакимияте тарафыннан блокланган иде. Бу адым социаль челтәрдә ХӘМӘС башлыгы турында кайганамәләр язып булмавы, Instagram Исмәгыйл Хәния турында кайгыру сүзләрен блоклый дигән сылтау белән ясалды дип аңлаткан иде Төркия рәсмиләре.

Хакимиятнең мондый гамәле Төркия халкы тарафыннан төрлечә кабул ителде, әмма башлыча халык хакимият реаль проблемнар хәл итү урынына уен уйнау белән мәшгуль дип тәнкыйтьләде.

Түрәләр instagram-га керү чиге алынды дип белдерде.

#Төркия
🥰6🤡4👎1🤪1
📍Париж-2024 уеннарында кайсы спортчылар татар исемен танытты?

Якшәмбе язмасы сезнең өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип өметләнәбез.

Бүген Париждагы Олимпиада тәмамлана. Чарада Русия белән Беларусия такымнары катнашмады, аерым спортчылар гына килде. Аларга нейтраль статуста гына чыгыш ясарга рөхсәт ителде, бернинди дәүләт байрагын күтәрү, гимны яңгырату ярамады. Трансляцияне дә Русия оешытыра алмады, имеш, алар үзләре теләмәде. Аның каравы Русия пропагандасы Олимпиаданы төрлечә иләде, мыскыллады, сүкте, тәнкыйтьләде. Сүз саен Сочида узган ярышлар белән чагыштырды.

Тик ярышлар итте, спортчылар үзара көрәште, җиңде. Бүген - Олимпиаданың соңгы көне.

Ничек узды Олимпиада? Ничек истә калачак ул? Татарлар ничек чыгыш ясады, нинди җиңүгә ирешә алды?

Быелгы Олимпиадада барлыгы 8, Казакъстан җыелмасында гына 6 татар спортчысы булуы билгеле. Алдагы җәйге уеннарда татарлар саны утызга якын, Пекиндагы кышкы олимпиадада 15 иде.

Илфат Абдуллин, Кәринә Ибраһимова, Руфинә Исхакова, Әмир Закиров, Роман Сафиуллин, Алисә Фәхретдинова, Ника Шәрәфетдинова,  Эльмир Алимжанов, Айдер Абдураимов, Нариман Корбанов…

Кемнәр бу спортчылар? Тамырлары кайдан, кемгә барып тоташа? Татарлыклары никадәр?

Тизрәк мәкаләне укыгыз да кешеләргә сөйләгез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
🔥10👍3❤1😁1
Курск өлкәсендә "срочник"лар бар. Әмма аларны тылга күчермиләр

Украина гаскәрләре Курск өлкәсенә кергәндә анда Русиянең мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатлары да булган, әмма алар тыныч урынга күчерелмәячәк. Бу хакта "Агенство" медиасы яза.

Курскида калган "срочник"лар сугышчы бүлек солдатлары дип игълан ителгән. Әмма медианың мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатларның сугышта катнашу-катнашмау турында төгәл, расланган мәгълүматы юк.

6 августта Оксана Деева — мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатның әнисе — 6 августта петиция чыгарды. Аның улы "срочник" буларак Курск өлкәсенә җибәрелгәне ачыкланган. Петициядә барлык "срочник"лар сугыш барган җирләрдән чыгарылырга тиеш дип таләп ителә. Биш көн эчендә аны дүрт меңнән артык кеше имзалаган.

Бу хакта тулырак укыр өчен шушы 👉 сылтамага басыгыз.
😭3😁2👻2👍1😢1
Татарстан, Башкорстан, Кырым — һәр җирдә сәяси тоткыннар бар. Азатлык алар турында даими язып тора. Әгәр тоткыннар белән алмашу кабат була калса, бу исемлектә кемнәр булырга тиеш?

Без бу хакта зур материал язган идек. Менә бу 👉сылтама аша тулырак укый аласыз. Ә монда аның каймагы.
💔11👍3🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар музыкантлары яман шешкә каршы көрәшүче Зөлфия Камаловага акча җыю өчен хисап ачкан. Хәзергә 300 мең сум тупланган. Кичә, 8 августта, җырчының яман шешкә каршы көрәшүе билгеле булды. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #татарлар @azatliqradiosi
Җырчы Зөлфия Камалова: "Терелергә өметләнәм"

Австралиядә яшәүче татар җырчысы атнакич туган көнендә авыруы турында язып күпләрне шаккатырды һәм өнсез калдырды. Ул ярдәм сораган иде. Бүген ул рәхмәтләр язган һәм терелерергә өмет барлыкка килде дигән.

"Кадерле дуслар, миңа күрсәткән теләктәшлегегез, сузган ярдәм кулларыгыз, мәхәббәт белдерүегез - боларның барысыныннан да күңелем тулды. Миндә терелергә өмет туды.

Рәхмәт! Рәхмәт! Рәхмәт!

Алда мине ни көтә - билгесез. Әлегә тиз генә химиятерапияне уза алмасмын кебек. Әмма юллаган ярдәмегез миңа хастаханәдә дәваланырга мөмкинлек бирәчәк. Медицинада яман шешнең 4нче дәрәҗәсендә кешегә паллиатив ярдәм генә күрсәтелү каралган. Әмма төрле дәвалануларны кулланып кешеләрнең терелүе турында әллә нинди тарихлары бар бит.

Терелермен дип ышанам. Сезнең яратуыгыз миңа кыюлык, тәвәккәллек өстәде.

Мин тәмамларга тиешле берничә проект бар, мин уйнарлык шоулар да бар.

Гаҗәпләнерлек юмартлык күрсәттегез, рәхмәт! Барыгызны да яратам!"

@azatliqradiosi
🙏16💔6❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Париж-2024 уеннарында кайсы спортчылар татар исемен танытты? Якшәмбе язмасы сезнең өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип өметләнәбез. Бүген Париждагы Олимпиада тәмамлана. Чарада Русия белән Беларусия такымнары катнашмады, аерым спортчылар гына килде. Аларга…
Олимпиаданың башка нәтиҗәләре

✹ АКШ Олимпиаданың соңгы көнендә алтын медальләр яулауда Кытай белән тигезләште. Нәтиҗәдә ике илнең дә кырыгышар алтын медале бар. Әмма АКШ барыбер алда, чөнки аның көмеш медальләре саны күбрәк. Шул рәвешле яуланган медальләр буенча беренче урында АКШ, аннары Кытай, өченче урында исә Япония.

✹ Нейтраль статуста катнашкан русиялеләр арасында бер генә көмеш медаль бар. Мирра Андреева белән Диана Шнайдер парлы тенниста икенче урынны яулады.

✹ Украина бу Олимпиадада 12 медальгә ия булды. Аларда өч алтын, биш көмеш, дүрт бронз медаль. Соңгы 12 елда бу - иң яхшы күрсәткеч.

✹ Советлар Берлегенә кайчандыр кергән дәүләтләр арасында иң яхшы күрсәткечкә Үзбәкстан ия булды. 13 медальнең сигезе - алтын.


@azatliqradiosi
🏆5👎2👏2✍1🔥1
Бу атнаны Азатлык ниләр язды?

Күрми, ишетми калмадык димәгез. Бик фәһемле, мөһим материалларыбыз булды. Мәсәлән…

🔸Сандормох. Анда ничә татар атып үтерелгән?

Тоташ зиратка әйләнгән Сандармох урманында Бакый Урманче энесе атып үтерелгән. Шушында ук ТАССРда татарлыкны алга сөргән җитәкче Кәшшаф Мохтар гәүдәсе ята. Белә идегезме?

🔸 "Миңа бу вакыйгалар аша узарга фәкать өмет ярдәм итте". 

Азатлык журналисты Алсу Кормашның иректә беренче әңгәмәсендә ул азат ителгәннән соң ниләр кичергәнен, алга таба нишләргә җыенганын сөйләде. Ялгыз гына урамда, беркемнең күзәтүсез йөрү алу да бәхет икән дип сөйләвенә игътибар итегез.

🔸 "Без хәзер әтигә якынрак"

"Баймак эше" фигуранты Инсаф Исламов тарихын сөйләдек.  Ул Уфадагы тикшерү изоляторында утыра. 17 сентябрьгә кадәр Инсаф — сак астында.  Ул хатыны, ике баласы белән Мурманскида яшәгән. Шунда тоткарлаганнар. Инсафның хатыны ике баласын ияртеп Башкортстанга кайтты.

🔸 "Большевиклардан күп җәфа күреп үлде".

Башкорт милли лидер, галим, тарихчы Әхмәтзәки Вәлидинең әтисе Әхмәтша Вәлидовның тормышы һәм үткәне нинди булган? Ничек аны да, Вәлидинең туганнарын да изалап, мыскыллаганнары турында бу мәкалә.

🔸 Татарстан шәһәрләрендә татар теленең хәле: татарларның чиреге канәгать түгел

Татарстан социологлары республиканың сәнәгать шәһәрләре — Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә татар теленең торышы өйрәнгән. Галимнәр фикеренчә, бу дүрт калада да миллилек югары дәрәҗәдә саклана. Әмма тел ничек һәм кайда кулланыла?Татарлар, урыслар белән чагыштырганда, татар теленә нинди мөнәсәбәттә? Азатлык социологик тикшеренүне өйрәнде.

🔸 Ә бу безнең YouTube каналда чыккан соңгы видеоязма. Путинның Русиядә тәхеттә утыруына 25 ел ук булып киткән. Ниләр вәгъдә итте, ниләр сөйләде, ничек ышандырды... Шулар хакта видео чыгардык.

Атна азагында хисләребезне дә белдерәбез. Чынында укучыларыбыз белән горурланабыз. Башкалар язмаган җитди, кайчак кабул итәргә авыр булган, башны да эшләтергә кирәк булган, йөрәкне кызганмыйча да укырга, карарга туры килгән темаларны карап барасыз, кызыксынасыз. Әле туган телдә укыйсыз! Афәрин! Бергә булыйк, авыр заманнарның да уза торган гадәте бар ул.
👍7✍4🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 12нче август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Парижда Олимпия уеннары тәмамланды. Медальләр саны белән беренче урында — АКШ (126 медаль). Икенче урында — Кытай (91 медаль), өченче урында — Япония.

🔹Украин хәрбиләренең Русиянең Курски өлкәсенә һөҗүм итүеннән соң 200 сивил зат юкка чыккан, дип хәбәр итте "Лиза Алерт" проекты.

🔹Русиянең Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков өлкәнең Краснояружский районы халкын эвакуацияли башлаулары турында хәбәр итте. Сәбәбе — районда Украина хәрбиләренең активлашуы ди ул. Әлеге район Украина белән чиктәш.

🔹Бүген Казанда һәм Татарстанда — яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр яварга мөмкин. Җилнең көчәюе дә көтелә. Һава температурасы 17 дәрәҗәдән артмас дип фаразлана.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4❤1
Русия контролендәге Запорожье атом электр станциясендә зур янгын чыккан.

Янгынның видеосын Украина президенты Владимир Зеленский чыгарды. Ул янгында Русия гаскәрен гаепләде, ә Мәскәү исә — Украинаны.

Ике тараф та радиация фоны нормада, дип искәртте.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2👎1
❗️Казандагы мәхкәмә сәясәт белгече Руслан Айсинны читтән торып ике айга кулга алган.

Күптән түгел Русия эчке эшләр министрлыгы аны эзләүгә биргән иде.

Хәзерге вакытта Айсин Төркиядә яши.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤯7🤬4😁2👍1🤣1
🇹🇷Төркия хакимиятләре Telegram мессенджерына томалау белән янады.

Хакимиятләр Telegramнан наркотиклар сату, балаларга җенси көч куллану, фахишәлек, комарлы уеннар белән бәйле каналларны алып баручылар һәм анда утыручылар турындагы мәгълүматны ачуны таләп итә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия

@azatliqradiosi
🤡8👍2✍1