Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән журналист үзенә янауларына зарлана Башкортстан журналисты, Әбҗәлил районының "Оскон" газетында элек мөхәррир булып эшләгән Гадел Ишморатов үзенең GadelIshmur дигән Telegram-каналын алып барган. Бу каналның тасвирламасына…
Башкортстан журналисты Хәбиров тәнкыйте өчен янауларны кире какты
Әбҗәлил районы "Оскон" газетының элекке баш мөхәррире Гадел Ишморатов, "миңа беркем дә янамады" дип белдерде.
Кичә "Аспекты" телеграм каналы Ишморатовка янаулар, ишек төбенә венок куеп китүләре турында язган иде. Ул GadelIshmur телеграм каналын алып бара, анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның эшен тәнкыйтьли һәм шуңа күрә төрле янаулар алган диелде. Телеграм каналы моны Ишморатов бу хакта "үзе сөйләде" дип язды.
Соңрак «Аспекты» постны үзгәртте, мәгълүмат тикшерелмәгән һәм расланмаган дип өстәде.
Журналист әлеге мәгълүмат ялган дип белдерде:
— Рәсми белдерәм, миңа беркем янамады, минем турында бөтен мәгълүмат ялган һәм фейк. Кызганыч, хакимият каналлары хаклы һәм объективрак булып чыкты. Канал минеке түгел Мин сәясәт белән күптән шөгыльләнмим, Хәбировка, аның сәясәтенә нейтраль карыйм.
Ул бернинди дә телеграм каналлар алып бармыйм, башка өлкәдә эшлим дип тә әйткән.
Ишморатов фаразлавынча, кемдер Башкортстанда хөкем ителгән активист Фаил Алсынов иҗтимагый фикер лидерына алмаш эзли. Һәм аларга җәмәгатьчелек фикере белән уйнау өчен абруенда тап булмаган кеше исеме кирәк ди ул. Нинди уен турында сүз барганын журналист аңлатмый.
"Аспекты" беренче постны "Ишморатов исеменннән килгән хатка таянып яздык" дип белдерде.

🤔6👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген "Ватаным Татарстан" газетына баш мөхәррир итеп Илназ Фазуллин билгеләнде Татмедиа язуынча, аны газет хезмәткәрләренә тәкъдим иткәннәр. Моңа кадәр Фазуллин "Ялкын" журналын һәм "Intertat" электрон газетын җитәкләгән иде. Гөлнара Сабированың "Ватаным…
"Ялкын" журналын Энже Габдуллина җитәкләячәк
Баш мөхәррирсез калган "Ялкын" журналы коллективын яңа җитәкче белән таныштырдылар. Ул - Актанышта туып-үкән 24 яшьлек журналист Энҗе Габдуллина. Моңа кадәр "Татар-информ"да хәбәрче булып эшли иде.
"Ялкын"ның элекке мөхәррире бүген "Ватаным Татарстан" газеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

🥱4👍3✍2❤1🤔1
Телеграмга нигез салучы Павел Дуровны сак астыннан чыгарып, мәкхәмәгә алып килгәннәр. Бүген кич аңа гаепләү белдереләчәк дип хәбәр итә француз медиасы.
Урыс телле телеграм каналлар аны азат ителгән дип яза башлады, ләкин чынлыкта ул беркая да китмәде. Бүген кич аны сакта тоту вакыты чыга, аны сорау алуга китерделәр, мәхкәмә көтелә.

🤬3🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Телеграмга нигез салучы Павел Дуровны сак астыннан чыгарып, мәкхәмәгә алып килгәннәр. Бүген кич аңа гаепләү белдереләчәк дип хәбәр итә француз медиасы. Урыс телле телеграм каналлар аны азат ителгән дип яза башлады, ләкин чынлыкта ул беркая да китмәде. Бүген…
Дуров тоткарлануыннан соң Telegram-га нидер яныймы? Төп сорауларга белгечләр фикере
Франция рәсмиләре Павел Дуровны тоткарлады. Бу вакыйга популяр мессенджер язмышына ничек тәэсир итә ала? Заманында башкорт милли хәрәкәте каналларын томалаган мессенджерны демократик протестларда ничек кулланганнар? Белгечләр фикерләрен тәкъдим итәбез.
— Дуров чыннан да шифрлау ачкычларын бирмәүдә гаепләнә икән, мин француз хакимиятенең гамәлләрен канунлы түгел дип саныйм. Бу безнең элемтә серенә, шәхси аралашу серенә хокукыбыз, — дип саный "Роскомсвобода" иҗтимагый оешмасы башлыгы Артем Козлюк.
Telegram кебек зур инфраструктураны гади генә сүндереп булмый, ди "ЗаТелеком" телеграм-каналы авторы, IT-белгеч Михаил Климарев.
Шул ук вакытта мессенджерның төп "йөзе" тоткарлануы аның икътисадына нык итеп бәрәчәк, дип яза аналитик Эльдар Муртазин. Муртазин Дуровның күп тапкыр Telegram иминлеге турында сөйләвенә карамастан, бәйсез оешмалар тарафыннан бу иминлек аудитын узмаганын искәртә.
"Z-блогерлар, Z-пропаганда өчен бу вакыйгалар чыннан да коточкыч. Аларның бөтен эшчәнлеге Telegram-да, алар аноним һәм ярым-аноним каналлар аша эш итә", ди "Новая газета. Европа" мөхәррире Кирилл Мартынов.
Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

Азатлык Радиосы
Дуров тоткарлануыннан соң Telegram-га нидер яныймы? Төп сорауларга белгечләр фикере
Франция рәсмиләре Дуров тоткарлануын раслады һәм аңа гаепләүләр белдерде. Бу вакыйга популяр мессенджер язмышына ничек тәэсир итә ала? Заманында башкорт милли хәрәкәте каналларын томалаган мессенджерны демократик протестларда ничек кулланганнар? Белгечләр…
🤬2🥱1
Казанда Республика көнендә салют булмаячак
30 августта, Республика һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм иткәндә Казанда салют аттыру булмаячак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
Мэрия белдерүендә әйтелгәнчә, бу - республиканың бәйрәмне оештыручы комитеты карары. Ни өчен шундый карарга килүләре әйтелми, шулай да Шәһәр һәм республика көннәре - "үзенә күрә елга нәтиҗәләр ясау, мөһим социаль объектларны ачу ул", дип искәртелгән.
Бүген, 28 августта дроннар куркынычы аркасында Татарстанда ике һава аланы эшләми торды, Казандагы берничә оешманың хезмәткәрләре эвакуацияләнгән иде. Соңрак пилотсыз очкыч Татарстан яныннан үтеп китеп, күршедәге Киров өлкәсендәге объектларга һөҗүм иткән дигән хәбәрләр чыкты.
Татарстанга да дроннар берничә тапкыр һөҗүм итте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

😡4👍3😢3🤬1😈1
Илнур Гайниев Кариев театрына җитәкче итеп билгеләнгән.
2020 елдан бирле Минзәлә татар драма театрын җитәкләгән 36 яшьлек Илнур Гайниев Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры мөдире итеп билгеләнгән. Аны бүген театр сезоны ачылу тантанасында тәкъдим иттеләр.
Гайниев 2005 елда "Сәйдәш" бию театры солисты буларак эшли башлаган. Аннары "Балкыш" шифаханәсендә мәдәни чаралар оештыручы, "Дружба" спорт үзәге мөдире булган. 2016 елда Лаеш районы хакимиятен мәдәният бүлеген җитәкләгән, 2019 елда - Яшел Үзән башкарма комитетының мәдәният идарәсен. 2020 елдан Минзәлә театры мөдире булды.
Кариев театры апрельдән бирде мөдирсез. Аның элекке җитәкчесе Луиза Шарова үз теләге белән вазифасыннан китте.

🥱3✍2👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Телеграмга нигез салучы Павел Дуровны сак астыннан чыгарып, мәкхәмәгә алып килгәннәр. Бүген кич аңа гаепләү белдереләчәк дип хәбәр итә француз медиасы. Урыс телле телеграм каналлар аны азат ителгән дип яза башлады, ләкин чынлыкта ул беркая да китмәде. Бүген…
Телеграмга нигез салучы Павел Дуровка Франциядә мәхкәмә күзәтүе билгеләнгән.
5 млн евро залог түләгән очракта ул иректә калачак, әмма атнага ике тапкыр полициядә билгеләнергә тиеш. Аңа Франциядән китү тыелган.
Франция прокуратурасы матбугат релизында язылганча, Дуровны канунсыз эшчәнлек өчен платформа белән идарә итүдә, платформа турында мәгълүматны хакимиятләргә бирүдән баш тартуда, акча юуу һәм башка җинаятьләрдә гаеплиләр. Аны шулай ук Телеграмда балалар порнографиясен тарату, наркотикларның канунсыз әйләнеше һәм мошенниклыкта катнашуда гаеплиләр.
Әлеге гаепләүләр Телеграм хакимиятләр сорауларына җавап бирмәгәне өчен белдерелә диелә.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

Павел Дуровка Франциядә мәхкәмә күзәтүе билгеләнгән
Дуровны барлыгы алты төр җинаятьтә гаеплиләр. Аңа Франциядән китү тыела.
🤯3🤬1😈1
Сәлам, дуслар! 29 август, пәнҗешәмбене нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?
🟠 Төнлә Киевка дроннар һөҗүме булган, дип хәбәр итә җирле хакимиятләр. Корбаннар юк, шәһәрнең ике районында биналар зыян күргән.
🟠 Дроннар Брянск өлкәсе һәм Кырымда да бәреп төшерелгән, ди Русия рәсмиләре. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр турында шулай ук хәбәрләр юк.
🟠 КФУ тулай торагында бюджетта укучылар өчен яшәү 3 тапкырга арттырга мөмкин. Элек студентлар аена 600 сум түләгән булса, хәзер бу бәя 1,7 мең сумга җитә ала.
🟠 Башкортстан елгаларында су дәрәҗәсе үзгәрүе күзәтелә, бу Уфадагы Агыйдел елгасына да кагыла. Су дәрәҗәсе үзгәрүен белгечләр күзәтә диелә.
🟠 Узган кич Парижда Паралимпия уеннарын ачу тантанасы узды. 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк ярышларда 22 спорт төрендә 500ләп бүләк уйнатылачак. Ярышта Русиядән 88 спортчы катнаша, алар нейтраль статуста чыгыш ясый.
🟠 Росстат Русиядә нефть продуктларын җитештерү турында мәгълүмат чыгармый башлады. Бу карарны хөкүмәт иминлек сәбәпле кабул итте, дип яза The Moscow Times. Моңарчы Омск өлкәсендә иң эре нефть җитештерү корылмасында шартлау булды.
Башка җирдә татарча укый алмаган хәбәрләрне Азатлыкта укыгыз, безнең белән булыгыз, дусларыгызга да безнең турында сөйләгез!
@azatliqradiosi

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍8✍1
🇮🇳 Һиндстанның 90нан артык ватандашын ялган белән Украинадагы сугышка җибәргәннәр, кимендә сигезе үлгән
Һиндстан ватандашларын эш бирәбез дип Русиягә чакыралар, ә аннары тәрҗемәче бирмичә генә саклану министрлыгы белән контракт имзаларга мәҗбүр итәләр. Күп очракта кешеләр бары тик урынга килеп җиткәч кенә фронтка эләгүен аңлый.
Бу хакта "Дождь" телеканалына Һиндстан парламенты депутаты Викрамджит Сингх Сахнейб сөйләгән. Депутат әйтүенчә, һәлак булучыларның җәсәдләрен әлегә ватаннарына кайтара алмыйлар.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬2✍1👍1😱1😢1🤣1
Татарстан суверенитеты көнендә Казан метрополитенында FacePay дип аталган систем эшли башлый. Ул кешеләрнең биометрия мәгълүматын кулланачак, юл хакын "йөз белән түләп" булачак.
Биометрияне куллану Русия куәт оешмаларына репрессияләрне арттыруда ярдәм итмәсме? Бу башлангыч халыкны тагын да күбрәк контрольдә тоту өчен кулланылмасмы? Бу хакта белгечләр фикерләрен тәкъдим итәбез.
— Русия чынбарлыгында бу систем кешеләрне күзәтү һәм контрольдә тоту өчен тагын бер көчле корал булачак, — дип фаразлый хокук белгече.
Көн язмасын 👉 безнең сайтта 👈 укыгыз.
Ачылмаса, монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Заманча технология яисә күзләү куркынычымы? Казан метросында "йөз белән түләү" кертелә
Казан метросында юл хакын биометрия ярдәмендә түләү кертелә. Белгечләр кисәтә: биометрик системнар кеше хокуклары мәсьәләсендә куркынычлар тудыра ала.
🤬7👍2😢1
Алар нейтраль статуста ярыша. Паралимпиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарында исә аларга тамашачы буларак кына катнашу рөхсәт ителгән.
Кичә Парижда 2024 елгы Паралимпия уеннары ачылды. Алар 8 сентябрьгә кадәр барачак. Спортның 22 төрендә 549 бүләк уйнатыла.
Тулырак хәбәр 👉 монда.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2✍1
Уфа студенты татар телен өйрәнү кушымтасын әзерләгән
Уфа фән һәм технологияләр университеты шәкерте Ләйсән Йосыпова (Катиева) бу проекты белән "Студент стартапы" бәйгесендә катнашкан һәм 1 миллион сумлык грант откан.
"Сәлам" дип аталган кушымта татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүгә юнәлгән, ул уен форматында 36 тематик төркемнән тора диелә.
Кушымтаны Русиянең RuStore платформасында йөкләп алып була, аның PlayMarket яки AppleStore кибетләренә чыгу-чыкмавы билгесез.

❤10🔥6✍1
Уфадагы Көрәш сарае төзелешендә балигъ булмаганнарны 12шәр сәгать эшләтәләр
Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы яза, аның журналистлары Уфадагы Нуреев урамында бара торган Көрәш сарае төзелешендә булып кайткан һәм анда каска кигән балаларның күп булуына хәйран калган.
Канал чыгарган видеода ике малай үзләренә 14-15 яшь булуын әйтә, төзелештә 12-14 сәгать эшлибез, ди. Шушы хезмәтләре өчен балаларга ике мең сумлап кына акча бирәләр.
Канунга ярашлы 16 яше тулмаганнарга көненә биш сәгать кенә эшләргә ярый.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан

😱3🤬3🤣1
Соңгы елда Русиядәге баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары 24%-ка арткан.
Хәзер уртача сумма күпме? Җавапны рәсемдә күрә аласыз ☝🏻
ВЦИОМ сораштыруына күрә, иң нык мәктәп формасы һәм аяк киемнәре кыйммәтләнгән (2023 елда 20,4 мең сум булган, быел исә - 24,9 мең сум).
Тулырак 👉 хәбәрдә укый аласыз.

😢2👍1
Уфада үсмерләр тимер юл станциясендәге платформга ут төрткән. Полиция аларны Telegram аша тапкан
26 август кичендә балалар "Дим-Жуково" станцияләре арасындагы Авдон тимер юл платформына ут төрткән. Аларның әти-әниләренә "балигъ булмаучыларны тәрбияләүдәге бурычларны тиешенчә үтәмәү" турында административ беркетмә төзегәннәр.
Полиция хезмәткәрләре үсмерләрнең бу гамәлләрен Telegram-ны күзәтеп барган чакта ачыклаган – мессенджерда тукталышка ут төртүнең видеосын чыгарганнар. Полиция ике баланың кем булуын ачыклаган.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.

🔥2😢2