Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Хәвефле кисәтү". Православ радикал Гайнетдин мөфтиятен тыюны сорый

Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакыра. Мөфтият бу белдерүгә әлегә җавап кайтармады.

Силантьев үз мөрәҗәгатендә мөфти Равил Гайнетдингә буйсынган оешмаларны "илдә иң криминальләшкән дини оешмалар" дип атый. Ул мөфти Гайнетдинне русофобиядә дә гаепли. Силантьевка Гайнетдиннең мигрантларны тырыш дип мактавы да ошамый.

Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.

Бу хакта Азатлыкның көн язмасында укыгыз.
VPNсыз сылтама монда.

@azatliqradiosi
🤮13🔥2😁2👍1💩1🍌1
Узган төндә Җир шарында Супер Ай дип аталган күренешне күзәтергә мөмкин иде. Күрдегезме?

Бу күренеш тулган Ай белән Айның Җиргә иң якын булган мизгеле бергә туры килгәндә була. Супер Ай – Айның гадәттәгедән зуррак һәм яктырак булып күренүе.

Төрле илләрдән матур сурәтләргә күз салыйк.

#фәнфәсмәтән

@azatliqradiosi
👍9🥰3
❗️"Медиазона" мөхәррире: сугышта үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре бик күбәйде

Украинадагы сугышта үлүчеләрне барлаганда, хәзер Татарстаннан һәм Башкортстаннан исемнәр бик күп. Бу хакта Азатлык белән сөйләшүдә Медиазона мөхәррире Дмитрий Трещанин белдерде. Ул Русия ягыннан үлгән хәрбиләр исемлеген җыю белән шөгыльләнә.

— Үлемнәр турында хәбәрләр агымын тикшергәндә, бу бик яхшы күренә: берсе артыннан берсе Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең некрологлары бара. Сугыш башында Дагыстаннан үлемнәр күп күзгә ташлана иде, хәзер исә гел татар-башкорт исемнәре чыгып бара, гел Маратлар һәм Марсельләр, — дип сөйләде Трещанин.


Медиазона исемлегенә күрә, Башкортстан – сан ягыннан иң күп үлүче булган төбәк. Журналистлар бу республикадан 2705 үлем очрагын табып, аны раслый алды. Төбәкләр арасында дүртенче урында Татарстан (2259) бара. Бу журналистлар ачык чыганаклардан тапкан мәгълүмат кына, чын саннар тагын да зуррак, ди алар.

Медиазона мөхәррире белән сөйләшүне һәм Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәр саны белән беренче урыннарда баруы турында зур язманы җомга көнне Азатлыкта укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан #сугыш

@azatliqradiosi
😱6👍2😢2😨1
Татарстанда чүп яндыру заводын ачуны тагын бер елга кичектерәләр

Хәзер аны 2026 ел ахырына кадәр кулланылышка кертү ниятләнә. Бу хактагы карарны Русия премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

Казан янында чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4🔥1
WSJ: Саклану министрлыгы Путинга яңадан сайланып куелуыннан файдаланып, яңа мобилизация үткәрүне тәкъдим иткән

Шул рәвешле саклану министрлыгы Русиянең фронттагы югалтуларын капларга исәпләгән диелә.

WSJ әңгәмәдәше әйтүенчә, Путин бу тәкъдимне кире каккан. Ул сугышка бары тик үз ихтыяры белән контракт имзалаучылар гына китүен телим дип әйткән. Басма язуынча, Кремльдә 2022 елда узган мобилизация вакытында барлыкка килгән проблемнар турында хәтерлиләр.

Әмма ярты елдан соң хәрбиләр җитмәве проблемы көчәя, шуның аркасында илнең хәрби җитәкчелеге мобилизация уздыруны сорый, дигән басманың бу фикер алышулар белән таныш булган өч чыганагы.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укый аласыз.

#сугыш

@azatliqradiosi
💩11❤1
Польша тышкы эшләр министры "Кырымда гадел референдум" уздырырга тәкъдим итте.

БМО миссиясе референдумны әзерләү белән шөгыльләнә һәм ярымутрауның канунлы яшәүчеләре кем булуын билгели алыр иде, дигән Радослав Сикорский.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
👎4👍2
😳2024 елның җиде аенда Башкортстанда 16-61 яшьлек ирләр арасында үлүчеләр саны кинәт арткан.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ирләр арасында үлем очраклары 18,2 процентка күбәйгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Мөселман адвокаты Марат Ашимов эше яңадан каралачак.

Ул май аеннан бирле тикшерү изоляторында тотыла.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
💔6❤1👍1🔥1😱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Лүбнәндә — янә шартлаулар. Кичә пейджерлар шартлаган булса, бүген портатив радиолар шартлаган. Ул хакта Reuters агентлыгы һәм "Би-би-си" хәбәр итә. Шартлаулар Бәйрут янында һәм илнең көньягында булган, диелә. 3 кеше үтерелгән, 150ләп кеше яраланган дип яза…
Израил янә Лүбнәнгә (Ливанга) һөҗүм итә башлаган.

Һөҗүм "Хизбулла" төркеме лидеры Хәсән Нәсралла чыгыш ясаган вакытта башланган дип хәбәр итә BBC. Нәсралла Израилне соңгы ике көндә пейджер һәм портатив радиоларны шартлатуда гаепләде — бу шартлаулар аркасында дистәләгән кеше һәлак булды, йөзләгән кеше яраланды.

"Бу бит чеп-чи терроризм. Бу — хәрби җинаятьләр яки сугышны игълан итү. Аллаһның рәхмәте киң: берничә пейджер сүнгән яки эшләми булып чыкты. Кайберәүләре әле һаман да келәттә иде"

диде ул.

Израилне яклау армиясе тараткан белдерүдә исә Тель-Авив "Хизбулла"ның "террор потенциалын һәм инфраструктурасын" юк итәргә тели" диелгән.
"Дистәләгән еллар дәвамында "Хизбулла" гади кешеләр яши торган йортларны кулланып килде, ул йортлар астында туннельләр казыды, көньяк Лүбнәнне сугыш мәйданына әйләндерде"

диелгән Израил тараткан белдерүдә.

Израил медиа чаралары Тель-Авивның Лүбнәнгә ясаган бүгенге һөҗүмнәрен өченче Израил-Лүбнән сугышы дип тасвирлый. Беренче шундый сугыш — 1982-85 елларда, икенче сугыш 2006 елда булган.

@azatliqradiosi
🤬7🤔1
Бразилиядә соңгы елларның иң көчле янгыннары һәм корылык күзәтелә.

Кайбер шәһәрләрдә 150 көннән артык яңгыр юк. Анда яшәүчеләр һава дымлылыгының түбән булуыннан интегә. Урыны белән дымлылык Сахара чүлендәгедән дә түбәнрәк.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😱3😢3
Болгарстанның "Гласът" ("Тавыш") музыкаль бәйгесендә татар җыры яңгырады.

Ульянда (Сембердә) туган татар кызы Ләйсән Госманова София шәһәрендә баручы "Гласът на България" телеконкурсының XI сезонында катнашты. Әлеге бәйгенең "сукыр тыңлаулар" этабында Ләйсән татар халык җыры белән болгар җырын кушып башкарды. Тыңлаулар җәй көне узган, ә телевизион эфирга тапшыру 15 сентябрьдә чыкты. Бәйгедә шулай ук Италия, Македония, Украина вәкилләре дә катнашты.

Чыгыштан соң жюри әгъзалары Госманованы сайламаса да, тапшыруның YouTube платформасындагы видеода да, социаль челтәрләрдә дә Ләйсәннең моңлы тавышына сокланып язучы комментарларга юлыгырга мөмкин.

"Син сазыңны уйнадың" җыры белән болгарларның “Люляковы нощи” җырын кушып башкарырга Ләйсәнгә телепродюсерлар үзләре тәкъдим иткән. Бу Ләйсән өчен чит ил телевидениесендә генә түгел, гомумән, телевидениедә беренче тапкыр чыгыш ясау тәҗрибәсе булган. Бу хакта ул үзенең соцчелтәрләрендә яза.

Ләйсән Госманова тумышы белән Ульяннан. Югары белемне Казан, Чабаксар һәм Болгарстан университетларында алган. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә яши һәм HR юнәлешендә эшли. Төп эшеннән тыш төрле чаралар алып бара, сәхнәдә чыгыш ясый. Татар, урыс, француз, төрек, испан, инглиз, серб, болгар һәм гарәп телләрендә җырлый.

Быел җәй татар җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чит илдә шундый ук җыр конкурсында татар җырын яңгыратты – Үзбәкстан телевидениесенең "Ovoz" тапшыруында "Гөлҗамал" җырын башкарды, финалга җитте. Ярымфиналда Сәйдә тамашачыларның 45% тавышын җыйды. Татарчадан башка Сәйдә үзбәкчә дә, урысча да, инглизчә дә җырлады.

Узган ел Казан кызы Ралинә Ибраева Казакъстанда "Даус. Балалар" телевизион проектында катнашты. Проектта шулай ук Кытай, Болгарстаннан килгән балалар да бар иде. Ралинә "сукыр тыңлаулар"да "Туган тел"не башкаргач, жюри әгъзаларының дүртесе дә аңа таба борылган иде. Ралинә финалга уза алмады, тамашачы Казакъстан катнашучысын сайлады.

#татарлар

@azatliqradiosi
👍11❤3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Америкада сәяси сыену сораган Заһир Мөхәммәдъяровка мәхкәмә АКШта калырга рөхсәт иткән. Быел гыйнварда Баймактагы протест чараларында катнашканнан соң аны полиция эзләде, ул Русиядән чыгып китте.

🔸Мәскәүдә Wildberries офисына һөҗүм итү эше нигезендә мәхкәмә алты кешене 18 ноябрьгә кадәр кулга алган.

🔸АКШ Русия нефтенә каршы санкцияләрне көчәйтергә тели, дип белдерде Америка президенты киңәшчесе урынбасары Далип Сингх.

🔸Лүбнәндә пейджерлар шартлату операциясен Изарил 15 ел әзерләгән дип яза ABC. Канал чыганаклары мәгълүматынча, Израил хакимиятләре берничә ялган ширкәт белән эшләгән, аларның берсе Будапештта теркәлгән.

🔸Ковид Кытайның Үһән шәһәрендәге Хуанань базарыннан башланган диелә галимнәрнең халыкара тикшеренүендә. Алар коронавирус таралуның ике юлын билгеләгән: йә бер җәнлектән кешегә йоккан, йә аны базарга кешеләр үзләре керткән.


@azatliqradiosi
👍5❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяров АКШта сәяси сыену сораган Баймактагы протестларда катнашканнан соң, полиция эзәрлекләвеннән качып, Русиядән китәргә мәҗбүр булган 27 яшьлек табиб Заһир Мөхәммәдъяровның иртәгә АКШта сәяси сыену…
Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяровка АКШта калырга рөхсәт иткәннәр.
Ләкин бу сәяси сыену статусы түгел.


Иммиграция мәхкәмәсе активистка withholding of removal (илдән чыгарып җибәрүдән баш тарту) статусы биргән. Мондый статусы булган кешене Америкадан депортацияли алмыйлар, чөнки мәхкәмә егеткә үз илендә канунсыз эзәрлекләнү яный дип тапкан.

Хәзер Заһир АКШта канунлы яши, укый, эшли ала.

Мөхәммәдъяров 2024 елның 17 гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем чыгарган вакытта Баймак районы мәхкәмәсе янында була. Ике айдан аны да полиция эзли башлый. Нәтиҗәдә ул Русиядән китәргә мәҗбүр була. Апрельдә егет Мексика чигеннән АКШка үтеп керә һәм сәяси сыену сорый. Ул Луизиана штатында иммиграция төрмәсендә утырды һәм мәхкәмә карарын көтте.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Заһир турында күбрәк монда.
👍5
❗️Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәисе итеп сайланды.

Рәислеккә ике намзәт тәкдим ителгән иде: "Бердәм Русиядән" Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФтан - Хафиз Миргалимов.

Аноним тавыш бирүдә Миргалимовны 7 кеше яклады, 79 кеше каршы булды, 4 кеше тавыш бирүдән тотылып калды.

Мөхәммәтшин өчен 85 кеше тавыш бирде, 4 депутат каршы булды, тотылып калучылар булмады.

Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов Татарстан парламенты рәисе урынбасарлары итеп сайланды.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 30 елдан артык җитәкли, аңа быел 77 яшь тулды.

Узган ел рәислектән китү ихтималы турында белдергән иде, әмма соңрак "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип китмәячәген әйтте.
💩13🤮4🤡2🔥1
Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд" тота, ә Татарстан — икенче.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәрнең аеруча күп булуын Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата.

— Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам.

Мобилизациягә эләгүчеләр язмышлары мөшкел. Ул упкынга эләктең икән, аннан инде чыгып булмый. Путинга 5 мең кеше үлдеме, 500 мең кеше үлдеме, мөһим түгел, аңа җиңү һәм һөҗүм генә мөһим, ул шуның белән генә яши. Хәзер алар акчаны күпләп түлиләр, ихтыяриларны җәлеп итәргә тырышалар. Бу механизм эшләми башласа, мобилизациянең яңа дулкынын да көтеп була, - ди Айсин.

👉Азатлык Радиосының мобилизациягәгә ике ел тулу уңаеннан зур мәкаләсен безнең сайтта укыгыз.
Эксперптлар анализыннан тыш, анда күп төрле инфографика да бар.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
👍4😱2🤬2😭2
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш Матбугат иреге халыкара бүләген алды

Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш (Алсу Кормашева), Нигердан тикшеренүче-журналист Самира Сабу, фәләстин журналисты Шрук Әл Айла һәм Гватемала журналисты Куими де Леон Журналистларны яклау комитетының Матбугат иреге өчен халыкара бүләгенә ия булды.

🔹Алсу Кормаш 288 көн буе Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде. Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Әсирләрне алмашу барышында азат ителде.

🔹Самира Сабу — Нигерның иң танылган тикшеренүче журналистларвыннан берсе. Хөүкәт эшчәнлеге турындагы репортажлары аркасында ул кулга алуларга һәм мәхкәмә эзәрлекләүләренә дучар булган. Шул ук вакытта ул Актив гражданлык яклы блогерлар ассоциациясе президенты булып тора. Бу берләшмә сүз иреге һәм хатын-кызларның хокуклары өчен көрәшә.

🔹Шрук Әл Айла - Ain Media бәйсез продюсерлык ширкәтен җитәкли. Аның ирен - ширкәткә нигез салучыларның берсен Газзә сызыгындагы хәрби хәрәкәтләрне яктырткан чагында үтерәләр. Шулай ук ул Газзәдән репортажлар алып бара.

🔹Куими де Леон - экология һәм кеше хокуклары турында яктыртучы Prensa Comunitaria мәгълүмат агентлыгына нигез салучыларның берсе. Әлеге басмада эшләве аркасында, аңа Гватемаланың копоратив һәм хөкүмәт көчләре тарафыннан даими янаулар килә башлый. 2017 елда Леон Ruda дигән феминист дигитал журналга нигез сала. Ул җенси һәм репродуктив хокукларга багышлана.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍11❤3🔥3🥰1🤔1
Казанның "Мәрҗани" мәчетенең имам-хатыйбы эшеннән алынган Мансур Җәлалетдинов алга таба Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның урынбасары булып хезмәт итәчәк.

Ул Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен җавап бирәчәк. Аның Галиев мәчете янындагы мөфтият бинасында үз бүлмәсе дә булачак, дип хәбәр ителә.

▪️12 сентябрьдә 64 яшьлек Мансур Җәләлетдиновның "Мәрҗани" мәчетендә имам-хатыйб вазифасыннан китүе билгеле булды. Ул гыйбадәтханәдә 29 ел хезмәт итте. Бу карар артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов торуы ихтимал, диелде.

▪️Татарстан мөфтияте һәм мөфти Камил Сәмигуллин Русиянең Украинага каршы сугышы хуплады. Мобилизация башлангач, мөфтият сугышта катнашуны рөхсәт итүче фәтва да чыгарды. Диния нәзарәтенең "Зәкәт фонды" тарафыннан даими төстә һуманитар һәм акчалата ярдәм җыя. Мөфти Камил Сәмигуллин Русия баскынлыгындагы Украина шәһәрләренә сәфәрләр кыла.

@azatliqradiosi
🤡2😁1🤯1🤮1