Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Зөфәр Зәйнуллин: "Әтиемнең эшен дәвам итәм" Дүшәмбе иртәсен зур әңгәмә белән башлыйк. Зөфәр Зәйнуллин - танылган язучы, галим Зәки Зәйнуллин улы. Соңгы вакытларда ул Азат милләтләр лигасында Татарстанның бәйсезлеге өчен ачыктан ачык көрәшә башлады. Нәрсә…
Татар активисты, Латвия мөфтие Зөфәр Зәйнуллин белән әңгәмәдән бер өзек:

— Үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип танучы оешманың эше чынында күпләргә аңлашылмый. Аңлату эшләре алып барырга кирәк дигәндә, кемгә сөйлисез? Мәсәлән, сезнең Халыкара оешмалар белән элемтә бармы?

— Без әлегә Европа илләренә Татарстан турында сөйлибез. Аның оккупациядә икәнен аңлатабыз. Русияне колониаль империя дип атыйбыз.
Дөнья Русиядәге асаба халыкларның нинди хәлдә булганын аңларга, төшенергә тиеш.

Сәясәтчеләр, депутатлар белән аралашырга кирәк. Төп максат – Европа дәүләтләре тарафыннан Татарстанны оккупацияләнгән җир итеп танулары. Мәсәлән, Латвия белән бу эш алып барыла ала. Мондый тәкъдим белән Украинага мөрәҗәгать юлланды. Башка оешмалар белән элемтәдә торуны әйтә алмыйм.

▪️"Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган төркем 2008 елда барлыкка килде. Аны ул чакта читтән торып Милли Мәҗлес оешмасы эшләрендә катнашкан һәм 1996 елдан АКШта яшәгән татар галиме, активист Вил Мирзаянов җитәкләде. 2023 елның февраленнән бу вазифага Британиядә сыену алган татар активисты Рәфис Кашапов кереште. Оешма үзенең төп максаты итеп Татарстанның бәйсезлегенә ирешүне күрә.

▪️"Сөргендәге хөкүмәт" феномены әсир милләтләрнең хокукларын яклау өлкәсендә шактый көчле сәяси корал булса да, аның төп проблемы булып канунилыгы, легитимлыгы кала, чөнки басып алынган ватан илдә аларны демократик кагыйдәләргә нигезләнеп сайларга юл куелмый, ә читтәге милли хәрәкәтнең тиешле оештыру эшен башкарып чыгу өчен мөмкинлекләре юк, йә ул еш кына бик зәгыйф булып кала.


Тулырак Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
❤3👍2🔥2
⚡️Татарстанда ир белән хатын мәетләре табылган.

38 яшьлек ир-ат һәм 36 яшьлек хатын-кыз мәетләре Бөгелмә-Әлмәт юлы буенда табылган. Кайбер медиа чаралары ир-ат башта хатынын пычак белән кадап үтергән, ә соңыннан үз-үзенә дә кулган салган дип яза.

Гаиләнең ике баласы калган дип тә хәбәр ителә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😨5🤬1
Русия хөкүмәте "бала табудан баш тартуны пропагандалаган" өчен – "ЛГБТ-пропаганда" очрагындагы кебек үк – җәза кертү турындагы канун өлгесен хуплады.

Чайлдфри турында нейтраль яки уңай мәгълүмат тараткан русияләргә 100 мең сумга кадәр штраф янаячак. Оешмаларга – миллион сумга кадәр штраф һәм аларның эшчәнлеген өч айга туктату күз уңында тотыла.

Әгәр дә бу мәгълүматлар балигъ булмаучыларга каралган, интернет яки медиа аша таратылган икән, штрафларның күләме ике тапкырга арта.

Түрәләр фикеренчә, әлеге канун өлгесе традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуга, шулай ук аларны яклау өчен нәтиҗәле механизм булдыруга юнәлтелгән".

Әлеге канун өлгесен Думаның Башкортстаннан сайланган депутаты Эльвира Аитколова әзерләгән. Аңа 51 яшь, ике кызы һәм оныгы бар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤣6🤡4👍1🤬1
Европа хатын-кызларының "Ханым" берлеге Германиянең Франкфурт шәһәрендә изү ясау остаханәсе уздырды.

Майндагы Франкфурт шәһәрендә яшәүче татар активисты Гөлнур Даутованың йортында татар хатын-кызлары киеменең бер өлеше — изү тегүгә — багышланган ике көнлек мастер-класс узды. Германиянең Франкфурт, Берлин, Аугсбург, Бад Науһейм шәһәрләреннән җыелган катнашучылар өчен изү тегү нечкәлекләрен аңлатырга дип Казакъстанда туган татар егете, хәзер Италиянең Болонья шәһәрендә халыкара икътисад һәм сәясәт юнәлешендә белем алучы Ислам Гомәров килде.

Ислам — татар телле аудиториягә үзенең соцчелтәрләрендә милли ашлар пешерү, милли киемнәр тегү, чигү, бию һәм җырлар белән танылган кеше. Ул тумышы белән — Казакъстандагы татар авылыннан. Казакъстандагы татар милли чараларында катнаша, шулай ук, татар милли киемнәреннән шәһәр коллекциясен булдыра. Франкфуртка ул Казакьстан татарларының тарихи изү өлгеләрен, әбисенең тәңкәләр белән бизәлгән изүен, үзе теккән милли кием коллекциясе үрнәкләрен дә алып килде. “Ханым” төркеме оештырган остаханәдә ул изү һәм тегү нечкәлекләрен аңлатудан тыш, бәлеш, чәкчәк, токмач пешерү нечкәлекләренә дә өйрәтте.

“Җыелган кешеләрнең иң беренчедән үзен өйдә кебек хис итеп, өй ашлары белән, мәтрүшкәле чәйләр белән сыйланып, остаханәдән тик җылы хисләр белән китүе — минем өчен иң кадерле бәя. Ханымнарның үз куллары белән ясаган изүләре аларның эчке дөньясын күрсәтә дип ышанам. Үзем тойган хисләрем: дөньяның кайсы гына җирендә булсак та, татар булып калуыбыз — чын. Шундый мөмкинлек булуына бик шатмын”

ди Ислам.

“Остаханәнең бик җылы мохиттә, гаилә кебек узуына шатландым да, шулай була алуына гаҗәпләндем дә. Мондый остаханәләр — хатын-кызлар дуслыгы, татар хатыннарының зиһене, тәҗрибәсе турында. Мондый очрашуларны сагынган идек: ул безне тагы да якынайтты, төрле шәһәрләрдә яшәүче ханымнар һәм гаиләләр арасындагы дуслык җепләре тагы да ныгыды. Мин озак еллар Германиядә яшәп тә мәдәниятебезгә хөрмәт саклаган татар кызларына сокланам, безнең өчен шундый терапия булды бу. Без туган мәдәниятебездән еракта, мәгълүматны китаплардан яки интернеттан гына алабыз, ә Ислам үзе килеп безгә аның чынын күрсәтте. Без монда — төрле: кемдер — Үзбәкстаннан, кемдер — Татарстаннан, кемдер — Башкортстаннан, хәзер Казакъстан татар бөртекләре дә килеп кушылды. Без барыбыз да канәгать калдык, кем өчендер бу — танышу, кем өчендер кабат аралашу чарасы булды. Исламның нәкъ менә милли гадәтләр белән үзе пешергән ашлары бик ошады, хәзер ул эзләп тапкан төрле милли үзенчәлекләрне, серләрне сорап алып, өйрәнеп үстерәсе килә”

ди "Ханым" берлегенең рәисәсе Гөлнур Даутова.

Изү – татар хатын-кызларының бизәнгечләренең берсе. Нигезе — тукымадан, күлмәк өстеннән түш уемын каплап киелә. Изүне көрәк рәвешендә, төрле төстәге тасмалардан теккәннәр, тәңкәләр, сәдәфләр, төсле ташлар, төймәләр белән бизәгәннәр. Изүнең бизәлешенә карап, аны кигән хатын-кызның хыял байлыгы, зәвыгы турында фикер йөртергә мөмкин булган.

Түш каплангач, изү төрле авыруларны һәм явыз рухларны тәнгә кертми дип инанганнар. Изү — шактый затлы бизәнү әйбере, һәм аны күлмәк өстеннән киеп кунакка, төрле бәйрәмнәргә йөргәннәр.

#татарлар

@azatliqradiosi
❤6👍2
❗️Telegramда — үзгәрешләр: моннан ары мессенджерның "кагыйдәләрен бозучы" кулланучыларның IP-адресы һәм телефон номеры куәт оешмаларына тапшырылып торачак.

Шәхси мәгълүмат куәт оешмаларыннан килгән "тиешле" таләпләр нигезендә биреләчәк, ди Telegramга нигез салган Павел Дуров. Аның сүзләренчә, иң беренче чиратта, сүз "Telegram Search" функциясе турында бара.

"Telegramдагы эзләү дуслар һәм яңалыклар өчен эшләнгән — легаль булмаган тауарларны алга сөрү өчен түгел"

дип белдерә Дуров.

@azatliqradiosi
👎4😁2💩1
60 яшьтән өлкәнрәк русияләрнең яртысыннан артыгы үзендә хәвефләнү һәм депрессия билгеләре сизә.

Бу хакта Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) тикшеренүендә әйтелә. Тикшеренү Росстатның 2023 елда халык сәламәтлеген күзәтү хисапларына нигезләнгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Ә сез үзегездә депрессия билгеләрен сизәсезме?

@azatliqradiosi
😁3👍1🎉1
Русия җинаять кодексына чит илдәге "русофобия" турында яңа маддә кертеләчәк.

Канун чыгаручылар русофобия дигәндә — чит илләрдәге вазифаи затларның Русия ватандашларын кимсетүен яки моңа чакыруын күз уңында тота.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡9💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Җырчы Зөлфия Камалова вафат булган Ул яман шеш авыруына каршы көрәште. Әмма җиңә алмады. Җырчы өендә, якыннары янында җан биргән. Зөлфия Камалованың үлеме турында промоутер Александр Чепарухин язып чыкты. Берничә сәгать элек җырчының үлемен Азатлыкка аның…
Узган атнада күренекле татар җырчысы Зөлфия Камалова вафат булды.

"Әйдә! Online" проекты аның истәлегенә багышлап махсус язма әзерләде. Аны 👉 безнең сайтка кереп укырга һәм тыңларга чакырабыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
💔19🤯1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - кыскача шул хакта.

🔸Русия гаскәрләренең һөҗүме аркасында Украинаның Запорожье төбәгендә бер кеше һәлак булган, алты кеше җәрәхәтләнгән. Һөҗүм ун торак пунктына ясалган.

🔸 Русия саклану министрлыгы хисапларына күрә, Украинаның унике дроны бәреп төшерелгән. Җимерелү турында хәбәрләр юк.

🔸 Япония Русиянең күзләү очкычына кисәтү атулар оештырган. Русиянең Ил-38 күзләү очкычы өч тапкыр Япониянең һава чикләрен бәреп кергән диелә. Токио Мәскәүгә ризасызлык белдергән.

🔸 Русия Дәүләт думасы депутатлары интернета хакимияткә кыек сүз язу өчен җәзаны көчәйтергә чакыра. Хакимиятне тәнкыйтьтә гаепле дип табылган кешене ике елга төрмәгә утыртырга кирәк, ди алар. Канун өлгесен Русия хөкүмәте инде куәтләде.

🔸 Красноярскиның рәссамы төрмә татуировкалы неваляшкалар ясаган. Шуның өчен ул бер елга төрмәгә хөкем ителгән.

🔸 Израил гаскәрләре Ливандагы "Хизбулла"ның 1600 җирләренә һөҗүм ясалды дип хисап бирде. Ливан сәламәтлек министрлыгы бу һөҗүм аркасында корбаннар саны 492 кешегә җитте, ә 1645 кеше яраланган дип белдерде.

🔸 Венесуэланың президенты Николас Мадуро халыкара эзләүгә игълан ителгән. Тикшерүчеләр ул җитәкчелек иткән вакытта Венесуэлада репрессия системы барлыкка килгән, хакимиятнең сәясәтенә риза булмаучыларны җәзалау, аларны үтерү очраклары арткан дип дәлилләгән.

🔸 Казанда Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе ачылачак, аны "Водник" футбол стадионы урынында төзергә җыеналар.

🔸 Башкорстанда кырау төшкән, төнләрен кайсыбер районнарда температура -5 градуска төшкән, бу берничә көн дәвам итәчәк.

Матур көн булсын! Ә без бүген дә сезнең өчен мөһим һәм файдалы хәбәрләрне җиткереп торачакбыз.

@azatliqradiosi
👍1🔥1
Башкортстанда бензинга бәяләр арткан

"Башнефть" бензин "заправка"ларында тагын үзгәрешләр. Бүген иртән АИ-92 маркалы бензин бәясе 51,65 сумга арткан (+0,05 сум).

АИ-92 ATUM — 52,75  сум, АИ-95 ATUM — 56,25 сум.

Бензинның АИ-100 маркасының бер литры бүгеннән 78,75 сум түләргә кирәк. Ул кинәт 3 сумга арткан.

Дизел бәясе шундый ук хакта калган - бер литр өчен 63, 85 сум түлисе.

#башкортстан
🔥1