Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Telegramда — үзгәрешләр: моннан ары мессенджерның "кагыйдәләрен бозучы" кулланучыларның IP-адресы һәм телефон номеры куәт оешмаларына тапшырылып торачак.

Шәхси мәгълүмат куәт оешмаларыннан килгән "тиешле" таләпләр нигезендә биреләчәк, ди Telegramга нигез салган Павел Дуров. Аның сүзләренчә, иң беренче чиратта, сүз "Telegram Search" функциясе турында бара.

"Telegramдагы эзләү дуслар һәм яңалыклар өчен эшләнгән — легаль булмаган тауарларны алга сөрү өчен түгел"

дип белдерә Дуров.

@azatliqradiosi
👎4😁2💩1
60 яшьтән өлкәнрәк русияләрнең яртысыннан артыгы үзендә хәвефләнү һәм депрессия билгеләре сизә.

Бу хакта Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) тикшеренүендә әйтелә. Тикшеренү Росстатның 2023 елда халык сәламәтлеген күзәтү хисапларына нигезләнгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Ә сез үзегездә депрессия билгеләрен сизәсезме?

@azatliqradiosi
😁3👍1🎉1
Русия җинаять кодексына чит илдәге "русофобия" турында яңа маддә кертеләчәк.

Канун чыгаручылар русофобия дигәндә — чит илләрдәге вазифаи затларның Русия ватандашларын кимсетүен яки моңа чакыруын күз уңында тота.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡9💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Җырчы Зөлфия Камалова вафат булган Ул яман шеш авыруына каршы көрәште. Әмма җиңә алмады. Җырчы өендә, якыннары янында җан биргән. Зөлфия Камалованың үлеме турында промоутер Александр Чепарухин язып чыкты. Берничә сәгать элек җырчының үлемен Азатлыкка аның…
Узган атнада күренекле татар җырчысы Зөлфия Камалова вафат булды.

"Әйдә! Online" проекты аның истәлегенә багышлап махсус язма әзерләде. Аны 👉 безнең сайтка кереп укырга һәм тыңларга чакырабыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
💔19🤯1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - кыскача шул хакта.

🔸Русия гаскәрләренең һөҗүме аркасында Украинаның Запорожье төбәгендә бер кеше һәлак булган, алты кеше җәрәхәтләнгән. Һөҗүм ун торак пунктына ясалган.

🔸 Русия саклану министрлыгы хисапларына күрә, Украинаның унике дроны бәреп төшерелгән. Җимерелү турында хәбәрләр юк.

🔸 Япония Русиянең күзләү очкычына кисәтү атулар оештырган. Русиянең Ил-38 күзләү очкычы өч тапкыр Япониянең һава чикләрен бәреп кергән диелә. Токио Мәскәүгә ризасызлык белдергән.

🔸 Русия Дәүләт думасы депутатлары интернета хакимияткә кыек сүз язу өчен җәзаны көчәйтергә чакыра. Хакимиятне тәнкыйтьтә гаепле дип табылган кешене ике елга төрмәгә утыртырга кирәк, ди алар. Канун өлгесен Русия хөкүмәте инде куәтләде.

🔸 Красноярскиның рәссамы төрмә татуировкалы неваляшкалар ясаган. Шуның өчен ул бер елга төрмәгә хөкем ителгән.

🔸 Израил гаскәрләре Ливандагы "Хизбулла"ның 1600 җирләренә һөҗүм ясалды дип хисап бирде. Ливан сәламәтлек министрлыгы бу һөҗүм аркасында корбаннар саны 492 кешегә җитте, ә 1645 кеше яраланган дип белдерде.

🔸 Венесуэланың президенты Николас Мадуро халыкара эзләүгә игълан ителгән. Тикшерүчеләр ул җитәкчелек иткән вакытта Венесуэлада репрессия системы барлыкка килгән, хакимиятнең сәясәтенә риза булмаучыларны җәзалау, аларны үтерү очраклары арткан дип дәлилләгән.

🔸 Казанда Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе ачылачак, аны "Водник" футбол стадионы урынында төзергә җыеналар.

🔸 Башкорстанда кырау төшкән, төнләрен кайсыбер районнарда температура -5 градуска төшкән, бу берничә көн дәвам итәчәк.

Матур көн булсын! Ә без бүген дә сезнең өчен мөһим һәм файдалы хәбәрләрне җиткереп торачакбыз.

@azatliqradiosi
👍1🔥1
Башкортстанда бензинга бәяләр арткан

"Башнефть" бензин "заправка"ларында тагын үзгәрешләр. Бүген иртән АИ-92 маркалы бензин бәясе 51,65 сумга арткан (+0,05 сум).

АИ-92 ATUM — 52,75  сум, АИ-95 ATUM — 56,25 сум.

Бензинның АИ-100 маркасының бер литры бүгеннән 78,75 сум түләргә кирәк. Ул кинәт 3 сумга арткан.

Дизел бәясе шундый ук хакта калган - бер литр өчен 63, 85 сум түлисе.

#башкортстан
🔥1
📍Узган атнада Росфинмониторинг "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә 38 кешене керткән

Анда Башкорстанның ике кешесе дә бар. Берсе - Уфадан 20 яшьлек Макар Николаев .

Германиядә белем алучы егетне быел август аенда, өенә җәйге ялларга кайткач тоткарлаганнар иде. Ул Русиянең Украинада алып барган сугышына каршы интернетта постлар чыгарган булган. Хәзер Николаев "интернет кулланып, террорчыл эшчәнлек кылырга чакыру, террорчылыкны аклау яки пропагандалау"да гаепләнә.

Росфинмониторинг исемлегенә Ишембайдан Азат Яппаровны да керткәннәр. Башкортстан Югары мәхкәмәсенең эш кәгазьләрендә әйтелгәнчә, ул "интернетта экстремизмга чакыру" гаепләнә һәм хәзерге вакытта Уфада сак астында тотыла.

Аларны ни көтә? Менә 👉 сылтама

#Башкортстан
❤1
🔺Җиһадмы, җинаятьме?

Көн язмасын тәкъдим итәбез. Украинадагы сугышны ислам руханилары төрлечә аңлата. Кемдер аны аклый, кемдер ярамаган эш, ди.

Сентябрьдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Бизнес Онлайн"га әңгәмәсендә Украинадагы сугышта катнашучылар "шәһит була" диде.

"Әгәр солдат Аллаһка ышана икән, үзенең йортын, гаиләсен һәм Ватанын саклый икән, Аллаһ аны шәһит буларак кабул итә", дип китерә аның сүзләрен басма. Ул аны җиһад белән тиң куйды.

Русия мөселманнары өчен Украинадагы сугышта катнашу - ул нәрсә: җиһадмы әллә Аллаһ каршында җинаятьме? Ни өчен Русиянең дин әһелләре мөселманнарның изге китабын Русия хакимиятенә отышлы булырдай итеп аңлатырга әзер? Гаиләдә хатыныңа көч куллану белән "суккалап алу" арасында аерма бармы?

Камил Сәмигуллинның фикерләре ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче), Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлуның карашлары белән кисешми, алар капма-каршы.

"Русия Украинага һөҗүм итте, ул баскын сугышын алып бара. Гомумән, мөселманнарның бу гаскәрдә торырга хакы юк. Мондый гаскәргә кушылган, аның ягында сугышкан кеше ислам күзлегеннән караганда Аллаһка ышанмаучы булып санала, чөнки ул исламда каралмаган максатларда кемнедер үтерә. Исламга ярашлы бу авыр - җинаять", ди ул.

Башка мәсьәләләр турында фикерләрен беләсегез килсә, рәхим итеп укыгыз!

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
🤮4👍1🔥1
Уфада сәясәтче, галим Әхмәтзәки Вәлиди хөрмәтенә эленгән истәлек тактасын алып куйганнар

Ул республиканың Милли китапханәсенә керә торган урында, бина диварына эленгән булган. Уфадагы Милли китапханә аның исемен йөртә, адресы да Вәлиди урамына карый.

Мемориал тактаның юкка чыгуына социаль челтәрләрдә тискәре фикерләр калдыручылар да күренә башлаган. Тәнкыйть сүзләре күп.

Ни өчен салдырганнар ул мемориал тактаны? Нәрсә дип аңлатканнар?

Менә 👉 сылтама.

Уфада Әхмәтзәки Вәлидигә мемориал такта 2011 елның февралендә куелды.

Башкорт активистлары республика башлыгы Радий Хәбировтан Уфада Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итте, ә ул исә үзенең матбугат вәкиле аша "мин сезгә берни вәгъдә итмәдем, һәм берни эшләмәячәкмен" дип җавап бирде.

Аспекты. Башкорстан фотосы

#башкорстан
🤬11🤔2🔥1
Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләр өчен 60 млн сум кирәк

"Былтыр үзгәрешләр кертелгән федераль белем бирү стандартлары нигезендә эшләнгән яңа дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итү эшен без төгәлләдек. Әлбәттә, аңа зур сумма — 60 млн сум кирәк. Бүген иң мөһим дәреслекләр — 2нче һәм 6 сыйныф өчен эшләнде". Бу - мәгариф министры Илсур Һадиуллинның аңлтамасы.

▪️Бүгенге көндә федераль исемлектә татар теле һәм әдәбиятыннан 86 дәреслек бар дип исәпләнә. 2023 елда дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен Русия мәгариф министрлыгына юлланган 26 укыту методик комплекты экспертлар тарафыннан уңай бәяләнгәне әйтелде. Быелның мартында Русия мәгариф министрлыгы Әлифба, татар теле һәм әдәби уку дәреслекләрен раслады.

▪️ Дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе 2021 елда Татарстан президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында күтәрелгән иде. Русиядә мәгариф министрлыгы тәрҗемә ителгән дәреслекләрне расламавы әйтелде. Аларның бары "уку әсбабы" статусында йөртелүе — дискриминация, дип белдерде ул вакытта Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев.

Табыламы акча? Кереп укырга сылтама.

#татарстан
🔥3🤔2👍1💩1