❗️Telegramда — үзгәрешләр: моннан ары мессенджерның "кагыйдәләрен бозучы" кулланучыларның IP-адресы һәм телефон номеры куәт оешмаларына тапшырылып торачак.
Шәхси мәгълүмат куәт оешмаларыннан килгән "тиешле" таләпләр нигезендә биреләчәк, ди Telegramга нигез салган Павел Дуров. Аның сүзләренчә, иң беренче чиратта, сүз "Telegram Search" функциясе турында бара.
дип белдерә Дуров.
@azatliqradiosi

"Telegramдагы эзләү дуслар һәм яңалыклар өчен эшләнгән — легаль булмаган тауарларны алга сөрү өчен түгел"
дип белдерә Дуров.
@azatliqradiosi
👎4😁2💩1
60 яшьтән өлкәнрәк русияләрнең яртысыннан артыгы үзендә хәвефләнү һәм депрессия билгеләре сизә.
Бу хакта Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) тикшеренүендә әйтелә. Тикшеренү Росстатның 2023 елда халык сәламәтлеген күзәтү хисапларына нигезләнгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
Ә сез үзегездә депрессия билгеләрен сизәсезме?

😁3👍1🎉1
Русия җинаять кодексына чит илдәге "русофобия" турында яңа маддә кертеләчәк.
Канун чыгаручылар русофобия дигәндә — чит илләрдәге вазифаи затларның Русия ватандашларын кимсетүен яки моңа чакыруын күз уңында тота.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Канун чыгаручылар русофобия дигәндә — чит илләрдәге вазифаи затларның Русия ватандашларын кимсетүен яки моңа чакыруын күз уңында тота.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤡9💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Җырчы Зөлфия Камалова вафат булган Ул яман шеш авыруына каршы көрәште. Әмма җиңә алмады. Җырчы өендә, якыннары янында җан биргән. Зөлфия Камалованың үлеме турында промоутер Александр Чепарухин язып чыкты. Берничә сәгать элек җырчының үлемен Азатлыкка аның…
Узган атнада күренекле татар җырчысы Зөлфия Камалова вафат булды.
"Әйдә! Online" проекты аның истәлегенә багышлап махсус язма әзерләде. Аны 👉 безнең сайтка кереп укырга һәм тыңларга чакырабыз.
#татарлар

Азатлык Радиосы
Песни Зули Камаловой — специальный выпуск в память о певице
18 сентября татарский мир понес огромную потерю – ушла из жизни Зуля Камалова (Зөлфия Камалова). Многие знают ее, как "татарскую певицу из Австралии". Но это сильное упрощение. Зуля Камалова в первую очередь реформатор татарской музыки, ее называют основоположницей…
💔19🤯1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - кыскача шул хакта.
🔸Русия гаскәрләренең һөҗүме аркасында Украинаның Запорожье төбәгендә бер кеше һәлак булган, алты кеше җәрәхәтләнгән. Һөҗүм ун торак пунктына ясалган.
🔸 Русия саклану министрлыгы хисапларына күрә, Украинаның унике дроны бәреп төшерелгән. Җимерелү турында хәбәрләр юк.
🔸 Япония Русиянең күзләү очкычына кисәтү атулар оештырган. Русиянең Ил-38 күзләү очкычы өч тапкыр Япониянең һава чикләрен бәреп кергән диелә. Токио Мәскәүгә ризасызлык белдергән.
🔸 Русия Дәүләт думасы депутатлары интернета хакимияткә кыек сүз язу өчен җәзаны көчәйтергә чакыра. Хакимиятне тәнкыйтьтә гаепле дип табылган кешене ике елга төрмәгә утыртырга кирәк, ди алар. Канун өлгесен Русия хөкүмәте инде куәтләде.
🔸 Красноярскиның рәссамы төрмә татуировкалы неваляшкалар ясаган. Шуның өчен ул бер елга төрмәгә хөкем ителгән.
🔸 Израил гаскәрләре Ливандагы "Хизбулла"ның 1600 җирләренә һөҗүм ясалды дип хисап бирде. Ливан сәламәтлек министрлыгы бу һөҗүм аркасында корбаннар саны 492 кешегә җитте, ә 1645 кеше яраланган дип белдерде.
🔸 Венесуэланың президенты Николас Мадуро халыкара эзләүгә игълан ителгән. Тикшерүчеләр ул җитәкчелек иткән вакытта Венесуэлада репрессия системы барлыкка килгән, хакимиятнең сәясәтенә риза булмаучыларны җәзалау, аларны үтерү очраклары арткан дип дәлилләгән.
🔸 Казанда Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе ачылачак, аны "Водник" футбол стадионы урынында төзергә җыеналар.
🔸 Башкорстанда кырау төшкән, төнләрен кайсыбер районнарда температура -5 градуска төшкән, бу берничә көн дәвам итәчәк.
Матур көн булсын! Ә без бүген дә сезнең өчен мөһим һәм файдалы хәбәрләрне җиткереп торачакбыз.

👍1🔥1
Башкортстанда бензинга бәяләр арткан
"Башнефть" бензин "заправка"ларында тагын үзгәрешләр. Бүген иртән АИ-92 маркалы бензин бәясе 51,65 сумга арткан (+0,05 сум).
АИ-92 ATUM — 52,75 сум, АИ-95 ATUM — 56,25 сум.
Бензинның АИ-100 маркасының бер литры бүгеннән 78,75 сум түләргә кирәк. Ул кинәт 3 сумга арткан.
Дизел бәясе шундый ук хакта калган - бер литр өчен 63, 85 сум түлисе.
#башкортстан

🔥1
📍Узган атнада Росфинмониторинг "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә 38 кешене керткән
Анда Башкорстанның ике кешесе дә бар. Берсе - Уфадан 20 яшьлек Макар Николаев .
Германиядә белем алучы егетне быел август аенда, өенә җәйге ялларга кайткач тоткарлаганнар иде. Ул Русиянең Украинада алып барган сугышына каршы интернетта постлар чыгарган булган. Хәзер Николаев "интернет кулланып, террорчыл эшчәнлек кылырга чакыру, террорчылыкны аклау яки пропагандалау"да гаепләнә.
Росфинмониторинг исемлегенә Ишембайдан Азат Яппаровны да керткәннәр. Башкортстан Югары мәхкәмәсенең эш кәгазьләрендә әйтелгәнчә, ул "интернетта экстремизмга чакыру" гаепләнә һәм хәзерге вакытта Уфада сак астында тотыла.
Аларны ни көтә? Менә 👉 сылтама
#Башкортстан

❤1
🔺Җиһадмы, җинаятьме?
Көн язмасын тәкъдим итәбез. Украинадагы сугышны ислам руханилары төрлечә аңлата. Кемдер аны аклый, кемдер ярамаган эш, ди.
Сентябрьдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Бизнес Онлайн"га әңгәмәсендә Украинадагы сугышта катнашучылар "шәһит була" диде.
"Әгәр солдат Аллаһка ышана икән, үзенең йортын, гаиләсен һәм Ватанын саклый икән, Аллаһ аны шәһит буларак кабул итә", дип китерә аның сүзләрен басма. Ул аны җиһад белән тиң куйды.
Русия мөселманнары өчен Украинадагы сугышта катнашу - ул нәрсә: җиһадмы әллә Аллаһ каршында җинаятьме? Ни өчен Русиянең дин әһелләре мөселманнарның изге китабын Русия хакимиятенә отышлы булырдай итеп аңлатырга әзер? Гаиләдә хатыныңа көч куллану белән "суккалап алу" арасында аерма бармы?
Камил Сәмигуллинның фикерләре ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче), Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлуның карашлары белән кисешми, алар капма-каршы.
"Русия Украинага һөҗүм итте, ул баскын сугышын алып бара. Гомумән, мөселманнарның бу гаскәрдә торырга хакы юк. Мондый гаскәргә кушылган, аның ягында сугышкан кеше ислам күзлегеннән караганда Аллаһка ышанмаучы булып санала, чөнки ул исламда каралмаган максатларда кемнедер үтерә. Исламга ярашлы бу авыр - җинаять", ди ул.
Башка мәсьәләләр турында фикерләрен беләсегез килсә, рәхим итеп укыгыз!
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

"Җиһадмы, җинаятьме? Ислам белгече сугышта катнашу, гаиләдә көч куллану һәм хатыннарның хокуклары турында
Сентябрьдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Бизнес Онлайн"га әңгәмәсендә Украинадагы сугышта катнашучылар "шәһит була" диде. "Әгәр солдат Аллаһка ышана икән, үзенең йортын, гаиләсен һәм Ватанын саклый икән, Аллаһ аны шәһит буларак кабул итә", дип китерә…
🤮4👍1🔥1
Уфада сәясәтче, галим Әхмәтзәки Вәлиди хөрмәтенә эленгән истәлек тактасын алып куйганнар
Ул республиканың Милли китапханәсенә керә торган урында, бина диварына эленгән булган. Уфадагы Милли китапханә аның исемен йөртә, адресы да Вәлиди урамына карый.
Мемориал тактаның юкка чыгуына социаль челтәрләрдә тискәре фикерләр калдыручылар да күренә башлаган. Тәнкыйть сүзләре күп.
Ни өчен салдырганнар ул мемориал тактаны? Нәрсә дип аңлатканнар?
Менә 👉 сылтама.
Уфада Әхмәтзәки Вәлидигә мемориал такта 2011 елның февралендә куелды.
Башкорт активистлары республика башлыгы Радий Хәбировтан Уфада Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итте, ә ул исә үзенең матбугат вәкиле аша "мин сезгә берни вәгъдә итмәдем, һәм берни эшләмәячәкмен" дип җавап бирде.
Аспекты. Башкорстан фотосы
#башкорстан

🤬11🤔2🔥1
Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләр өчен 60 млн сум кирәк
"Былтыр үзгәрешләр кертелгән федераль белем бирү стандартлары нигезендә эшләнгән яңа дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итү эшен без төгәлләдек. Әлбәттә, аңа зур сумма — 60 млн сум кирәк. Бүген иң мөһим дәреслекләр — 2нче һәм 6 сыйныф өчен эшләнде". Бу - мәгариф министры Илсур Һадиуллинның аңлтамасы.
▪️Бүгенге көндә федераль исемлектә татар теле һәм әдәбиятыннан 86 дәреслек бар дип исәпләнә. 2023 елда дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен Русия мәгариф министрлыгына юлланган 26 укыту методик комплекты экспертлар тарафыннан уңай бәяләнгәне әйтелде. Быелның мартында Русия мәгариф министрлыгы Әлифба, татар теле һәм әдәби уку дәреслекләрен раслады.
▪️ Дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе 2021 елда Татарстан президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында күтәрелгән иде. Русиядә мәгариф министрлыгы тәрҗемә ителгән дәреслекләрне расламавы әйтелде. Аларның бары "уку әсбабы" статусында йөртелүе — дискриминация, дип белдерде ул вакытта Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев.
Табыламы акча? Кереп укырга сылтама.
#татарстан

🔥3🤔2👍1💩1
Русия думасы Украинадагы сугышта катнашучыларны җинаять җаваплылыгыннан азат итте.
Бүген Дума бу хакта ике канун өлгесе кабул итте.
🔹Мәхкәмә эшләре барган чакта гаепләнүчеләргә хәрби хезмәт контракты төзергә мөмкинлек бирә торган канун өлгесе.
🔹Хөкем ителүчеләр мобилизация яки контракт белән хәрби хезмәткә чакырылган булса, аларны җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә мөмкинлек бирүче канун өлгесе.
Хәрби хезмәт узган чакта җинаять эшләрен карау туктатылып торачак, ә чикләү чарасы гамәлдән чыгарылачак.
Гаәмлдәге кануннарга ярашлы, әгәр гаепләнүчеләргә ачылган җинаять эшләре мәхкәмәгә кергән икән, алар хәрби контракт төзи алмый.
▪️Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады. Быел җәй Башкортстанның йорт сагында утыручы элекке түрәсе Яна Гайдук сугышка китәргә теләк белдерде.
Татарстанда ялган юл белән акча үзләштерү турындагы җинаять эше фигуранты Сергей Кощеев та сугышка китте. Әмма озак та үтми, яраланып кайтты. Аның бер куыл өзелгән.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.

🤮5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Кем ул Ильяс Байгускаров? "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүче блогер һәм активист тарихы Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп кулга алынган кешеләрнең…
Башкорт блогеры Ильяс Байгускаровка Баймакта "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда" гаепләү белдерелгән.
Бу хакта аның энесе Илгиз хәбәр итте. Илгиз сүзләренчә, Ильяска Русия җинаять кодексының 212.1 маддәсе (киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру) нигезендә гаепләү белдерелгән. Эш белән танышу бер атнадан башланачак.
Ильяс Байгускаровны быел гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чарасыннан соң тоткарладылар. Аның турында күбрәк монда укый аласыз.

😢4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкорт блогеры Ильяс Байгускаровка Баймакта "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда" гаепләү белдерелгән. Бу хакта аның энесе Илгиз хәбәр итте. Илгиз сүзләренчә, Ильяска Русия җинаять кодексының 212.1 маддәсе (киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру) нигезендә гаепләү…
"Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларның туганнарыннан барысы өчен дә Алтынай Вәлитов гаепле дип тануны сорыйлар
Быел гыйнварда Баймакта узган протестларда 80ннән артык кеше тоткарланса да, оештыручы моңарчы аталмаган иде. Бүген Ильяс Байгускаровка мондый гаепләү белдерелде.
Кичә җырчы Алтынай Вәлитов та куәт оешмалары аны Баймак протестларын оештыручы дип танырга тели дип белдерде. Эзәрлекләнүдән качып АКШка киткән Вәлитовка "Баймак эше" нигезендә тоткарланганнарның туганнары яза башлаган. Алардан Вәлитовны оештыручы дип атарга өндиләр.
"Алтынай, безгә монда мондый тәкъдимнәр килә башлады: "Әйдәгез, Вәлитов һәм Алсынов барысы өчен дә гаепле дип атап, интервью ясыйк, ирләрегез тизрәк иреккә чыгачак", дип язган бер хатын җырчыга.
Фаил Алсыновны яклап блогер һәм җырчы Алтынай Вәлитов берничә видео чыгарды, алар миллионлаган карау җыйды. Шуннан соң ул үзен эзәрлекләүләр турында белдерде һәм илдән китте.

🤮3
Татарстанда уңыш көтелгәннән 3 млрд сумга азрак җыелган
Быел Татарстанда 3,6 млн тонна ашлык суктырып алынган. Бу — узган ел дәрәҗәсендәге күрсәткеч. Шулай да республикада җыеп алынган уңыш планнан 10 процентка азрак булган. Бу хакта бүген хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров белдерде.
Аныңча, уңышның азрак җыеп алынуының төп сәбәбе — һава торышы. Май аенда булган суыклар, июльдә — корылык һәм август башында ике атна дәвам иткән явым-төшемнәр йогынты ясаган. Бу урып-җыю эшләрен кичектерүгә һәм башакта ашлыкның үсүенә, ашлыкның югалуына китергән.
— Без якынча 300 мең тонна ашлык җыеп ала алмадык. Бу 3 млрд сум дигән сүз. Гәрчә, кертемнәр узган елдан күбрәк булды, — диде ул.
▪️Быел Мәскәү Татарстанда ашлык җитештерүчеләргә субсидияне 2,5 тапкырга киметте.
▪️2023 елда Татарстанда җыеп алынган ашлык 2022 елдан 31 процентка азрак булган иде.

👍8🤨1
Уфада бизнес-үзәк төзү өчен Украинага каршы сугышучы хәрбиләр хөрмәтенә утыртылган аллеяне сүткәннәр
Бу фотоның берсе 2022 елның сентябрендә, икенчесе 2024 елның сентябрендә төшерелгән.
Беренче фотода Уфа шәһәре мэры Украинада сугышта катнашучылар хөрмәтенә "Өйгә әйләнеп кайту" аллеясен утыртуда катнаша.
Икенче фотода бу аллеяне сүтеп маташалар.
Эш шунда ки, аллея һәм аның янындагы балалар мәйданчыгы урынына парковкалы бизнес үзәк төземәкчеләр.
Аллеядәге агачларны башка урынга күчереп утыртырга вәгъдә иткәннәр, тик төнлә аларны кемдер урлаган.
"Не Москва" басмасы ачыклавынча, монда аның аллея утыртканчы ук төзергә ниятләгән булганнар. Җәмәгать тыңлауларын 2020 елның сентябрендә үткәргәннәр, ә проектларга кайбер төзәтмәләрне бу елның язында раслаганнар.
"Түрәләрнең "патриотизмы" турында белергә кирәк булган әйбер шушы", дип яза уфалар бу хакта.

😁9👍3❤1👏1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Татарстан! Татарстан! Синдер безнең яраткан туган Ватан.
Татарстан! Татарстан! Яшә газиз туган ил, яшә, Ватан!"
Алмаз Әсхәдулла көе, Рифат Сәлах сүзләре.
"Алпар" төркеме башкаруында бу җыр ошыймы? Тиздән бу төркем турында яңа видеобыз да чыгачак. 😀
#Татарстан #татарлар

❤22🔥3👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 сентябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия Украинаны, шул исәптән Запорожьены бомабага тотуны дәвам итә. Җиде кеше яраланган, хосусый йортлар җимерелгән.
🔸Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков кичәге һөҗүмнәрдә биш кеше яраланды дип белдерде.
🔸Украина президенты Владимир Зеленский кичә БМОның Гомум җыенында чыгыш ясап, сугыш бары тик аның "тынычлык формуласы" нигезендә генә туктарга мөмкин дип белдерде. Әлеге формуланы Мәскәү кире кага.
🔸Роспотребнадзор ковидның ХЕС дип аталган яңа төре белән авыручы ике кешене ачыклаган. Аның берсе Уфада, икенчесе — Ростов өлкәсендә.
🔸Лүбнәннең "Хизбулла" төркеме хәрби җитәкче Ибраһим Кубейсиның 24 сентябрьдә Израиль һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булуын раслады.
🔸Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Владимир Путинның БМО Иминлек шурасы даими әгъза-илләре лидерлары (Кытай, АКШ, Британия, Франция) белән очрашу перспективасы "реалистик түгел" дип белдерде.

👍2