28 сентябрь көнне Чиләбедә автор-башкаручы Оксана Ильюп оештырган "Канатлар" исемле әдәби-музыкаль кичәдә татарча шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Очрашуга килүчеләр шулай ук патефоннан ретро җырлар ишетте. Самавырдан кайнар чәй эчте.
"Бик күңелле килеп чыкты. Кешеләр күп булды, хәтта урын җитмәс дип курыктык. Тамашачылар Златоуст, Мияс, Кәтринбур шәһәрләреннән дә килделәр.
Оксана Ильюп үз шигырьләр белән тулы бер әдәби-театраль перфоманс башкарды.
Чиләбедә югары дәрәҗәле, тулысынча татар телендә чаралар узуы — бик рәхәт. Ел элек без башлаган эш дәвам итүенә бик шатмын", дип яза "Юрганым астында" телеграм-каналы.
▪️Оксана Ильюп белән Артур Мөхәммәдинең Чиләбе өлкәсендә мондый очрашулар уздыра башлавына быел көз бер ел тула.
▪️Видеода Кызыл мәчет имамы Рәүф хәзрәт шигырь укый.
@azatliqradiosi

❤9👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 30нчы сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Австриядә парламент сайлаулары узды. Беренче урында — Австриянең Азатлык фиркасе (FPO), алар үтә уңчылар булып санала. Халыкның 29,2%ы нәкъ менә шушы фирка өчен тавыш биргән: бу фирка Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне һәм йомшак миграция кануннарын тәнкыйтьли, шулай ук, Украинага бирелә торган акча күләмен киметергә кирәк дип саный. OVP фиркасе — 26,3%, социал-демократлар (SPO) — 21%, либераллар (NEOS) — 9,2%, ә "Яшел"ләр 8,3% тавыш җыйган.
🔹Төнлә Русия Украинага 3 ракет һәм 73 пилотсыз очкыч белән һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы.
🔹Ә Русиянең Белгород өлкәсендә төнлә булган пилотсыз очкыч һөҗүме аркасында бер кеше һәлак булган, бер кеше яраланган дип белдерә өлкә хакимиятләре.
🔹Казан хезмәт хакы буенча РФ шәһәрләре арасында — 17нче урында, Уфа — 28нче урында. "Новости" агентлыгы үткәргән тикшеренү шуны күрсәтте: Татарстан башкаласында уртача айлык хезмәт хакы — 76,3 мең, Уфада — 72,2 мең, Чаллыда — 71,1 мең сум. Русиядә иң зур хезмәт хакы — Яңа Уренгой шәһәрендә: 156 мең сум. Шуннан соң Мәскәү (160,3 мең) һәм Салехард (142,8 мең) шәһәрләре бара. Иң кечкенә хезмәт хаклары Нальчик, Грозный һәм Элиста шәһәрләрендә.
🔹Валюталар курсы: $ = 92.71 сум; € = 103.47 сум; ¥ = 13.22 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥4
⚡️Башкортстан вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев тоткарланган.
Әлегә сәбәпләре билгеле түгел.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Әлегә сәбәпләре билгеле түгел.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4🎉1
Австриядәге парламент сайлауларында Герберт Кикль җитәкчелегендәге үтә уңчы Азатлык фиркасе җиңде.
Австрия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, барлык бюллетеньнәрне санагач, сайлаучыларның 29,2 процент тавышын алган.
Үтә уңчыларның иң якын көндәше — хәзерге канцлер Карл Нехаммерның Халык фиркасе 26,5 процент тавыш җыйды. Өченче урында — Австриянең Социал-демократик фиркасе, 21 процент алды.
Шулай итеп, үтә уңчылар парламенттагы 183 урынның 58ен алачак, консерваторларлар — 52сен, социал-демократлар — 41. Кикль хөкүмәтне формалаштыру мөмкинлеге алачак дип көтелә, әмма аның белән кемнең коалиция төзиячәге билгеле түгел.
Азатлык фиркасенең 55 яшьлек башлыгы Герберт Кикль Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбанның якын беректәше дип санала. Аның белән һәм Чехиянең оппозиция лидеры Андрей Бабиш белән берлектә алар күптән түгел Европарламенттагы иң зур оппозиция фракциясен — "Патриотлар Европа өчен" коалициясен төзеде.
Кикль, аерым алганда, Украинага хәрби ярдәм күрсәтү өчен акча бүлеп бирүгә каршы чыга. Ул Русиягә каршы кертелгән санкцияләрне тәнкыйтьләде һәм сугыш өчен төп җаваплылык — АКШ белән НАТО өстендә диде.

👎3👍1🔥1
Согуд Гарәбстаны Казандагы БРИКС җыенында катнашачак.
Бу илнең анда нинди статуста тәкъдим ителәчәге әйтелми. Бу ел башында Согуд Гарәбстаны БРИКСка кушылды, дип хәбәр ителгән иде. Әмма соңрак Reuters агентлыгы әле бу хәл булмаган, дип язды.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🔥4👍2👎2
Казанга килүче туристлар 30 процентка күбрәк акча тоткан.
Бер турист көненә уртача 3 мең сум сарыф итә.
2024 елның 8 аенда Казан 3,2 млн турист килгән. Бу узган елдан 10 процентка күбрәк. Аларның 74 процентын — яки 2,3 миллионын — Русия төбәкләреннән килүчеләр тәшкил итә. Татарстан башкаласына иң күбе Мәскәү (13%), Башкортстан (9%), Чуашстан (6%), Мәскәү өлкәсеннән (6%) киләләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бер турист көненә уртача 3 мең сум сарыф итә.
2024 елның 8 аенда Казан 3,2 млн турист килгән. Бу узган елдан 10 процентка күбрәк. Аларның 74 процентын — яки 2,3 миллионын — Русия төбәкләреннән килүчеләр тәшкил итә. Татарстан башкаласына иң күбе Мәскәү (13%), Башкортстан (9%), Чуашстан (6%), Мәскәү өлкәсеннән (6%) киләләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Башкортстан вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев тоткарланган. Әлегә сәбәпләре билгеле түгел. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Башкортстан @azatliqradiosi
Башкортстан вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаевны тоткарлау сәбәбе билгеле булды.
Аңа каршы 37 миллион сум күләмендә ришвәт алуга бәйле җинаять эше ачылган. Бу хакта Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко белдерде.

"Тулай торакларны бушатыгыз, бүлмәләр чиста калсын!"
Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгару дәвам итә. Ризасызлык белдереп каршы чыгулар кими.
Түләп укучыларда борчылу бар, дип аңлата студентлар.
👉 Тулырак безнең көн язмасында укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгару дәвам итә. Ризасызлык белдереп каршы чыгулар кими.
Түләп укучыларда борчылу бар, дип аңлата студентлар.
— Ягъни алар оффлайн уку, сыйфатлы белем алу өчен акча түли. Ә безгә үзаллы уку булачак дип әйттеләр, әмма нинди фәнне укырга, аннары ничек имтихан бирергә — берни аңлашылмый. Кем түләп укый, алар бер ай вакытын исраф итәчәк булып чыга. Ул акчаны беркем дә кайтармый, — дип аңлата КАИда белем алучылар.
👉 Тулырак безнең көн язмасында укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Тулай торакларны бушатыгыз, бүлмәләр чиста калсын!"
Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгару дәвам итә. Ризасызлык белдереп каршы чыгулар кими.
🤬5👎3👍1
Русиядә таксига хөкүмәтнең таләпләре һәм бәяләр артканнан соң соры такси базары барлыкка килгән
Илдә такси чакырта торган чатлар һәм төркемнәр күбәйгән. "Прессиндекс" аналитика үзәге исәпләп чыгарганча, хәзерге вакытта Telegram мессенджерында 234 төркем һәм 29 чат-бот бар, ә "Вконтакте"да - 3,8 мең төркем.
"Максим" такси чакырту хезмәте мәгълүматынча, Telegram-да канунсыз канал-агрегаторлар бар, алар машина йөртүчеләргә комиссия керткән.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

🔥1
❗️Медиазона: Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә бер мең ихтыяри үлгән
Русия күләмендә ихтыярилар үлеме саны белән Башкортстан шактый "алда" бара – кимендә 1016 үлем турында билгеле. Икенче урында барган Татарстаннан кимендә 596 ихтыяри үлеме ачыкланган.
Бу журналистлар ачык чыганаклардан табып, раслый алган сан гына, хакимият чын саннарны бәян итми, чынлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан #сугыш

Азатлык үзе алып барган хисаптан күренгәнчә, тулаем алганда Башкортстаннан сугышка киткәннәрдән кимендә 3026 кеше һәлак булган. Татарстаннан кимендә 2740 үлем турында билгеле.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан #сугыш
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Медиазона: Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә бер мең ихтыяри үлгән
Русия күләмендә ихтыярилар үлеме саны белән Башкортстан шактый "алда" бара – кимендә 1016 үлем турында билгеле. Икенче урында барган Татарстаннан кимендә 596 ихтыяри үлеме ачыкланган.
😱4🎉1🌚1
Русиянең 2025 елгы бюджетына сугыш өчен моңарчы күрелмәгән чыгымнар – 13,5 триллион сум салганнар
Шулай итеп, хәрби чыгымнар Русия эчке тулай җитештерү (ВВП) күләменең 6,31 процентын тәшкил итәчәк.
2024 елгы бюджетта хәрби чыгымнарга 10 триллион сумнан артык акча каралган иде.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укып була.

🤬5😱2
Анталиядә "Гаяз Исхакый йөзүләре" узды
Кичә, 29 сентябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә "Гаяз Исхакый йөзүләре" дип аталган спорт һәм сәламәтлек бәйрәме узды, ул икенче тапкыр үткәрелде.
Чараны Төркия татарлары җәмгыяте һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин оештырды. Бәйрәмдә 300гә якын кеше катнашты, дип язып чыкты оештыручылар.
Йөзүләрдән тыш мәдәни програм да оештырылды: чарада татар җырлары, шигырьләр яңгырады, биюләр оештырылды, Кыргыз ансамбле төрки җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясады.

🔥8❤3👎2👍1🤮1💩1🤡1🐳1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда булган вакыйгалар турында кыскача:
🔸Русия саклану министры гаскәрләргә көзге чакыру һәм хезмәтен үтәгән "срочник"ларны кайтару турында фәрманны имзалаган.
🔸 Лүбнәндә Фәләстыйннән качаклар урнашкан җиргә Израил ракет аткан, аның аркасында берничә кеше һәлак булган дип хәбәр итә Al Mayadeen.
🔸Димәшккә Израилнең һөҗүме аркасында өч кеше һәлак булган, тагын тугыз кеше яраланган дип хәбәр итә Сүриянең дәүләт телевидениесы. Сүриянең танылган алып баручысы һәлак булу турында әйтелә. Израил хәрбиләре аңлатма бирмәгән.
🔸 Росгвардиянең авиация-техник базасы белән элек җитәкләгән Олег Гамаюнов кулга алынган. Ул акча хәрәмләшү белән тотылган.
🔸 Япониянең хөкүмәте үз башлыгы белән бергә эшен туктаткан. Илдә яңа премьер-министр өчен тавыш бирелү көтелә.
🔸 Шанхайда бер ир супермаркеттагы кешеләргә пычак белән һөҗүм итән. Өч кеше һәлак булган, 15 кеше яраланган.
🔸 Британиядә күмер белән эш иткән соңгы электрстанция эшчәнлеген туктаткан. Ул 140 ел дәвамында эшләгән.
🔸 Башкортстанда 203 кеше 100 яшен тутырган.
🔸 Татарстанның Арча районында урманчыга һәйкәл ачылган.
Менә шундый иртә, менә шундый яңалыклар. Сездә нинди яңалыклар?

🔥2👍1👏1
Шүрәле, Камыр батыр, Су анасы, Кар кызы өчен 500 мең сум таләп ителә.
Татар дәүләт "Әкият" курчак театрыннан әкият каһарманнарын кулланганы өчен ярты миллион акча сорыйлар.
Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйткән дип яза "Татар информ".
— Ниндидер бер фирма Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле, Казан ханбикәсе, Кар кызына патент алган. Хәзер дәгъва белдерә, алар бездән башта 500 мең сум, ә аннары, күрәсең, касса җыемнарыннан ниндидер процентлар тели, — дип аңлаткан Зәйниев. — Бу кешеләр берни дә җитештерми, берни дә эшләми, аларның продукциясе юк.
Курчак театры үз хокукларын мәхкәмәдә яклаячагын белдергән.
— Сүзләргә патент кына алганнар да, шуның белән акча эшләргә телиләр. Безнең матди булмаган теләсә нинди мәдәни байлыгыбызны ниндидер "мошенник"лар үзләштерә ала. Моның белән теләсә кайсы мәдәният оешмасы очрашырга мөмкин. Без – беренче, — дигән ул.
Укыйбыз. Менә сылтама.
#татарстан

🤬13😱2❤1
Татарстанда депортацияләнәсе мигрантларга очыш билетлары сатып алу өчен 28,4 млн сум тотачаклар
Билетларны 2024-2025 елларда административ депортацияләү каралган мигрантларга алачаклар. Бер билет бәясенә юлчыны иминиятләштерү, бушлай рөхсәт ителгән авырлыкта багаж алу кебек чыгымнар да кергән.
Бу ни өчен эшләнә? 👉 Моннан укыйсы.

👎5👍1