Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәетләр кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Ютазы районыннан Айдар Садыйков һәм Таһир Шәрипов һәлак булганнар.

Икесен дә 30 сентябрьдә Ютазы районында җирләделәр.

Безнең хисапка күрә
, Татарстаннан бу сугышта кимендә 2809 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 12се — Ютазы районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 952нче көне.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢6🔥2🤬1
Татарстанда бизнесның ислам финанслары белән кызыксынуы арткан.

Хәзерге вакытта шәригать кануннары нигезендә 30 финанс продукты бар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥3❤2👍1
Кичә Төркия башкаласы Әнкарада Финляндия татарлары тарихы турында китап тәкъдим ителде.

Төркиядән читтәге төрки вәкиллекләр мөдирлеге (Yurtdışı Türkler ve Akraba Topluluklar Başkanlığı) оештырган чарада Финляндия президенты Александер Стубб, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Әрсой, Төркиянең Әнкарадагы илчесе Пиркко Һямяляйнен, Төркиянең Һелсинкидагы илчесе Дениз Җакар һәм Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин катнашты дип хәбер итә китап авторы, Финляндиядәге татар мәхәлләсе имамы, доктор Рамил хәзрәт Беляев үзенең Facebookтагы битендә.

Китап бәйрәменә шулай ук Әнкарада яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Төркия башкаласы университетларында укучы Татарстан студентлары да килгән иде.

#татарлар

@azatliqradiosi
🔥9👍5
Казан аэропорты очкычларны кабул итми.

Омск, Хургада, Чиләбедән Казанга очкан очкычлар "запас" һава аланнарына җибәрелгән. Һава аланының матбугат хезмәте иртәнге 6дан Казан аэропорты очкычларны да кабул да итми, очкычларны очыртмый да дигән.

Бу вакытлыча чара дип аңлатыла. Һава аланы аерым фәрман чыгарылганчы эшләми диелә. Дроннар очу куркынычы бар.

Соңгы тапкыр Казан һава аланы 10 сентябрь ике сәгатькә ябылып торды.

7.45 тән Түбән Каманың һава аланы да ябылган.

"Бизнес Online" фотосы.
🔥3
Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - алар хакында да кыскача:

▪️Казан һава аланы янә эшли башлаган.

▪️Коръәнне яндырган студент Никита Журавельга дәүләткә хыянәттә гаеп белдерелгән.

▪️ Русия Саклану министрлыгы Белгород, Воронеж, Курск, Брянск өлкәләрендә 113 дрон бәреп төшерелде дип хисап бирде.

▪️Кичә кичке якта Русиянең авиабомбасы Харьковтагы торак йортка эләккән. Шәһәр башлыгы белдерүенчә, 10 кеше, шул исәптән бер кыз бала зарар күргән. Биш катлы йорт өлешчә җимерелгән.

▪️Владимир Путинның Уралдагы яңа вәкиленең исеме - Артем Жога, ул "Спарта" батальоны командиры. Жога АКШ, Европа берлегенең кара исемлегендә.

▪️Русия үзенә дустанә булып саналган дәүләтләргә кредит бирер өчен 1,5 трлн сум акча тотачак.

▪️Цюрихтагы кинофестиваль "Урыслар сугышта" дип исемләгән фильмны күрсәтүдән баш тарткан. Моңа кадәр Торонто да нәкъ шундый юл белән киткән. Аны Канадада яшәүче русияле хатын төшергән. Украина бу фильм агрессор дәүләтнең гамәлләрен аклый дип саный.

▪️2024 елның икенче кварталы мәгълүматларына караганда, юл һәлакәтләре килеп чыгуында гаепле дип табылган йөртүчеләр саны башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстанда иң югары булып чыккан.

▪️Бүген иртән Уфаның "Мега" сәүдә үзәгендә 450 кешене эвакуацияләгәннәр. Янгын сигнализация эшләгән, әмма янгын чыгарлык урын табылмаган.

@azatliqradiosi
👍2🔥2
Русия армиясенә Башкортстаннан 4 мең егет чакырылачак

Моңа кадәр Татарстаннан 3,5 мең кеше чакырылачак дип әйтелде. Русия армиясенә барлыгы 133 мең егетне чакырырга уйлыйлар.

Быел язгы чакырылышта Русия армиясенә Татарстаннан — 3,5 мең һәм Башкортстаннан 5,5 мең егет чакырылган иде.

▪️ Хакимиятләр егетләр сугышка җибәрелмәячәк дип ышандыра. Путин да сугышта "срочник"лар юк дип сөйләде, әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.

Хәбәр 👉 монда.

#башкортстан

@azatliqradiosi
🤬3😁1
🔺Татарстанда 1,7 мең табиб җитми

Иң зур кытлык терапевт, киң практикалы табибларга һәм педиаторларга сизелә. Анестезиолог-реанимотолог, патологоанатом, неонатолог кебек белгечләр дә өстәмә вазифаларны башкара.

Хәбәрне тулырак Азатлык сәхифәсендә укый аласыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🔥1
📍Көн язмасы. Ни өчен Украинада Башкортстан белән Татарстаннан үлүчеләр күп?

Украинадагы сугышта үлемнәр саны белән Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Ихтыярилар үлеме ягыннан да Башкортстан алда бара, ә Татарстан — икенче.

 3 октябрьгә Азатлык төзеп барган исемлектә Башкортстаннан — 3065, Татарстаннан 2810 үлем теркәлгән.

Ни өчен халык кырыла? Азатлык моның сәбәпләрен белгечләрдән сорашты.

Сәбәпләр берничә.

✔️ " Сугышка халыкны җыю милли республикалар һәм фәкыйрь төбәкләрдә аеруча актив бара, чөнки эре шәһәрләрдә моңа каршы протестлар чыга ала. Икенчедән, сугышка үз теләге белән китүчеләргә зур акча вәгъдә ителә, бу фәкыйрь җәмгыять катламнарын җәлеп итә".


Бу — АКШтагы Джеймстаун фонды тикшерү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Януш Бугайскиның фикере.

✔️ "Авыл халкы — сугышка беренче чиратта бара торган кешеләр. Хәбировның шәхси үзенчәлекләре дә роль уйныйдыр. Ул эшен күрсәтергә тырыша. Татарстанда административ ресурс бик көчле. Алар да артта калмаска тырыша. Республика Мәскәү күзлегендә Хәбировтан "арттарак" була алмый бит."


Ә моны сәясәт белгече Аббас Галләмов әйтте.

Башка белгечләр тамырдан башка фикер әйтте һәм гепотезалары белән уртаклашты. Аларны кереп укырга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
👍3🔥1
"Җамала. Азатлык җырлары" украин документаль фильмы Канндагы Медиа һәм ТВ премиясендә җиңгән.

Бу хакта Җамала үзе хәбәр итте. "Җамала. Азатлык җырлары" фильмы җырчының эшчәнлеге һәм Русия басып кергән көннәрдә аның Украинага ярдәм итүе турында.

"Кешелек мәсьәләләре һәм социаль сораулар" категориясендә җиңеп, "Алтын дельфин" премиясе алган.

Тагын бу хакта күбрәк беләсегез киләме? Бу 👉сылтамага басыгыз.
👍4🔥4❤3
Украинадагы сугышта 14 бала атасы һәлак булган

Бу ир Татарстаннан. Ул Алабугада җирләнгән.

Кем бу кеше? Ни өчен сугышка киткән? Барысын да бер җиргә тупладык.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡3👍2😢2🎉2
❗️Дөнья татар яшьләре форумы Шүрәлегә бирелгән патентны юкка чыгаруны сорап "Роспатент"ка хат юллаган

Форум вәкилләре фикеренчә, халык иҗаты әсәрләре аерым авторларның хокукына ия була алмый. Моңарчы "Национальные игрушки" ширкәтенең "Әкият" курчак театры 500 мең сум түләргә тиеш дип дәгъва җибәрүе турында мәгълүм булды. Ширкәт элегрәк Шүрәле, Су анасы, Кар кызы кебек татар халык әкиятләре каһарманнары исеменәрен теркәгән.

— Бу каһарманнарга, сүзләргә бирелгән лицензияләрне гамәлдән чыгаруны сорыйбыз. Бу канунны бозу, — диелгән хатта.

Хат "Роспатент"ның җитәкчесе Юрий Зубовка юлланган.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍16🔥3
Азатлык радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2810, Башкортстаннан кимендә 3065, ике республикадан кимендә 5875 кеше һәлак булган.

📝 Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).


#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢4👍1💔1
Европа шурасының парламент ассамблеясендә Украинаның 66 мең кешесе йә әсир, йә хәбәрсез югалган дип белдерелде

ПАСЕ исемлеккә кертелгән 50 916 кешенең хәбәрсез югалуы ачыкланган мәгълүматкә таянып расланды дип әйтә.

— Чынында бу саннар тагын да зуррак була ала. Ассамблея моңа кадәр Русия әсирлегеннән кайта алучыларның өчтән бер өлеше турында бернинди дә хәбәр булмавы турында борчылып искәртә. Русия бу кешеләр турында бернинди дә мәгълүмат бирмәде, бу өлкәдә халыклара җаваплылыкны үтәмәде, — дип билгеләнгән документта.

Бу хакта 👉 монда тулырак укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢6👍1
Уфада алдагы 6 елда мәдәният үсешенә 10 млрд сум тотарга җыеналар

2025–2030 елларга мәдәният һәм сәнгать үсеше програмын шәһәр идарәсе башлыгы Ратмир Мәүлиев раслаган.

Шәһәр хакимияте театр, музей һәм китапханәләрдә ел саен 14,6 мең мәдәни-мәгърифәти чара үткәрергә җыена. Аларда барлыгы кимендә 8 миллион кеше катнашырга тиеш.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русиядә ике нефть базы янган. Берсе — Воронеж өлкәсендә, икенчесе — Пермь төбәгендә.

🔹АКШта "Һэлен" давылы аркасында һәлак булган кешеләр саны 200дән артып киткән. "Һэлен" 2005 елда булган "Катрина" давылыннан соң АКШка иң зур зыян салган давыл булып санала.

🔹Татарстанның Бөгелмә районында юл һәлакәте булган, шушы һәлакәттә 39 яшьлек ир-ат үлгән. Ул иминлек каешын эләктермәгән булган дип хәбәр итә ЮХИДИ хезмәткәрләре.

🔹Казанның "Пирамида" концертлар залында ремонт эшләре дәвам итү сәбәпле кайбер җырчыларның һәм комикларның чыгышлары башка даталарга күчереләчәк.

🔹Валюталар курсы: $ = 95.03 сум; € = 104.87 сум; ¥ = 13.48 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👏1
Үзләрен "Сөргендәге Татарстанның хөкүмәте" дип атаучы төркем һәм Татар иҗтимагый үзәге җырчы Фирдүс Тямаевның Антальядә узачак концертына бармаска чакырды.

Алар татарларга уртак мөрәҗәгать белән чыкты.

Бу җырчы Фирдүс Тямаевның Русиянең Украинага каршы сугышын хуплавы белән бәйле.

— Фирдүс Тямаев канлы сугышны яклый, татар ир-егетләрен сугышка барырга чакыра, җинаятьчел сугышны хуплый торган төрле чараларда катнаша. Ул татарларны Украина шәһәрләрен җимерергә, хатын-кызларны һәм балаларны үтерергә чакыра, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Җырчыны "җинаятьче" дип атыйлар һәм "балаларны һәм хатын-кызларны үтерергә чакыручы" концертына бармаска чакыралар.

Мөрәҗәгатьне үзләрен "Сөргендәге Татарстанның хөкүмәте" дип атаучы төркем рәисе Рәфис Кашапов, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, активистлар Аида Абдрахманова, Нәфис Кашапов, Зөфәр Зәйнуллин, Роза Корбан, Камил Сукаев имзалаган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #Төркия #татарлар #сугыш

@azatliqradiosi
👍18❤3✍2🔥1
⚡️Энергодар шәһәрендә Русия куйган җирле депутатлар шурасы башлыгын шартлатканнар.

Украинаның Запорожье өлкәсе Энергодар шәһәрендә Русия куйган җирле депутатлар шурасы башлыгы Андрей Короткий шартлатылган. Ул хакта Украинаның Баш күзләү идарәсе дә, Русиянең Тикшерү комитеты да хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фаразынча, 4 октябрь иртәсендә билгесез затлар Короткийның машинасына үзләре ясаган шартлаткыч матдә урнаштырган. Украина күзләве тараткан видеодан күренгәнчә, машина хәрәкәт итә башлагач та шартлаган. Короткий алган җәрәхәтләрдән соңрак хастаханәдә үлгән.

Русия хакимияте вәкилләре Короткийны "шәһәр шурасының элекке рәисе" дип тасвирлый. Шулай ук, ул Запорожье АЭСының сак хезмәте башлыгы һәм "Бердәм Русия" әгъзасы да булган. Украина ягы тараткан мәгълүматларга күрә, ул хәрби җинаятьләр кылуда катнашкан, оккупациядәге украиннарга карата репрессияләр үткәргән, шулай ук, Русия армиясенә теләктәшлек күрсәтеп төрле чаралар да оештырган.

Русия Тикшерү Комитетының Запорожье бүлеге кеше үтерү һәм шартлаткыч матдәләрнең кануни булмаган әйләнеше турында җинаять эшләре ачкан.

Энергодар шәһәре 2022 елның 4 мартыннан бирле — Русия оккупациясендә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#сугыш

@azatliqradiosi
🔥5👍1