Хәерле иртә, дуслар! Яңа атнаны кыскача вакыйгалар белән башлыйк:
🔵 Кырымның Кефе (Феодосия) шәһәрендә нефть базасы яна. Җирле халык янгын алдыннан шартлаулар ишеткәнен әйтә.
🔵 Саха республикасында мәктәп-интернатта укучы 30 бала агуланган. Аларның 27се хастаханәдә. Тикшерү комитеты җинаять эшен ачкан.
🔵 Пакстанда Кытай ширкәте машиналары шартлатылган. Кимендә ике кытай ватандашы һәлак булган, 10лап кеше хастаханәдә.
🔵 Казандагы элекке хәрби госпиталь бинасында балалар бакчасы һәм кафе ачачаклар. Карл Маркс урасында урнашкан 1871 елгы бина архитектура һәйкәле булып санала.
🔵 Башкортстанда кыска эш атнасы башланды. 11 октябрь, җомга – Республика көне – рәсми бәйрәм һәм ял көне.
Азатлык сезгә хәерле һәм имин атна тели, бергә булыйк!
@azatliqradiosi

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4👍1
Аннексияләнгән Кырымдагы Кефедә зур нефть базасы яна
Бу хакта җирле хакимиятләргә сылтама белән Русия агентлыклары хәбәр итә. Янгын сәбәпләрен әйтмиләр, әмма 7 октябрьгә каршы төндә Telegram-каналлар Кырымга украин дроннары һөҗүм иткәнен җиткерде.
Соңрак нефть ныгытмасында чыккан янгын сәбәпле, җирле хакимиятләр Кефедә техноген төрдәге гадәттән тыш хәл тәртибе кертте.
Кефедәге нефть күчереп төяү терминалы – аннексияләнгән Кырымда иң зурысы булып тора. Ярымутрауда мондый ике терминал бар, икенчесе – Акъярда (Севастополь) урнашкан.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬3🎉2👍1🔥1
Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр. Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра.
Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә. Моннан тыш, Мәскәүнең икътисади-финанс сәясәте дә республиканың керемнәрен азайтыр дип көтелә.
Киләсе елда Татарстан бюджеты нинди булачак – Азатлык күзәтү ясады.
👉 VPNсыз сылтама – монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Татарстан бюджеты: коммуналь хуҗалык һәм фән өчен чыгымнар кими, иминлеккә — арта
Бюджетны үтәү кыенлаша ди рәсмиләр. Киләсе елда нефтьчеләр салымы, 2023 елга караганда, 30 процентка кимер дип көтелә. Салым реформасы да керемнәрне киметә. Төп сәбәбе — Мәскәү сәясәтендә, рәсмиләр телендә әйтсәк, федераль кануннарның үзгәрүендә. Шул ук вакытта…
🤬5😢2🔥1
❗️Казан активистларына Хәтер көне уңаеннан матәм митингын үткәрергә рөхсәт итмәгәннәр
"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 октябрь көнне матәм митингы форматында Хәтер көнен үткәрергә ниятләгән. Бу хакта Казан мэриясенә белдерү тапшырганар. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасын сораганнар.
Әмма хакимиятләр моңа рөхсәт бирмәгән. Бу хакта берлек үзенең Telegram-каналында язып чыкты.
Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырылып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр рөхсәтне 2021 елда биргән булып чыкты.
Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

"Без моның белән әлбәттә килешмибез, хакимиятнең Хәтер көнен үткәрүгә киртә кую – канунсыз, дип саныйбыз", диелә хәбәрдә.
Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырылып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр рөхсәтне 2021 елда биргән булып чыкты.
Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬23💔3🔥1
Һакерлар һөҗүме аркасында ВГТРК каналлары күрсәтми башлаган
Русиянең дәүләт медиахолдингының эчке сервислары да эшләми. Проблем бик җитди, аны хәл итү озак вакытны алачак дигән "Газета" басмасы чыганагы.
Бу хакта 👉 безнең сайтта укый аласыз.

🎉14❤1🔥1
Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге микроРНК ачышы өчен бирелә
Нобель атнасы башланды. Беренче булып бу бүләкне физиология һәм медицина өлкәсендә тапшыралар. Быел премиягә Виктор Эмброс һәм Гэри Равкун лаек дип табылды.
Бүләкне "микроРНК ачышы һәм аларның геннар экспрессиясендә пост-транскрицион көйләү ролен тикшерү" өчен тапшыралар.
Тулырак 👉 монда.

🔥5👍2
🕌Быел Казанда тарихи мәчетләр төзекләндерүгә 850 млн сум тотылган.
“Иске шәһәр” префектурасы җитәкчесе Айрат Фәизов сүзләренчә, “Мәрҗани” мәчетенә — 419 млн, “Иске таш” мәчетенә — 130 млн, Ак мәчеткә — 300 млн сум бүленгән. Ел ахырына кадәр аларда реставрация тәмамланыр дип көтелә.
Сентябрь аенда 29 ел дәвамында "Мәрҗани" мәчетендә имам-хатыйб булып хезмәт иткән Мансур Җәләлетдинов вазифасыннан китте. Бу карар артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов торуы ихтимал, ул гыйбадәтханәдә башкарылган төзекләндерү эшләреннән канәгать калмаган, дип язды медиалар.

🔥3👏2🥱1🥴1
📍Татарстан хөкүмәте республикада яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар өчен грант булдырган.
Быел Татарстанда 100 грант бирү планлаштырыла: 50 мәктәпкә һәм 50 балалар бакчасына. Грантның күләме — 500 мең сум. Ул бер тапкыр бирелә.
Моның өчен республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бүленәчәк.
Бәйге ике өлештән торачак. Проектлар беренче чиратта мәктәп һәм балалар бакчаларында туган телдә белем бирү һәм туган телләрне өйрәнү өчен шартларын булдыруны күзалларга тиеш. Бу проект укучыларның 30 процентын колачларга тиеш. Икенче өлештә проектның темасына, аның туган телдә уку-укыту процессын камилләштерүдә файдалы булуы, максатчан аудиторияне колачлавы, бәяләнәчәк.
Грант акчасына кирәкле материаллар һәм җиһазлар, проектны тормышка ашыру өчен проектор, компьютер, уку әсбаплары, әдәби әсәрләр һәм башка кирәк-яраклар алырга була. Шулай ук чакырылган белгечләргә дә түләү рөхсәт ителә.

❤7👍2🤔2
ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм итүенә бер ел: 97 кеше тотык булып кала бирә, Газзә сызыгында 41 меңнән артык кеше үлгән
Бер ел элек, 2023 елның 7 октябрендә АКШ белән Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС төркеме Израилгә һөҗүм итте. Һөҗүмдә Израилдә 1200 кеше үлгән иде, 250 кеше тотык итеп алынды һәм аларны Газзәгә алып киттеләр. Бүгенге көндә 97 кеше әле дә әсирлектә кала бирә.
ХӘМӘСнең һөҗүменә җавап итеп Израил Газзә сызыгында хәрби операция башлады, аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү, дип белдерде.
Газзәнең ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәләренчә, Израил һөҗүмнәре аркасында Газзә сызыгында яшәүче 41 меңнән артык кеше һәлак булган. Нигездә бу - балалар һәм хатын-кызлар. Шулай ук 100 меңгә якын кеше җәрәхәтләнгән диелә.
БМО хисаплавынча, Газзә сызыгында яшәгән 1,9 миллион кеше өйләрен ташларга мәҗбүр булган. Газзәдә эшләүче халыкара оешмалар һәм шул исәптән БМО да андагы вазгыятьне һуманитар кризис дип тасвирлый. Ут, ягулык, су, азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәкле башка тауарлар белән бәйле проблемнар бар.
Тулырак👉 монда укыгыз.

Шулай ук Газзә сызыгында 100 меңгә якын кеше җәрәхәтләнгән диелә.
😢11👍1🔥1
❗️Казан активистларына БРИКС җыены узган чакта халык чаралары уздырырга ярамау турында кисәтүләр тапшырганнар.
Әгәр активист өйдә булмаса, аңа "канун бозарга ярамавы турында кисәтү" алу өчен прокуратурага барырга кушкан чакыру кәгазе калдыралар. Бу хакта "Йомшак көч" ("Мягкая сила") хәрәкәте әгъзасы хәбәр итте.
Казандагы Надеждин штабы җитәкчесе Дмитрий Румянцев бу кисәтүләрне Чаллы белән Алабугадагы сәясәтчеләргә, депутатларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә дә тапшыралар, дип сөйли.

Казан активистларын БРИКС вакытында халык чаралары уздырырга ярамау турында кисәтәләр
Казандагы Надеждин штабы җитәкчесе Дмитрий Румянцев бу кисәтүләрне Чаллы белән Алабугадагы сәясәтчеләргә, депутатларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә дә тапшыралар, дип сөйли.
🤬13👍1💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 8 октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔸Кичә кич Русия армиясенең Славянски һәм Одессага һөҗүм итүе нәтиҗәсендә ике шәһәрдә берешәр кеше һәлак булган. Бу хакта җирле хакимиятләр хәбәр итә. Славянскида бомба күпкатлы йортка һәм халык йөри торган юлга төшкән. Одессада порт корылмасына эләккән.
🔸Сочида Русия президенты Владимир Путинның "Бочаров ручей" резиденциясен сүткәннәр. Бу хакта "Проект" журналистлары яза. Дроннар һөҗүме сәбәпле Путин анда барырга курка дигән шикләр бар. Быел Путин анда бары тик бер генә очрашу үткәргән.
🔸Кытай хакимияте мәктәп укытучылары һәм бүтән дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең чит ил паспортларын ала башлаган. Бу хакта Financial Times хәбәр итте. Паспорт җыю "чит илләргә шәхси сәяхәтләр белән идарә итү" чарасының бер өлеше булып тора.
🔸БРИКС вакытында Татарстан милли китапханәсе ябылып торачак. Казан Кирмәне дә бернинди экскурсияләр уздырмаячак.
🔸Русия футбол җыелмасы дуслык матчлары уйнар өчен футбол такымнары эзли. Элегрәк Таҗикстан, Пакыстан футболчылары Русия җыелмасы белән уйнаудан баш тартты. Хәзер Төркмәнстан һәм Бурунди такымнары белән уеннар оештыру турында сөйләшүләр бара.
🔸Якшәмбе көнне вафат булган кардиохирург Ренат Акчурин 9 октябрьдә Мәскәүнең Троекуров зиратында җирләнәчәк.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

👍6❤1
Төркиядә язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның мәкаләләре тупланган "Төркиядә табылган татар эзләре" ("Türkiye’de Bulunmuş Tatar İzleri") җыентыгы дөнья күрде.
Бу хакта автор үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
Китап Төркиянең Конья шәһәрендә, «Atlas Akademi» нәшриятында басылган. Китапның әдәби мөхәррире – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сәлҗук университеты хезмәткәре Алсу Шәмсутова.
Китапка Гәрәева-Акчураның татар матбугатында басылган Төркия татарларына бәйле мәкаләләре, төрек теленнән тәрҗемәләре, моңа кадәр басылмаган язмалары, авторның иҗади эшчәнлегенә кагылышлы әңгәмәләрдән өзекләр тупланган. Автор бу китапны Төркиянең татарлар күп яшәгән шәһәрләрендә тәкъдим итәргә ниятли.
▪️Айзирәк Гәрәева-Акчура – Төркиядә яшәп иҗат итүче язучы, журналист. Өч ел элек аның татар мөһаҗирләренә багышланган нәфис әсәрләре тупланган "Ипекәй" китабы басылган иде.

👍11❤4
Булачак Русиядә яңа федератив килешү - федерациядән чыгу хокукын бирүне дә күз уңында тотарга тиеш.
Бу хакта сәясәтче Илья Яшин әйтте.
Хакимияткә килсә, һәм әгәр дә ниндидер төбәк Русиядән чыгарга теләсә үзенең нәрсә эшләячәге турында оппозиционер Варшауда, "Idel.Реалии" хәбәрчесенә сөйләде.
— Безгә федератив килешү кирәк. Яңасы, өр яңадан язылганы. Анда бу механизмнар да каралган булырга тиеш. Әмма моны эшләү өчен бернинди тенденцияләр күрмим. Татарстан яки нинди дә булса башка төбәкнең чынлап та аерылып чыгарга теләвен күрмим. Әмма бу механизмнар язылган булырга тиеш. Алар бөтен федерацияләрдә дә язылган. Канадада да, Германиядә дә - барлык федерацияләрдә бу язылган, дип мисаллар китерә Яшин.
"Idel.Реалии" хәбәрчесе Илья Яшиннан Русиянең "таркалуы"на мөнәсәбәте нинди булуын сораган, әгәр бер республика, мәсәлән Татарстан Яшинга Русиядән чыгарга теләвен әйтсә, нишләячәге турында фикерләрен белеште.
— Федерализм федерациядән чыгуның канунлы механизмнарын да күз уңында тота. Димәк, процедура канунда язылган булырга тиеш. Әгәр бу чынлап та кешеләрнең теләге икән, һәм әгәр бу канун нигезендә тормышка ашырылган процедура икән, әлбәттә, берәү дә беркемне дә тотып тормаячак, - дип җавап биргән Яшин. Ул хәзерге вакытта Русия кануннарында мондый процедуралар язылмаган, дип искәрткән. Русиядә хакимияткә килсә, такымы белән берлектә яңа федератив килешүдә бу механизмнарның да булуын күздә тотачакларын әйткән.
▪️Илья Яшин - сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе. "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Илья Яшин: яңа федератив килешү Русиядән чыгу хокукын да күз уңында тотарга тиеш
7 октябрьдә оппозиционер сәясәтче Русия, Беларус һәм Украина мөһаҗирләре белән Варшау университетында очрашу үткәрде.
🔥9❤3👍1👎1🤔1
Албаниядә яңа дәүләт булдырмакчылар: Ватикан кебек Бекташилар микродәүләте
2024 елның сентябрендә дөнья көтелмәгән бер яңалык турында фикер алыша башлады: Албания җирлегендә яңа бәйсез дәүләт барыкка килергә мөмкин. Сүз сепаратизм яки кайсыдыр территориягә дәгъва итү турында бармый. Яңа дәүләт булдыру тәкъдиме белән Албания хөкүмәте үзе чыкты. Ил премьер-министры Эди Рама Албания башкаласы Тиранада суфи Бекташи ордены өчен Ватикан кебек суверен микродәүләт булдыру планы турында сөйләде.
Албания мөселманнары дини идарәсе җитәкчелеге бу инициативага каршы чыкты. Оешма аны "илнең киләчәге өчен куркыныч прецедент" дип атады һәм үзләренең бөтен илдәге мөселманнар, шул исәптән Бекташиларның да мәнфәгатьләрен кайгыртып килүләрен һәм киләчәктә дә эшне шулай дәвам итәргә җыенуларын әйтте.
Әйтергә кирәк, җирле гореф-гадәтләрне исәпкә алган ислам моделе булдыру тырышлыклары Татарстанда да булды. Республикада "евроислам" җәелдерү тырышлыклары башланган иде. Аны Татарстанның Тарих институтының элекке башлыгы Рафаил Хәкимов уйлап таба.
Ул "Евроислам урта гасыр принципларына сукырларча иярү урынына тирә-яктагы һәр нәрсәгә тәнкыйди карарга" чакырды.
Мөфти Тәлгать Таҗетдин христиан һәм мөселманнар берлеге турында даими сөйләде. "Вся Уфа" телеканалына килеп, бүлмәләренә изге су да сипкән иде. Таҗетдиннең урыс попларының кулын үпкәне, чиркәүләрдә иконалар алдында баш иеп йөргәне, мөселман хатын-кызлары өчен яулыкның мәҗбүри булмавы турында "фәтвә"ләр чыгарганы, Олимпиада уеннарын Хаҗ белән чагыштырганы булды.
Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә укыгыз.
#rfe_rl

2024 елның сентябрендә дөнья көтелмәгән бер яңалык турында фикер алыша башлады: Албания җирлегендә яңа бәйсез дәүләт барыкка килергә мөмкин. Сүз сепаратизм яки кайсыдыр территориягә дәгъва итү турында бармый. Яңа дәүләт булдыру тәкъдиме белән Албания хөкүмәте…
❤3👍2
Аннексияләнгән Кырымдагы Кефе (Феодосия) шәһәрендә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң инде икенче көн нефть ныгытмасы яна.
Меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта шәһәрнең Русия куйган башлыгы Игорь Ткаченко хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, Кара диңгез яр буенда һәм Якын Камыш (Ближние Камыши) тирәсендә яшәүче 1047 кешене вакытлыча яшәү пунктларына җибәргәннәр. Теркәлү үткәч һәм медицина хезмәткәрләре тикшергәч кешеләрне Кефенең кунакханәләренә һәм пансионатларына урнаштырганнар.
Тулырак 👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Кефедә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң икенче көн буе нефть базасы яна, меңнән артык кешене эвакуацияләгәннәр
Фаразларның берсе - ут зарар күргән цистерналардан янәшәдәге нефть тутырылган резервуарларга күчкән, дип яза Astra.
🔥3🤬1
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен ноябрьдә төзекләндерә башламакчылар.
Хәзерге вакытта аның документларын килештерү эшләре тәмамланып бара. Проектка күрә, һәйкәл үзе һәм аның нигезе дә төзекләндереләчәк. Бу эшкә уртача 300 миллион сум тотмакчылар.
Төзекләндерү эше якынча бер елга сузылыр дип фаразлана.
▪️Элегрәк Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерергә җыенулары билгеле булганнан соң шау-шу купкан иде. Һәйкәл бер алынса, урынына кире кайтарылмас дигән борчулар әйтелде.
▪️Салават Юлаев һәйкәле 1967 елның 17 ноябрендә куела. Уфаның визит карточкасы. Ул бик уңышлы җирдә урнашкан, һәйкәл торган кыядан Агыйдел елгасына һәм тирә-яктагы табигатькә манзара ачыла. Шуңа аны шәһәргә килүче туристлар үз итә. Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исәбенә кертелгән, аның сурәте Башкортстанның гербына да төшерелгән.

👍4👎3
📺 ТНВның студиясе яңартылган
Аны бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр.
Яңа студия комплексында техник мөмкинлекләр арткан диелә. Хәзер ул циклорама (махсус фон), 23 диодлы уттан торучы яңа җиһазлар һәм 3 роботлаштырылган видеокамераны үз эченә алган. ТНВ төбәк телеканналлары арасында беренче булып виртуаль студия булдырган дип сөйләгәннәр Миңнехановка.
▪️2017 елда ТАИФ ширкәте ТНВ телеканалы өчен күпкатлы бина төземәкче иде. 2018 елда Рөстәм Миңнеханов үзе дә моны раслады. Соңрак бу проекттан баш тарттылар.
▪️Украина сугышы башлану белән ТНВ Русия пропагандасын алга сөрде. Алар даими төстә сугышка барырга өндәде, милли тапшыруларга да сугыш риторикасы үтеп керде.
📷Еду в Татарстан телеграм каналы

❤4💩2👍1🔥1