Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан журналистларына БРИКС саммиты вакытында сак эшләргә кушылды.

Бу хакта бүген Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров хөкүмәттә узган брифингта мөрәҗәгать итеп әйтте. Очрашуда нигездә Татарстан дәүләт медиаларының баш мөхәррирләре катнашты.

— Сез нәрсә язуыгызны, нәрсә күрсәтүегезне аңларга тиеш. Бу саммит вакытында дәүләт башлыклары иминлеге белән бәйле. Шуңа да мин сездән үз очеркларыгызда, фикерләрегездә, фотоларда саграк булырга сорыйм. Болар барысы да дәүләт башлыклары һәм кунаклар иминлеге күзлегеннән каралачак, — дип мөрәҗәгать итте ул.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡8💩4🤣2🍌2🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 15нче октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русия Украинаның Николаев шәһәренә һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы. Бер кеше һәлак булган, 16 кеше яраланган дип хәбәр ителә.

🔹Русиянең кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова Украинаның кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинецка мөрәҗәгать иткән: ул Курски өлкәсеннән Украина ягына чыгарылган кешеләрне табарга ярдәм итүне үтенә.

🔹Израилнең Лүбнәннең төньягына һөҗүм иткәне аркасында 21 кеше һәлак булган дип хәбәр итә җирле хакимиятләр. Һөҗүм нәтиҗәсендә Лүбнәннең көньягыннан күченеп килгән кешеләр яшәгән торак йорт җимерелгән. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу йортта "Хизбулла" әгъзасы яшәгән.

🔹Иртәгә Татарстанда беренче кар явуы көтелә. Башта җепшек кар республиканың көнбатышында явачак, ә соңыннан башка районнарга да барып җитәчәк дип фаразлана. Төнге температуралар кайбер урыннарда 9 градус салкын тәшкил итәргә мөмкин.

🔹Валюталар курсы: $ = 96.10 сум; € = 105.49 сум; ¥ = 13.50 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2👀2❤1🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Охот диңгезендә ике ай элек югалган туристны коткарганнар.

Август аенда ул бертуганы һәм аның 15 яшьлек улы белән кечкенә көймәдә Хәбәровски төбәгеннән Сахалин утравына таба кузгалган булган. Максатлары — китлар карау һәм кеше күзе күрмәгән матур табигать урыннарын күрү теләге була. Берничә көн бар да яхшы барган, әмма 9 августтан бирле бу ирләр элемтәгә чыкмый башлаган.

Бүген төнлә көймәгә очраклы рәвештә генә траулер экипажы тап булган. Ирләрнең берсе һәм аның улы хәлсезләнү һәм сусызлыктан һәлак булган, ә менә икенче ир-ат — 50 килограммга ябыкса да — исән калган. Хәзер ул хастаханәдә.

Диңгездә вакытта бу ирләрнең көймәләренең моторы сүнгән: шул сәбәпле 9 августтан бирле бу 3 кеше берәрсе коткарыр дип ачык диңгездә кечкенә көймәдә чайкалып йөргән.

@azatliqradiosi
😱18🙏3🔥2❤1👍1🤡1
Мәскәүдә эшкуар Виктор Мишачёвның машинасы шартлатылган.

Өч кеше, шул исәптән 6 яшьлек бала зыян күргән, дип хәбәр итә ТАСС.

Шартлау Профсоюз урамында булган. 44 яшьлек Мишачёв та, аның юлдашы да, 6 яшьлек бала да яраланган, дип яза Shot каналы. Алар барысы да хәзерге вакытта хастаханәдә.

Кайбер версияләр буенча шартлаткыч матдәне машинага эшкуарның көндәшләре сала алган. Мишачёв — "Шейкер групп" компаниясе мөдире, Мәскәү һәм Екатеринбур барларының берничәсендә өлеше бар.

@azatliqradiosi
😱3🔥2
❗️Бөгелмәдә мазут ташучы поезд тимер юлдан төшкән.

Сүз Куйбышев тимер юлындагы Бөгелмә станциясе турында бара. Мазут ташучы состав рельслардан төшкән, поездда өч цистерна булган.

Зыян күргән кешеләр юк, мазут та цистерналардан агып чыкмаган дип хәбәр итә җирле медиа чаралары.

Поездлар хәрәкәтенә дә бернинди зыян килмәгән: составлар үз вакытында йөрүне дәвам итә диелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2
Казанда Хәтер көнен уздыру өченче ел рәттән рөхсәт ителми.

1989–2021 еллар арасында оештырылып килгән бу җыен бүген төрле сәбәпләр белән тыела. Хәтта Кол Шәриф мәчетенә җыелып дога кылу да куәт органнарының катгый контролендә үтә. Белгечләр фикеренчә, Русиядә ассимиляция сәясәте көчәйгән саен, татарның тарихи хәтерен юкка чыгару омтылышлары да арта. Шул сәбәпле, Хәтер көнен тыю артында — Мәскәү тора дип саныйлар.

"Хәзер барысы да ФСБ кулында. Мәскәү бу чараны тыя. Татарстан парламенты читкә китүчеләрнең милкен тартып алу турында канун өлгесе әзерләде. Бу тарихта булмаган эш. Мондый хәл хәтта Һитлер заманында да булмаган."


"Тоталитаризм кешенең, җәмгыятьнең барлык өлкәсен контрольдә тотуны күзаллый. Икенчедән, алар милли чараларның зур агымга әверелүеннән курка. Өченчедән, бу — татарның милли үзаңына бәйләнгән чара. Шуңа да ул сәяси проект булып үсәргә мөмкин. Русиядә барган сәясәт нигезендә илдә бер милләт, бер тел, бер дин һәм бердәнбер патша булырга тиеш. Хәтер көне бу конструкцияне җимерә."


"Сталинның тоталитар репрессия вакытына әле кайтмадык дип исәплим. Тарих институтында Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү мәркәзе эшли. Болай дәвам итсә, мондый мәркәзләр, институтлар ябылмасмы — бүгенгә без моны күрмибез. Мәскәүнең бер идеологиясе бар. Әлегә Сталин чорындагы кебек һәр нәрсәне ябу һәм китапларны яндыру юлына күпме вакыт калуын әйтеп булмый. 5-10 елдан Русиядә хәлләр кебек булмас дип уйлыйм. Украина белән сугыш нинди нәтиҗә китерер — ике-өч елда мәгълүм булыр."


Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🔥10🤬6😢2👎1
☝🏻БРИКС җыены вакытында Казанда туристлар агымын мөмкин кадәр киметәчәкләр.

Сәяхәт агентлыклары билгеле бер чикләүләр булачагы турында алдан ук кисәтелгән.

Кичә мэр Илсур Метшин БРИКС җыены уздыру сәбәпле Татарстан башкаласында 22 октябрь 0:00 сәгатьтән 24 октябрь 23:59га кадәр юллар ябылып торачагын әйтте. Казан үзәгендәге алты урамның билгеле бер урыннарын тулысынча ябачаклар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮4🤬2🔥1😁1🤪1
Башкорт теленнән онлайн-олимпиадада 41,5 мең кеше катнашкан, шуларның 1,5 меңе — диалект нигезендә тест биргән

Олимпиада 9-11 октябрьдә узды. Ул Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырылган.

Чарада барлыгы 41 567 кеше катнашкан диелә. Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен тестны 23 714 кеше биргән. Башкорт телен иркен белүчеләр өчен дәрәҗәне 16 335 кеше, "башкорт теле диалектлары" дигән юнәлешне 1 518 кеше сайлаган.

🔵Соңгы елларда Башкортстанда татар теле башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана. 2020 елдан "диалект"тан диктантлар оештырыла.

🔵Татар галимнәре моны уйдырма дип саный. Алар башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" башкорт теле үзенчәлекләре юк дип белдерә.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укый аласыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤮6❤5🔥1
❗️Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинны янә сорау алуга алып киткәннәр

Бу хакта Азатлык радиосының үз чыганаклары хәбәр итә. Әлегә сорау алу нәрсәгә бәйле булганы билгеле түгел.

▪️Сентябрь аенда 73 яшьлек Әһлиуллин өендә тентү узган иде, аны сорау алуга алып киткәннәр иде. "Татарская якудза" Телеграм-каналы язганча, активистка карата урыслар һәм татарлар арасында "милләтара дошманлык уяту" турында җинаять эше ачылган булган.

▪️12 октябрь көнне Казанда татар активистларына Хәтер көне уңаеннан чара үткәрергә мөмкинлек бирелмәде. Кайбер активистларны өйләре янында сагалап тордылар, ике кеше тоткарланды. Милли хәрәкәт вәкилләренә Сөембикә манарасына барып дога кылырга рөхсәт ителмәде.

@azatliqradiosi
😢6🤬3🙏1
Русия хәрби мәхкәмәләре ярты ел эчендә хөкем иткән хәрбиләрнең саны — соңгы 13 ел эчендә иң зурысы

Аларның яртысын диярлек утыртып куйганнар, бу бер ел элек белән чагыштырганда 3,5 тапкырга артыграк.

Март аенда Русия хәрби мәхкәмәләре хезмәт урынын калдырып китү өчен көненә уртача 34 хөкем карары чыгарганы билгеле.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢7🙏1
WP: Израил АКШка Иранның атом объектларына һөҗүм итмәскә сүз биргән

Израил Иранга һөҗүмен АКШтагы 5 ноябрьгә билгеләнгән сайлауларга кадәр ясарга җыена, диелә. Моннан тыш, АКШ белән киңәшләшүләрендә Израил Лүбнәндәге операциясен "якын атналарда" бетерәчәген әйткән, дип яза The Washington Post.

1 октябрьдә Иран Израилгә ракетлар белән һөҗүм ясады. Моңа җавап итеп Израилнең бары тик хәрби объектларны гына һөҗүмгә тотачагын Вашингтонда "җиңел сулап" каршыладылар, дип яза газет.

Күбрәк 👉 безнең хәбәрдән укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5🤡2
✈️ Telegram интерфейсы башкорт теленә тәрҗемә ителде

Тәрҗемә итүдә барлыгы 15ләп кеше катнашкан. Бу кешеләр арасында Русиянең төрле төбәкләреннән мәктәп укучылары да, пенсионерлар да булган.

Волонтерлар Telegram-ны интерфейс элементлары барысы да башкорт телендә генә булырдай итеп көйләү өчен махсус сылтама аша узарга кирәк, дип аңлаткан.

— Безнең башкорт теле Telegram-да рәсми хуплана торган тел булуын бик теләр идек, әмма әлегә мессенджер җитәкчелегенә чыгу омтылышларыбыз уңышлы булмады, — ди волонтерларның берсе.


👉 Безнең хәбәрдә моның хакта тулырак укып була.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤14🥱3🔥2🤨1
Сәлам, дуслар! 16 октябрь, чәршәмбе иртәсе нинди хәбәрләр алып килгән?

🔵Кичә Тикшерү комитетында сорау алудан соң татар милли хәрәкәте активисты Зиннур Әһлиуллинны җибәргәннәр. Сорау алу нәрсәгә бәйле булганы билгеле түгел.

🔵Төнлә Русия Эчке эшләр министрлыгы сайтлары һәм хезмәтләре 10 сәгатьләп эшләмәде. Оешманың үзендә моны "элемтә чыбыкларының өзелүе" белән аңлаттылар.

🔵Израил хакимияте Газзәдә һуманитар вазгыятьне яхшыртмаса һәм һуманитар ярдәм китерүне тәэмин итмәсә, АКШ илгә хәрби ярдәмне киметә ала. Бу хакта хатны АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен һәм Пентагон башлыгы Ллойд Остин җибәргән – BBC.

🔵Төнлә Русия Украинага 136 дрон белән һөҗүм итте – Украина хәрби көчләре. Русия саклану министрлыгы Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә 3 бәреп төшерелгән украин дроны турында хәбәр итте.

🔵Иранның Iran Air һава ширкәте яңа чикләүләр аркасында Европага очышларын туктата. Чикләүләр Тәһранның Русиягә баллистик ракетлар тапшыруы сәбәпле кертелде – Euronews.

Көн дәвамында Азатлыкны укыгыз, башкаларга да безнең хакта сөйләгез!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2🔥2✍1
🚗 БРИКС җыены вакытында Казанда иске машиналарда күренмәскә "киңәш иткәннәр"

Казандагы кайбер оешмаларда эшләүчеләргә машиналары "иске, күгәргән, артык көчле тавыш чыгара торган" булса, җәмәгать транспортына күчеп утырырга кушканнар. Яки "шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозмас өчен" аларга машиналарын ерактарак, ишек алларында калдырырга мөмкин дигәннәр.

Моны шәһәр үзәгендәге офисларда эшләүчеләргә генә түгел, Казаннан чыгу юлында эшләүчеләргә дә киңәш иткәннәр.

Бер техникумда укучы студентларга да шәһәр буйлап җыр кычкыртып куеп "чиләкләрдә" йөрүне тыйганнар.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤣6🥴5🤮4🕊1
"Сәяси сәбәпләрдән кала башка аңлатма күрмим". Уфада "Аспекты" басмасы редакциясез калды

Бу атнада редакциясез һәм баш мөхәррирсез калган Башкортстандагы "Аспекты" басмасы хәзер ничек эшләү турында уйлана. Киләчәктә бу бары чит ил журналистларыннан торган һәм "ачу беләнрәк" эш итүче медиага әверелергә мөмкин, ди "Аспекты"га нигез салучы Руслан Вәлиев.

Шул ук вакытта медиада Башкортстанда яшәүче журналистлар эшләсә, компромисс турында да уйларга мәҗбүр булачакбыз ди ул.

— Хакимият бу гамәлләре белән алар билгеләгән уен кагыйдәләрен үтәргә әзер булучыларны да радикальләштерә. Әле кичә генә без аларның телендә, ләкин үзебез теләгән әйберләр турында сөйләшә ала идек. Хакимият моны теләми һәм моңа аяк чала. Шуңа да без хезмәттәшлектән ачыктан-ачык каршы тору юлына күчәргә мәҗбүр булырбыз дип уйлыйм, — ди ул.


Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3🤬2😢2❤1👍1👏1🤔1
Кич белән генә тикшерү комитетыннан чыгарылган Зиннур Әһлиуллин: "Яшәргә ирек бирмиләр"

Кичә Чаллыда татар милли хәрәкәте активисты, 73 яшьлек Зиннур Әһлиуллинны янә тикшерү комитетына сорау алуга алып киткәннәр. Бүген, 16 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Зиннур Әһлиуллинның сөйләгәннәрен язып чыкты.

— Мин нәрсәдә гаепләнүемне тыңладым – бернинди дәлил дә юк, әмма аларга ул кирәкми дә. Кануннар эшләми. Соңгы елда гына минем өйдә 3 тапкыр тентү үткәрелде, һәм мин моңардан бик туйдым. Яшәргә ирек бирмиләр, — дип сөйләгән ул.


Шулай ук Әһлиуллин хокук саклау оешмаларның элек активист булганнарның өйләренә килүләрен, аның белән элемтәдә булган кешеләрдән сорау алуларын әйткән.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬13😱3😢1
Әнкарада Сөембикәгә багышланган конференция узды

Чарада шәһит китүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, "Туган тел" җырын башкардылар. Конференцияне Әнкараның Хаҗи Бәйрәм Вәли университетында Евразия һәм төрки дөньяны тикшерү үзәге оештырды.

Конференциядә язучы, җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан катнашты. Ул чарада катнашучыларны Казан ханлыгы тарихы белән таныштырды.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#татарлар
@azatliqradiosi
❤14🔥4👎1
Русия хөкүмәте мигрантларга вакытлы яшәүгә квотаны киләсе елга ике тапкырга киметкән

Татарстан белән Башкортстанга 2025 елга 100әр мигрантка гына рөхсәт калган. Быел ике республика да 250шәр квота алган булган, ә ике ел элек – 500әр.

Русия күләмендә быел 10,6 мең рөхсәт бирелгән булса, киләсе елгы 5,5 мең генә булачак.

▪️Күптән түгел Татарстан түрәләре эшче көч эзләп Таҗикстанга барган иде – республикада эшчеләргә зур кытлык бар. Июль аенда Татарстандагы төзелешләрдә эшче куллар җитми башлаганнан соң, республиканың төзелеш министрлыгы үзенең вәкилләрен эшчеләр эзләү өчен Үзбәкстанга җибәргән иде.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
😢3👏1🤣1🤝1
15 октябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә Хәтер көне уңаеннан пикет узган

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев пикетта "Дәүләтебезне торгызырбыз" дигән шигар тотып торган. Ул 15 октябрьнең татар халкы тарихында иң фаҗигале көн булганын, татарларның бу көнне Казанны яклап шәһит булган бабаларны искә алуларын искәрткән.

Зәкиев соңгы 3 ел Хәтер көнен Казанда үткәрергә рөхсәт итмәүләрен, быел Татарстанда татар активистларына алдан бернинди чарада катнашмаска дип кисәтү ясауларын әйтте.

— Иң хурлыклысы – 86 яшьлек Галишан Нуриәхмәтне полиция бүлегенә алып киткәннәр һәм көне буе шунда тотканнар. Бу – хурлык.

Татарстан хакимияте Хәтер көненнән нигә шулкадәр курка? Чөнки Хәтер көнендә катнашкан, милли горурлыгы булган, тарихын белә торган кеше беркайчан да Украинадагы сугышка бармаячак, украин халкы геноцидында катнашмаячак. Моның төп сәбәбе шунда, — дип сөйләде Зәкиев пикетта.

#татарлар
@azatliqradiosi
❤12👍2