Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Мондый кешеләр хакимияткә комачаулый": 17 елга хөкем ителгән тома сукыр мөселман Александр Сизиков тарихы

Кырымның Бакчасарай районыннан Александр Сизиков — Русиянең куәт оешмалары тарафыннан авыр җинаять маддәләре нигезендә эзәрлекләнүче йөзләгән активистларының берсе.

Кайчандыр юл казасында сукырайган Сизиковны 2023 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе — "террорчы оешма эшчәнлеген оештыру"да һәм "көч куллану юлы белән хакимиятне кулга төшерүгә әзерләнү"дә гаепле дип табып — 17 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Сизиков 2000нче еллар башында ислам динен кабул итә.

2014 елда Русия Кырымны басып алганнан соң, Александр Сизиков актив гражданлык позициясен күрсәтә — тентүләр вакытында кырымнарның өйләренә килә, сәяси тоткыннарның мәхкәмәләренә йөри, пикетларга чыга.

Берзаман аның үзенә дә тентү килә....

Тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
💔8👍3❤1🙏1
Вячеслав Володин: торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы зарлар Татарстаннан күп килә

Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән бәйле зарларны калдыруны сораган пост астында дүрт меңнән артык шикаять җыелды дип белдерде.

– Чиләбе, Ростов, Волгоград, Тверь, Томски һәм Новосибирски өлкәләрендә яшәүчеләрдән, Приморье һәм Камчатка крайларыннан, Коми белән Татарстан республикаларыннан шикаятьләр күп килде, диде Дума рәисе.

Кешеләр тарифларның югары булуына (33 проценты), күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты бәяләренә туры килмәвенә күп зарлана.

Татарстанның киләсе ел бюджетыныда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә чыгымнар кимегән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍4🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Сабыйларга кадәр окоп шәмнәре ясый. Татарстанда балаларны сугышка ничек эшләтәләр Русиянең Украинага каршы сугышына хезмәт итүдә Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентларны күпләп җәлеп итәләр. Алай гына түгел, соңгы вакытта балалар бакчаларына…
Мәктәп балаларын Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар әзерләүләрен дәвам итә

Мәсәлән, күптән түгел, Актаныш районы Богады гомуми белем бирү мәктәбе укучылары сугыш өчен 100дән артык окоп шәме ясаган.

Татар-информ, язуынча, укучылар 5 килограмм парафинны берничә кисәккә бүлгән, әлеге кисәкләрне мәктәп ашханәсендәге плитәдә эреткән. Өлкәннәр күзәтеп торган. Эретелгән парафинны әзер банкаларга сак кына салып чыкканнар.

«Балаларны бу эшкә җәлеп итү авыр булмады, укучылар солдатларга мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә тели», - дигән укытучы Лениза Фәттахова.

Татарстан мәктәпләре окоп шәмнәре ясау, ятьмә үрү кебек эшләрдән читтә калмый. "Алабуга" икътисад мәйданында исә балигъ блумгана көллият студентларын дрон җыюга җәлеп итүләре дә билгеле булды.

Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы хәрбиләр корал һәм кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән дип әйтеп тора.

Юристлар белдерүенчә, укучыларның мәктәп програмында каралмаган эшләргә мәҗбүриләү - кануннарга каршы килә.

@azatliqradiosi
🤬9😢1🌚1
Мәшһүр татар гаиләләре турында яңа комикслар җыентыгы әзерләнә. Авторлар акчаны халыктан җыярга тели.

Татар телендә дүрт гаилә турында дүрт хикәя булачак. Бу хикәяләр нәшерләр, мөхәррирләр, Русиядә татар телендә чыккан беренче газет журналистлары Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспралы, мәгърифәтчеләр, хатын-кызлар өчен мәктәп ачкан Фатиха һәм Сөләйман Әитовлар, режиссерлар династиясе Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар, шагыйрь Хәсән Туфан белән аның хатыны, актриса Луиза Сәлиәскәрова турында.

Бу хакта "Татар комикслары" Telegram-каналында хәбәр ителә.

Комиксларга сценарийны Рәдиф Кашапов яза. Җыентыкны чыгару өчен 350 мең сум акча кирәк. Аны алар краудфандинг аша җыярга тели. Бу акча авторларның гонорарын каплап, җыентыкны мең данәдә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Моңа кадәр Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова татар хатын-кыз шәхесләренә багышланган комикслар сериясен чыгарган иде.

👍 Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍5❤4
Медиа: Тоткыннарны сугышка җибәргәннән соң Русиядә тагын бер төрмә ябыла

Свердлау өлкәсе хакимиятләре Каменски-Уральскидагы 59нчы төзәтү колониясен ябарга әзерләнә, чөнки тоткыннар юк. Бу хакта җирле "Время Пресс" яңалыклар агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматынча, хәзерге вакытта колониядә нибары 15 кеше калган. Күпчелек тоткыннар контракт төзеп, Украинадагы сугышк киткән.

Моңа кадәр дистәгә якын колония ябылган иде яки ябылырга тора.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
💩3🤯2
☝️Татарстан Дәүләт шурасы Думага илдән киткән русияләрнең милкен кулга алу турында канун өлгесе кертте.

"Русиядән киткән ватандашларның Русия мәнфәгатьләренә каршы гамәлләр кылуы" очраклары артты, әмма аларга йогынты ясарлык чаралар кануннарда каралмаган, ди канун өлгесе авторлары.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮7🤬3💩2🌚1
2024 елның тугыз аена Мәскәү федераль бюджеттан Татарстанга 59,6 млрд сум юллаган.

Бу узган елдан 2 млрд сумга азрак. Әлеге саннар республиканың финанс министрлыгы сайтында китерелә.

Әлеге федераль финансларны Татарстан бары максатчан төстә, ягъни федераль үзәк белән килешетерелгән юнәлештә генә куллана алган, диелә.

2024 ел азагында Мәскәүдән Татарстанга барлыгы 76 млрд сум килер дип көтелә. 2023 елда федераль ярдәм 74,8 млрд сум тәшкил иткән иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6
Русия президенты Владимир Путин Уфага килгән.

Кайбер юллар ябылып тору сәбәпле Башкортстан башкаласында 10 балллык тыгымнар хасил булган: мәсәлән, Октябрь проспекты машиналар хәрәкәте өчен ябылган.

Уфада "Русия — спорт державасы" дигән форум уза. Путин шул форумда катнашырга килгән.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💩23👍1🤬1🤡1🥴1🌚1
✔️ "Татар милләтен бетереп булмый. Тырышсалар да, татар милләте бетми!"

✔️ "Чын ир-ат булу — ул хатыныңа берничә бала тудыртып, әйбәтләп аларны карап, ашатып-эчертеп үстерү, гаилә кору."

✔️ "Татар киносы юк. Аңа игътибар юк. Хөкүмәтнең әз генә булса да зур игътибары кирәк аңарга. Аңа бина төзергә кирәк. Кешеләре табыла ул. Мәскәүдә талантлы киночылар бар, мөмкинлекләр булса — алар кайтып эшләрләр иде."

Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Камал театры актёры Ринат Таҗетдин 86 яшендә вафат булды. Аңа багышлап видео әзерләдек. Шуны карарга тәкъдим итәбез.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
👍18❤6🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 18нче октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 АКШ президентына намзәт Доналд Трамп Украинада сугыш башлану өчен аның президенты Владимир Зеленский да җаваплы дип белдерде. Трамп Зеленскийның АКШтан ярдәм сорап торуын тәнкыйтьләп чыкты: "Мин бу кешеләрне кызганам, ләкин Зеленский бу сугышка юл куярга тиеш түгел иде. Бу сугыш отышлы түгел" диде ул.

🔹Европа берлеге Грузиянең Берлеккә керү процессын туктатып торган. Сәбәбе — Европа түрәләре фикеренчә, Грузия соңгы арада Европа кыйммәтләренә каршы чыккан берничә канун кабул иткән.

🔹Беларус президенты Александр Лукашенка Украина сугышын туктату сөйләшүләрендә беларуслар да булырга тиеш дип белдергән. Аның фикеренчә, Мински вәкилләре бу сөйләшүләрдә катнашмаса, Беларус территориясенең бер өлешеннән колак та кагырга мөмкин.

🔹БРИКС саммиты узу сәбәпле Казанда бүгеннән башлап Оренбур трактының бер өлеше ябыла. Шулай ук, Рауис Гәрәев урамы һәм Җиңү проспектының бер өлешләре дә машиналар хәрәкәте өчен бүгеннән башлап ябылырга мөмкин.

🔹Валюталар курсы: $ = 97.15 сум; € = 105.76 сум; ¥ = 13.55 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1👍1🔥1
☝️Русиядә 2024 елның беренче яртысында дәүләткә хыянәттә гаепләнеп хөкем ителүчеләр саны 3,5 тапкырга арткан.

Шымчылыкта гаепләнеп хөкем ителгәннәр саны да арткан. 2024 елның алты аенда бу маддә нигезендә 18 кешене хөкем иткәннәр, ә 2023 елда моның өчен ике кешене генә хөкем иткән булганнар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
✔️ "Татар милләтен бетереп булмый. Тырышсалар да, татар милләте бетми!" ✔️ "Чын ир-ат булу — ул хатыныңа берничә бала тудыртып, әйбәтләп аларны карап, ашатып-эчертеп үстерү, гаилә кору." ✔️ "Татар киносы юк. Аңа игътибар юк. Хөкүмәтнең әз генә булса да зур…
Шушы минутларда Казанда татар актёры Ринат Таҗетдин белән хушлашу мәрасиме бара.

Г.Камал театрына Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов та, беренче президенты Миңтимер Шәймиев тә килгән.

Ринат Таҗетдин 16 октябрьдә 86 яшендә вафат булды.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢10💔1
Татарстан Дәүләт шурасында Украина сугышында катнашкан республика сугышчыларына бушлай җир кишәрлеге бирү турында канун өлгесе әзерләнгән.

Аны сугышка ихтыяри булып киткән депутат Эдуард Шәрәфиев тәкъдим иткән. Хәзер канун өлгесе комитет утырышында каралачак.

Сугышчыларга 10-15 сутый җир кишәрлеге бирелүе ихтимал.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #сугыш

@azatliqradiosi
💩13🤬2❤1🤡1
БРИКС илләре саммитына 4 көн калып бара.

Казан урамнарында менә мондый язуларны элеп чыкканнар. Шунысы кызык: язулар урысча һәм инглизчә генә башкарылган — татарчасы юк.

Шулай ук, "Казан, Русия" дип кенә язганнар — "Татарстан" сүзе очрамый.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

Фотоларны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алдык.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎22🤮8🤡1🤨1
Башкортстанда өч кешенең гомерен өзгән егет Украинадагы сугышка киткән һәм яраланып авылына кайткан

2023 елның февралендә Башкортстанның Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылында фаҗига була: 22 яшьлек егет элек йөргән 16 яшьлек кызын һәм аның 20 яшьлек яңа егетен үтерә. Ә соңрак Чишмә – Кыргыз-Миякә юлында ул машинада килеш үзенә кул салмакчы була һәм каршыга килүче машина ягына чыгып, юл һәлакәте ясый. Бу һәлакәттә 61 яшьлек машина йөртүче үлә, егет үзе исән кала.

Быел март аенда аны 20 елга утыртып куялар.

"MKset" журналистлары ачыклавынча, үтерүче колониядән ихтыяри буларак Украинадагы сугышка киткән. Анда яраланган, комиссия сәламәтлеген хәрби хезмәткә яраксыз дип тапкан һәм ул өенә кайткан.

Кыргыз-Миякәдә яшәүчеләр әйтүенчә, хәзер ул авылда яши, төрле күңел ачу чараларына бара, яшьләрнең аннан куркуы искәртелә.

Төрмәләрдән сугышка китеп, аннан кире кайтып янә җинаятьләр кылу очраклары да юк түгел.

▪️Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬12🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Кайбер медиа һәм Telegram-каналлар Башкортстан ире Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр итте. Янәсе ул куәт оешмалары тарафыннан тоткарланганнан соң үлгән. Бүген аның сеңлесе Зәлия бертуганының шәхесен расларга дип аны моргка чакырганнарын хәбәр итте. …
"Баймак эше" фигуранты Рифат Даутов ничек үлгән?

Рифат Даутов - быел гыйнвар Баймак вакыйгаларыннан соң тоткарланган вакытта үлгән 37 яшьлек ир. Рәсми экспертиза аны Зианчурадан Уфага конвой машинасында барганда йөрәк өянәгеннән үлгән дип таныды.

Әмма бәйсез экспертиза нәтиҗәләре егетнең нык кыйналган булуын күрсәтә ди адвокатлар. Бәйсез белгеч сүзләренчә, Даутовка кимендә 48 тапкыр сукканнар. Аның бөтен тән өслегенең 30 проценты кыйналган булган.

"Гематомаларның калынлыгын исәпкә алганда, эченә сауган кан кимендә 5,19 литр булган", ди белгеч.

Азатлык Радиосының "Idel.Реалии" проекты әлеге экспертиза нәтиҗәләре белән танышты.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.

👉Төп сайт.
👉Көзге сылтама.
😢17🤬2❤1
Cугыш барганда Русия мәхкәмәләре гаскәрне "кимсетү" һәм аның турында "фейклар" тарату өчен 240 млн сумлык штраф салган

Моның 220 млн сумга якыны - гаскәрне "кимсетү" турындагы административ беркетмәләргә туры килә.

Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬7🤡3
Азатлык сүзлегендә "канун өлгесе" сүзтезмәсе.

Мәсәлән, Татарстан Дәүләт шурасы Думага илдән киткән русияләрнең милкен кулга алу турында канун өлгесе кертте.

#азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
👍9❤3🤯1