Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️Казанда кабат һава аланы ябылып тора.

Росавиация хәбәр итүенчә, аның эшчәнлегенә вакытлыча чикләүләр кертелгән.

▪️Казан һава аланы беренче тапкыр 15 майда ябылып торган иде. Аннан соң инде әлеге хәл берничә тапкыр кабатланды. Моны иминлек сәбәпләре белән аңлаттылар.

@azatliqradiosi
🔥3❤1😁1
🔸20 октябрьгә каршы төндә Русия хәрбиләре Украинаның Кривой Рог шәһәренә баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән.

Җирле җитәкчелек хәбәр итүенчә, барлыгы 17 кеше зыян күргән, шуларның җидесе хастаханәгә салынган.

Кривой Рог саклану шурасы рәисе Александр Вилкул белдерүенчә, шәһәргә һөҗүм нәтиҗәсендә 15 торак йорт, шулай ук ​​берничә уку йорты һәм административ бина зыян күргән.

Гадәттән тыш хәлләр идарәсе әйтүенчә, беренче һөҗүм нәтиҗәләрен юк иткәндә, Русия гаскәрләре икенче ракет җибәргән. Бу хезмәткәрләрнең янгын сүндерү вакытында булган.

Төнлә Киев һәм аның тирәлегендә дә унга якын "Шахед" дроны бәреп төшерелгән. Барлыгы Киевта өч тапкыр һава һөҗүме кисәтүе игълан ителгән һәм ул барлыгы өч сәгать дәвам иткән. Бу хакта Киев шәһәр хәрби идарәсе башлыгы Сергей Попко белдерде.

Русия хәрбиләре Украинага һөҗүмнәрне шәрехләми.

@azatliqradiosi
🤬3🙏3🔥2
Мәскәүдә моңа кадәр көчләү өчен утыртылган һәм соңрак сугышта катнашканы өчен ярлыкау алган мигрант кабат шушы җинаятьне кылган - Украинадагы сугышта катнашкан хәрбинең 14 яшьлек кызын көчләгән.

Бу хакта "ВЧК-ОГПУ" Telegram-каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматынча, Таҗикстанда туган 22 яшьлек Эмомали Мирзоевны Мәскәү янындагы Щелково шәһәре мәхкәмәсе җенси төрдәге көчләү гамәлләре өчен дүрт ел да җиде айга ирегеннән мәхрүм иткән булган. Тик 2022 елның сентябрендә аңа "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә кушылып, сугышка барганы өчен ярлыкау бирелгән. 2023 елның маенда мигрант Русия паспорты алган, яшәү урыны Башкортстанда теркәлгән.

Иреккә чыккач Эмомали Мирзоев бер онлайн-әсбапта Мәскәүдә яшәүче 14 яшьлек кыз белән танышкан. Кызның әтисе Украинадагы сугышта катнашуы искәртелә. 2023 елның декабре ахырында ул кызның өенә "фильм карарга" дип килгән, аны җенси якынлык кылырга мәҗбүр иткән һәм качкан диелә.

@azatliqradiosi
🤬7😈2👍1🕊1🥱1
"Бәләкәй вакытта татарча белми идем, әти-әни кешеләр янында татарча сөйләшсә — ояла идем, аларны чеметеп ала идем. Соңыннан татар теленең кыйммәтле икәнен аңлагач, үз балаларыма да татарча өйрәттем."


Көзге ачы җилләр искән көннәрдә җәйне искә төшерик әле! 😀 Төркиядә туып үскән татарларның ана телендә сөйләшүләрен тыңларга, җәй көне төшерелгән видеоны карарга чакырабыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
👍6❤3🔥2
Якшәмбе көнне Молдовада президент сайлыйлар.

Президент сайлау белән бергә Молдованың Европа берлегенә керүе турында референдум да уза. Моның өчен ил Конституциясенә үзгәрешләр кертелергә тиеш.

Президент вазифасына 11 намзәт, шул исәптән хәзерге ил башлыгы Майя Санду да дәгъва итә.

Молдовадан читтә сайлау бүлекләре дөньяның 37 илендә ачылган. Аларның икесе Русиядә һәм икесе дә Мәскәүдәге Молдова илчелегендә урнашкан.

Молдова хакимияте, шулай ук күпчелек Көнбатыш илләр Русиянең сайлау кампаниясенә тыкшынуы турында әйтеп килде.

Тулырак - Азатлык радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3✍1🔥1
Бүген Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов вә Босния һәм Һерцеговина эчендәге Серб республикасы җитәкчесе Милорад Додик хезмәттәшлек турында чаралар планын имзалады.

Додик Казанга БРИКС чараларының кайберләрендә катнашырга дип килде.

Узган ел Миңнеханов Будапештка сәфәре кысаларында Додик белән очрашкан иде.

Серб республикасы Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләр төзи, "ят агентлар" турында репрессив кануннар кабул итә һәм хәтта илдән чыгу белән яный.

"Бу республика үз халкына таяна, Сербиягә таба карый, Русия ягына карый. Республикага ул теләгән нәрсәне – Босниядән бәйсезлекне бирергә кирәк", дип белдергән иде Додик.

Бу хакта Азатлык радиосы язган иде. Кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮6✍1👍1🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Яңа атна башланды, Азатлык радиосы үз эшен дәвам итә. Әлегә булган кыскача яңалыклар белән таныштырабыз.

🔸Якшәмбе кичендә Русия армиясенең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә ун кеше зыян күргән, шәһәрнең бер өлеше утсыз калган. Шәһәр мэры Игорь Терехов сүзләренчә, өч районга идарә ителә торган авиабомбалар белән һөҗүм иткәннәр. Барлыгы 12 йорт җимерелгән.

🔸Дүшәмбегә каршы төндә Русиянең дүрт төбәгенә дроннар һөҗүм иткән. Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, иң күп һөҗүм Ростов өлкәсенә туры килгән. Моннан тыш Брянски, Курски һәм Орел шәһәрләренә һөҗүмнәр булган. Барлыгы 18 дронның бәреп төшерелүе хәбәр ителә.

🔸Молдовада якшәмбе узган президент сайлауда икенче турга хәзерге ил башлыгы Майя Санду һәм Александр Стояногло чыга. Илнең Европа берлегенә керүе турында референдумда евроинтеграция тарафлылар һәм каршы булучылар тигез.

🔸Бразилия президенты Казанга БРИКС саммитына бармаячак. Матбугат үзәге белдерүенчә, президент өендә егылып башын авырттырган. Ул саммитта видеоэлемтә аша катнашачак.

🔸Грузиядә парламент сайлаулары алдыннан евроинтеграция яклы митинг узды. Анда 40-50 мең кеше катнашты. Шул исәптән ил президенты да булды. Грузия парламенты репрессив кануннар кабул иткәннән соң, илне Европа берлегенә алу эше туктатылды.

🔸Украинага каршы сугышка барудан баш тартканнан соң, ким дигәндә 12 кешедән Русия ватандашлыгы кире алынган. Бу хакта «Важные истории» хәбәр итә.

@azatliqradiosi
✍1👍1
⚡️Фәтхуллаһ Гүлән дәвамчылары аның үлеме турында хәбәр итте.

Соңгы вакытта төрек язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, элекке имам АКШта яшәде.

Herkul порталы хәбәренчә, Гүлән 20 октябрьдә Пенсильваниядәге клиникада вафат булган. 83 яшьлек Гүләннең үлемен туганнан туган энесе Эбусәләмә Гүлән дә раслады, дип җиткерә CNN Türk телеканалы.

▪️Гүлән җәмәгатьчелектә Сәет-Нурси дәвамчысы буларак билгеле. Ул оештырган дип саналган "Нурчылар" хәрәкәте Русиядә тыелды, аның вәкилләре Русиянең башка төбәкләрендәге кебек Татарстан белән Башкортстанда да тоткарланды, Гүлән финанслаган дип саналган татар-төрек лицейлары ябылды.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1🤔1😢1
Татар-башкортларга Фәтхулла Гүлән заманында республикада уңышлы эшләгән лицейлар аша таныш.

Советлар Берлеге таркалгач мондый мәктәпләр Үзәк Азия республикалары, шулай ук Татарстан белән Башкортстанда, Якутиядә дә ачылды. Татарстанда андый лицейлар Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмәдә уңышлы эшләде. Татарстанда төрекләр оештырган систем сакланып калды. Элеккеге татар-төрек лицейларын тәмамлаучыларның күбесе – зур уңышка ия шәхесләр.

"Төрек-татар лицейлары барлык талантлы балаларга канатлар куйды, этүчесе булмаган, авыр хәлдә яшәүчеләр дә яхшы сыйфталы белем ала алды. Лицей аларга юллар ачты. Лицейларны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешүчеләр шактый", дип сөйләгән иде Азатлыкка татар-төрек лицеенда белем алган Зилә.

Гомумән кем ул Фәтхулла Гүлән, бу хакта➡️ Азатлык радиосы сәхифәсенә кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2😢1
Тбилисида "Грузия Европа берлеген сайлый" чарасы үтте

Төрле исәпләүләргә күрә, анда 40-50 мең кеше катнашкан.

Оппозиция лидерлары алдан килешеп, митингта чыгыш ясамады, сәхнәне танылган җәмәгать эшлеклеләренә, җырчыларга һәм шагыйрьләргә бирде. Алар чарага килүчеләрне һәм илнең бөтен ватандашларын 26 октябрьдә узасы парламент сайлауларында дүрт оппозиция фиркасенең берсе өчен тавыш бирергә чакырды.

Бу - идарә итүче "Грузин хыялы" фиркасен алыштыру һәм "Грузияне Европа үсеш юлына кайтару өчен" кирәк, диелде.

"Грузин хыялы"н Русия хакимияте яклы дип атыйлар.

Азатлык мәйданындагы митингта катнашучылар алдында ил президенты Саломе Зурабишвили чыгыш ясады. Ул меңләгән кешене җыйган сайлау алды митингын онытылмаслык тарихи вакыйга дип атады.

Тулырак 👉Азатлык радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤6🔥2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Төркия башкаласы Әнкарада Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылды. Ике ел элек татарлар Әнкара шәһәре хакимиятеннән татар ханбикәсе исемен зур урамга бирүне сораганнар, әмма ахыр чиктә Сөембикә исеме күпергә бирелгән. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы…
Көн язмасы: "Әнкарада Сөембикә күпере ачылды, ә Казанда аның манарасы янында дога кылырга да ярамый"

Әнкарада Сөембикә исемен мәңгеләштерү сүзе күптән йөргән. Төрле талпынышлар булган, әмма килеп чыкмаган. Бу хакта күпер ачылышына җыелган татарлар сөйләде.

— Яңгыраган сүзгә егерме ел узган ул, әмма барыбер менә ерып чыгылды бит! — дип бер-берсен котлашты татарлар.

Ачылышка килүче татарларның күпчелеге — яңа мөһаҗирләр, Төркиягә 20-30 еллап элек күченеп төпләнүчеләр. Иске татарлардан тантанада кешеләр күренмәде.

💬 Чынында бу машиналар күп йөри торган урын. Юлның тагын бер каршы ягы төзелеп беткәч, машиналар саны тагын да артачак. Алар барысы да Сөембикә дигән исемне күрәчәк, — дип аңлатты чараны оештыручыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Лилия Сабир.

💬 Без берләшергә тиеш. Без — төркиләр бүленмәс халык. Аның өчен солтаныбыз Сөембикә дә тырышты, гомерен фида итте. Онытмадык. Нугай кызы Казан дәүләтендә ханбикә булды. Кырымтатарларның ханнар нәселе белән туганлашты. Әмма дошманлык каян чыкты? Бездән, эчтән чыкты. Аны урысларга кем биреп җибәрде? Һич онытмыйм. Бәйсезлек өчен көрәшүчеләр дә, аңа каршы көрәшүчеләр дә бар, — диде элекке министр Намык Кәмал Зәйбәк.

💬 Бүгенге көндә Казанда Сөембикә белән бәйле бары тик аның исемендәге манара бар һәм шушы манара янында татарларга фаҗигале тарихын искә алырга рөхсәт итмиләр. Туган туфрагын, дәүләтен яклап һәлак булучыларны дога белән искә алучыларны богаулап тараталар. Хәтерләү дә рөхсәт ителми. Ә без бүген Төркиянең башкаласында аның исемендә күпер ачабыз, Төркиянең башкаласы хакимиятенә зур рәхмәт, — диде җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан.

Чарадан репортажны👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍13❤2😁1
👆Бу Әнкарада Сөембикә исемендәге күпер ачылышы тантанасыннан фотосурәтләр.

Күбрәк фотоларны - Азатлык сәхифәсендә күрә аласыз.

@azatliqradiosi
❤15👍4🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Якшәмбе көнне Молдовада президент сайлыйлар. Президент сайлау белән бергә Молдованың Европа берлегенә керүе турында референдум да уза. Моның өчен ил Конституциясенә үзгәрешләр кертелергә тиеш. Президент вазифасына 11 намзәт, шул исәптән хәзерге ил башлыгы…
Молдовада президент сайлавында икенче турга Майя Санду һәм Александр Стояноглы чыкты

Ике атнадан соң Молдованы президент сайлауларының икенче туры көтә.

Президентны сайлау белән беррәттән Европа берлегенә керү референдумы да узды, референдумда Молдова ватандашларының тавышлары яртылаш бүленгән: евроинтеграцияне 50 процент кеше хуплый, 50 проценты - баш тарта.

Президент Майя Санду сайлау һәм референдумның беренчел нәтиҗәләренә фикер белдереп, Молдова "демократиягә моңа кадәр күрелмәгән һөҗүмне" күрде, диде.
Аның әйтүенчә, "чит көчләр белән берлектә җинаятьчел төркемнәр" Молдова сайлаучыларының тавышларын "сатып алмакчы" булган.

Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3✍1⚡1