Тбилисида "Грузия Европа берлеген сайлый" чарасы үтте
Төрле исәпләүләргә күрә, анда 40-50 мең кеше катнашкан.
Оппозиция лидерлары алдан килешеп, митингта чыгыш ясамады, сәхнәне танылган җәмәгать эшлеклеләренә, җырчыларга һәм шагыйрьләргә бирде. Алар чарага килүчеләрне һәм илнең бөтен ватандашларын 26 октябрьдә узасы парламент сайлауларында дүрт оппозиция фиркасенең берсе өчен тавыш бирергә чакырды.
Бу - идарә итүче "Грузин хыялы" фиркасен алыштыру һәм "Грузияне Европа үсеш юлына кайтару өчен" кирәк, диелде.
"Грузин хыялы"н Русия хакимияте яклы дип атыйлар.
Азатлык мәйданындагы митингта катнашучылар алдында ил президенты Саломе Зурабишвили чыгыш ясады. Ул меңләгән кешене җыйган сайлау алды митингын онытылмаслык тарихи вакыйга дип атады.
Тулырак 👉Азатлык радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi

❤6🔥2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Төркия башкаласы Әнкарада Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылды. Ике ел элек татарлар Әнкара шәһәре хакимиятеннән татар ханбикәсе исемен зур урамга бирүне сораганнар, әмма ахыр чиктә Сөембикә исеме күпергә бирелгән. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы…
Көн язмасы: "Әнкарада Сөембикә күпере ачылды, ә Казанда аның манарасы янында дога кылырга да ярамый"
Әнкарада Сөембикә исемен мәңгеләштерү сүзе күптән йөргән. Төрле талпынышлар булган, әмма килеп чыкмаган. Бу хакта күпер ачылышына җыелган татарлар сөйләде.
— Яңгыраган сүзгә егерме ел узган ул, әмма барыбер менә ерып чыгылды бит! — дип бер-берсен котлашты татарлар.
Ачылышка килүче татарларның күпчелеге — яңа мөһаҗирләр, Төркиягә 20-30 еллап элек күченеп төпләнүчеләр. Иске татарлардан тантанада кешеләр күренмәде.
💬 Чынында бу машиналар күп йөри торган урын. Юлның тагын бер каршы ягы төзелеп беткәч, машиналар саны тагын да артачак. Алар барысы да Сөембикә дигән исемне күрәчәк, — дип аңлатты чараны оештыручыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Лилия Сабир.
💬 Без берләшергә тиеш. Без — төркиләр бүленмәс халык. Аның өчен солтаныбыз Сөембикә дә тырышты, гомерен фида итте. Онытмадык. Нугай кызы Казан дәүләтендә ханбикә булды. Кырымтатарларның ханнар нәселе белән туганлашты. Әмма дошманлык каян чыкты? Бездән, эчтән чыкты. Аны урысларга кем биреп җибәрде? Һич онытмыйм. Бәйсезлек өчен көрәшүчеләр дә, аңа каршы көрәшүчеләр дә бар, — диде элекке министр Намык Кәмал Зәйбәк.
💬 Бүгенге көндә Казанда Сөембикә белән бәйле бары тик аның исемендәге манара бар һәм шушы манара янында татарларга фаҗигале тарихын искә алырга рөхсәт итмиләр. Туган туфрагын, дәүләтен яклап һәлак булучыларны дога белән искә алучыларны богаулап тараталар. Хәтерләү дә рөхсәт ителми. Ә без бүген Төркиянең башкаласында аның исемендә күпер ачабыз, Төркиянең башкаласы хакимиятенә зур рәхмәт, — диде җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан.
Чарадан репортажны👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Әнкарада Сөембикә күпере ачылды, ә Казанда аның манарасы янында дога кылырга да ярамый"
Сөембикә күпере Төркия башкаласы Әнкарада ачылды. Аны ачарга күп тырышлык куйган депутат вафат булган.
👍13❤2😁1
👆Бу Әнкарада Сөембикә исемендәге күпер ачылышы тантанасыннан фотосурәтләр.
Күбрәк фотоларны - Азатлык сәхифәсендә күрә аласыз.
@azatliqradiosi
Күбрәк фотоларны - Азатлык сәхифәсендә күрә аласыз.
@azatliqradiosi
❤15👍4🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Якшәмбе көнне Молдовада президент сайлыйлар. Президент сайлау белән бергә Молдованың Европа берлегенә керүе турында референдум да уза. Моның өчен ил Конституциясенә үзгәрешләр кертелергә тиеш. Президент вазифасына 11 намзәт, шул исәптән хәзерге ил башлыгы…
Молдовада президент сайлавында икенче турга Майя Санду һәм Александр Стояноглы чыкты
Ике атнадан соң Молдованы президент сайлауларының икенче туры көтә.
Президентны сайлау белән беррәттән Европа берлегенә керү референдумы да узды, референдумда Молдова ватандашларының тавышлары яртылаш бүленгән: евроинтеграцияне 50 процент кеше хуплый, 50 проценты - баш тарта.
Президент Майя Санду сайлау һәм референдумның беренчел нәтиҗәләренә фикер белдереп, Молдова "демократиягә моңа кадәр күрелмәгән һөҗүмне" күрде, диде.
Аның әйтүенчә, "чит көчләр белән берлектә җинаятьчел төркемнәр" Молдова сайлаучыларының тавышларын "сатып алмакчы" булган.
Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Молдовада президент сайлавында икенче турга Санду һәм Стояноглы чыкты
Ике атнадан соң Молдованы президент сайлауларының икенче туры көтә.
👍3✍1⚡1
Казан хакимиятләре шәһәр метросын Фучик урамындагы стациядән Республика клиник хастаханәсенә кадәр төзү мөмкинлеген карый.
Инде бүгеннән проектка кадәргә эшләр: метро юлын сызу, башлангыч белешмәләрне туплау бара, дигән ул.
Шул ук вакытта Метшин икенче тармактагы дүрт станцияне - "ТАССРның 100 еллыгы", "Академия", "Зилант" һәм "Тулпар" станцияләрен төзү графикка ярашлы бара дигән.
"Хәзерге вакытта метро төзүчеләр метрополитенның икенче тармагының беренче кишәрлеген сала. Аның озынлыгы - 5,4 чакрым, ул якынча Фучик урамыннан Сахаров урамына кадәр узачак", дип сөйләгән мэр.
Бу өлешне 2027 елда тапшырырга вәгъдә итәләр.
▪️Быел август башында Казан думасы депутаты Максим Леонтьев Татарстан башкаласында метро төзелешенең әкерен баруына зарланды. Ул Казанда 20 елда 15 станция төзелсә, Мәскәүдә елына шулкадәр станция төзелгәнен әйтте.
▪️Леонтьевка җавап биреп, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов әкерен төзелешнең сәбәбен финанслау җитмәү белән аңлатты. "Бөтен эш акчада", диде ул.

✍1👀1
Иртәгә Казанда БРИКС+ илләренең саммиты башлана.
Азатлык Радиосы Татарстан башкаласына килергә җыенган дөнья лидерларын барлады. Шушы минутка билгеле булган исемлекне сезгә тәкъдим итәбез.
Исегезгә төшерәбез: Казанга Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд ибн Сәлман Әл Согуд һәм Бразилия президенты Луис Инасиу Лула да Силва да килергә теләк белдергән иде, әмма соңыннан аларның планнары үзгәрде. Мәсәлән, да Силва өендә егылып башын авырттырган, шуңа күрә оча алмыйм дигән.
#Татарстан

💩9👍5😁4✍1❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иртәгә Казанда БРИКС+ илләренең саммиты башлана. Азатлык Радиосы Татарстан башкаласына килергә җыенган дөнья лидерларын барлады. Шушы минутка билгеле булган исемлекне сезгә тәкъдим итәбез. Исегезгә төшерәбез: Казанга Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд…
БРИКС+ дигәннән, кичә Казан Кирмәне диварында утлы тамашаның репетициясе узды.
Кол Шәриф мәчете фонында БРИКС илләре телләрендә "Рәхим итегез!" дигән язулар күрсәтелде. БРИКС төркеменә кергән яисә керергә теләк белдергән илләрнең телләре бар, ә менә саммитны кабул иткән Татарстан башкаласының теле — татар теле — юк.
Ни өчен дип уйлыйсыз? Карап бетермәгәннәрме? Әллә татарча сәламләүне махсус төшереп калдырганнармы?
#Татарстан #татарлар

Фото: Александр Кряжев, brics-russia2024.ru фотоһост-агентлыгы
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
🤬29👍2👎2❤1✍1🖕1
Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Навальныйга аңлы рәвештә түзеп булмастай шартлар тудырган дип яза кайбер медиа чаралары.
Мисал өчен, "Медуза" дигән сайтның чыганагы басмага моны дәлилләүче документлар биргән. Ә журналистлар исә бу документларның чын булуын ачыклаган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

😡4❤1👍1🤬1😢1
☝️Казанда яшәүчеләрне БРИКС җыены узган көннәрдә шикле затлар турында хәбәр итәргә чакыралар.
Иртәгә Казанда БРИКС җыены башлана, ул 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Иртәгә Казанда БРИКС җыены башлана, ул 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁4👍2👎2🤡1
2024 елда Татарстанда хәләл экспорты 1,5 тапкырга артыр дип көтелә.
Шул ук вакытта Татарстанда җитештерелеп чит илгә сатылган агро-сәнәгать тауарлары арасында хәләл 3,5 процентын гына тәшкил иткән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта Татарстанда җитештерелеп чит илгә сатылган агро-сәнәгать тауарлары арасында хәләл 3,5 процентын гына тәшкил иткән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍10❤2🥰1
Татарлар — курчак милләтме әллә?
Ник бер кәлимә сүз татарча язылсын — ә бит БРИКС саммиты Татарстан башкаласы Казанда уза...
👉Видеоны карагыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
Ник бер кәлимә сүз татарча язылсын — ә бит БРИКС саммиты Татарстан башкаласы Казанда уза...
👉Видеоны карагыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
YouTube
БРИКС саммиты Казанда уза, ә татарча язмыйлар
Татарлар — курчак милләтме әллә? Ник бер кәлимә сүз татарча язылсын — ә бит БРИКС саммиты Татарстан башкаласы Казанда уза...
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/
Безнең…

😡13🤬2🤔1💯1🤣1
Язучы, журналист Дания Гайнетдинова вафат
Аның белән хушлашу бүген, 09:30да, Себер тракты 31а бинасы янында була. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
▪️Дания Гайнетдинова озак вакыт дәвамында "Татарстан" радиосында эшләгән, балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар әзерләгән. 1997 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул чәчмә әсәрләр, шигырьләр, җырлар иҗат иткән.
#югалту #татарлар

😢18👍2
22 октябрь иртәсенә башка хәбәрләр:
🔵 Казанда табиб-невролог Айрат Гомәрбаевка куәт оешмалары килгән. Ул "Сивил инициатива" фиркасеннән Татарстан Дәүләт шурасы депутатлыгына намзәт булган. Гомәрбаев тоткарланган, ул элемтәгә чыкмый – ОВД-Инфо.
🔵 Бүген Казанда БРИКС җыены башлана. Татарстан хакимиятләре саммитта 24 ил башлыгы катнашачак дип белдерде. Казаннар өчен күптөрле чикләүләр кертелде, үзәктәге урамнар машиналар өчен ябылды.
🔵 Тула һәм Тамбов өлкәләрендә өч спиртзаводка дроннар белән һөҗүм булган, анда янгын башланган. Зыян күрүчеләр юк диелә. Төнлә Түбән Новгород һава аланы вакытлыча очышларны туктаткан булган, җирле медиалар дроннар бәрү куркынычы булуын язды.
🔵 Судан һавасында очкыч бәреп төшерелгән. Mash язуынча, очкычта Башкортстанның Туймазы районыннан авиаинженер булган. Каза турында әлегә мәгълүмат аз.
🔵 Украинаның Сум шәһәрендә дроннар һөҗүменнән 3 кешелек гаилә, шул исәптән 14 яшьлек кыз һәлак булган.
Көн дәвамында башка хәбәрләр белән дә таныштырырбыз, Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Көн дәвамында башка хәбәрләр белән дә таныштырырбыз, Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5👍2✍1