Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бала санын арттырырга ниятләүче Русиядә акушерлар җитми.

Акушерлык һәм гинекология тармагында эшләүчеләрнең 30 процентка кадәре — 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар. 😳

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😁4👍2🙈1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
БРИКС һәм Казан: чәкчәк вә буш урамнар галәмәте Соңгы көннәрне тасвирлаучы кадрларны бер видеода тупладык. 😀 #Татарстан @azatliqradiosi
Казанда үзәктәге урамнар гына түгел, анализ кабинетлары да буш.

Бу фотоны соцчелтәрләрдән алдык. Казанда БРИКС саммиты узу сәбәпле медицина үзәкләренең берсендә коронавируска һәм экскремент анализлары алынмый диелгән.

Менә шундый хәлләр. Ә сезнең тормышка БРИКС саммиты нинди йогынты ясады?

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩7😡2👍1
Әлбир Крганов Мәскәүдә төзеләчәк мәчет татар һәм башкорт өчен хезмәт итәчәк дип белдерде.

Бу хакта ул "Царьград" телеканалының эфирында сөйләде. Тапшыру барышында Коммунарка халкы гыйбадәтханә төзелешенә каршы чыгуы күрсәтелде.

Узган атнада Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә ниятләнгән мәчет төзелешенә каршы мөрәҗәгать барлыкка килде. Анда үзләрен "Коммунарка халкы" дип таныштырган активистлар Русия президенты һәм Тикшерү комитеты җитәкчесеннән гыйбадәтханәне төзетмәүне сорый. Әлеге мөрәҗәгать урыс милләтчеләре төркемнәрендә барлыкка килде. Активистлар бу урынның "мигрантлар геттосы"на әвереләчәген һәм шул рәвешле җинаятьләр артачагын әйтә. Аларча, биредә яшәүчеләрнең төп өлешен "яшь славян гаиләләре" тәшкил итә. "Безне Урта Азия чыгышлы кешеләргә алыштырмагыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөфти Әлбир Крганов исә төзеләчәк мәчет асаба халыкларга хезмәт итәчәк дип белдергән.

— Бу проектта без Мәскәүдә яшәүче берничә йөз мең татар һәм башкортка шартлар тудырырга телибез. Шуңа да без күбрәк мәдәният турында сөйлибез: хатын-кызлар, балалар җыела алсын, музей комплексы эшләсен, — дигән ул.

Крганов Мәскәүдә бары 4 мәчет барлыгын искәрткән. "Мәскәүдә яшәүче җирле мөселманнарга аларның бабалары төзегән мәчеткә керү бик кыен", дип өстәгән ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍8
Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстан белән Башкортстан чагыштырды.

Бу хакта ул бүген торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләсенә багышланган парламент утырышында белдерде. Аныңча, ике республика мисалында идарә итү тәҗрибәсен күрсәтергә була.

— Татарстан һәм Башкортстанны алыгыз. 1990нчы еллар башында Башкортстанның мөмкинлекләре зуррак иде. Алар аны кулланмады. Татарстан исә файдаланды. Моны эшләгән кешеләргә рәхмәт әйтергә генә кирәк. Нәтиҗәдә бүген алар икътисади яктан көчлерәк төбәк — донор төбәк. Башкортстан — реципиент төбәк. Шуңа да без идарә итү моделенә карарга тиеш, — диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
🤮5👍3💯2🤡1👀1
Төркия һәм Үзбәкстан президентлары белән — татарча, калганнар белән — урысча.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов BRICS саммитына килгән дөнья лидерларын каршы алганда "чәкчәк дипломатиясе"н дә кулланды. Таҗикстан президенты Эмомали Рәхмон гына татар чәкчәгеннән баш тартты.

Иң "тәмле" кадрларны бер видеода җыйдык. Рәхим итеп карагыз! 😀

Татарга тылмач кирәкми булып чыгамы инде?.. 😉

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤10👍6🤡2👎1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - шул турыда кыскача.

🔸Аннексияләнгән Акъяр губернаторы Украина ракеты бәреп төшерелде диде. Корбаннар да, җимерүләр дә юк.

🔸 Украина ягы исә Русиянең Киевка атылган дистәләгән ракет турында хәбәр итә. Николаев һәм Херсон арасындагы тимер юлларга зыян килгән.

🔸 Арест салынган Русия активларыннан Украинага дигән кредит 45 елга тәгаенләнгән. Бу хакта Европа Берлеге белдерде. Займ күләме 45 млрд евро тәшкил итә.

🔸Пермьдә ике кыз "Бердәм Русия" офинасына ут төрткән дип яза Baza белән "Осторожно, новости". Бина нык янган, кызларны эзлиләр.

🔸Мюнһен прокуратурасы Русия ватандашына Украинаның ике кешесен үтерүдә гаепләү белдергән. Җинаять быел апрельдә Бавария җирлегендә кылынган.

🔸 НАТОга керүче кимендә җиде дәүләт Украинаның НАТОга алынуына каршы, дип яза Politico. Медиа язуынча, бу - АКШ, Германия, Маҗарстан, Словакия, Бельгия, Словения, Испания.

🔸 Украинаның элеккеге президенты Виктор Януковичның улы Русия паспортын алган.

🔸 Бүген Казанда узучы БРИКСның соңгы эш көне.

🔸Монополиягә каршы федерал хезмәт Башкортстан түрәләренең чит илгә баруларын тикшерә.

Көн дәвамында башка хәбәрләр белән дә таныштырырбыз, Азатлык белән калыгыз!
👍3🔥2
Салават Юлаев һәйкәле турында борчылып Радий Хәбировка хат юлланган.

Хат авторлары һәйкәл төзекләндергәннән соң кабат урынына кайтарылачак дигән сүзенә ышанмыйлар. Аны төзекләндергән кыяфәт ясап юк итәчәкләрен фаразлыйлар.

Хат авторларының тагын бер таләбе — алар бәйсез комиссиядән Татарстан вәкилләрен чыгаруны таләп итә.

Ни өчен? Нәрсәгә борчылалар?

Бу 👉 сылтамага басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤮5👍4🥴1🍌1
Көн язмасы. Гүлән һәм аның татар белән башкортларга йогынтысы

Атна башында Америкада  төрек имамы, мәгърифәтче Фәтхулла Гүлән вафат булды. Ул 1999 елдан бирле Пенсильваниядә яшәде, шунда җирләнде дә.
Татарстан белән Башкортстанда кайчандыр эшләүче төрек-татар, төрек-башкорт лицейларын аның исеме белән бәйле дип саналды, һәрхәлдә дөнья буйлап сыйфатлы белем биргән мәктәпләр челтәре ачуга илһамландыручы дип Гүләнне мактыйлар. Шулай ике республикада да вакытында туган телдә "Zaman" газетлары нәшер ителде. Бу басмалар да «Хезмәт» хәрәкәтенә бәйле дип исәпләнде. Барысы да ябылды. Уңышлы эшләп килүче лицейлардан Төркия укытучылары куылды һәм депортацияләнде.

Гүлән Татарстан белән Башкортстанга нинди йогынты ясады? Уңай эше нинди булды һәм тискәресе нинди?

Менә белгечләрдән берничә фикер.

▪️ Төрек-татар, төрек-башкорт лицейлары Татарстанда һәм Башкортстанда ачылып, тулы бер буын яшьләрне тәрбияләде. Бу мәктәпләрдә белемле, тәрбияле, дингә тартымы булган зыялы буын әзерләнде. Күбесенчә, бу — телләр белгән, дөньяга ачык карашлы булган яшьләр. Бу яктан лицейларның һәм Гүлән хәрәкәтенең татар-башкортка йогынтысы зур дип әйтеп була.

▪️ Лицейлар системының Гүләнгә бәйле булуын сәяси яктан бераз зыян да китерде. Бу мәктәпләр яшьләрнең бер өлешен Төркия мәгълүмати кырына тартты, Төркиягә күченеп яшәүчеләр дә булды. Төркиядә Эрдоган җитәкчелегендәге хакимият белән Гүлән тарафдарлары арасында каршылык башлангач, кайбер татарлар да теләр-теләмәс бу каршылык аркасында зыян күрде. 

▪️ Мәгариф оешмаларын күпләп ачуы – аның мирасының уңай өлеше. Әмма Гүлән хәрәкәтенең Төркиядәге түнтәрелешкә бәйле булуы исбатланса, бу аңа карата бөтенләй башка мөнәсәбәткә китерәчәк.

Башка фикерләр безнең бүгенге язмада. Күз салыгыз, нәрсә белән киләшәсез, нәрсә белән юк?

#башкорттар #татарлар #дөнья

@azatliqradiosi
🔥3❤2👍2
2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителсә, Башкорстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы булачак

Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров игълан итте. Аның тулы атамасы мондый: "Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы".

Укырга теләсегез, бу сылтамага басыгыз.

▪️Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3246 кеше һәлак булган.

▪️ "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан да Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.

#Башкортстан
💩4❤1👎1🤡1
Төркия башкаласы Әнкарада Сөембикә күпере ачылды.

Ачылыш чарасыннан без зур репортаж әзерләгән идек. Кайбер кызыклы рәсемнәрне һәм фикерләрне рәсемнәрдән укырга тәкъдим итәбез.

#татарлар #Төркия

@azatliqradiosi
❤14
Терактлар куркынычы аркасында Төркиядәге һава аланнарында юлчыларны җентекле тикшерәләр, очышка кадәр өч сәгать алдан килүне сорыйлар.

Һава аланнарына кергән бөтен машиналарны тәфсилле тикшерәләр, ә сак хезмәте юлчыларның документларын карый.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия

@azatliqradiosi
🔥1
Бүген Башкортстан Диния нәзарәте рәисе итеп хәзерге мөфти Айнур Биргалин сайланды.

Мөфтиятнең IX Корылтаенда ул бердәнбер намзәт итеп чыгарылган иде.

Киләсе биш елда ул Диния нәзарәте белән җитәкчелек итәчәк.

Аның намзәтен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та хуплады. Ул җыенга килеп, мөселманнарга Уфада озак елларга сузылган "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен тәмамларга сүз бирде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👎5✍1👍1
Татарстан белән Башкортстанны берләштерүче “ике сәгатьлек” күперне сүтә башлаганнар.

Аны Башкортстан ике ел дәвамында төзекләндерергә җыена.

P.S. Татарстан белән Башкортстан арасында берничә күпер бар, аларны "дөньяда иң озын күперләр" дип атарга була. Андый күпердән машинада ике сәгать чыгасы. Бу күперләр Татарстан белән Башкортстан чигендә урнашкан, ә бу күрше республикаларда вакыт аермасы — ике сәгать.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🥰4
Татар математигы Азат Мифтахов Ульян өлкәсендәге Мәләкәс (Димитровград) шәһәре төрмәсенә китерелгән.

Биредә тоткыннарга язу кирәк-яракларыннан көнгә өч сәгатьтән дә артык куллану рөхсәт ителми. Азат күп вакытын төрле мәсьәләләр уйлап табу һәм аларны чишүгә бирә, шуңа бу тыю аның өчен иң авыры.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
🤬8🔥2