Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️ Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:

🔸 ASTRA сайты;
🔸Николай Кавказский - "Болотное эше" фигуранты, "Яблоко" фиркасенең Мәскәү бүлеге рәисе;
🔸 Олег Лекманов - филолог;
🔸 Антон Хардин - блогер, хәбәрче;
🔸Артем Медведев - эшмәкәр, удмурт активисты.
🤬5🥴3🔥1🕊1
Азатлык сүзлегендә "Тикшеренү" сүзе.

"Тикшерү", "өйрәнү", "эзләнү", "тикшеренү" - кайсын сайларга соң?

"Исследование", "research" мәгънәсендә Азатлык Радиосы "тикшеренү" сүзен куллана.

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
💯6❤2
1,5 ел элек үлгән "Алга" сугышчылары калдыкларын Татарстанга кайтара башлаганнар

Бу хакта социаль челтәрләрдәге "Алга" батальонына багышланган төркемнәрдә элекке хәрбиләр һәм һәлак булучыларның туганннары яза.

"Батальонның 2023 елда Угледар янында булган сугышының фаҗигале вакыйгалары хакында күпләрегез белә. Һәм менә шундый озын вакыт узганнан соң безнең һәлак булган сугышчыларыбыз өйләренә кайта башлады", диелгән Telegram-дагы ябык төркемнәрнең берсендә.

2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Нәтиҗәдә 27 кеше һәлак була, тагын шул чама кеше хәбәрсез югалган дип санала.

Idel.Релии ачыклангча, гомумән, "Алга" батальонының кимендә 150дән артык ихтыярие әле дә хәбәрсез югалган булып санала.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
😢6💩5😐2
Зумретай Аркин: Кытайга экстрадицияләнгән уйгырлар юкка чыга

Сараевода 24-27 октябрьдә Дөнья уйгырлары конгрессының Баш җыены уза. Азатлык Радиосы конгрессның мөдире Зумретай Аркин белән уйгырларның бүгенге хәле турында сөйләште.

"Уйгырлар соңгы берничә елда гел куркуда яши, чөнки кешеләр күз ачып йомган арада гаип була. Бер мизгелдә бар туганнар белән бөтен элемтәләрне югалттык. Мин гаиләм турында 2017 елдан бирле берни белмим", дип сөйләде ул.

Күпме уйгыр һәм башка мөслеман кешесе Кытай концлагерьларында утыра?

Кытай белән экстрадиция килешүләре сәбәпле кайсы илләрдән уйгырлар кире Кытайга җибәрелгән?

Аларның язмышы турында билгелеме?

Ни өчен башка илләр уйгырларны яклый алмый?

Зумретай Аркин әлеге сорауларга җавап бирде.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылатама, VPN-сыз ачыла.
😢19👍1
Бүген төнлә Израил Иранга һөҗүме итте

🔸Израил Иранның хәрби объектларынаа, шул исәптән ракет заводларына һөҗүм итүе турында белдерә. Операция 4 сәгатьләп дәвам иткән.

🔸Бу Тәһрәнның Израилгә 1 октябрьдәге һөҗүменә җавап булган. Ул вакыттагы һөҗүмгә "Хизбулла" лидеры Хәсән Насралланы үтерү сәбәп булган иде. Насралла Бейрутта "Хизбулла"ның үзәк штабына һөҗүмдә үлде.

🔸Иранның һава һөҗүменә каршы торучы көчләре белдерүенчә, һөҗүмнәр Тәһрандагы, Хузестан һәм Илам вилаятьләрендәне базаларга туры килгән. Һөҗүмнәр кире кагылды, кайбер позицияләргә "чикле зыян" килде диелә.

🔸Иран дәүләт медиасы Израил һөҗүмнәрене уңышка ирешмәде дип яза. Әмма бу Иранның мондый очракларда гадәти җавабы.

🔸Тәһрән "Израил агрессиясенә җавап бирергә әзер" дип яза Tasnim иран агентлыгы.

🔸АКШ хәрби гамәлләр чылбырын өзү өчен Иранны Изарилгә "һөҗүмнәрен туктатырга чакыра".
🤬7🔥4😢3
Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Татарстаннан кимендә 3005 үлемне табып раслый алды.

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап – беренче, Татарстан дүртенче урында бара.

Башкортстаннан бу исемлектә 3248 кеше бар. Бер ай эчендә 200дән артык кеше табылды.

Сүз ачык чыганакларда табылган үлемнәр турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.

👉Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
👉VPN-сыз сылтама монда.
😢8🔥2💔2🎉1
БРИКС җыены уңаеннан Казан инфраструктурасына 25 млрд сум тотылган

Монда федераль һәм республика акчаларыннан тыш, шәхси инвесторларның акчалары күп кертелде, диде Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров.

Иң күбе – 7,5 млрд сумы – "Казан" халыкара һава аланының яңа перронын төзүгә киткән.

Әмма җыен белән бәйле татар язуларына бер тиен дә табылмаган.

Тагын ниләр эшләнгән? Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
🤮6🤡3❤1
Татарстаннан Украина сугышына китеп үлүчеләрнең иң күбе - Казанда.

Казаннан кимендә 465 ир бу сугышта һәлак булган.

Икенчедә - Чаллы (кимендә 308).

Түбән Кама районыннан кимендә 157 кеше үлгән, Әлмәт районыннан - кимендә 130), Яшел Үзән районыннан - кимендә 99.

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Татарстаннан кимендә 3005 үлемне табып раслый алды.

👉Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
👉VPN-сыз сылтама монда.
🔥3👎2😢1🎉1💔1
Аризона университеты 2025 елда иммерсив татар теле курсларын оештырачак

Дәресләр онлайн рәвештә 27 майдан башлап 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Көненә 4 сәгатьлек укуга өстәмә дәрестән тыш очрашулар һәм чаралар каралган.

2025 елда да Аризона университетында татар теле дәресләрен Канададан тел активисты, Alima Academy-га нигез салучы Алимә Сәлахетдинова укытачак.

Татар теле курслары АКШ югары белем програмының кредитлар системына керә. Татарчаны сайлаган АКШ студентлары бу дәресләр өчен 8 кредит ала алачак, диелә сайтта.

🔸Электән үк татар телен укыткан Аризона университетында, берничә еллык тәнәфестән соң, татар теле янә 2022 елда укытыла башлады.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👍12🔥8❤5
Татарстаннан Украина сугышына китеп үлүчеләрнең яше болайрак:

Кимендә 197-се – 18-24 яшь аралыгында.
Кимендә 668 хәрби – 25-34 яшьтә.
Кимендә 888 кеше – 35-44 яшьтә.
Кимендә 541 кеше 45 яшьтән олырак булган.

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Татарстаннан кимендә 3005 үлемне табып раслый алды.

👉Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
👉VPN-сыз сылтама монда.
😱3👍2😢2👎1🎉1💔1
Грузия оппозициясе парламент сайлаулары нәтиҗәләрен танымый, протестларга чыгу турында белдерә

Бүген Грузиядә парламент сайлаулары узды. Бюллетеньнәрнең 70% саналган, миллиардер Бидзина Иванишвилиның "Грузия хыялы" фиркасе 52% белән алда бара.

Парламентка тагын 4 фирка уза, шул исәптән оппозициянең "Үзгәрешләр өчен коалиция", Михаил Саакашвилиның "Бердәмлек - Милли хәрәкәт" фиркаләре. Әмма алар парламентта коалиция оештыра алырлык тавыш җыймый.

"Бердәмлек - Милли хәрәкәт" фиркасе рәисе Тина Бокучаева Грузия Үзәк сайлау комиссиясе "Грузия хыялының" "пычрак заказын үтәде" дип белдерде. Оппозиция 27 октябрьдә протестлар оештырырга җыена.

▪️Грузиядә сайлау кампаниясе кызу барды. "Грузия хыялы"ның төп шигаре болай яңгырады: "Тынычлык, милли үзтәңгәллек, традицион кыйммәтләр һәм икътисад үсеше өчен".

Оппозиция "Грузия хыялын" илне изоляцияләргә тырышуда һәм Кремль тарафлы сәясәт алып баруда гаепләде. Әлеге фирка парламентта 12 ел күпчелекне тәшкил итә.

Оппозициянең төп шигаре исә Көнбатышка якынаю белән бәйле: "Кешеләрне кайгырту, коррупциягә каршы көрәш, Европа берлеге һәм НАТОга керү, илнең Русия йогынтысына эләгүенә юл куймау".

Грузия президенты бу сайлауларда оппозицияне яклаган иде.
😢6🔥5🤡2✍1👍1👎1
🔸Якшәмбегә каршы төндә Русиянең җиде төбәгенә дроннар һөҗүм иткән.

Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) барлыгы 51 дронны бәреп төшергән.

Тамбов өлкәсендә - 18, Белгород өлкәсендә - 16 дрон юк ителгән. Брянски, Липецки, Орелда - дүртешәр, Воронеж өлкәсендә - өчәү һәм бер дрон Курски өлкәсендә төшкән. Азак диңгезе өстендә дә бер дрон юк ителгән.

Зыян күрүчеләр юк диелә.

▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.

@azatliqradiosi
🎉3🤬1
Казанда Апанай мәчетенең 255 еллыгына багышланган  фәнни-гамәли конференциясе узды.

Тарихи Апанай мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан. Ул татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиевның ярдәме белән 1768–1771 елларда төзелә.

Апанай мәчете мәхәлләсендә яшәүче сәүдәгәр Апанаевлар аңа матди булышлык күрсәтеп торалар, шуңа соңрак мәчет алар исеме белән атала.

Апанай мәчете 1930 еллар башында ябыла. Аны балалар бакчасы итеп үзгәртеп корганда манарасы һәм залларының түшәме җимерелә. Бизәлешенең күп өлеше шул вакытта юкка чыга.

1995 елны мәчет «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырыла, зур булмаган ремонт эше башлана.

Мәчет 2003 елга кадәр эшли, аннары төзекләндерүгә ябыла.

2011 елның 2 декабрендә төзекләндерүдән соң Апанай мәчете ачыла.

Гыйбадәтханә федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәле санала.

Конференция кысаларында Апанай мәдрәсәсе китапханәсен һәм күргәзмәсен ачу тантанасы да узды.

📷Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты

@azatliqradiosi
❤8👍2✍1🥰1💯1
Грузиядәге оппозиция сайлауның беренчел нәтиҗәләрен танымый

Алар якшәмбе көнне тарафдарларын протест чараларына чыгарга чакырды.

Азатлык радиосының грузин хезмәте хәбәр итүенчә, якшәмбе иртәнгә бюллетеньнәрнең 99% саналган. Рәсми мәгълүматларга күрә, "Грузия хыялы" фиркасе сайлаучыларның 54,27% тавышын казанган.

Оппозициядәге "Үзгәрешләр яклы коалиция" - 10,80%, Михаил Саакашвилиның "Бердәмлек - Милли хәрәкәт"- 10,09%, "Көчле Грузия"- 8,75%, "Грузия өчен" - 7,75% тавыш җыйган.

"Үзгәрешләр өчен коалиция" лидеры Ника Гварамия "Грузия хыялы"н конституцион түнтәрелеш ясауда гаепләде.

"Сайлауда кулланылган хәрәмләшүләр схемасы беленде. Сайлаулар урланды", диде һәм алдашу схемасының нечкәлекләрен якшәмбе көнне җәмәгатьчелеккә җиткерергә сүз бирде.

Болар хакында тулырак - Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4✍1
✈️28 октябрьдән Nordwind Airlines һәм "Икар" һава ширкәте Уфа белән Казан арасында туры очышлар башлый.

110 юлчы сыйдырышлы Embraer 190 очкычында рейслар атнасына ике тапкыр башкарылачак.

▪️2022 елда Уфа белән Казан арасында поезд җибәрергә ниятләүләре дә билгеле булган иде. Ике шәһәр арасын поездда 15 сәгать эчендә үтеп булачак, киләчәктә бөтенләй 12 сәгатькә үк калдыру максаты куела, дип җиткерделәр.

▪️Соңрак геосәяси вазгыять аркасында Русия тимер юллары (РЖД) Уфа-Казан поезды проектын 2027 елга кичектереп торачагын әйтте.

▪️2017 елны Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында Россотрудничество оешмасы вәкиле, 2012 елгы президент сайлавында Владимир Путинның ышанычлысы булган Сергей Маленко "Казан белән Уфа арасында тиз йөрешле тимер юл төзергә ярамый, чөнки ике сепаратизм үзәген берләштерү куркыныч" дип белдерде.

@azatliqradiosi
👍8❤2
Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән йөрү тыелган.

Бу хакта өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгының фәрманында әйтелә. Карар 22 октябрьдә үз көченә кергән.

Фәрманга ярашлы, мәктәпләрдә укучыларның динилеген күрсәтеп торучы киемнән, шул исәптән хиҗап һәм никабтан йөрү рөхсәт ителми.

Соңрак Владимир өлкәсенең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгы социаль челтәрдә бу фәрманга аңлатма бирде. Анда Русиянең дөньяви дәүләт булуы һәм диннең дәүләттән аерылуы әйтелә.

▪️Бу Русиядә мөселман киемендә йөрүне тыйган беренче төбәк булды.

Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😡16🤡7😁2