Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан Мәскәүгә күчергән салым күләмен 41 процентка арттырган

2024 елның 9 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 771,9 млрд сумын федераль бюджетка күчергән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк. Былтыр республика 546,3 млрд юллаган булган.

Әлеге саннарны бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә китерде.

Татарстанга салымнарның 36 проценты, 64 проценты — федераль бюджетка күчерелгән.

Мәскәүдән күпме алган?

2024 елның 9 аена Мәскәү федераль бюджеттан Татарстанга 59,6 млрд сум юллаган. Бу узган елдан 2 млрд сумга азрак.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬8🥴3👎1👏1
Казанны басып алучылар һәйкәлен 2025 елда төзекләндереп бетермәкчеләр

БУ хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер җәяүлеләр күперен, причалны, автобуслар кую өчен мәйданчыкны көйләү мәсьәләләре карала.

Һәйкәлне төзекләндерү 2024 елда башланды. Элегрәк аны 2026 елда төзеп бетерәчәкләре әйтелгән иде. Моның өчен 300 млн сум бүлеп бирелде: яртысы республика акчалары, яртысы — федераль бюджеттан.

Татарлар Хәтер көне уздырырга тырышкан, әмма төрле тыюларга дучар булган көннәрдә, 16 октябрьдә Татарстан президенты әлеге гыйбадәтханәне барып карады.

Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, текләкләренә ирешә алмады.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤮23😡9🤯3🌚2🙈2🔥1🖕1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итә һәм бу минутка булган вакыйгалар мондыйрак.

🔸Бүген төнлә Ростов, Курск, Смоленск, Орел, Брянск, Белгород өлкәләренә дроннар һөҗүм иткән. Корбаннар юк. Барысы да бәреп төшерелгән дип хисап ясалган.

🔸 Украина белән Русия арасында энергетика корылмаларын җимермәү турында сөйләшүләр бара. Бу хакта Financial Times яза. Ике ил арасында арадашчы булып Катар тора.

🔸 Дагыстан белән Ингушетиядә инде ике атна Telegram-ны томалыйлар. Чечняда мессенджер авырлык белән эшли, бусы да мобиль интернет аша гына. The Insider язуынча, томалау - ФСБ эше. Бу Wildberries низагына бәйле була ала дип яза медиа.

🔸 Le Monde Владимир Путинның кая барганын аның сакчылары аша ачыклый алган. Алар Strava фитнес кушымтасы кулланган, үз күнегүләрен шунда теркәп барган, геолокацияләр сакланып калган.

🔸 "Кинопоиск"та «Җинаять һәм җәза» кинофильмы премьерасы кичектерелә. Ширкәт сәбәпләрен төгәл аңлатмый. Кинофильм режиссеры Владимир Мирзоев беренчеләрдән булып Украинага каршы башлаган сугышны туктатуны таләп итте.

🔸 "ТЭФИ-KIDS телевидение премиясен Казанның Мәскәү районындагы 122нче гимназия укучысы Ислам Хәбибуллин яулаган.

🔸 Кичә "Салават Юлаев" хоккей такымы Владивостокның "Адмирал" такымын 2:1 хисабы белән җиңде.

Әлегә шулар. Безне укыганыгыз өчен рәхмәт! Көнегез уңышлы узсын!
🔥6❤1✍1👍1🤔1
📍Казанда активистлар "Исемнәрне кайтару" чарасын уздырды

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе активистлар белән берлектә Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Казанның Архангель зиратында Совет заманында репрессияләнгән Татарстан язучылары, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре исемнәрен һәм аларның тарихларын укыды. Шулай ук һәйкәлгә чәчәкләр салды.

"Яблоко" фиркасе телеграм каналы хәбәр итүенчә, чарада Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрим, Кави Нәҗми, Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Кәрим Тинчурин һәм башка әдипләр искә алынган.

▪️Сталин репрессияләре беренче чиратта зыялы катламны юк итә. Дистәләрчә татар язучылары нахакка гаепләнеп атып үтерелә, хезмәт лагерьларына, сөргенгә озатыла. Азатлык радиосы шул чордагы репрессияләргә дучар булган татар язучыларын барлаган иде.

@azatliqradiosi
🔥12❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Казанда активистлар "Исемнәрне кайтару" чарасын уздырды "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе активистлар белән берлектә Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Казанның Архангель зиратында Совет заманында репрессияләнгән Татарстан язучылары, җәмәгать…
Көн язмасы: Репрессияләр дәвам итә: Айрат Дилмөхәммәтов инде өченче тапкыр төрмәдә утыра

Русиядә репрессияләр бүген дә бар. "Мемориал" оешмасы исемлек тә алып бара. Алар төзегән исемлектә нахакка төрмәгә утыртылган татар-башкортлар да, кырымтатарлар да күп. Азатлык Радиосы бу кешеләр турында азмы-күпме язып бара.

Бүген 58 яшьлек башкорт милләтчесе, публицист, оппозиционер Айрат Дилмөхәммәтов турында бәян итәбез. Ул төрмәдә өченче тапкыр утырган активист. Аңа кадәр ике тапкыр шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

Дилмөхәммәтовны нигездә сәяси чыгышлары, медиадагы язмалары өчен хөкем итәләр.

2018 елны ул Башкортстан республикасы президенты вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдерә. 2019 елда аны өченче тапкыр тоткарлыйлар һәм тугыз елга утырталар.

Ул үзенең намусы чиста булуын, бернинди әхлакый һәм җинаять кануннарын бозмавын әйтә.

"Мин өченче мәртәбә сәяси маддәләр нигезендә төрмәдә утырам. Мин Русиядә өч кат сәяси тоткын булган бердәнбер кеше, моның белән горурланам", диде Дилмөхәммәтов.

Дилмөхәммәтовның 83 яшьлек әнисе Агиләш ханым Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны "ФСБ белән килешеп, сайлау алдыннан үзенең көчле көндәшен читләтүдә" гаепләде.

"Белмим, улымның сүзләрендә нинди криминал тапкансыздыр. Сез бер гаепсез кешене утыртасыз", диде ул.

Ана шулай ук республика хакимиятенә килгән һәр яңа башлык "үз эшен ФСБ белән сөйләшеп, минем улымны утырту белән башлый" дип, Мортаза Рәхимов чорындагы җинаять эзәрлекләүләрен, Рөстәм Хәмитов вакытында ике төрмә мөддәте турында да искә алган иде.

➡️Тулырак Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
💔4👍3😡3🔥1🤬1
Дагыстан мөфтие шәех Ахмад Абдулаев Урыс православ чиркәве башлыгы, патриарх Кириллдан мәктәпләрдә яулыктан йөрү мәсьәләсендә мөселманнарны хуплауны сораган.

Мөфти фикеренчә, Русиядә яулыктан йөрүне дә күзаллаган уртак мәктәп формасын кертергә кирәк. Бу социаль буллинг мәсьәләсен хәл итәргә һәм дини кешеләрнең традицион кыйммәтләрен сакларга ярдәм итәчәк.

Урыс православ чиркәве башлыгы Дагыстан мөфтие тәкъдиме белән килешкән диелә.

Моннан тыш, Русия Дәүләт думасының Чечнядан сайланган депутаты Адам Делимханов Владимир өлкәсендә кабул ителгән фәрманны бетерергә теләүләрен әйткән. Чечен депутатлары Владимир өлкәсеннән сайланган депутат Игорь Игошин белән фикер алышкан. Моны ул Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кушуы белән эшләгәнен белдергән.

▪️Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән — хиҗап һәм никабтан йөрү тыелды. Әлеге фәрманны өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгы кабул итте.

👉Тулырак Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3💔3🙏1🤡1🤪1
Башкортстан Корылтаеның октябрьдәге утырышында аның рәисе Константин Толкачев депутатларны гимннарны тыңларга гына түгел, җырларга да чакырган. 

"Безнең монда телсезләр юк. Илебез дә укымышлылар иле. Шуңа күрә әйдәгез гимннарыбызны җырлыйк әле - Русиянекен дә, республиканыкын да. Алайса бөтенегез авызларын йомган, тыйнак кына аска карап торасыз", - дип ачуланган Толкачев.

Былтыр Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән, республиканың балалар бакчаларында Белем көне дәүләт байракларын күтәрү һәм дәүләт гимннарын җырлаудан башланган иде. Башкортстан мәгариф министрлыгында бакчаларда моны һәр атна саен башкарачаклар дип белдерделәр.

Моңарчы бу тәртип мәктәпләргә генә кертелгән иде.

▪️Башкортстанда авыл мәктәбендә 20 ел буена балаларга белем бирүче педагог бу уңайдан Азатлыкка фикер белдереп, "Маршлар, байраклар, гимнарны җырлау кирәк ул, әмма ул тантаналы вакытта гына, сирәк-мирәк кенә урынлы. Атна саен үрә катып йөрүләр, гимн җырлауның кадере калмый. Өстән кертелгәннең бәрәкәте юк", дигән иде.

@azatliqradiosi
🤮6👍2💩2🤡2
🔷Русия президенты Владимир Путин 2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итү турында фәрман имзалаган. 

Быел тарихчыларда Чаллының 400 еллыгы бәхәсләр уятты. Алар шәһәргә татар дәүләтчелеге чорында ук нигез салынган дип саный.

— Монда тарихчы Владимир Ермаков тәкъдим иткән архивка нигезләнгәннәр. Бүгенге Чаллы биләмәләрендә татар шәһәрчеге бар. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Монда туктаусыз үсеш булганмы дигән мәсьәлә бар. Эш шунда, Куйбышев сусаклагычында күп кенә урыннар су астында калган. Шулай да безнең археологлар өйрәнгән хәзерге Чаллы шәһәрендәге татар шәһәрчеге үзе бер факт булып тора, — дип белдергән иде тарих фәннәре докторы Радик Исхаков.

Тарихчы Ленар Мифтахов фикеренчә, Чаллының 400 еллыгын хакимият уйлап чыгарган.

— Эш шунда, Чаллы шәһәренә нигез салынган дата буенча бернинди фәнни конференция үткәрелмәде. 1626 елда шәһәргә нигез салынган дип фәнни даирә игълан итмәде. Дөресрәге, бу шәһәр җитәкчелегенең, аның башлыгының тәкъдиме.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬7🤮3🤔1🤡1
Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 45 сумга җитәргә мөмкин.

Автобус тотучы ширкәтләр 2025 елдан йөрү бәясен арттыруны сораган дип яза «Вечерняя Казань» Тарифлар комитеты башлыгы Александр Груничевка сылтанып.

Яңа тарифларны 20 декабрьгә кадәр расламакчылар. Груничев кинәт күпкә күтәрү дөрес түгел дип саный.

Әле билет карта белән түләгәндә – 38 сум, кулакча белән түләгәндә 42 сум тора.
👎6👍2😢2❤1🥰1👏1🤬1
Русия Кеше хокуклары шурасы башлыгы Русиядә сәяси репрессияләр юк, "әз генә санитар чаралар" бар, дип белдерде

Валерий Фадеев фикеренчә, репрессияләр дип 1937-1938 елларда булганнарны атарга кирәк, "ул чакта 740 мең кеше атып үтерелгән, шуларның күп өлеше — гаепсез кешеләр".

Хәзергесе - "Көнбатышка каршы сугышучы" Русиянең "дошман ягында торучыларга бераз чикләүләр кертүе" генә.

"ОВД-Инфо" мәгълүматларына күрә, 30 октябрьгә Русиядә сәяси сәбәпләр белән 1400ләп кеше төрмәләрдә утыра, 3000гә якын кеше җинаять эзәрлекләнүенә дучар.

👉Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
🤣5💩4👎1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда ипотека килешүләре саны кискен кимегән Татарстанда июль аенда ипотека алучылар саны һәм ипотека күләме кискен кимегән. Июнь белән чагыштырганда күрсәткечләр 65% һәм 74% кимегән. Моны Берләштерелгән кредит бюросы статистикасы күрсәтә. Русиядә…
Бүгенге бәяләр белән ипотекага фатир алу өчен Казан кешесе аена кимендә 210 мең сум акча эшләргә тиеш.

РБК-Недвижимость порталы исәпләп чыгаруынча, иң кыйбатлы ипотека рейтингында Казан Мәскәү һәм Петербурдан гына калыша.

Зур шәһәрләрдә яңа йортта бер бүлмәле фатир өчен 25% ставкалы ипотека түләп бару өчен 111,3 мең сумнан 346,4 мең сумга кадәр айлык керем кирәк диелә.

Әле июльдә генә бу саннар 1,5 тапкырга кимрәк иде: 18% ставкалы ипотека түләү өчен 74,4 мең сумнан 233,9 мең сумга кадәр керем кирәк булган.

Русиядә иң арзан ипотека Воронежда, Волгоград һәм Самарда.

Күптән түгел Үзәк банк төп ставканы 21% җиткерде. Илдә ташламалы ипотека бетерелде.
😢2👍1👏1
Яшин, Кара-Мурза һәм Навальная 17 ноябрьдә Берлинда марш оештырачак

"Бу Русия гаскәрләрен Украинадан чыгаруны, Владимир Путинны сугыш җинаятьчесе буларак хөкем итүне һәм бөтен сәяси тоткыннарны азат итүне таләп иткән марш булачак", дип язды оппозиционер Илья Яшин Telegram-каналында. Ул Берлинга башка шәһәрләрдән дә Путинга каршы булучыларны чакыра.

Русиянең оппозиция активистлары дөньяның төрле шәһәрләрендә Украинадагы сугышка һәм Русия хакимиятләренә каршы чараларны даими үткәреп тора. Гадәттә аларда катнашучылар саны әллә ни күп түгел.

Русиядә хакимиятләр белән килештерелмәгән каршылык чаралары тыела, ә сугышка каршы һәм гомумән оппозицион чараларны үткәрергә хакимиятләр рөхсәт бирми.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🤡7👎2
Башкортстанда ире ут төртеп яндырган хатын мәхкәмәдә ирен яклап чыккан, әмма прокуратура моның белән килешми

Эш болай була.

2024 елның маенда исерек ир йоклап яткан хатынына спирт сибә һәм ут төртеп яндыра. Хатынның тәне I–II дәрәҗәдә пешә. Бу гына түгел, ир аны өйдә бикләп тота, табиб чакыртмый. Качарга омтылса яки ярдәм сораса, тагын яндырам дип куркыта.

Ниһаять, хатынны полиция килеп азат итә. Иргә карата җинаять эше ачыла.

Әмма мәхкәмәдә хатыны бу җинаять эшен туктатуны сорый, без инде дуслаштык дип белдерә. Беренче баскыч мәхкәмә эшне туктата.

Шулай да прокуратура бу карар белән ризалашмыйча, аны шикаять итә.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе прокуратураның шикаятен канәгатьләндерә, материалларны кире карарга түбәнге мәхкәмәгә җибәрә.

Быел җәй Иглин районында тагын бер хатын үзен кыйнаган ирен тикшерү изоляторыннан чыгаруны сорады. Кешенең үзгәрә алырына ышанам, без,
дуслашып, балабызны бергә үстерергә телибез, диде ул.

Русиядә гаиләдә көч куллану турында аерым канун юк. Аның өлгесе инде берничә ел элек әзерләнде, ләкин әлегә кабул ителмәде.
🤯5👍2😢2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇺🇸АКШ хакимиятләре Русиягә карата чикләүләр кертүне дәвам итә. Бүген яңа санкцияләр Казан тәҗрибә конструктор бюросына карата да кертелде. Моннан кала чикләүләргә "Движение первых" хәрәкәте, Мәскәү биржасы, "Уралвагонзавод", Кировэнергомаш заводлары, "СОГАЗ"…
АКШ Татарстанның 6 ширкәтенә санкцияләр керткән.

Русиянең башка оешмалары белән бергә исемлеккә «Казан синтетик каучук заводы", «Новые технологии», «Ксиан», «Элит», «Байкал трейдинг компани» ширкәтләре, «Ирвис» фәнни-җитештерү оешмасы эләккән.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍8🖕3👎2❤1🔥1👏1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Русиянең Черкесски шәһәрендәге күп катлы йортта газ шартлаган. Бер кеше һәлак булган, 9 кеше яраланган дип хәбәр итә рәсмиләр.

🔸30 октябрь кичендә Харьковка һөҗүм нәтиҗәсендә бер бала һәлак булган, кимендә 35 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Украинаның гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте хәбәр итте.

🔸Русиянең ракетка каршы тору комплекслары Ростов өлкәсендә - 9 дрон, Брянский өлкәсендә ике дрон бәреп төшергән. Бу хакта өлкәләрнең губернаторлары белдерде.

🔸Төньяк Корея Япон диңгезе өстенә континентара баллистик ракет җибәргән. Ул күктә 68 минут торган, 1 мең км узган.

🔸Төркия 27 октябрьдән Русиягә ак май кертә башлаган. Әлегә барлыгы 20 тонна май кертелгән. Моннан тыш, Россельхознадзор Һиндстан һәм Ираннан импорт ачкан.
✍1👍1
2025 елда Казанда турист салымы ала башлаячаклар

Ул кунакханәдә тору бәясенең бер процентын тәшкил итәчәк, әмма бер тәүлеккә кимендә 100 сум булырга тиеш.

Беренчел исәпләүләргә күрә, мондый җыем беренче елны ук шәһәр бюджетына 150 млн сумнан артык өстәмә керем китерәчәк. Аны шәһәрне яхшыртуга тотачаклар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
😁3👍2🤬2🤔1
Уфада башкорт радиосы ветераны, җырлар авторы Нурия Абдуллина вафат булган

Уфада башкорт радиосы ветераны, журналист, җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллина вафат булган. Бу хакта аның "Юлдаш" радиосында эшләүче хезмәттәшләре җиткерде.

Аңа 67 яшь иде, ул озак еллар авыр чир белән көрәште.

"Башинформ" хәбәренчә, аның белән хушлашу 1 ноябрьдә Телеүзәктә, иртәнге сәгать унда булыр дип ниятләнә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
😢9
Татарстан һәм Башкортстанда яңа "урта сыйныф": сугышчылар, тимерчеләр, келәтчеләр

Соңгы ике елда Русиядә, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда яңа урта сыйныф оешты. Бу — Украина сугышында катнашучылар һәм хәрби заводларда, келәтләрдә эшләүчеләр һәм IT белгечләр.

Сугыш һәм санкцияләр шартларында аларның хезмәт хакы бермә-бер үсте һәм керемнәре менеджерлардан, банк хезмәткәрләреннән артып китте.

Сәнәгать һәм хәрби заводлар белән тулган Татарстан һәм Башкортстанда бу процесс аеруча сизелә.

Урта сыйныф катламына кемнәр карый? Кайсы өлкәләрдә күпме акча түлиләр? Юристлыкка укыган Балык Бистәсе кызы Рәмзия ни өчен барысын да ташлап, "Озон" келәтендә эшли?

Азатлык Радиосы яңа урта сыйныф вәкилләрен өйрәнде.

👉Мәклә төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
✍1👍1🔥1🤬1🤮1😭1
Казан янындагы Зәңгәр күлләргә керү 100 сум булачак.

Бу хакта Татарстанның рәсми порталында әйтелә.

Җыелган акча күлне, аның тирәләрен, инфраструктураны карарга тотылачак диелә.

Соңгы елларда Зәңгәр күлләргә туристлар агымы артты. Бу андагы экологиягә начар йогынты ясый диләр.

Фото: all_and_evg
👍7🫡1
Cамар тикшерү изоляторындагы тоткыннарның сакалларын кырганнар

"Арестанты" хокук яклау проекты хәбәр иткәнчә, сакалларын кырудан баш тарткан тоткыннарга махсус блокка ябабыз дип янаганнар.

Шулай ук тоткыннарны гигиена нормаларына каршы килеп, бер үк машина белән кырынырга мәҗбүр иткәннәр диелә.

Басма искәртүенчә, бу көннәрдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте үзенең хезмәткәрләренә ислам белеме лекцияләре укыган.

🔸Русия җәзаларны үтәү оешмаларында мондый очраклар даими булып тора. Былтыр августта хокук яклаучылар Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны мәсхәрәләүләрен җиткергән иде. Алар тоткыннарны мәҗбүри кырындыра, аларны дин һәм милләтләре ягыннан мәсхәрәли, кыйный һәм намаз укырга бирми, диелде.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🤬5👍1😭1