Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар язучысы Зөлфәт Хәким Истанбулда төрекчә китабын тәкъдим иттте 7 ноябрьдә Истанбулның Рами дәүләт китапханәсендә төрекчә "Tugan Batır ve Ay Işığı Çiçeği" ("Туган батыр һәм Ай чәчәге") китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китапны аның авторы — халык язучысы…
Истанбулда язучы Зөлфәт Хәкимнең Туган батыр турында китабы белән танышу кичәсе булды
Истанбулның Рами дәүләт китапханәсендә татар язучысы Зөлфәт Хәкимнең төрекчә "Tugan Batır ve Ay Işığı Çiçeği" ("Туган батыр һәм Ай чәчәге") китабын тәкъдим итү кичәсеннән кайбер фотолар.
Тулы фотогалереяне, очрашуга кемнәр килүе, ниләр булуы турында Азатлык Радиосы сайтында таба аласыз. Һәр фото астына тәфсилләп язылган.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN кирәкми.

❤7👍4👏4
"Кайбер кешеләргә намаз укырга ирек бирмиләр. Кайбер кешеләргә Коръән бирмиләр."
Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял Русия төрмәләрендә утыручы мөселманнарның хәле аеруча авыр диде.
👉 Безнең яңа видеоны карагыз.
#Кырым
@azatliqradiosi

YouTube
Нариман Джелял Русия төрмәләрендәге мөселманнарның хәле авыр диде
"Кайбер кешеләргә намаз укырга ирек бирмиләр. Кайбер кешеләргә Коръән бирмиләр." Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял Русия төрмәләрендә утыручы мөселманнарның хәле аеруча авыр диде.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык…

😱6😢4🤬3👍1😡1
Азатлык сүзлеге рубрикасында янә "тикшеренү" сүзе. Узганында без аны фәнни тикшеренү мәгънәсендә кулланган идек. Бу юлы журналистикада тикшеренү турында.
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
🔥6👍3❤2
⚡️Мисырда Рас-Сидр шәһәре тирәсендә туристлар автобусы әйләнеп капланган.
Cairo 24 хәбәр итүенчә, ким дигәндә 41 кеше зарар күргән. Алар арасында Русия туристлары да бар. Шулай ук автобуста Украина, Казакъстан, Азәрбайҗан ватандашлары да булган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр.
▪️Рас-Сидр Суэц култыгы ярында Көньяк Синай вилаятендә урнашкан. Суэцтан Шәрм-әш Шәех-ка барган юл әлеге шәһәр аркылы уза.

😱3😢2👍1
10 ноябрьгә каршы төндә Русия хәрбиләре Одесса өлкәсенә һөҗүм иткән.
Украина гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, ике кеше яраланган.
Одесса өлкәсе хәрби идарәсе башлыгы Олег Кипер белдерүенчә, нәтиҗәдә торак йортлар, гаражлар, машиналар зыян күргән. Кайбер урыннарда янгын чыккан.

Telegram
ДСНС України
Нічний обстріл Одеської області: наслідки атаки
Ворог знову завдав масованого удару по нашому регіону. Пошкоджено житлові будинки, магазини, згоріли гаражі з автомобілями та майном. Ліквідували наслідки ворожої атаки 52 рятувальники разом з добровольцями…

🤬2😢2❤1👍1🔥1
⚡️Бүген иртәннән Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә дроннар һөҗүм итә.
Казан вакыты белән сәгать 10га һава һөҗүменнән саклану системы Домодедово, Коломна, Раменскоеда 32 дронны бәреп төшерде дип яза үз Telegram каналында Мәскәү мэры Сергей Собянин.
Раменское районы Становое авылына дрон калдыклары шәхси йортка төшүе нәтиҗәсендә янгын башланган һәм ул күрше йортка күчкән дип хәбәр итә Baza. Өлкә губернаторы Андрей Воробьев белдерүенчә, 52 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Аны хастаханәгә салганнар.
Марьинский районның Софьино шәһәренә һөҗүм аркасында күп катлы йортның түбәсе һәм янындагы машина яна башлаган.
Шереметьево, Домодедово һәм Жуковский һава аланнары вакытлыча ябылган.

Baza
Два частных дома загорелись, предварительно, в результате падения обломков беспилотника в деревне Становое в Раменском районе Подмосковья. По предварительным данным, один дом разрушен, у второго горит крыша. Также был поврежден и проезжавший мимо автомобиль.…
🔥4👍2🎉2⚡1🤬1
Казакъстанның Семей шәһәрендә Халыкара "Көзге Иртыш моңнары" дип аталган татар сәнгате фестивале узды.
Быел ул 25нче тапкыр уздырылды һәм Казакъстанда иҗат итүче татар рәссамы Камил Муллашевның 80 яшьлек юбилеена багышланды. Бу конкурска 34 ел элек нигез салына. Аның уздырылмый калган чаклары да булды, әмма Семей татарлары аны шәһәрнең брендына, мәртәбәле музыкаль чарага әйләндера алды.
Чарага нигез салучы һәм аны өстерәп баручы — музыкант, Семейдагы татар сәнгать мәктәбен оештыручысы Габделхак Ахунҗанов.
Быелгы фестивальдә 160 кеше катнашты. Аларның күпчелеге — Казакъстан талантлары. Казан, Мәскәү, Новосибирск, Томск, Кемерово кебек шәһәрләрдән дә катнашу өчен теләк белдерелгән.
Биредә катнашучылар берничә номинациядә көч сынаша: вокал, бию, нәфис сүз осталыгы, музыка уен коралы, кул эшләре. Барысының да чыгышларын хөкемдарлар бәяли.
Быел Гран-прига лаек булучы табылмады.
Чарадан күбрәк фотоларны👉 Азатлык сәхифәсендә карагыз.

🔥7👍2❤1🥴1
Берничә ел элек Азатлык Радиосы Сөембикә һәйкәлен иҗат иткән сынчы, Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстаннның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Камил Муллашев белән сөйләшкән иде.
💬2016 елда Казакъстан татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, шушы очрашу вакытында мин аңа үз хыялымны җиткердем. Аңа ул ошады, Татарстанның 100 еллыгына Сөембикә һәйкәлен куярга дигән йөкләмә бирде. Башта аны Чаллыда Сөембикә проспектына куярга ниятләнде, ләкин аннары Казан ханлыгын җитәкләгән ханбикәгә һәйкәл Казанда булырга тиеш дигән уйга килдек.
Мин һәйкәлнең төрле өлгеләрен иҗат иттем, ләкин хәзергә кадәр аларның берсе дә хупланмады. Мин Сөембикәгә һәйкәл Менъеллык мәйданында, Казан кирмәне диварлары астында урнашсын дип теләгән идем. Ләкин миңа аны ул урында куярга рөхсәт итмәделәр", диде Муллашев.
Аның белән әңгәмәне ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Сөембикәгә һәйкәл татар халкының рухын күтәрү өчен кирәк"
Татарстанның 100 еллыгына Казанда ханбикә Сөембикәгә һәйкәл куелырга тиеш иде. Ләкин түрәләр аны урнашыру урынын әле һаман хәл итмәгән. Һәйкәлнең авторы Камил Муллашев белән сөйләштек.
🔥9✍2👍1👎1
👆Бу Токиодагы татар (мөселман) зираты фотолары.
Зират 1926 елда ук ачылса да бүген дә каралган, чиста, төзек. Кабер ташларында язулар латин әлифбасында да, гарәп имлясында да бар.
Әлеге зиратта Япониягә исламны алып килгән Габдрәшит Ибраһимов һәм башка татар кешеләре каберләре сакланган.
Зиратка галим Ренат Беккин сәфәр кылган. Фотоларны ул үз каналында чыгарган.
▪️Моннан ун ел элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә сәфәре барышында Токиода 1938 елда татарлар төзегән мәчеттә булып, Япониядә яшәүче татарлар белән очрашкан иде.
📷Татарский переулок

❤🔥10👍2❤1🥴1