Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотолар 👉монда.

@azatliqradiosi
😁2😢2👍1🔥1🤗1
Көн язмасы: Тагын бер диктатура тәмам. Әсад режимын ни Русия, ни Иран коткара алмады

Сүриядә Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелде. 10 көн эчендә баш күтәрүчеләрнең һөҗүме хакимиятнең җиңелүенә китерде. Хәзер Сүрия башкаласы Димәшк алар кулында. Бу вазгыятьтә озак еллар Сүриянең төп берлектәше булган Русия, аның президенты Владимир Путин берни эшли алмады һәм бу аның абруена зур зыян сала, ди белгечләр.

— Путинның Сүриядәге хәрби авантюрасы Русиянең бөек көч булуын һәм үз йогынтысын чит илләрдә дә тарата алуын күрсәтү өчен оештырылган иде, — диде Үзәк Көнчыгыш белгече Филипп Смит. Аныңча, Сүриядәге хәлләр "Путин абруена китереп суга".

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә,бу вакыйга авторитар режимнар өчен зур сабак булып тора.

Русиядә дә режим ике-өч көн эчендә коелып төшәргә мөмкин ди ул.

— Бу безгә зур сабак, — ди Айсин. — 2021 елда Бәшәр Әсад 95% тавыш белән президент сайлавында, янәсе, җиңде. Күргәнебезчә, бу саннарның социаль базасы юк. Беркем дә аны якларга чыкмады — бернинди министр да, бернинди генерал да. Русиядә дә режим ике-өч көн эчендә коелып төшәргә мөмкин. Безгә киләчәктәге процессларга әзер булырга кирәк. Әзер булмасак, аның кыйммәтен үзебезнең файдага күчерә алмаячакбыз, диде.

Башка белгечләрнең фикерләрен тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi

#rfe_rl
🔥8❤2👍1🥰1🤡1🖕1
Хакимияттән бәреп төшерелгән Сүрия президенты Бәшәр Әсад - Мәскәүдә.

Ул Русиядә сыену алган. Бу хакта якшәмбе кич TAСС һәм Русиянең башка дәүләт мәгълүмат чаралары Кремльдәге чыганакка сылтанып хәбәр итте.

"Әсад гаиләсе белән Мәскәүгә килде. Һуманитар карашларга нигезләнеп Русия аларга сыену бирде", дип китерә исеме әйтелмәгән чыганак сүзләрен агентлыклар.

Бу хакта 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😁8✍3❤2🤣2🤔1🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 9нчы декабрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Израил гаскәре 50 елда беренче тапкыр Голан биеклекләре территориясеннән соң урнашкан Сүрия җирләренә үтеп кергән. Ул хакта The New York Times газеты хәбәр итә. Голан биеклекләре Сүрия белән Израил арасында бәхәсле җир булып санала.

🔹АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен Сүрия президенты Бәшәр Әсадка качып китәргә ярдәм иткән кешеләрне җаваплылыкка тартырга тырышачакбыз дип белдерде.

🔹Украина хөкүмәте АКШның Федераль финанс банкыннан 40 елга 20 млрд долларлык бурыч алуны раслады. Бу — Украинага Русиянең туңдырылган активларыннан килгән керемне бирү програмы кысаларында эшләнә. Програм 50 млрд долларга исәпләнгән.

🔹"Вамин Татарстан" ҖЧҖ Татарстан эшкуарларыннан Чечня кешеләре кулларына күчте. 6 декабрьдән әлеге ширкәт — Грозный шәһәренең элекке вице-мэры, Чечняның элекке авыл хуҗалыгы министры Руслан Алисултанов милкендә.

🔹Валюталар курсы: $ = 99.42 сум; € = 106.30 сум; ¥ = 13.60 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2✍1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Тагын бер диктатура тәмам. Әсад режимын ни Русия, ни Иран коткара алмады Сүриядә Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелде. 10 көн эчендә баш күтәрүчеләрнең һөҗүме хакимиятнең җиңелүенә китерде. Хәзер Сүрия башкаласы Димәшк алар кулында. Бу вазгыятьтә…
Кичә һәм бүген төрле агентлыклар Сүриядә төшергән фотоларны тәкъдим итәбез.

Бу кешеләр Бәшәр Әсадның китүен, аның идарә чорының бетүен бәйрәм итә.

Сүриядәге соңгы вакыйгалар Русия өчен нәрсәне аңлата? Ул хакта без 👉 монда яздык. Керегез, карагыз, укыгыз.

@azatliqradiosi
✍1
АКШ ИГИЛның Сүриядәге лагерьларына дистәләгән һава һөҗүмнәре ясаган.

Бу — күпчелек илләрдә террорчы оешма дип табылган "Ислам дәүләте" оешмасы Сүриядәге хәзерге тотрыклы булмаган вазгыятьтән файдаланмасын өчен эшләнде, дип аңлаталар АКШ Үзәк хәрби җитәкчелегендә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1👏1😢1
💥Русия баскынлыгындагы Донецкида бүген иртән Toyota Land Cruiser машинасы шартлатылган.

Русия Telegram-каналлары ике кеше зыян күргән дип хәбәр итә. Mash каналы исә Донецки өлкәсе территориясендә урнашкан Еленовка колониясе башлыгы Сергей Евсюков һәлак булган ди. Шулай ук, аның хатыны да яраланган, аның аягы өзелгән, аны авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр диелә.

Украин каналлары исә Евсюков шартлау аркасында яраланган, әмма исән калган дип хәбәр иткән иде.

@azatliqradiosi
🤷‍♂2🤷‍♀1🔥1🤔1🤷1
❗️Тикшерү комитеты Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовны тикшерү изоляторына ябуны сорый.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек идарәсе вәкилләре Ильясовны 7 декабрь көнне тоткарлаган иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔2🤯2
Казанда бала төшерүдән баш тарткан хатын-кызларның саны бер ел эчендә 15 процентка арткан.

Татарстанда аборт ясатырга теләк белдерүчеләр ике этап аша уза: 1) алар белән башта хатын-кызлар консультацияләрендә сөйләшәләр; 2) әгәр дә мөрәҗәгать итүченең фикере үзгәрмәсә, аны Кризислы йөклелек республика үзәгенә җибәрәчәкләр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔3😁2
🎉🥳Бүген Азатлык Радиосының татар һәм башкорт телләрендә сөйли башлавына — 71 ел тулды.

Беренче програмыбыз эфирга 1953 елның 9 декабрендә чыкты. Башта без Мүнһеннан сөйләдек, соңыннан (1995 елда) Прагага күчтек.

Казанда бюробыз эшләгән еллар да булды (1997-2011).

2016 елда Азатлык радио дулкыннарында сөйләүдән туктады, эшчәнлеген тулысынча интернетта гына алып бара башлады. Азатлык Радиосы сайты, "Әйдә! Online", "Idel.Реалии", "Татарча подкаст" — барысы да безнең проектлар.

Русия хакимиятләре безнең эшчәнлекне тыярга тырышса да, без барыбер сезнең өчен эшләүне, сезгә ирекле, бәйсез мәгълүмат җиткерүне дәвам итәбез.

Алга таба да бергә булыйк!

Ә бу видеоны без 70-еллыгыбыз уңаеннан эшләгән идек. Аны тагын бер тапкыр карарга тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
❤15🎉8👍3
Казанда 10 меңгә якын күпбалалы гаилә җир кишәрлеге көтә.

Исемлектә торучыларның әле яртысы да җир белән тәэмин ителмәгән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍1👍1🤬1