Сүриянең хакимияттән бәреп төшерелгән президенты Башар Әсадка һәм аның гаиләсенә Русиядә яшеренү урыны бирергә дигән карарны Русия президенты Владимир Путин кабул иткән.
Бу хакта бүген, 9 декабрьдә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков әйтте.
Аның сүзләренчә Путинның эш графигында Әсад белән очрашу юк. Ул Сүрия президентының хәзерге вакытта кайда булуын белмим дигән.
Шулай ук Песков Сүриядә соңгы вакытта вакыйгаларның ни кадәр тиз баруы бөтен дөньяны, шул исәптән Русияне дә гаҗәпләндерде дигән.
Русия хакимиятләре Әсадка каршы булган кораллы төркемнәрнең күбесен ахырга кадәр "террорчылар" дип атады, Русия хәрбиләре аларга каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Шул ук вакытта Мәскәүдә төп оппозицион төркемнәр белән элемтәдә булуларын белдерәләр, аерым алганда Мәскәүне Русия ныгытмаларына һәм дипломатик вәкиллекләргә берни янамый дип ышандырганнар.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Песков: Әсадка сыену урыны Путин карары белән бирелде
Кичә, 8 декабрь кичендә Русия медиасы чыганакларына сылтама белән Әсадның Сүриядән китүе, Русиягә килеп биредә яшеренү урыны алуы турында хәбәр иткән иде. Хәзер Песков бу мәгълүматны рәсми раслады.
👍3✍1
Омскида мөселманнарга дуңгыз итеннән ясалган пилмән сатканнар
Тикшерүчеләр «Мусульманские» исемле пилмәндә дуңгыз һәм соя ДНК үрнәкләре ачыклаган, болар берсе дә сатылучы пилмәннәр составында күрсәтелмәгән.
Омскида яшәүче эшкуар Валентин Дегтярев кулланучыларны алдаган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Омскиның "Коммерческие вести" басмасы хәбәр итә.
📷“Сегодня в тренде” телеграм каналы.

🤬14🤮4🤡2🤣2👍1
Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен яңа мең сумлыкта сурәтләү Русиядә бәхәсләр чыгара башлаган
Русиядә тыелган "Мужское государство" хәрәкәтенә нигез салган Владислав Поздняков Юлаевны "хыянәтче" һәм "әшәке милләтче" дип атап, "Метеор" теплоходына тавыш бирергә чакыра. Башкорт активистлары исә үзләренең милли каһарманнарын "кимсетү" турында белдерә.
Поздняковның каналы исә Үзәк Банк бу тавыш бирүләргә Украинага каршы һөҗүмдә яки Икенче дөнья сугышында катнашкан кешене түгел, империягә каршы сугышкан милләтчене сайлап алган, дип яза.
"Башкирское сопротивление" Telegram-каналында исә урыс неонацилары башкортларның иң танылган һәм ихтирам ителә торган милли каһарманын кимсетүче кампания башлатты дип саныйлар.
Тулырак 👉монда укыгыз.

❤6🤬3👍1🔥1🤡1
Русиянең Краснодар төбәгендә урнашкан 09332нче хәрби бүлектә авыр чирләре һәм яралары булган хәрбиләрне БОГАУЛАП фронтка җибәргәннәр.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.
👉Видеоны карагыз.

YouTube
Богаулы килеш фронтка җибәрәләр
Русиянең Краснодар төбәгендә урнашкан 09332нче хәрби бүлектә авыр чирләре һәм яралары булган хәрбиләрне БОГАУЛАП фронтка җибәргәннәр.Исегезгә төшерәбез: Руси...
🤯2🤣2😁1🤬1😭1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар - шулар хакында кыскача.
🔹Израил төнлә Сүриянең иң зур авиабазаларына һөҗүм иткән. "Әл Арабия" медиасы хәбәр итүенчә, дистәләгән һөҗүм очкычлары, боралаклар юк ителгән.
🔹 Украина президенты мобилизациягә эләгүчеләрнең яше үзгәрәчәк, сугышка хәзер 18 яше тулганнарны ала башлаячаклар дигән хәбәрне кире какты. Моңа АКШ басым ясый иде.
🔹 Кытай көнбатышка дроннарны җитештерүдә кирәкле булган аерым матдәләрне сатуны киметкән. Бу хәл Доналд Трампның Кытайдан АКШка килгән барлык импор тауарларга 10% пошлина салырга кирәк дигән сүзләреннән соң барлыкка килде.
🔹 Доналд Трамп Канада белән Мексикага АКШ составнына керергә тәкъдим итте. Аныңча, бу ике дәүләт АКШтан финанс субсидияләр ала, аларның саклануы телиләр икән, алар АКШның штатлары булырга тиеш.
🔹 Русиядә бензинга күпләп алу бәясе 6-8%-ка кимегән.
🔹 Уфада Кыш бабайның өч резеденциясе эшлиячәк. Ә бу атнада Башкортстанда күпләп кар явуы көтелә.
🔹Бүген "Төрек һава юллары"ның Истанбул-Казан белән очкан очкычы Казанга барып җитмичә Самараның һава аланына утырган. Аның Казаннан Истанбулга кире очу вакыты да күчерелгән. Сәбәпләре тикшерелә дип хәбәр ителә.
Әлегә шулар. Көн дәвамында иң мөһим хәбәрләрне сезгә шунда ук хәбәр итеп торырбыз.

Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны арта
Русия президенты Владимир Путин кушуы белән Украинага каршы башланган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 7198 кеше һәлак булган.
▪️Татарстан — 3458 кеше
▪️Башкортстан — 3740 кеше.
▪️ Бу Азатлык кына ачыклый алган саннар. Һәлак булучылар күберәк тә була ала, әмма хакимият бу мәгълүматны яшерә.
▪️ Соңгы атнада Азатлык алып барган исемлеккә Башкортстаннан— 71 исем, Татарстаннан 72 исем өстәлде.
▪️Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.
▪️Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
▪️ Татарстаннан бер срочникны армиядә атып үтергәннәр. Бу — Югары Осланнан 19 яшьлек Артём Антонов. Ул Приморьеның "Ильинский" полигонында үтерелгән, аның башына лейтенант аткан. Якыннары фикеренчә, лейтенант утны солдатның чираттагы тапкыр контракт имзалаудан баш тартуыннан соң ачкан. Антонов сугышка барырга теләмәгән.
Бу хакта яздык. ➡️ Укырга.

🎉2💔2😭2👍1🤩1🌭1
Киләсе елның июленнән Русиядә электрга бәя нык артачак
Тарифлар уртача 12,6 процентка артачак, төрле төбәкләрдә бәяләр аерылып торачак. Мәскәүдә тарифлар 15, Петербурда 14,6 процентка үсәчәк. Пермь краенда, Мордовиядә, Кемер һәм Чиләбе өлкәләрендә, Төньяк Осетиядә 20 процентка артачак.
Ә Татарстан белән Башкорстанда нинди бәя булачак? Сылтамага бас.
Хәтерлисезме, бу елның көзенә кадәр Путин Русиядәге җитди икътисади проблемнарны танымады, киресенчә, үзенең чыгышларында ил икътисады санкция басымнарына бирешмәде, халыкның яхшы тормышы белән беррәтән үсте генә, дип әйтеп килде.
Тормышлар ничек соң? Нинди үзгәрешләр сизәсез?

👍1👏1😱1🤬1
Татарстанда һәр икенче гаилә аерылыша
Бу Русия Думасының Татарстаннан депутаты Илдар Гыйлметдинов фикере. Ул демография белән бәйле җитди проблемнар бар, бу аерылышулар саны күп булуы һәм гаилә кора белмәүләре белән бәйле, ди. Шул рәвешле Русиядә аерылышулар күрсәткече уртача 50 проценттан артык, ә Татарстанда бу һәр икенче гаилә.
Депутат фикеренчә, өлкән буын яшьләрне гаилә коруның күңел ачу гына түгел, хезмәт тә булуына өйрәтергә тиеш. Хәзерге вакытта ата-аналар балаларын артык нык иркәли һәм гаилә корырга өйрәтми, ди ул.
Бу фикерләр Иҗтимагый пулаттагы утырышта яңгыраган.
Тагын ниләр сөйләшенгәнме? Мәсәлән, студент кызларга бала табарга курыкмагыз, бала табу яшәртә, һәр дүрт ел саен бер бала табарга кирәк дигән киңәшләр әйтелгән.
Укыйм дисәгез, менә сылтама.

👍2😁1😢1🤮1🥴1💔1
Төрмәдә утырган татар галиме Азат Мифтаховка янгын чыгарырга сәләтле дигән статус бирелгән
Бу хакта Азатның хәлләрен язып баручы Телеграм канал FreeAzat хәбәр итә.
Активистлар язуынча, Азатка бу статус аның камерада газет кисәкләрен яндырганнан соң бирелгән. Ул бу адымга төрмә җитәкчелегенең аның авыр шартларда утыруына игътибар итүләре һәм башка камерага күчерүләре максатында барган иде.
FreeAzat каналы аңлатуынча, шул статус аркасында Азат Мифтахов эшкә урнаша алмый. Аңа җыештыручы булырга тәкъдим ителгән, әмма галим баш тарткан. Тегү цехында аңа эш табылмаган. Бу төрмә җитәкчелегенең карарымы, әллә Азат үзе хәрбиләр киемнәрен тегүдән баш тартканмы — бу хакта төгәл мәгълүмат юк.
Тагын нинди авырлыкларга дучар булган Азат?
👉👉👉 Бас. Укы.
Азат Мифтахов ШИЗОда утыруын дәвам итә.

👍3🤯3😢3🔥1
Татарстанда 306 авыл газсыз утыра
Татарстанда бүгенге көндә 3140 торак пунктның 2834енә газ кертелгән, ә 306сы әле дә газсыз кала бирә. Әлеге саннарны "Газпром трансгаз Казан" оешмасы баш мөдире Рөстәм Усманов әйтте.
Торак пунктларга газ кертү эше график нигезендә бара, дигән ул. "Моның белән бәйле эшләр дәвам итә, чөнки програмнар ел саен раслана, финанслана, акча белән бәйле сораулар юк", дип ышандыра Усманов.
Әмма бу газ кертелми калган 306 торак пунктның бөтенесе дә табигый газ куллануга күчәчәген аңлатмый. Газүткәргеч төзүнең ни кадәр максатка ярашлы булуы турындагы карарны Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кабул итә — кайдадыр электр яки ягулыкның башка төрләрен куллланчаклар.
Нинди авыллар икән бу? 👉 Монда бас
Газсыз утырган авыллар кышын ничек яши? Белүче бармы?
#Татарстан

🤬2👍1😱1😘1
Уфадагы мәхкәмә "Пруфы" баш мөхәррире Марина Кәримовага 60 мең сум штраф салган
Июльдә басма "Баш мөфтинең күлләре, халыкның зарлары, Хәбиров "милләтчеләре". Башкортстанда ниләр майтарыла?" дигән башисем белән вакыйгаларга күзәтү чыгарган иде. Хәзерге вакытта язма "Пруфы" сайтыннан сөртелгән, әмма "Дзен"да калган. Марина Кәримованы һәм басманы шушы язма өчен гаеплиләр.
"Пруфы" нәшере Рәүфә Рәхимова басма өстеннән Роскомнадзорга әләкне июль аенда Хәбиров хакимияте башлыгы Максим Забелин язуын сөйләде. Аның фикеренчә, Башкортстан хакимиятләренең максаты - "Пруфы"ны лицензиясеннән мәхрүм итү.
Рәхимованың үзенә быел октябрь башына Русия гаскәрен "кимсетү"дә гаепләп 30 мең сум штраф салганнар иде.
Тулырак👉 монда укыгыз.

🥱2🤬1
Татарстанда мигрантларга ун өлкәдә эшләүне тыймакчы булалар
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманының шул хактагы өлгесе хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә.
Әгәр документны кабул итсәләр, мигрантларга:
🔸куркыныч йөкләр ташуны;
🔸таксида эшләүне;
🔸финанс хезмәтләре күрсәтүне;
🔸иминиятләштерү өлкәсендә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында эшләүне;
🔸финанс хезмәтләре һәм иминиятләштерү өлкәсендә ярдәмчел эшчәнлек алып баруны;
🔸хокук һәм бухгалтер хисабы өлкәсендә хезмәт куюны;
🔸ветеринариядә эшләүне;
🔸сак хезмәтендә булуны;
🔸комарлы уеннар, лотореялар оештыру һәм үткәрүне;
🔸компьютерлар, шәхси әйберләр һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләре төзәтүне тыячаклар.

👎7🤷♂2👍2🤡1
Бүген Русия Дәүләт думасы урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы федераль канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.
ТАСС хәбәр итүенчә, бу канун өлгесен барлык депутатлар да хуплаган, каршы тавыш бирүчеләр булмаган.
Хәтерләсәгез Татарстан Дәүләт шурасы бу өлгене хупламаган иде.
▪️25 ноябрьдә Русия Дәүләт думасында урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы канун өлгесе әзерләнде. Аны дума рәисе Вячеслав Володин һәм бер төркем депутат тәкъдим итте.
▪️Шулай ук Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.

👎5👍2🤔1
Мөһаҗир башкортлар чит илдә кеше хокукларын яклау үзәге булдырды.
Омбудсмен БМО, Европа парламент, халыкара мәхкәмәләр белән эшләячәк.
Бу хакта Азатлык Радиосында тулырак укырга була, шулай ук иң кызыклы фикерләрне туплап карточкалар ясадык.

👍5✍1❤1🔥1
Сүриядә 24 ел идарә иткән Бәшәр Әсад режимын җимерү бара, сугыштан качканнар кире кайтырга җыена
Элекке президент Мәскәүгә качып китте, ә Сүрия халкы аның идарә символларын җимерә башлады.
Эчке сугыш аркасында Сүриядән күрше илләргә качып киткән качакларның күбесе дә инде ил чигендә тора: бу кешеләр ватаннарына кайтырга тели.
👉Безнең яңа видеоны карагыз.
*Бу видеода күрсәтелгән саннар рәсми вә ачык чыганаклардан алынды.

Сүрия яңа чор алдында тора. Бәшәр Әсад режимы тәмам
Сүриядә 24 ел идарә иткән Бәшәр Әсад режимы тәмам. Элекке президент Мәскәүгә качып китте, ә Сүрия халкы аның идарә символларын җимерә башлады. Эчке сугыш арк...
🎉4🔥2😢1