Сәлам, дуслар! 11 декабрь, чәршәмбе иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр белән танышыйк:
🟠 Русиянең Запорожьега һөҗүменнән 6 кеше һәлак булган, 22 кеше яраланган – Украинаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Һөҗүм 10 декабрь көнне булган, хосусый клиника һәм күрше биналар җимерелгән.
🟠 Төнлә Украина Таганрогтагы авиазаводка ракет белән бәргән – Astra. Бина зыян күргән диелә. Моннан тыш дроннар белән Брянскидагы оешмага һөҗүм ясалды, ди өлкә губернаторы. Зыян күрүчеләр юк диелә.
🟠 АКШ Русия нефте экспортына чикләүләрне кырыслата ала – Bloomberg. Элегрәк Байден идарәсе ягулык кыйбатлана алу ихтималы сәбәпле бу адымга бармаган иде, хәзер нефть бәясе төшкәч, позиция үзгәрә диелә.
🟠 Татарстан хастаханәләрендә "электрон медицина карталары" кертелде. Анда республиканың һәр кешесе турында бөтен авырулар тарихы сакланачак дип көтелә.
🟠 Яңа мең сумлык акча өчен тавыш бирү бүген тәмамлана. Беренче урында юлчылар ташучы "Метеор" теплоходы бара, икенче урында – Казандагы Игенчеләр сарае, өченче урында – Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле.
Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!
@azatliqradiosi
Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3
Комментар: "Татарның латин язуына күчүен тыю федерализмга каршы һөҗүм булып тора"
Азатлык өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов бүген бу вакыйгаларны искә төшерә. Моннан 22 ел элек Мәскәү татарларга латин язуына күчүне тыйды, ә татар милләте исә бу тыю белән ризалашырга мәҗбүр булды.
Язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
2002 елның 11 декабрендә Русиядә федерация дип саналган ил өчен бик сәер "Бердәм графика нигезләре турында" дигән канун кабул ителде. Әлеге канунда Русиядәге бар дәүләт телләре, шул исәптән, милли республикалардагы да, фәкать кирил язуын гына кулланырга тиеш дигән шарт кертелде.
Азатлык өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов бүген бу вакыйгаларны искә төшерә. Моннан 22 ел элек Мәскәү татарларга латин язуына күчүне тыйды, ә татар милләте исә бу тыю белән ризалашырга мәҗбүр булды.
Язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татарның латин язуына күчүен тыю федерализмга каршы һөҗүм булып тора
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов бүген 2002 елның декабрь вакыйгаларын искә төшерә. Моннан 22 ел элек Мәскәү татарларга латин язуына күчүне тыйды, ә татар милләте исә бу тыю белән ризалашырга мәҗбүр булды.
🔥7💯2
Сүриядәге хәлләрне күргәннән соң сез күбрәк кайсы фикер белән килешер идегез?
Anonymous Poll
29%
Путин диктатурасы да шулай кинәт кенә юкка чыгачак
46%
Демократия тәҗрибәсе булмаган Русиядә диктатура Путин үлгәч тә калачак
25%
Илдә алмаш-тилмәш бер диктатура, бер либералрак режим булып торачак
👍3
Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында керекларның соңгы вәкилләреннән берсе һәлак булган
Кереклар – Русиядәге палеоазиат халыкларның берсе. 2002 елгы җанисәптә үзен кереклар дип – 8 кеше, 2010 елда – 4 кеше яздырган булган.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Кереклар – Русиядәге палеоазиат халыкларның берсе. 2002 елгы җанисәптә үзен кереклар дип – 8 кеше, 2010 елда – 4 кеше яздырган булган.
— Бәлки дә бу Җир шарындагы соңгы керек булгандыр. Кешеләрне ашаучы ил үзенең халыклар турында ничек "кайгырта" белүен күрсәтә: хәтта юкка чыгып бара торган этносларны да "кул астындагы чималга" әйләндерә. "Артык" кешеләр, "артык" этнослар...", — дип язган "Русь сидящая" хокук яклау проекты җитәкчесе Ольга Романова.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
😱8😢1
Азатлыкта "2024 ел шәхесе" өчен тавыш бирү дәвам итә! Тавышыгызны бирергә өлгерегез 🙌
Telegram-да барган сораштыруда беренче урында Фаил Алсынов бара. Икенче урынга Рузил Миңнекаев чыкты, өченче урында – Алсу Кормаш.
Ә менә сайттагы тавыш бирүдә беренче урында Фәрит Зәкиев бара. Тавыш бирү сайтта да бара, анда да тавышыгызны бирә аласыз.
Безнең исемлеккә кермәгән тагын нинди шәхесләрне тәкъдим итәр идегез? Комментарийларда языгыз!
#ел_шәхесе

Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне атар идегез?
Фаил Алсынов / Айгөл Әхмәтҗан / Алтынай Вәлитов / Әнвәр Гатиятуллин / Фәрит Зәкиев / Алсу Кормаш / Айгиз Кунафин / Айгөл Лайон / Рузил Миңнекаев / Үз вариантым (коммент калдырам)

👍2🤪2
❗️Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте.
Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.
Яңа канунга ярашлы, мәктәпкә укырга кергәнче балалар башта тест узарга тиеш.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🤬9👎5👍2
Татарстанда кулдан язылган Коръәнне язу эшләре тәмамланган, тиздән аны бастырып чыгарачаклар
Бу хакта Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда узучы "Русия – Ислам дөньясы" стратегик күрү төркеме утырышында чыгыш ясаганда Камил Сәмигуллин әйтте. Кулдан язылган Коръән – Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең проекты булып тора, ул 2022 елда башланган иде.
Бу хакта тулырак 👉 монда.

"Хәзер без аны тулысынча язып бетердек, аны тикшереп, бастырып чыгаруга әзерләү эшләре бара. Бу безнең каллиграфларның, Коръән-хафизларның казанышы", дигән ул.
Бу хакта тулырак 👉 монда.
@azatliqradiosi
👏4🥴2👍1
❗️Кырымда билгесез затлар кырымтатар Джафер Аблямитов йортына бәреп кергән һәм аны билгесез якка алып киткән. Аблямитовка 65 яшь.
Ул хакта "Крым. Реалии" басмасы хәбәр итә. Басма Кырымтатар халкы Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров сүзләренә сылтанып, бу хәл әле 19 ноябрьдә үк булган дип яза.
Чубаров сүзләренчә, бәреп кергән кешеләрнең дүртесе — хәрби киемнән, тагын икесе кара киемнән киенгән булган. Машиналарында бернинди номер булмаган. Чубаров бу билгесез затлар Аблямитовның кайбер шәхси әйберләрен дә алып киткән дип сөйләгән.
ди Чубаров.
Русия Кырымны 2014 елда Украинадан аннексияләде. Шуннан бирле анда яшәүче кырымтатарларда даими рәвештә тентүләр уза. Русия куәт оешмалары һәм хакимиятләре еш кына аларны "Украина белән элемтәләрдә" яисә "террорчылык эшчәнлегендә" гаепли. Хокук яклаучылар һәм Украина хакимиятләре бу гаепләүләрне сәясәткә бәйли.
#Кырым

"Шуннан бирле Джафер Аблямитовның туганнары аның кайда икәнен белми. Туганнары полициягә дә мөрәҗәгать иткән, әмма бу бернинди нәтиҗә бирмәгән"
ди Чубаров.
Русия Кырымны 2014 елда Украинадан аннексияләде. Шуннан бирле анда яшәүче кырымтатарларда даими рәвештә тентүләр уза. Русия куәт оешмалары һәм хакимиятләре еш кына аларны "Украина белән элемтәләрдә" яисә "террорчылык эшчәнлегендә" гаепли. Хокук яклаучылар һәм Украина хакимиятләре бу гаепләүләрне сәясәткә бәйли.
#Кырым
@azatliqradiosi
🤬6😢3👍2💔1
Татарстанда хәләл экспортының үсешен тоткарлаучы сәбәпләрнең берсе — халыкара хәләл сертификат алуда кыенлыклар булуы.
Ул хакта бүген республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов матбугат очрашуында белдерде.
Аныңча, бу аеруча "гарәп-мөселман дөньясы илләре" базарына чыгуда кыенлыклар тудыра.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ул хакта бүген республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов матбугат очрашуында белдерде.
Аныңча, бу аеруча "гарәп-мөселман дөньясы илләре" базарына чыгуда кыенлыклар тудыра.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬3🤔1
Дөнья башкорт корылтае рәисе урынбасары Расих Хәмитов “оппозицион элементлар” һәм “экоактивистлар” белән көрәшергә чакырды.
Ул аларны “иждивенецлар” дип атады.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Ул аларны “иждивенецлар” дип атады.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡6😁4👎2💩1
Украинадагы сугышта иң күп кеше Башкортстаннан үлә ➡️ республика районнары сугышка китү өчен түләүләр арттыра 🤷♂️
Башкортстанның Белорет һәм Учалы районнарында сугышта катнашу өчен контракт төзүчеләргә хәзер 500 мең сум түләячәкләр.
Нефтекамада түләүне 300 мең сумга кадәр күтәреп куйганнар.
▪️Башкортстан – Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәк. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3740 кеше һәлак булган.
▪️Башкортстан хакимияте сугышны хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#Башкортстан #сугыш

Башкортстанның кайбер районнарында сугышка китү контрактын төзүчеләргә ярты миллион сум түли башлаганнар
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан беренче урында бара. Азатлык Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 3740 һәлак булган хәрби исемен ачыклый алды.
👍3💩3🤬1🌭1🙈1
Татарстан Дәүләт шурасында Украинадагы сугышта һәлак булганнарның олы яшьтәге балаларына акча түләргә тәкъдим итәләр.
8,1 млн сум турында сүз бара.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
8,1 млн сум турында сүз бара.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮3❤2👍1🤬1🖕1
"Үстергәндә әти бервакытта да безгә кырыс карамады. Бервакытта да безне ачуланмады."
Кичә Татарстанның Саба районы Сабабаш авылында Украина сугышында һәлак булган Флорит Шәмсетдиновны күмделәр.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Шуннан бирле бу сугышта Татарстаннан кимендә 3461 ир һәлак булган. Республика шушы сугышта үтерелгән ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында икенче урында тора.
👉Безнең яңа видеоны карагыз.
#Татарстан #татарлар

YouTube
Украинадагы сугышта Саба районыннан тагын бер ир һәлак булган
"Үстергәндә әти бервакытта да безгә кырыс карамады. Бервакытта да безне ачуланмады." Кичә Татарстанның Саба районы Сабабаш авылында Украина сугышында һәлак б...
😢3🎉3🌭1😭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген 12 декабрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Рамзан Кадыров Грозныйда полициянең махсус полкы казармаларына дрон һөҗүме турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, каравылда торучы дүрт хезмәткәр җиңелчә яраланган.
🔸Запорожьега ракет һөҗүме корбаннары саны 10га җиткән. Бүген төнлә җимерекләр арасыннан бер хатынның гәүдәсен тапканнар. Һөҗүм 10 декабрьдә булган иде. Хәрәбәләр астында тагын бер кеше калырга мөмкин диелә.
🔸Дональд Трамп инаугурациягә Кытай президенты Си Цзиньпинны чакырган дип хәбәр итте CBS News. Әмма аның килү-килмәве билгеле түгел. АКШ президенты инаугурациясенә гадәттә илчеләр һәм башка дипломатларны чакыралар. Чит ил башлыкларының бу чарада 1874 елдан бирле катнашканы юк.
🔸Русия Украинага янә "Орешник" баллистик ракеты җибәрергә мөмкин. Бу хакта Пентагон вәкиле Сабрина Сингх брифинг вакытында белдерде.
🔸Бүген иртән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика парламентына юллама белән чыгыш ясады. Ул аны "тышкы көчләр безне эчтән таркатырга тырыша" дип башлады. Бу сүзләрне Хәбиров һәр зур җыелышта кабатлый.

🔥1
"Баймак эше": алты балалы Данис Гайсин тарихы
Данис Гайсин – балигъ булмаган алты бала атасы. Туганнары аны озак тотмаслар, чыгарырлар дип өметләнгән иде. Ләкин ул әле дә тикшерү изоляторында утыра.
Аны Баймакта быел 17 гыйнварда киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләргә телиләр.
Гайсинның балаларына 14, 13, 7, 5, 3 һәм 2 яшь. Өлкән улы – инвалид. Киләсе елның февралендә аңа операция кирәк булачак. Хатынында хроник авыру, ә әтисе яңарак кына инсульт кичергән һәм тернәкләнү уза.
Данис спорт белән шөгыльләнгән, курайчылар ансамблендә чыгыш ясаган. "Ярдәмчел, шимбә өмәләренә йөрде, мәчетләр төзелешенә ярдәм итте. Волонтер булды: пандемия вакытында ризык әзерләп таратты, югалган кешеләрне эзләште. Төрле чаралар вакытында балалар уеннары оештыра, акчалата ярдәм итә иде", дип язалар аның турында.
Материалларрга караганда, имеш, чит илләрдәге башкорт активистлары тәртипсезлекләр оештыру өчен Әхмидин, Дәүләтов, Елкыбаев, Гайсин һәм башка билгесез кешеләрне "яллаган", алар документларда "урындагы координаторлар" дип аталган.
Алай гына түгел, бу "оештыручылар" һәм "координаторлар" "тәртипсезлекләр оештыру өчен радиостанцияләр, битлек, күз яше чыгаручы аэрозоль баллоннар да кулланган" дип саный тикшерү.
Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы көзге сылтама.

Данис Гайсин – балигъ булмаган алты бала атасы. Туганнары аны озак тотмаслар, чыгарырлар дип өметләнгән иде. Ләкин аны Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләргә телиләр.
🤯3😢3
Андрей Назаров Башкортстанның премьер-министр вазифасына хупланды
Республика депутатлары бүгенге утырышта аны бертавыштан хуплап куйды.
Башкортстан премьеры булып 2020 елдан бирле эшли.
Андрей Назаров 1970 елда Баймакта туган. 2007 елда Русия думасына сайлана. 2014 елдан "Эшлекле Русия" рәистәше. Соңрак Crowne Plaza Ufa кунакханәсенә һәм "Мир" сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә ия булган "Гранель" төркеменең мөдирләр шурасы рәисе була. Назаров гаиләсе Уфада РБК франшизасын контрольдә тота (телевидение һәм портал), шулай ук "Бәйсез Урал газеты" порталы да аларныкы.
Башкортстанда быел сентябрьдә башлык сайлау узды. Анда Радий Хәбиров җиңеп чыкты. Әлегә кадәр республикада яңа хөкүмәт расланмаган. Вице-премьерлар һәм министрлар киләсе утырышларда каралыр диелә.
👉Тулырак монда укыгыз.

🤮5👎2💩1
Финляндия мобилизациядән качып Русиядән китүчеләргә сыену бирүдән баш тарта
2022 елның языннан башлап Финляндиядән сыену урынын Русиянең барлыгы меңләп ватандашы сораган. Күптән түгел аларның берьюлы берничәсенә сыену бирүдән баш тарту турында җиткергәннәр. Сыену сораганда бу кешеләр барысы да үзләрен Украинадагы сугышка мобилизацияләргә мөмкин булуларын сәбәп итеп күрсәткән.
Initiative for Resistance and Dialogues Rу хокук яклау оешмасы вәкиле Никита Кириллов фикеренчә, фин хакимиятләре моны Русиядә "өлешчә мобилизация"нең тәмамланган диярлек булуы һәм сыену сораучыларга берни дә янамавы белән аңлата.
Хәзерге вакытта Финляндиядә мобилизацияләнү яки гаскәргә чакырылу куркынычы булу аркасында сыену сораган 500ләп русияле кала ди Кириллов.
The Bell басмасы тикшеренүе күрсәткәнчә, Кремль Украинада сугыш башлаганнан бирле Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең.

🤣3👍1
Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Радий Хәбировтан Әхмәтзәки Вәлидинең Башкортстандагы һәм Петербурдагы һәйкәлләрен кайтаруны таләп итә
Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Әхмәтзәки Вәлидигә куелган һәйкәлләрне кире урыннарына кайтартуны таләп итеп Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменә ачык хат язган.
"Сез башкорт халкының бөек улы Әхмәтзәки Вәлидигә куелган һәйкәлләрне канунсыз рәвештә юк итә башладыгыз. Әмма башкорт халкының аның турындагы һәм үзенең башка данлыклы уллары турындагы тарихи хәтерен сез беркайчан да юк итә алмаячаксыз. Тарихта башкорт халкының гасырлык кыйммәтләрен җимерүче буларак каласыгыз килә мени соң?" дип язган алар ачык хатта.
Хатны тарихи фәннәр докторы, профессор, Башкортстан фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Марат Колшәрипов, пенсионер З. Рычкулов, филология фәннәре докторы, тарихи фәннәр кандидаты, профессор Фәнил Күзбәков имзалаган.
Соңгы елларда Әхмәтзәки Вәлиди һәйкәлләре һәм бюстлары Уфадан, Сибайдан һәм Петербурдан алып куелды.

Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Радий Хәбировтан Әхмәтзәки Вәлидинең Башкортстандагы һәм Петербурдагы һәйкәлләрен кайтаруны таләп…
Ачык хат авторлары "Вәлидигә каршы алып барылган пычрак, аның исемен каралту һәм аның турындагы тарихи хәтерне юк итүгә юнәлдерелгән кампанияне" туктатуны таләп итә.
❤3👍1