Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️Азәрбайҗан һава юлларының Бакудан Грозныйга очучы очкычы Казакъстанда җиргә килгеп төшкән.

Каза алдыннан Embraer E190AR очкычы запас һава аланына утыруны сораган. Видеолардан күренгәнчә, ул Актау тирәсендә төшкән.

"Казаэронавигация" хәбәр итүенчә, очкыч кошка бәрелү һәм руль идарәсе бозылу турында белдергән.

Казакъстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исән калучылар бар дип белдерде.

Очкычка 11 ел. Бакудан ул Казан, Волгоград, Самар, Трабзон, Тбилисига очкан булган.
😢12❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Азәрбайҗан һава юлларының Бакудан Грозныйга очучы очкычы Казакъстанда җиргә килгеп төшкән. Каза алдыннан Embraer E190AR очкычы запас һава аланына утыруны сораган. Видеолардан күренгәнчә, ул Актау тирәсендә төшкән. "Казаэронавигация" хәбәр итүенчә, очкыч…
Azal очкычы казасында кимендә 12 кешенең исән калуы билгеле

Бу хакта Казакъстанның Мангистау өлкәсе сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итте. Алар арасында бер бала да бар. Барысы да хастаханәләргә җибәрелгән. Бу юлчыларның хәле турында мәгълүмат юк.

Бортта барлыгы 67 кеше, шул исәптән экипаж әгъзалары булган диелә.
😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azal очкычы казасында кимендә 12 кешенең исән калуы билгеле Бу хакта Казакъстанның Мангистау өлкәсе сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итте. Алар арасында бер бала да бар. Барысы да хастаханәләргә җибәрелгән. Бу юлчыларның хәле турында мәгълүмат юк. Бортта…
Казакъстанда очкыч казасында исән калучылар саны 28 дип белдерелә.

Бу хакта Магнистау өлкәсе сәламәтлек саклау идарәсенә сылтанып РБК яза. Хәбәрне Казакъстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да раслады.

Очкычта Азәрбайҗанның 37 ватандашы, Русиянең - 16, Казакъстанның - алты һәм Кыргызстанның өч ватандашы булган дип белдерде Казакъстан транспорт министрлыгы.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Баймак эше"нең тагын биш фигурантына хөкем карарлары чыкты: 6 елдан 8,5 елга кадәр колония 24 гыйнварда Ижаудагы мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә тагын биш фигурантка хөкем карарлары чыгарды. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдлә катнашуда һәм хокук саклау…
Кичә "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән кешеләр арасында җырчы Айгиз Ишмурзин да бар.

Аңа 23 яшь. Баймакта туып-үскән. Куәт оешмалары вәкилләре 15 февральдә тоткарлый. Туганнары әйтүенчә, егет концертта чыгыш ясарга тиеш була, аны Стәрлетамак полициясе бүлекчәсенә шул концерт башланыр алдыннан алып китәләр. Ишмурзинны "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану"да гаеплиләр. Ул 17 февральдән бирле сак астында.

Ишмурзинга Ижаудагы мәхкәмә 8,5 елга колония хөкеме чыгарды.

Айгизнең соңгы клибы быел җәй дөнья күрде. 2023 елның җәендә төшерелгән клипны дуслары эшләп бетергән. Ул "Әсә көтә улын" дип атала. Әлеге клип белән ул "СВОда сугышучы солдатларга һәм аларны өйдә көтүчеләргә теләктәшлек күрсәтергә теләде", дип язды дуслары.

"Баймак эше"ндә гаепләнеп барлыгы 85 кеше тоткарланган. Аларның күпләре СИЗОда утыра, кайберләре мәхкәмә каршына басты.
😢2💔2👍1
Бу көннәрдә Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең голамәләр шурасы күпхатынлылыкны рөхсәт иткән иде. Әмма соңрак бу фәтвәне кире алды.

Бу вакыйганы рәсемнәрдә тасвирладык.
🍌3🤪3🤬2👍1🌭1
Алсу Кормаш: "Төрмәдәге вакыт куркыныч төш иде"

Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашның азат ителүенә 5 ай. Ул әкренләп гадәти тормышка кайтып бара. Ничек бара бу эш, ниләр кичерә ул, алга таба нишләргә җыена? Башыннан узганнары, хисләре турында ул Азатлык Радиосы укучылары белән уртаклашты.

— Казан төрмәсе — бик авыр урын. Күпне күргән. Моны элек ишетеп белә идем. Сәгатьләр буена диварларга карап утырганда бу камералар нәрсәләрне күрде икән инде дип уйлаган чакларым күп булды... Җылы сүз, дога китабы, ишек алдына чыкканда кычкырып татар җырларын җырларга янымда кеше булу — менә шундый кечкенә бәхетләр була торган иде.

Бер йомырканы дүрткә бүлеп ашаганны хәтерлим. Авыру һәм диета булган кешеләргә төрмәдә атнасына ике йомырка бирелә. Минем чирләр ул исемлеккә кермәгән, шуңа мин айлар буена йомырка ашамаган идем. Шулай бер тапкыр камерага яңа хатынны утырттылар, тәҗрибәле тоткын иде, беренче утыруы түгел. Минем шактый озак утырганны ишетеп, соңгы тапкыр күкәй кайчан ашадың, дип сорады, үзенә китергәч. Биш айлап йомырка ашамаганымны аңладым. Элек көн саен, көн аралаш диярлек ашый идем. "Бүлешегез", дип бер йомырканы сузды безгә. Аңа да өлеш чыгарып дүрт кисәккә бүлеп ашадык.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.


👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
❤17
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azal очкычы казасында кимендә 12 кешенең исән калуы билгеле Бу хакта Казакъстанның Мангистау өлкәсе сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итте. Алар арасында бер бала да бар. Барысы да хастаханәләргә җибәрелгән. Бу юлчыларның хәле турында мәгълүмат юк. Бортта…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген һәлакәткә юлыккан AZAL очкычында 32 кеше исән калган дип белдерә Казакъстан прокуратурасы.

Шушы 32 кеше арасында 10ы — Русия ватандашлары.

Кайбер Telegram-каналлар очкыч җиргә килеп төшкәннән соң төшерелгән видеоларны чыгара башлады. Мәсәлән, BAZA каналы менә шушы видеоны чыгарды.

@azatliqradiosi
👍2❤1👎1
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан парламентта утырышларын татар теленәдә алып бару мөмкинлеге турында сорадылар.

Бу мәсьәләне бүген парламентта узган еллык матбугат очрашуында "Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәррире Илназ Фазуллин күтәрде. Аныңча, депутатлар үзара татарча сөйләшсә дә, утырышларда татар теле сирәк яңгырый.

"Аны (татар телендәге чыгышларны) ничектер арттырып, кызыксындыру чаралары күреп булмасмы икән? Татар телендә чыгыш ясаган кешегә ниндидер бүләк, күчтәнәч рәвешендә эшләргәдер?" диде Фазуллин.

"Сатып алырга", дип өстәде Мөхәммәтшин.

"Депутатлар татарча да сөйләшә. Урыслар татарча бик сөйләшә белмәс инде. Бернишләп тә булмый, ләкин татарларны татар теленә өйрәтәсе бар әле. Без урысларны татарча сөйләшергә өйрәтү максаты куймыйбыз, без татар депутатлары һәм сайлаучылар үз туган телен онытмауны максат итәбез. Алар һичьюгы өйдә, җәмгыятьтә сөйләшсеннәр. Без бу эшне дәвам итәбез. Бездә утырышлар да, комитет утырышлары да татар телендә уза. Сакларбыз, Алла бирсә"

диде парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең 45 яшькә кадәр татарча белмәве, ләкин 1990нчы еллар башында өйрәнүен сөйләде, Югары шураның ул вакыттагы депутатлары Фәүзия Бәйрәмова, Марат Мөлековның утырышны татарча алып бару мәсьәләсен тавышка куюын искә төшерде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
👍11🔥4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген һәлакәткә юлыккан AZAL очкычында 32 кеше исән калган дип белдерә Казакъстан прокуратурасы. Шушы 32 кеше арасында 10ы — Русия ватандашлары. Кайбер Telegram-каналлар очкыч җиргә килеп төшкәннән соң төшерелгән видеоларны чыгара башлады. Мәсәлән, BAZA…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Казакъстанда килеп төшкән очкыч корпусындагы зыян аңа һөҗүм була алганга ишарәли.

Менә шушы видео хәзер интернетта тарала. AZAL очкычы корпусындагы шушы тишекләр очкычка кемдер һөҗүм итә алганга да ишарәли, дип белдерә кайбер "Z" Telegram-каналлар.

"Агентство" басмасы язганча, пилотлар очкычны Грозныйда берничә тапкыр утыртырга тырышкан. Әмма Baza каналы хәбәр иткәнчә, Грозный һава аланы бүген иртән дроннар куркынычы бар дип ябылып торырга мәҗбүр булган.

Янәсе шуңа күрә шуннан соң AZAL очкычы Хәзәр диңгезе аркылы Русиядән Казакъстанга, Актау һава аланы ягына юл тоткан һәм инде шунда һәлакәткә юлыккан.

@azatliqradiosi
🤔6👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Казакъстанда килеп төшкән очкыч корпусындагы зыян аңа һөҗүм була алганга ишарәли. Менә шушы видео хәзер интернетта тарала. AZAL очкычы корпусындагы шушы тишекләр очкычка кемдер һөҗүм итә алганга да ишарәли, дип белдерә кайбер "Z" Telegram-каналлар.…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кайбер Telegram-каналлар бүген AZAL очкычында очып барган Сөбхан Рәхимов видеосын чыгарган.

Ул бу видеоны очкыч һәлакәткә юлыкканчы, әле һавада очып барганда төшерергә өлгергән.

Рәхимов үзе бүгенге һәлакәттән соң исән калган.

@azatliqradiosi
❤12👍2💔2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Русиянең "Урса Майор" дигән сәүдә корабы Испания белән Әлҗәзаир (Алжир) арасындагы халыкара суларда (Урта диңгездә) баткан. Әлеге кораб Сүриядә эшләүче Русия хәрбиләренә йөкләр ташыган. Кораб 11 декабрьдә Петербурдан чыккан һәм Владивостокка юл тоткан…
"Урса Майор" корабының хуҗасы "террор һөҗүме" булган дип белдерде.

Корабның хуҗасы — "Оборонлогистика" ширкәте — "Урса Майор" "террор һөҗүме"нә дучар булды дип белдерде. Ул хакта "Новости" агентлыгы яза.

Ширкәт белдерүенчә, корабның уң ягында өч шартлау булган, шуннан соң кораб һәлакәткә юлыккан.

"Урса Майор" — Русиянең сәүдә корабы. Ул кичә Урта диңгездә халыкара суларда, Испания белән Әлҗәзаир (Алжир) арасында батты.

Әлеге кораб еллар дәвамында Сүриядәге Русия хәрбиләре өчен йөкләр ташыган.

@azatliqradiosi
🎉3👍2😁1
Татарстанда Удмуртиянең элекке авыл хуҗалыгы министры кызын тоткарлаганнар.

Елена Собинаның тоткарлануы Алабуга районындагы терлекчелек комплексында чыккан янгын белән бәйле.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кайбер Telegram-каналлар бүген AZAL очкычында очып барган Сөбхан Рәхимов видеосын чыгарган. Ул бу видеоны очкыч һәлакәткә юлыкканчы, әле һавада очып барганда төшерергә өлгергән. Рәхимов үзе бүгенге һәлакәттән соң исән калган. @azatliqradiosi
❗️AZAL очкычының бүгенге һәлакәтендә 38 кеше һәлак булуы хәбәр ителә.

Ул хакта Казакъстан вице-премьеры Канат Бозымбаев белдерде дип яза Tengrinews.kz басмасы.

Бозымбаев сүзләренчә, 29 кеше хастаханәгә эләккән, аларның 11е – авыр хәлдә.

Очкычта барлыгы 67 кеше булган – 62 юлчы һәм 5 экипаж әгъзасы.

@azatliqradiosi
😢6💔3👍1
😳Русия эчке эшләр министрлыгы сәясәтче Илья Яшинны эзләүгә биргән.

Русия белән Көнбатыш илләр арасындагы тоткыннар алмаштыру нәтиҗәсендә иреккә чыккан оппозиционерга каршы яңа җинаять эше ачылуы турында рәсми хәбәр ителмәгән иде.

"Медиазона" мәгълүматынча, Яшинның эзләүгә бирелүе турындагы мәгълүмат эчке эшләр министрлыгы базасында бүген, 25 декабрьдә пәйда булган.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👏2🤬1
Казанның Иске Таш мәчетендә төзекләндерү эшләре тәмамланган.

Төзекләндерү 4 ел дәвам итте.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
❤12👍6
Төркиядә Идел-Урал төбәге әдипләре турында китапның өченче өлеше чыкты.

Китапта Идел-Урал төбәгендә яшәгән, иҗат иткән 26 зыялысы турында мәгълүмат тупланган.

Әлеге китапны Төркиянең "Ата йорт" нәшрияты чыгарган. Аның авторы — җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан. 352 битле китап бер мең тираж белән басылган. Китапта татар һәм башкорт язучылары, шагыйрьләре, галимнәре турында язылган. Барлыгы 26 шәхес турында мәгълүмат урнаштырылган. Китап төрекчә язылган һәм басылган.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия #татарлар #башкорттар

@azatliqradiosi
🔥9❤3👏3