Сәлам, дуслар! 26 декабрь иртәсендә дөньяда ниләр бар? Безнең кыска күзәтү:
🟠 Русия саклану министрлыгы төнлә 5 дронны бәреп төшерүен белдерде. Аларның өчесе – Волгоград өлкәсендә. Бер дронның калдыклары сәнәгать корылмасына төшкән диелә.
🟠 Үзәк банк мигрантларның банкларда хисап ачуларны ныграк контроль итәчәк. Аларга өстәмә документлар тикшерүе каралган. Бу "шикле операцияләрне булдырмау" өчен ясала, дип яза РБК.
🟠 Казанда Роспотребнадзор тикшерү аркасында Dali рестораны ябылып торды. Аның хуҗасы сүзләренчә, ресторан 12 миллион сум югалткан. Хәзер туклану урыны янә ачылды.
🟠 Гусь-Хрустальный шәһәрендә яшәүче военкоматның элекке бинасына машинада бәреп кергән, аннары машинаны яндырган. Шәһәр мэры аның "украин алдакчыларының корбаны" булуын белдерде.
🟠 Башкортстан депутатлары басып алынган Донбаска чираттагы "һуманитар ярдәм" китергән. Аңа Яңа ел чыршысы һәм балаларга Яңа ел бүләкләре кергән диелә.
Бу сәгатькә хәбәрләр шундый. Бергә булыйк, Азатлыкны укыйк!
@azatliqradiosi
Бу сәгатькә хәбәрләр шундый. Бергә булыйк, Азатлыкны укыйк!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥1😱1
❗️Сугышның өченче елы: иң канкоешлы ел. Үлүчеләр саны өч тапкырдан күбрәк артты
2024 ел Русиянең Украинадагы башлаган сугышның иң канкоешлы елы булган, дип белдерә журналистлар. Башкортстан белән Татарстанда рекордлы һәм коточкыч югалтулар күзәтелә.
Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрнең 70% чамасының үлеме турында нәкъ 2024 елда билгеле булды.
2024 ел сугыш ягыннан нинди булды? Татарстан һәм Башкортстанга ул ниләр китерде? 👉 Көн язмасында укыгыз.
#сугыш #Татарстан #Башкортстан

— Ихтимал солых һәм килешүләр алдыннан Путин күбрәк җирләр яулап алырга тели. Һөҗүм итүчеләр якланучыларга караганда 2-3 тапкыр күбрәк кеше югалта. Үлүчеләр саны күбәюе шуңа бәйле дип саныйм, — дип аңлата сәясәт белгече Руслан Айсин.
2024 ел сугыш ягыннан нинди булды? Татарстан һәм Башкортстанга ул ниләр китерде? 👉 Көн язмасында укыгыз.
#сугыш #Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Сугышның өченче елы: иң канкоешлы ел. Үлүчеләр саны өч тапкырдан күбрәк артты
Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның өченче елы да узып бара. 2025 елга дөнья җәмәгатьчелеге борчылган хәлдә керә. Бер яктан, Америка Кушма Штатларында президент булып сайланган Доналд Трамп бу сугышны туктата алыр дигән өмет белдерүләр күп. Икенче…
😱5👍2🔥1😢1😭1
Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре "хатын-кызларны аборт ясатырга үгетләгән" өчен штраф керткән.
Мондый гамәлләр өчен гражданнарга — өч-биш мең сум, вазифаи затларга — 25-50 мең сум, оешмаларга 200-500 мең сум штраф салыначак. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Кырым

🤡4👍1
Бу хакта ширкәт "Чикләрне танымаучы репортёрлар" халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешмасына рәсми җавабында язган.
"Русия кануннарын үтәмәсә Apple үзенең контентын Русиядә бүтән тарата алмаска мөмкин. АКШ хөкүмәте Русия халкының коммуникацион хезмәтләрдән куллана алуын хуплый, бу хезмәтләр демократия принципларын саклап тору өчен кирәк дип саный", дип белдергән Apple вәкилләре.
Элегрәк RKS Global вәкиле Apple-ны "Роскомнадзор белән тыгыз хезмәттәшлек итә", дип тәнкыйтьләгән иде. "Алар Роскомнадзорның барлык таләпләрен шунда ук үти, инде берничә сәгатьтән соң AppStoreдан Русия хакимиятенә ошамаган кушымтаны бетерә", — дип сөйләде белгеч Азатлык Радиосына.
Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬3👍2👎1
Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләргә өләшергә җир юк, әмма Дәүләт шурасы мөмкинлекләр эзләячәк
Сугышка ихтыяри булып киткән депутат Эдуард Шәрәфиев Украинага һөҗүмдә катнашкан Татарстан хәрбиләренә бушлай җир кишәрлеге бирү турында канун өлгесе әзерләп, быел октябрьдә аны республика парламентына керткән иде.
"Җир юк. Төзергә урын юк. Казан белән Чаллыда да шул ук хәл. Бу — гади мәсьәлә түгел", дигән республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бу мәсьәләгә Яңа елдан соң әйләнеп кайтырга вәгъдә иткән.
Татарстаннан Украинадагы сугышта катнашучылар исә үзләре өчен аерым бистәләр төзүне дә сорый. Янәсе, алар сугышта вакытта "дуслашып өлгергәннәр".
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#Татарстан #сугыш

🤮6👍3💩2🔥1🖕1
9 ай өчен Татнефть дивидентларга 129,3 млрд акча җибәрәчәк
Татнефть акционерлары 2024 елның III чирегенә бер хиссә өчен 17,39 сум күләмендә дивидентларны хуплады. Ширкәт дидвидентларга 40,4 млрд сум җибәрәчәк.
9 ай өчен Татнефть дивидентларга барлыгы 129,3 млрд акча җибәрәчәк. Бу бер хиссә өчен 55,59 сум дигән сүз.
2024 елның гыйнвар-сентябрендә Татнефть 172,4 млрд сум чиста керем алган (Русия хисап стандартлары – РСБУ буенча). Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 17,3% кимрәк.
Быел октябрь башында Мәскәү биржасында һәм РТСта Русия хиссләләре базары индекслары төште. Татнефть аеруча күп югалтты – 5,1%ка кадәр.
Сентябрь ахырында Forbes-ның Русиянең иң керемле ширкәтләр рейтингында Татнефть ике дәрәҗә түбән төшеп, 9 урын биләде.
❓Сез Татарстан яки Башкортстан ширкәтләре акцияләрен тотасызмы?

👍3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Сугышның өченче елы: иң канкоешлы ел. Үлүчеләр саны өч тапкырдан күбрәк артты 2024 ел Русиянең Украинадагы башлаган сугышның иң канкоешлы елы булган, дип белдерә журналистлар. Башкортстан белән Татарстанда рекордлы һәм коточкыч югалтулар күзәтелә. Азатлык…
Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрнең 70% чамасының үлеме турында 2024 елда билгеле булды.
Бу — үлемнәрнең барысы да 2024 елда булган дигән сүз түгел, быел исемлеккә 2023 һәм хәтта 2022 елда үлгән кешеләрнең дә исемнәре өстәлде, ләкин аларның өлеше зур түгел. 2024 ел Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре өчен иң күп кешене алып киткән ел булып тора.
Тулырак безнең язмада укый аласыз.
#Татарстан #Башкортстан #сугышта_үлүчеләр

😢3👍1🔥1🎉1
⚡️Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклар: AZAL очкычы Русия ракеты аркасында килеп төшкән
Azerbaijan Airlines һава ширкәте очкычының Казакъстанда килеп төшүенә Русия ракеты сәбәпче булган. Бу мәгълүматны Euronews-ка Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклары раслаган.
Алар әйтүенчә, Грозный өстендә пилотсыз очкыч күренгән һәм аңа ракет очыртылган. Ракетны 8432 рейсына таба очыртканнар. Ул Azerbaijan Airlines очкычы янында шартлаган, кыйпылчыклары исә юлчыларга һәм очкычта юлчыларны озата баручы хезмәткәрләргә эләккән.
Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклары Euronews-ка әйтүенчә, зыян күргән очкычка Русиянең бер генә һава аланында да төшеп утырырга рөхсәт бирмәгәннәр. Очучылар ашыгыч рәвештә төшеп утырырга рөхсәт сораса да, аларга Каспий диңгезе аша Казакъстанның Актау шәһәре ягына таба очарга боерык биргәннәр.
Булган белешмәләргә күрә, очкыч диңгез өстеннән очкан вакытта аның GPS навигация системнары томаланган булган.
Үз чыганакларына сылтанып, әлеге хәбәрне Азәрбайҗан матбугат чаралары да, Reuters да чыгарды.
Кремль, тикшерү тәмамланганчы, каза сәбәпләренә бәйле "нинди дә булса фаразлар кылудан" баш тартты.
👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.

"Бу махсус эшләнгән дип бер кем дә әйтми. Әмма, булган фактларны исәпкә алып, Баку Русия ягыннан Азәрбайҗан очкычын бәреп төшерүне тануны көтә" дигән Reuters чыганагы.
Кремль, тикшерү тәмамланганчы, каза сәбәпләренә бәйле "нинди дә булса фаразлар кылудан" баш тартты.
👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
Азатлык Радиосы
Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклар: AZAL очкычы Русия ракеты аркасында килеп төшкән
Чечня башкаласы Грозный күгендә пилотсыз очкыч күренгәч, аңа таба ракет очыртып җибәргәннәр, ә ракет Azerbaijan Airlines һава ширкәте очкычы янында шартлаган, ди алар. Аңа Русиянең бер генә һава аланында да төшеп утырырга рөхсәт ителмәгән. Казакъстанга очарга…
👍3⚡2🔥1💯1
Русия хөкүмәте Украинадан басып алынган төбәкләрне "торгызуга" 2,3 триллион сум тотачак
Бу 20 декабрь көнне чыккан, 2030 елга кадәрге бюджет фаразыннан күренә.
Журналистлар белдерүенчә, элегрәк 2027 елга кадәрге саннар гына билгеле булган һәм ул бер триллион сумнан артык булган. Хәзерге акча күләменә исә яшерен чыгымнар һәм төбәкләрнең бюджетларыннан, дәүләт ширкәтләреннән, банклардан бирелгән акча кермәгән.

🤬6🤡3👍1
❗️Казан һәм Сочи һава аланнары ябылган.
Бу очышларның иминлеген тәэмин итәр өчен эшләнгән дип белдерә Росавиация оешмасы. "Baza" Telegram-каналы бу һава аланнары пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында ябылган дип яза.
Бүген төнлә Әстерхан һәм Волгоград һава аланнары да ябылып торган иде, хәзер алар янә эшли.
Русиянең саклану министрлыгы бүген төнлә ил күгендә 13 украин дроны бәреп төшерелгән дип белдерде, шуларның берсе Әстерхан өлкәсендә бәреп төшерелгән.

🎉4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казан һәм Сочи һава аланнары ябылган. Бу очышларның иминлеген тәэмин итәр өчен эшләнгән дип белдерә Росавиация оешмасы. "Baza" Telegram-каналы бу һава аланнары пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында ябылган дип яза. Бүген төнлә Әстерхан һәм Волгоград…
🛫Хәзерге вакытта Казан халыкара һава аланында Истанбулга 2 рейс, Мәскәүгә 3 рейс, Петербурга 2 рейс, шулай ук, Астана, Пермь, Усински, Нарьян-Марга очарга тиешле рейслар тоткарлана.
Красноярскидан Казанга килергә тиеш рейс Чаллының "Бигеш" һава аланында утырырга мәҗбүр булган.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Красноярскидан Казанга килергә тиеш рейс Чаллының "Бигеш" һава аланында утырырга мәҗбүр булган.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😱4🤪1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🛫Хәзерге вакытта Казан халыкара һава аланында Истанбулга 2 рейс, Мәскәүгә 3 рейс, Петербурга 2 рейс, шулай ук, Астана, Пермь, Усински, Нарьян-Марга очарга тиешле рейслар тоткарлана. Красноярскидан Казанга килергә тиеш рейс Чаллының "Бигеш" һава аланында утырырга…
❗️Казан халыкара һава аланы янә эшли башлаган.
Иртәнге сәгать 10да аэропорт барлык рейсларны кабул итә һәм җибәрә башлаган, дип хәбәр итә Росавиация оешмасы.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Иртәнге сәгать 10да аэропорт барлык рейсларны кабул итә һәм җибәрә башлаган, дип хәбәр итә Росавиация оешмасы.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👀1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2024 елда без кемнәр белән хушлаштык?
Безнең видеоны карагыз. Ә 2024 ел югалтулары турында язмабызны 👉 безнең сайттан укыгыз.
#2024ел
@azatliqradiosi
Безнең видеоны карагыз. Ә 2024 ел югалтулары турында язмабызны 👉 безнең сайттан укыгыз.
#2024ел
@azatliqradiosi
😢4
⚡️Тагын бер кайгылы хәбәр.
Башкортстан татарлары иҗтимагый үзәгенең беренче рәистәше, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Гайниәхмәт улы Хуҗин вафат булган.
Мәрхүм белән хушлашу 28 декабрьдә ул яшәгән йортта — Уфа шәһәре, Гагарин урамы, 33нче йорт, 67нче фатирда сәгать 11дә узачак.
#Башкортстан #татарлар

😢10
⚡️🇦🇿 Azerbaijan Airlines иртәгәдән башлап Бакыдан Уфага, Самарга, Сочига, Волгоградка, Грозныйга, Минеральные Воды һәм Махачкалага очышларын туктата.
Шул ук вакытта Казанга рейслар дәвам итәчәк. Азәрбайҗан һава юллары Бакыдан Казанга атнасына 3 тапкыр оча.
#Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта Казанга рейслар дәвам итәчәк. Азәрбайҗан һава юллары Бакыдан Казанга атнасына 3 тапкыр оча.
#Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
👍14🤷♂2💯2❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️🇦🇿 Azerbaijan Airlines иртәгәдән башлап Бакыдан Уфага, Самарга, Сочига, Волгоградка, Грозныйга, Минеральные Воды һәм Махачкалага очышларын туктата. Шул ук вакытта Казанга рейслар дәвам итәчәк. Азәрбайҗан һава юллары Бакыдан Казанга атнасына 3 тапкыр оча.…
🇹🇷✈️Төркиянең Pegasus ширкәте 21 гыйнвардан соң Казан белән Истанбул арасындагы очышларын туктата.
Һәрхәлдә шушы датадан соң Казаннан Истанбулга Pegasus билетлары сатылмый.
"Төрек һава юллары" һәм Русиянең "Победа" ширкәте Казан-Истанбул рейсларын гадәттәгечә дәвам итәчәк.
#Татарстан #Төркия

😢4👍3
🇩🇪Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер илнең парламенты Бундестагны тараткан.
дип белдергән Германия президенты.
Бундестагка чираттан тыш сайлаулар 23 февральдә узачак.
Исегезгә төшерәбез: 16 декабрьдә Германия парламенты илнең канцлеры Олаф Шольцка ышанычны югалту турында вотум чыгарган иде.
@azatliqradiosi
"Авыр вакытларда тотрыклылыкны саклап кала алыр өчен эшли ала торган хөкүмәт һәм парламентта ышанычлы күпчелек кирәк"
дип белдергән Германия президенты.
Бундестагка чираттан тыш сайлаулар 23 февральдә узачак.
Исегезгә төшерәбез: 16 декабрьдә Германия парламенты илнең канцлеры Олаф Шольцка ышанычны югалту турында вотум чыгарган иде.
@azatliqradiosi
👍3😱2
Яңа елдан Казан мәктәпләрендә туклану хакы 22 процентка кадәр арта.
Ә әле кичә генә рәсмиләр Казан җәмәгать транспортында йөрү хакын 43 сумга кадәр арттырды.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ә әле кичә генә рәсмиләр Казан җәмәгать транспортында йөрү хакын 43 сумга кадәр арттырды.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5🤪2
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез?
Тавыш бирү безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, үзегезгә ошаган намзәт өчен тавыш бирегез!
Рәсемнәрдә соңгы 3 намзәт белән танышып үтик, тулы исемлекне сайтта карап була.