Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мартта узачак Татарстан Диния нәзарәте корылтаенда республика мөфиен сайлау альтернативасыз узачак.

Бүген, 15 гыйнварда узган Татарстан мөфтияте пленумы утырышында Камил Сәмигуллинны бердәнбер намзәт итеп расладылар.

Хәзерге Татарстан баш казые Җәлил Фазлыев та әлеге вазифага бердән-бер намзәт булып теркәлде.

Шулай ук пленумда мөфтият 2025 елны "Каһарманнар елы" дип атарга карар кылган. Быел Диния нәзарәте һәм аның оешмалары үз эшчәнлекләрен шушы темага багышлап тормышка ашырачак.

▪️Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтиятен 2013 елдан бирле җитәкли. Сайлану очракта ул Татарстан диния нәзарәтен дүртенче тапкыр рәисе булачак. Мөфти дүрт елга сайлана.

▪️Җәлил Фазлыев Татарстан баш казые вазифасын 2006 елдан бирле үти.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хуплап чыкты. Соңгы елларда ул Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәрен ешайтты.

@azatliqradiosi
🤡10🤣6🤔1🥴1
2025 елда Татарстан белән Башкортстанны ни көтә?

Сәясәт белгече Руслан Айсин Украинадагы сугыш беткән очракта милли республикалар Русия пропагандасы өчен яңа дошманга әйләнү куркынычы бар дип саный.

Аның белән әңгәмәне безнең сайтта укыгыз. Кайбер мөһим цитатларны рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍6
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Татар үзен үзе саклап калыр өчен, хәтта үзенең теленнән икенче телгә дә күчә ала."

Татарстанда татар милли хәрәкәте ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны кулга алганнар. 1990нчы елларда ул Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәште, Казанның Ирек мәйданында ачлык тотучыларның берсе булды. Хәзер аны нәрсәдә гаеплиләр — анысы билгеле түгел.

Азатлык Радиосы Фазыл әфәнде белән 2020 елда видеоинтервью чыгарган иде. Бүген шушы әңгәмәдән кайбер өзекләрне искә төшерәбез.

#Татарстан #татарлар

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍17😢3⚡1
❗️Израил белән ХӘМӘС утны туктату турында килешүгә кул куйган

Бу хакта Катар премьер-министры Мөхәммәд әл-Тани матбугат очрашуында белдерде. Катар әлеге сөйләшүләрдә арадашчы иде. Килешүгә ирешүне Израил хакимияте һәм ХӘМӘС вәкилләре дә раслады.

Утны туктату якшәмбе, 19 гыйнвар көнне гамәлгә керәчәк.

Беренче этапта атышларны туктату 42 көн дәвамында гамәлдә булачак. Израил тоткыннарын берничә этапта азат итү күздә тотыла. Алар фәләстин тоткыннарына алмаштырылачак: һәрбер Израилнең һәр сивил ватандашы өчен 30 фәләстин, һәрбер Израил хәрбие өчен 50 фәләстин азат ителәчәк.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.
👍14❤5🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы гыйнвар. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹
2024 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы аена 72 мең сумга җиткән дип ышандыра Татарстанстат.

🔹Русиянең Воронеж өлкәсенә дрон һөҗүменнән соң нефть саклагычы яна башлаган. Җирле хакимият зыян күргән кешеләр юк ди.

🔹АКШның хәзерге президенты Дҗо Байден ил халкына саубуллашу мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында Байден олигархия куркынычы турында кисәтте, Кытайны уздыру хакында сөйләде, ә Русияне бер тапкыр да искә алмады.

🔹Узган елны Казан халыкара һава аланы 5,3 млн юлчыга хезмәт күрсәткән. Чагыштыру өчен: 2023 елда Казан аэропортыннан 5,1 млн юлчы узган булган. Татарстан башкаласыннан иң популяр маршрутлар: Петербур, Сочи, Новосибирски, Анталья, Истанбул, Дубай шәһәрләренә. Мәскәүгә рейслар саны кимесә дә, Русия башкаласына барыбер очалар.

🔹Валюталар курсы: $ = 102.81 сум; € = 106.10 сум; ¥ = 13.92 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍1
Баймактагы протестларга һәм шуннан соң булган хәлләргә — бер ел.

Русиянең яңа тарихында иң зур сәяси эш. Башкортстаннан тыш башка бер җирдә дә кешеләрне күпләп бер-бер артлы төрмәгә утырту булмады. Репрессив машинага 80ләп кеше эләкте.

Нинди сабак укытырга тели хакимият, әлеге хәлләр башкортларга нинди тәэсир ясады? Бу хакта белгечләр нинди фикердә?

Азатлык Радиосы әзерләгән махсус язмада бүген шул хакта укырга тәкъдим итәбез. 👉 Монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💔4
2024 елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстанда табигый кимү 66,7 процентка арткан.

Бу хакта Татарстанстат оешмасы әзерләгән республиканың социаль-икътисади торышы турындагы хисапта әйтелә.

Узган елның 10 аенда 29 217 бала туган, бу 2023 елның шул чорыннан 1 063 сабыйга азрак. Үлемнәр исә 37 817 очракка җиткән, бу 2 379 кешегә күбрәк.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱3🎉2👻1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тууына 207 ел тулды.

Татар тарихында гаять әһәмиятле эз калдырган бу шәхес турында нәрсә беләсез?

2018 елда, шәхеснең 200-еллыгына, Азатлык Радиосы Мәрҗани турында кызыклы видеоязма тәкъдим иткән иде. Бүген бу видеоны тагын бер тапкыр карап китик.

#Татарстан #татарлар

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
❤7👍4
Кичә кич АКШ президенты Джо Байден президент буларак илгә соңгы мөрәҗәгатен ясады.

Чиктән тыш байларның олигархиясе Америка демократиясенә куркыныч тудыра, алар зур йогынты һәм хакимият казана, дип кисәтте американнарны Джо Байден.

"Мин илне үземне зур борчуга салган кайбер әйберләр турында кисәтергә телим. Бу — аз санлы чиктән тыш бай кешеләр кулында хакимиятнең куркыныч дәрәҗәдә туплануы", диде Байден.

Доналд Трампның президент вазифасына керешүенә биш көн кала ясалган бу чыгышында Байден яңа президентның исемен телгә алмады, әмма фикер белдерүчеләр аның ишарәсе аңлашылды, ди.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3👎1
2024 елда куәт оешмалары Мәскәү өлкәсендә 21 мөселман дини оешмасын тикшергән һәм шуларның 13-ен япкан.

Кайбер дини оешма җитәкчеләренә карата җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерүләр 2025 елда дәвам итәчәк диелә.

▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. 2023 елда куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте. 2023 ел дәвамында Котельники, Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН җомга намазын өзде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5😡2🤪1
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин медиаларга дин әһелләрен беркетергә кирәк дип саный.

Башкортстан мөфтие фикеренчә, хәзер медиага "эзотерика, мәҗүсилек, астрология күп үтеп керә башлаган". Дин әһелләре ярдәмендә бу тискәре йогынты белән көрәшергә мөмкин булачак, дип саный ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6👎4
Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә булды.

Миңнеханов мәктәпнең 2024 елда төзелеп кулланылышка тапшырылган өстәмә дүрт катлы гимназия корпусын карады. Ул 270 укучыга исәпләнгән.

Бүген гимназиядә 939 укучы белем ала.

Миңнехановка мәктәптә укучыларның дроннар белән шөгыльләнүен дә күрсәткәннәр.

Миңнеханов үзенең Telegram каналында биредә барлык дәресләрнең дә, шул исәптән төгәл фәннәр дә, татар телендә укытылуын язган.

Президентның постына фикер калдыручылар бу Казанда татар телендә генә укыткан бердәнбер мәктәп булып калуын әйткәннәр.

"Ни кызганыч, бу гимназия бердәнбер шундый. Һичьюгы һәр Казан районында шундый гимназияләр булса иде", ише комментарлар калдырганнар.

Моннан тыш, Миңнеханов Казанның 2нче номерлы лицеен да караган. Ул интернатны зурайтырга ярдәм итәргә ышандырган.

@azatliqradiosi
👍7🤯4❤3
Русия Тикшерү комитеты тарафыннан "Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешенең җинаять эшләре Оренбур өлкә мәхкәмәсендә каралачак.

Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе шундый карар чыгарган. Бу хакта Telegram-чатларда гаепләнүчеләрнең туганнары хәбәр итте.

Бу — Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәмәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина. Былтыр сентябрь ахырында тикшерү комитеты аларның җинаять эшләрен аерым карарга дип билгеләгән иде.

Тулырак 👉монда укыгыз

@azatliqradiosi
😢3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия Тикшерү комитеты тарафыннан "Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешенең җинаять эшләре Оренбур өлкә мәхкәмәсендә каралачак. Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе шундый карар чыгарган. Бу хакта Telegram-чатларда…
Бер ел элек, Башкортстанның Баймак шәһәрендә район мәхкәмәсе каршына меңләгән кеше килеп басты.

Салкын, караңгы, эш көне, әмма кешеләрнең килүе туктамады. Алар активист Фаил Алсыновка теләктәшлек белдереп җыелды. Күпчелеге – шушы җирлек кешеләре, кемдер күрше районнардан да килде.

Соңрак чарага катнашы булган, Фаилне яклап килгән халык өчен кара көннәр башланды. Мәхкәмә янына чыккан кешеләрне чүпли башладылар. 67 кеше мәхкәмә каршына басты.

Баймак вакыйгаларыннан соң нинди нәтиҗәләр ясап була?

▪️Башкортстанда репрессив машина вәхшиләрчә эш итте.

▪️Кешеләр куркытылды, бастырылды.

▪️Башкорт милли хәрәкәте Татарстан сценарие нигезендә юкка чыгарылды.

▪️Башкорт халкының бер өлеше хакимиятне хуплый, кемдер "Баймак эше" корбаннары яклы булды.

Нинди сабак алды кешеләр? Башкортстан, башкорт тормышын белүче экспертларның фикере төрле.

Америкада яшәүче активист, читтәге башкортлар комитеты әгъзасы Айгөл Лайон Баймак кешеләрен кимендә милли зыялылар яклап чыгарга тиеш иде, әмма интеллигенция черегән булып чыкты дип сөйләде.

Журналист Руслан Вәлиев исә башкорт милли хәрәкәте юкка чыкмады дип саный. Хәрәкәт чит илдә, киренсенчә, көчәйде, дигән фикердә.

Активист Руслан Габбасов әйтүенчә, ак паштага дип —Путинга да, Бастрыкинга да, кемгә генә мөрәҗәгать итмәде кешеләр, сораулары, үтенүләре чүп чиләкләренә китеп барды, кешеләрне кызгану юк, зинданнарга тыгу дәвам итә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤5👍1