Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 17нче гыйнвар. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Британия белән Украина үзара "100 еллык хезмәттәшлек" турындагы килешүне төзегән. Әлеге килешү нигезендә Британия Украинада хәрби базалар һәм саклану инфраструктурасын урнаштыру мөмкинлегенә ия була ала.

🔹Казан метросының икенче сызыгына экспертиза тәмам: икенче сызыкның беренче өлеше 5,4 км булачак, аңа "ТАССРның 100-еллыгы", "Академическая", "Зилант" һәм "Тулпар" станцияләре керә. Бу станцияләрне әлегә 2027 елда ачарга җыеналар.

🔹Татарстанда 25-яшьлек Ксюшага умыртка баганасына уңышлы операция ясаганнар. 2 гыйнварда ул ләгәндә таудан шуып төшкән һәм шуннан соң аның умыртка баганасына зыян килгән. Республика клиник хастаханәсендә ясалган операциядә Ксюшаның умыртка баганасына металл конструкция куйганнар. Хәзер ул терелеп килә һәм инде хәтта үзе атлап та йөри ала.

🔹АКШның яңа сайланган президенты Доналд Трамп Һолливуд буенча "махсус вәкилләре" вазифасына актерлар Сильвестр Сталлоне, Мэл Гибсон һәм Дҗон Войтны тәкъдим иткән.

🔹Валюталар курсы: $ = 102.38 сум; € = 105.81 сум; ¥ = 13.91 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
❤2👍1
"Баймак исемлеге": 80ләп кеше зинданда. Кемнәр алар?

Узган елның 17 гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты: ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.

Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланган. Кешеләргә РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде:

▪️Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212нче маддәнең 1нче өлеше);
▪️Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212нче маддәнең 2нче өлеше);
▪️Хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318нче маддә)

Бу вакыйгалардан соң тоткарланган Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр иттеләр, ә Дим Дәүләткилдинның туганнары аның кыйналуы турында белдерде.

Даутов 25 гыйнварда тоткарланды, ә 26 гыйнварда туганнарына аның мәетен тану кирәк дип хәбәр иттеләр. 6 февральдә ул җирләнде, аның белән хушлашу турында алдан хәбәр ителмәде.

Азатлык Радиосы "Баймак эше" фигурантларының яңартылган исемлеген китерә. Кешеләр шушы исемлеккә туганнарының хәбәре, төрле мәхкәмәләрдә чыккан мәгълүмат һәм ОВД-Инфо тапкан мәгълүмат нигезендә кертелә.

Баймак вакыйгаларына инде бер ел узуга карамастан, тоткарланучылар саны турында ачык мәгълүмат юк — мәхкәмәләр барышында әледән-әле яңа исемнәр ачыклана.

Шунысы мөһим: бу исемлектә — гап-гади кешеләр, күп балалы гаиләләрен туендыручы гади ир-атлар, хәтта хатын-кызлар да бар...

👉Моннан укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💔4😢2❤1👍1🔥1
❗️Алексей Навальный адвокатларына "экстремистлар төркеменедә" катнашканнары өчен хөкем карарлары чыгарылды.

Вадим Кобзев — 5,5 ел колониягә, Алексей Липцер — 5 елга, Игорь Сергунин 3,5 елга хөкем ителде. Ул хакта "Медиазона" хәбәр итә.

Утырып чыкканнан соң аларның өчесенә дә 3 ел дәвамында адвокат булып эшләү тыелган булачак.

Адвокатлар Алексей Навальныйның төрмәдә чакта язылган хатларын аның тарафдарларына тапшырып торуда гаепләнде.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬7😱3💔3🤯2❤1😢1
Татарстанда сугышка контрактчыларны җәлеп итәргә булышучыларга түләүне арттырганнар: хәзер 150 мең сум вәгъдә итәләр.

Татарстанда ирләрне Русия саклану министрлыгы белән контракт имзаларга үгетли алганнарга акчаны былтыр июль аенда түли башлаганнар иде. Башта 50 мең сум итеп билгеләнде, аннан соң аны озак та үтми 100 мең сум иттеләр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩7🤮5👻2🌚1
Дүрт елга хөкем ителгән мөфти Фәһим Шәфиев вакытыннан алда иреккә чыккан.

Ул 2023 елның көзендә хәрәмләшүдә гаепле дип табылган иде.

2022 елның 24 февралендә исә, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Фәһим Шәфиев сугышны хуплап чыкты. Ул Русия президенты Владимир Путин карарын дөрес дип атады һәм "урыс дөньясына" башка халыкларның керүен, Украинада "неонацистлар" булуын белдерде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
😡5💩3⚡2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
ФСБ яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын керткән. Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный. ФСБның яңартылган исемлегендә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге)…
❗️"Азатлык" татар яшьләре берлеге эшчәнлеген вакытлыча туктатып торуын белдерде

Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы һәм оешманың 172 бүлекчәсе террорчы дип табылды. ФСБ "Азатлык" татар яшьләрен берлеген дә әлеге шушы оешманың бүлекчәсе дип саный. "Азатлык" оешмага катышы булуын кире кага, сивил активистларга басым булмасын өчен эшчәнлеген туктатып тора.

"Хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга, канунсыз оешмаларны финансларга чакырган һәм башка канунга каршы килә торган эшчәнлеккә катышыбыз булуын катгый рәвештә кире кагабыз. Мондый гаепләүләргә бернинди нигез дә юк, бу оешмабызны кимсетүгә генә юнәлдерелгән. Безнең төп максат – татар халкының хокукларын, ирекләрен һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклау"

, диелә белдерүдә.

▪️Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы һәм оешманың 172 бүлекчәсе террорчы дип табылды. Бу исемлектә Фәрит Зәкиев җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" берлеге бар.

▪️Моңа кадәр "Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин да әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤬7💔3👍1😢1🌚1
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:

🔸 Анастасия Лотарева, журналист;
🔸Ксения Кирия, галимә;
🔸 Андрей Козенко, журналист.
🔸 "Идите лесом" проекты;
🔸Александа Прокопенко;
🔸Ирина Ромалийская, журналист;
🔸 А.Б. Рубин.
🔥2👍1
Казанда химия олимпиадасында катнашучы 12 бала ашханәдә агуланган

Бүген, 17 гыйнварда Казан янындагы Дәрвишләр бистәсендә 9-11 сыйныф укучылары арасында химия фәненнән олимпиада узган. Казандагы "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәге ашханәсендә төшке аш ашаганнан соң, 15 бала үзен начар хис иткән. Аларның 12сен, агуланганга охшаган дип, Агафонов исемендәге инфекция хастаханәгә алып киткәннәр.

тарстан тикшерү комитеты иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылуын хәбәр итте.

Тулырак 👉монда укыгыз.
👍3🌚1
Кичә оппозиционер Илья Яшинның әти-әнисендә тентү үткән. Бу хакта Яшин үзе хәбәр итте.

Тентүдән соң оппозиционерның әнисе белән әтисен тикшерү бүлекчәсенә алып киткәннәр, анда төрле сораулар биргәннәр, улыгыз кайда дип тә сораганнар.

"Куәт оешмалары хезмәткәрләре мине Русиядән үзләре үк кая чыгарып җибәрүләре турында, әйтерсең лә, белми", ди Яшин.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2😁2🙏1
2024 елда федераль бюджет Татарстан казнасына 88,9 млрд сум федераль ярдәм күчергән, дип хәбәр итә республика финанс министры. Бу — көтелгәннән 10 млрдка күбрәк.

Бу акчаларны төп өлеше субсидия булып санала диелә, шуңа да республика хакимияте аны максатчан гына куллана ала — үз ихтыяри белән бүлеп бирә алмый.

2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алыначагы әйтелде. Бу сумманың 67%ы — федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы — республикага калган.

Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллана. Бу — узган елдан 20 процентка күбрәк.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎12
Карачай-Чиркәстә тоткарланган Казан активисты Гүзәл Касыймова турында ниләр билгеле?

Карачай-Чиркәс Республикасында Казан активисты Гүзәл Касыймованы тоткарлаулары — Русия куәт оешмалары хезмәткәрләренең абруе шикле булган активист Светлана Лада-Руська каршы башлаган золымнары белән бәйле булырга мөмкин. Касыймовадан тыш, 2024 елның икенче яртысында хакимият басымына Лада-Русьның Самар өлкәсе белән Мари Илендә яшәүче тарафдарлары да дучар булды.

43 яшьлек Гүзәл Касыймованы Татарстанда активистлар даирәсендә яхшы беләләр. Ул үзен 10 елдан артык "халык журналистикасы һәм иҗтимагый эшчәнлек белән" шөгыльләнәм ди. Казан янында чүп яндыру ширкәте төзүгә каршы протестларны актив яктырткан иде.

2019-2020 елларда кайбер активистлар аның конспирология белән мавыгуына игътибар итә башлады. Касыймова 5G технологияләрен кулланышка кертүгә каршы чыкты, коронавируска каршы кертелгән чараларны да тәнкыйтьләде.

Кем ул Гүзәл Касыймова? Ни өчен Карачай-Чиркәскә барып эләккән? Хәзер ни өчен тикшерү изоляторына яблыган?

Бу хакта тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👉VPNсыз ачылучы сылатама.
👉Төп сайт.
👍3🙏2🔥1
Марат Фәйзрахманов Татарстанның яңа финанс министры итеп билгеләнде

20 елдан артык Татарстанның финанс министры булып эшләгән Радик Гайзатуллин вазифасыннан китте. Аның урынына аның беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов билгеләнде. 60 яшьлек Гайзатуллинның кая китүе әйтелми.

Марат Фәйзрахманов Биектау районыннан. Финанс министрлыгына килгәнче Ак Барс Банкның Яшел үзән филиалы мөдире, Идел-Кама акционерлык банкы идарәсе рәисе һәм Татарстанның инвестиция-венчур фонды мөдире була.

Финанс министрының беренче урынбасары булып 2007 елдан бирле эшли иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
😱1🌭1🤣1
Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны арта бара.

Азатлык Радиосы раслый алган үлемнәр санының 8 меңнән артты. Бу – журналистлар таба алган мәгълүмат кына, чын саннар зуррак булырга мөмкин.

Бу хакта тәфсилле язманы безнең сәхифәдә укыгыз, кайбер мөһим урыннарын рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
🎉3🔥2👻2👍1👏1🌭1😭1
Татарча күктерәү сүзен кулланасызмы?

Мәсәлән, Куала-Лумпурда икътисади проектлар күп, күктерәү биналар төзелә.

▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
🔥5❤3🥰2
❗️Якшәмбе көнне АКШта TikTok эшләүдән туктады.

Кушымтаны ачканда мондый язу чыга: “Гафу итегез, хәзер TikTokны куллану мөмкин түгел. АКШта TikTokны тыю кануны үз көченә керде, һәм сез аны куллана алмыйсыз. Трамп бу мәсьәләне чишү өчен презилент вазифасына керешкәч эш башларга вәгъдә итте. Безнең белән калыгыз”.

TikTok канун гамәлгә кергәнче берничә сәгать алдан ук, ягъни шимбә киченнән үк эшләүдән туктады. Моннан тыш, Google Play һәм Apple Store сервислары TikTokны американнар өчен йөкләү мөмкинлеген дә бетерде.

Элегрәк АКШ Югары мәхкәмәсе TikTok ByteDance Кытай ширкәтеннән алынмаган очракта, аны тыю мөмкинлеген бирүче канунны гамәлдән чыгарудан баш тартты. Әлеге документ 19 гыйнварда, Доналд Трамп инаугурациясенә бер көн алдан үз көченә керә.

Трамп TikTokны “коткарачагын” вәгъдә итте. Мисал өчен АКШка сату турында килешү төзеп. 17 гыйнвар көнне Трамп Кытай башлыгы Си Цзиньпин белән сөйләште. Алар шулай ук TikTok турында да сүз алып барган, ләкин сөйләшүнең нечкәлекләре хәбәр ителмәде.

NBCга биргән әңгәмәсендә Трамп инаугурациядән соң мөгаен TikTokны тыю канунын 90 көнгә кичектерәчәген әйтте. Бу вакыт эчендә ширкәт юридик мәсьәләләрне чишеп, американнарга социаль челтәрдән файдалануны дәвам итү мөмкинлеге бирә ала.

TikTokның АКШта якынча 170 миллион кулланучысы бар.

@azatliqradiosi
👍8👏6🌭1