Татар галимәләре ничәү? Мондый статистика юк, әмма аларның күпчелеге һуманитар фән өлкәсендә хезмәт итә. Без берничә галимә белән фән өлкәсендә тигезлек, көндәшлек, хатын-кызга караш, мөнәсәбәт нинди булуы турында сөйләштек.
Тулы язманы безнең сайтта укый аласыз, кайбер кызык фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi

❤7🥱1
Былтыр Татарстанда Украинадагы сугышка китәр өчен 160тан артык чит ил ватандашы контракт төзегән
42 мигрантка Русия ватандашлыгы да бирелгән. 2025 елда ай ярым эчендә генә дә республикадагы 24 чит ил ватандашы Русия саклану министрлыгы белән хәрби килешү имзалаган.
Элегрәк чит ил ватандашларына иң кыска контракт – биш еллык иде, Русия ватандашлыгын алу өчен кимендә өч ел хезмәт итәргә кирәк булды. Русия хөкүмәтенең мондый үзгәрешләре ил гаскәренә эшче мигрантларны, беренче чиратта Урта Азия вәкилләрен күпләп җәлеп итү өчен кирәк булуы бар.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍3😢3🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда сүз һәм матбугат иреге таләп итеп пикет узды Чарага 30лап кеше килгән иде дип хәбәр итә Sota. Алар цензурага һәм сүз өчен эзәрлекләүләргә каршы шигарләр тоткан. Пикетчеларның берсе оппозиция сәясәтчесе, мәрхүм Алексей Навальный турында да палакат…
📍Казанда сүз һәм матбугат иреге таләп итеп пикет оештырган активист Софья Федорованы хөкем итәчәкләр.
Аның мәхкәмә утырышы 24 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә каралачак.
Активист "Гроза"га гаебен танымавын әйткән, хокук бозу булмады дип белдергән. Әгәр куәт оешмалары вәкилләре пикетта җәмәгать тәртибен бозу билгеләре күрсә, бу хакта миңа хәбәр итәргә тиешләр иде, әмма бернинди шелтә белдерү дә булмады, дигән ул. Шулай ук полиция хезмәткәрләре Федорованың ни өчен шигарьләр чараның максатларына туры килми дип саныйсыз дигән соравына җавап бирмәгән.
"Оештыручы буларак, халык алдында үткәрелгән чаранң бөтен бурычларын да үтәдем. Бу — дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең эш күрсәтү өчен уйлап табылган чираттагы эше", — дип белдергән Федорова.
Активист мәхкәмәдә үз хокукларын үзе яклаячагын әйткән.

👍7🙏2💯1
Башкортстанда яшәүче хатын-кызларны аборт ясаудан тыеп калу өчен аларга балалар өчен бәйләнгән башмаклар тапшыра башлаганнар.
Стәрлетамак шәһәрендә "Православ хатын-кызлар берлеге" һәм җирле гыйбадәтханә атакае Евгений (Мышкин) "Тормыш шатлыгы" ( "Радость жизни") дигән чара башлап җибәргән.
Хатын-кызлар консультациясендә психологлар авырлы булуы турында белеп алган хатын-кызларга гыйбадәтханәгә йөрүчеләр бәйләгән бала башмаклары тапшыра. Чараны оештыручылар фикеренчә, бу аборт ясатыргамы, баланы табаргамы дигән сайлау алдында калучыларга "дөрес карарга килергә булыша".
▪️Русиядә аборт ясарга теләүче хатын-кызларны психологларга җибәрә башладылар. Мәсәлән 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган иде, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли.
#Башкортстан

Азатлык Радиосы
Башкортстанда хатын-кызларны аборт ясаудан тыеп калу өчен аларга бала башмаклары бүләк итә башлаганнар
Башмакларны Стәрлетамак шәһәрендәге гыйбадәтханәгә йөрүчеләр бәйли. Соңрак психологлар аларны көмәнле хатын-кызларга тапшыра. Чараны оештыручылар фикеренчә, бу аборт ясатыргамы, баланы табаргамы дигән сайлау алдында калучыларга "дөрес карарга килергә булыша".
😁3😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирын тентү турындагы карарны гамәлдән чыгарды Зөлфия Ситдыйкованың фатирын 16 майда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр…
📍Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирын канунсыз тентү өчен 40 600 сум компенсация билгеләде.
Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы яза.
Зөлфия Ситдыйкованың фатирын 2023 елның 16 маенда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр иде.
Ситдыйкова Чумаков белән таныш түгеллеген әйтте.
Соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан Ситдыйкованың фатирында тентү уздыруны канунсыз дип тапты.
Зөлфия Ситдыйкова бу карар үзе өчен көтелмәгән хәл булуын белдергән иде.

🙏4🔥2👍1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Русия гаскәре керсә дә, миңа инде барыбер!"
Украинаның Донецки өлкәсендә урнашкан Покровски шәһәренә хәзерге вакытта Русия гаскәре һөҗүм итә. Шулай да шәһәр әлегә — Украина гаскәре контролендә. Гади халык исә каладан китми, тынычлыкка өметләнәбез дип сөйли кешеләр...
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

😢4💔1
Трамп Путин һәм Зеленский белән телефон аша сөйләште. Ул Русия-Украина сугышын тәмамлау турында сөйләшүләр башлавын игълан итте. Ниләр билгеле?
🔵 12 февральдә Трамп Путин белән телефон аша сөйләшү үткәрде. Русия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләшүнең якынча сәгать ярым дәвам итүен белдерде.
🔵 Трамп Украинадагы сугышны тыныч юл белән җайга салу турында сөйләшүләрне кичекмәстән башлау турында килешүен игълан итте. Ул АКШ ягыннан әлеге сөйләшүләрне алып баруны дәүләт сәркатибе Марко Рубиога, Үзәк күзләү идарәсе (ЦРУ) мөдире Джон Рэтклиффка, милли иминлек киңәшчесе Майкл Уолтцка һәм Якын Көнчыгыш буенча махсус вәкил Стив Уиткоффка йөкләтте.
🔵 Шуннан соң Доналд Трамп Владимир Зеленский белән дә телефон аша сөйләшүен белдерде. Украина президенты үзенең Telegram-каналында сөйләшүнең тынычлыкка ирешү мөмкинлекләре, бергә эшләүгә әзер булу турында баруын хәбәр итте.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤡4👍3❤🔥1❤1😢1
Беларус төрмәсеннән Азатлык Радиосы журналисты Андрей Кузнечик иреккә чыкты
Өч елдан артык төрмәдә утырган 47 яшьлек Андрей Кузнечик 12 февральдә Вильнюска килде. Анда аны хатыны һәм ике баласы каршы алды.
Литвага Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус та килгән иде. Ул Кузнечикның иреккә чыгуын шатлыклы вакыйга дип бәяләде.
"Өч елдан артык аерылышудан соң президент Трамп ярдәме белән бу гаилә янә бергә кушылды. Без шулай ук дәүләт секретаре [Марко] Рубио һәм аның такымына һәм шулай ук Литва хөкүмәтенә рәхмәтле", диде Капус.
Ул Азатлык Радиосының Беларус хезмәтендә эшләгән тагын бер журналист – Игорь Лосикның да тизрәк азат ителүенә өмет белдерде.
Кузнечик төрмәдә 2021 елдан бирле утырды. Башта ул вак хулиганлыкта гаепләнеп тоткарланган иде. Аннары аңа карата җинаять эше ачылуы билгеле булды. 2022 елда Могилев өлкә мәхкәмәсе журналистны экстремистик оешма төзүдә гаепле дип таныды һәм 6 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Эш ябык тәртиптә каралды, аның нечкәлекләре билгеле түгел.

🕊8🎉3👎1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Татарстан мәдәният министрлыгы оешмаларга Изге Валентин көнен бәйрәм итмәскә киңәш итә. 14 февраль (Гашыйклар көне) уңаеннан берәр чара уза икән, "битараф булмаган ватандашлар" тарафыннан негатив реакция булырга мөмкин дигәннәр мәдәният министрлыгында. Бу хакта Татарстан хөкүмәтенә якын кайбер Telegram-каналлар яза.
🔹Төнлә Русиянең Липецки өлкәсенә дроннар һөҗүм иткән дип ышандыра Русия хакимиятләре. Бер кеше яраланган диелә.
🔹АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән Согуд Гарәбстанында очрашырга мөмкин дип белдерде. Очрашу вакыты төгәл билгеләнмәгән, әмма, Трамп сүзләренчә, ул "бик үк ерак булмаган киләчәктә" планлаштырыла.
🔹Трамп шулай ук Украинага НАТОга кушылырга кирәк түгел дип белдерде.
🔹"UVT Aero" һава ширкәте Казаннан Сухумига турыдан-туры рейслар ачарга мөмкин: Абхазиядә 1993 елдан бирле эшләми торган һава аланы шушы көннәрдә төзәкләндерелеп бетте.
🔹Валюталар курсы: $ = 94.05 сум; € = 98.01 сум; ¥ = 12.77 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
🔥1
7 февральдә Башкортстанда Русия империясе байрагын яндырган өчен ике яшүсмерне кулга алдылар.
Куәт оешмалары аларны милләтчелектә, сепаратизмда һәм "чит ил йогынтысы"на бирелүдә гаепли. Башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе без беркемгә дә байрак яндырырга кушмадык дип белдерде.
Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Куәт оешмалары аларны милләтчелектә, сепаратизмда һәм "чит ил йогынтысы"на бирелүдә гаепли. Башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе без беркемгә дә байрак яндырырга кушмадык дип белдерде.
Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬7🔥1
⚡️Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак.
Ул хакта әле генә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
Казанны мәдәни башкала итеп Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең мәдәният министрлары сайлаган. Оешманың утырышы хәзер Җиддәдә уза.
дип язып чыккан Миңнеханов үзенең каналында.
#Татарстан

"Безнең өчен бу дөньяны мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез белән таныштыру өчен яхшы мөмкинлек. Дусларыбызга — Ислам дөньясы илләренә — югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!"
дип язып чыккан Миңнеханов үзенең каналында.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍21👏2🥴2💘1
💔Татарстан оешмаларына "Изге Вәли көне"нә багышлап чаралар үткәрмәскә киңәш иткәннәр.
"Битараф булмаучы гражданнар" моңа тискәре фикер белдерергә мөмкин, дип саныйлар республиканың мәдәният министрлыгында. Янәсе чараны үткәрмәүне сорап, мәдәният министры белән Татарстан президенты исеменә хатлар юллый башлаулары бар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👍8👎3🖕1
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Русия хөкүмәте әзерләгән 2030 елга кадәр авыл агломерацияләрен үстерү планын тәнкыйтьләде.
Аныңча, бу Татарстан мәнфәгатен исәпкә алмый.
— Татарстанда 32 таяну пункты билгеләнгән. Аларның барысы да — район үзәкләре һәм барысы да төзекләндерелгән җирлекләр. Русия авыл хуҗалыгы төбәкләрнең башка ысулын кабул итмиме? Авыл хуҗалыгын саклау өчен район үзәкләрен түгел, башка урыннарны сайларга кирәк. Мисал өчен, районда 4-5 зур авылны сайларга була. Ни өчен сез Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының фикере белән килештегез? — дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтовка.
Ә сез Марат әфәнде белән килешәсезме?
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан #татарлар #авыл

👍15🔥2🤔2
Стәрлетамакта чүплек корылмасы төзүгә каршы 30 меңгә якын имза җыелган.
Чүплек эшкәртү корылмасында коммуналь калдыкларны яндырырга җыеналар ди активистлар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Чүплек эшкәртү корылмасында коммуналь калдыкларны яндырырга җыеналар ди активистлар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
"Авыллар бушап калачак". Татарстанда терлек саны 5%ка кимегән.
Терлек булмаса, авыл бетә, ди рәсмиләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Терлек булмаса, авыл бетә, ди рәсмиләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢11🤬1😈1
Милли активистлар ПАСЕдан Русияне — империя, ә милли республикаларны — колонияләр дип тануны сорый
Русиянең азчылык халыклары һәм милли республикалары исеменнән чыгыш ясаучы активистлар Европа шурасының парламент ассамблеясенә (ПАСЕ) мөрәҗәгать юллаган.
Алар хатларында Русияне — империя, ә андагы милли республикаларны "мөстәкыйльлекләрен тулысынча югалткан, рәхимсез колониаль сәясәткә дучар булган" җирләр дип тануны сорый.
Бу хакта мөрәҗәгатьне язган һәм имзалаган кешеләрнең берсе, элекке Советлар берлеге җирләрендәге алманнарның активисты Вячеслав Бодров (Редекоп) хәбәр итте.
Хат астында "Азат халыклар төркеме"нә керүче 12 активист имза калдырган.
Алар арасында үзләрен "Сөргендәге Татарстанның хөкүмәте" дип атаучы төркемнең рәисе Рәфис Кашапов, "Бердәм Көч" чечен милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Җамбулат Сөләйманов, Ойрат-калмык конгрессы вәкиле Мария Очир-Горяева, ногай активисты Әнвәр Курманакаев, Дагыстан милли үзәге җитәкчесе Җабраил Мирзоев, "Азат Черкесия" милли-азатлык хәрәкәте лидеры Ибраһим Яганов бар.
Активистлар шулай ук Украинадагы сугышка милли республикалардан ирләрне күбрәк җибәрүләренә игътибар итүне, "милләтләргә азатлык һәм бәйсезлек хокукы бирелгәнгә кадәр" Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгармауны сорый.
Мөрәҗәгатьне 2024 ел ахырыннан бирле әзерләгәннәр. Ә хәзер "Ирекле халыклар төркеме" вәкилләре ПАСЕга җибәрелгән әлеге хат астында имзалар җыюын дәвам итә.
▪️"Азат халыклар төркеме" милли республикаларның вәкилләреннән, шулай ук Русиянең репрессиягә дучар ителгән һәм асаба халыклары вәкилләреннән 2024 елның ноябрендә оешты. Бу берләшмә үз халыкларының проблемнары турында халыкара оешмаларга җиткерүне максат итеп куя. Русияне деколонизацияләү проблемына дөньядагы башка илләрнең дә игътибарын җәлеп итәргә тели.

👍10🔥4❤1🗿1