Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
💬"Сугыш башлангач та кешеләрдә өмет зуррак иде."

💬"Сугыш туктасын иде, ике тугандаш милләт бит..."

💬"Хәзер инде Трамп белән Путинның сөйләшүләрен көтәбез."


3 ел элек Русия Украинага бәреп керде. 3 ел узгач Русия һәм Украинада яшәүче кешеләр шушы сугыш турында нәрсә уйлый? Журналистлар ике илдә сораштыру үткәрде, җавапларны тыңлыйк.

Видео ошаса, лайк куй
👍
@tatarchavideolar
👍1
Башкорт җырчысы Baby Ti Русия басып алган Украина җирләренә барган. Аны бу гамәле өчен сатлыкҗан дип тәнкыйтьлиләр

Танылган җырчы кичә үзенең Instagram битендә урысча "Ниһаять, мин Ватанны саклаучылар каршында чыгыш ясый алдым!" дип язган.

Аның аккаунтында 53 меңнән артык укучысы бар. 200дән артык комментар калдырылган. Фикер калдыручылар арасында җырчыны тәнкыйтьләүчеләр күп, аңардан күңел кайтулары турында язалар.

Без бу хакта тулырак монда яздык.

Кешеләр аны Хәбиров каршында тәлинкә тотуын да язалар, Баймак эшен дә искә төшерәләр.

@azatliqradiosi

#Башкортстан
🖕10👎3👍1🤬1
Казанда сүз иреге таләп итеп пикет оештырган Софья Федоровага 20 мең сум штраф салганнар

Чара үзе 1 февральдә үткән иде. Анда 30лап кеше килде. Алар цензурага һәм сүз өчен эзәрлекләүләргә каршы шигарләр тотып торды. Пикетчеларның берсе оппозиция сәясәтчесе, мәрхүм Алексей Навальный турында да палакат тотып торган, әмма "пикетның темасына туры килми" дип полиция аны алып куярга кушты.

7 февральдә исә оешма активисты Софья Федоровага "оештыручының пикет үткәрү кагыйдәләрен бозуы турында" беркетмә төзеделәр. Сүз иреге таләп иткән пикет үткәрүгә рөхсәтне хакимиятләрдән нәкъ менә ул сорап гариза тапшырган булган.

Активист "Гроза"га гаебен танымавын әйтте, хокук бозу булмады дип белдерде.

Тулырак бу хакта яздык. Кереп күз салыгыз.

@azatliqradiosi

#Татарстан
🤬6
Русиядә җинаять җаваплылыгыннан качып йөздән артык түрә һәм куәт оешмасы вәкиле Украинадагы сугышка киткән

Фронтка киткән түрәләр арасында федераль дәрәҗәдәге бер генә түрә дә юк, дип яза Би-би-синың урыс хезмәте. Күпчелеге сугышка тикшерү астында булган өчен яки ришвәт алу, бюджет акчаларын урлау һәм вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнеп хөкем ителгәнгә киткән.

Аларның 17се сугышта үлгән, 23е исән кайткан. 61 кеше әле дә фронтта, диелә.

Язмада әйтелгәнчә, бөтен түрәләрне дә фронтка җибәрмиләр.

"Артык күп беләләр һәм каһарманнар булып әйләнеп кайтулары бар, аннан соң алар үзләрен утырткан кешеләрдән үч алырга мөмкин", дип сөйләгән басмага ришвәтчелек белән бәйле эшләр адвокаты.


👉Тулырак монда укыгыз.
👍1
Уфадагы Милли яшьләр театрында Русиянең Украинага һөҗүме турында башкортча спектакль күрсәткәннәр.

Сугыш башланганнан соң бу Башкортстанда куелган мондый беренче спектакль,

"Бер ғүмер етмәй икән" ("Бер гомер җитми икән") тамашасы Мөнир Кунафин пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Анда Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләрнең чын тарихлары чагылыш тапкан диелә.

Былтыр Казандагы Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры да Русиянең Украинага каршы сугышы турында спектакль куярга җыенуын белдерде. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов "бездән "СВО" бәйле спектакль сорыйлар" дигән иде.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Кайбер спектакльләр репетуарлардан төшеп калды.

👉Тулырак монда укыгыз.

#Башкортстан
🤮10🤬1
Татар телендә "Tatar Altan vs Shaitan" компьютер уены чыгачак

5 мартта Steam платформасында экшн-маҗара жанрындагы татар уены дөнья күрәчәк. Ул "Tatar Altan vs Shaitan" (Татар Алтан Шайтанга каршы) дип атала.

Уен сюжетына күрә, Алтан исемле батыр үз авылына кайта һәм анда явыз көчләрнең эзләрен күрә. Ул бу явыз көчләр белән көрәшә башлый, иң ахырда аның төп дошманы Шайтан булачак.

Уен процессы 2-3 сәгать дәвам итәчәк. Аны Vinco Forever Studios әзерләгән диелә. Медиада уенны эшләүче буларак активист Руслан Смолин аталды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍8😁5🔥2😈2
Русиядәге сирәк металлар казылмалары сугыш башлангач Путинның дусты Ковальчук контроленә күчкән

Владимир Путин АКШка Русиянең сирәк металлларын тәкъдим итә. Бу металлларның иң зур җитештерүчесе Путин боерыгы белән "Росатом" дәүләт корпорациясе тапшырылган. Ә "Росатом"ны исә Русия президентының озак еллардан килгән дусты җитәкли.

✔️Эш нидә? 24 февраль кичендә Путин сирәк металллар тармагын үстерү турында киңәшмә үткәрде. Аның сүзләренчә, Русиядә сирәк метал казылмалары Украинага караганда күбрәк һәм ул АКШка бу өлкәдә проектларда катнашырга тәкъдим итүен белдерде.

✔️АКШның кызыксынуы нәрсәдә? АКШ финанс һәм хәрби ярдәм барәбәренә Украинаның сирәк металлларына ия булырга тели. Украина әлегә каршы килә. 24 февральдә АКШ президенты Дональд Трамп Русиянең сирәк металлларына да кызыксыну белдерде.

✔️Русиядә сирәк металлларны кем җитештерә? Бу өлкәдә бердәнбер зур ширкәт – Соликамски магний заводы (СМЗ). 25 февральдә завод җитештерүне киңәйтү турында белдерде. Әлеге завод үз тауарларын Ловозерски тау-баету комбинатында эшләнгән уникаль чималлардан җитештерә.

✔️Бу ширкәтләрнең хуҗасы кем? 2022 елга кадәр Соликамски магний заводы һәм Ловозерски тау-баету комибинаты миллиардер Петр Кондрашев һәм аның партнерлары кулында булган. Әмма сугыш башлангач, бу ике ширкәт тә дәүләткә алынган. Аларны хоусусыйлаштыру канунсыз дип танылган. Нәтиҗәдә, заводлар "Росатом"га тапшырылды.

✔️"Росатом" артында кем тора? Бу дәүләт корпорациясе Михаил Ковальчукка тыгыз бәйле. Ковальчук "Росатом"ның фәнни-техник шурасы президиумына керә һәм Курчатов институтын җитәкли. Курчатов институты да "Росатом" белән тыгыз хезмәттәшлек итә. "Росатом"ның баш мөдире Ковальчукны "тәҗрибәле һәм акыллы киңәшче" дип атый. орпорациянең багучылар шурасы башлыгы – Сергей Кириенко - Ковальчукның дусты һәм якын танышы.

✔️Ковальчук һәм Путин арасындагы бәйләнеш. Бертуган Михаил һәм Юрий Ковальчуклар Русия президенты Владимир Путинның якын даирәсенә керә. Михаил Ковальчукны "Путинның яраткан физигы" дип йөртәләр, һәм ул Русия лидерының фәнни карашларына зур йогынты ясый. 2023 елда Путин Ковальчукны Русия Иминлек шурасының технологик суверенитет тәэмин итү мәсьәләләре комиссиясенә кертте.
🤮4👍3👎2🤬1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкорт җырчысы Baby Ti (Арслан Тимиров) Русия басып алган Украина җирләренә барып кайткан.

Һәм әлеге сәфәрен үзенең Instagramына да чыгарган. Шушы посты берничә мең лайк җыйса да, күпләр аны тәнкыйтьләп комментлар калдыра башлаган (кайбер комментлар сөртелеп тә бара). Кайберәүләр исә Тимировны, киресенчә, хуплый.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
💩22🤮6👍1🤬1
Сәлам, кадерле укучылар! 26 февраль, чәршәмбе иртәсенә дөньяда нинди хәбәрләр бар?

🔵Украина АКШ белән табигый байлыклар турында килешүгә ирешкән – The Financial Times һәм AFP. Украина иминлек гарантияләре алмаган, шул ук вакытта АКШ иң кырыс таләпләрдән баш тарткан диелә.

🔵Русия саклану министрлыгы төнлә 128 дронны бәреп төшерүе турында хәбәр итте, шуларның 80нән артыгы – Кубань һавасында.

🔵Украинага да төнлә дроннар һөҗүм иткән. Киевта бер кеше үлеме турында хәбәр ителә. Харьков хакимияте кимендә ике кешенең зыян күрүен әйтә.

🔵Татарстанда вак кредитлар (микрозайм) алу гаризалары 30%ка арткан – "Робот Займер" онлайн-кредит хезмәте тикшеренүләре. Республикада хәзер әҗәткә акча алуның уртача күләме 19 мең сум тәшкил итә.

🔵Берлин кинофестиваленнән кайтканнан соң Мәскәүдә кино тәнкыйтьчесе Елена Барабаш кулга алынган. Журналистны аңлатмасыз тикшерү комитетына алып киткәннәр. ТАСС хәбәр итүенчә, бу җинаять эшенә бәйле, әмма нинди эш турында сүз барганы билгесез.

🔵Беларуста Башкорт поэзиясе антологиясе басылып чыккан. Минскида басылган антологиягә Салават Юлаев, Шәехзадә Бабич, Мостай Кәрим әсәрләре, шулай ук заманча башкорт шагыйрьләренең әсәрләре дә кертелгән. Китап белорус телендә нәшер ителгән.

🔵Һинд океанында 10 ел элек югалган Malaysia Airlines очкычын эзләү эшләре яңадан башлана. Бу очкычта 240ка якын кеше булган, аларның җәсәдләре бүгенгә кадәр табылмаган. Малайзия хөкүмәте бу эшне башкару өчен Ocean Infinity АКШ ширкәте белән контракт төзегән. Ширкәт су асты роботларын кулланачак.

Азатлыкны укыгыз, безнең белән калыгыз!
👍3
Башкортстанда "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага 30 мең сум штраф салганнар

Аны дәүләт хакимияте оешмаларына ихтирамсызлык һәм тискәре мөнәсәбәт күрсәтүче мәгълүмат таратуда гаепле дип тапканнар. Рәхимова гаебен танымаган.

Гаепләүгә сәбәп булган видеоны Рәүфә Рәхимова 2020 елның сентябре башында Куштаудагы вакыйгалар эзеннән ясаган булган. Ул видеода "кешенең башкача фикерләвен, аның протест кәефен бастыру өчен хакимияткә иң уңайлы корал — курку" дип белдергән. Шулай ук "хәзер башка чынбарлык килде — кешеләргә гаделлек һәм хокукларын ихтирам итүләре кирәк", дигән.

"Якташлар! Хакимият сезнең курку энергиясе белән туена. Аларга моны эшләргә ирек бирмәгез, үзегезне, хокукларыгызны, җирләрегезне, абруегызны яклагыз", ди Рәүфә Рәхимова мөрәҗәгатенең ахырында.


🟠Соңгы вакытларда Башкортстанда бәйсез басмаларга басым күзәтелә. Былтыр октябрь уртасында Уфада "Аспекты" басмасы редакциясез калды. Басма журналистларын эш студияләреннән куып чыгардылар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Башкортстан
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱5👍2🥱2
Нефтьчеләр төбәгеннән — сугышка. Яңа Чишмә — Украина сугышында иң күп егетен югалткан район

Яңа Чишмә районы — Татарстанның иң кечкенә районнарының берсе. Анда яшәүчеләр саны 13 меңгә дә тулмый. Шуңа да карамастан, өч елда Украина сугышында кимендә 46 егетен югалткан. Бу, процентлап санаганда, иң күп югалтуларга дучар булган район булып тора.

Шул ук вакытта Яңа Чишмә — нефтьчеләр төбәге, монда яхшы хезмәт хакы алалар, башка районнар көнләшерлек күрсәткечләре бар. Ни өчен сугышка баралар соң?

Азатлык Радиосы райондагы тормышка күзәтү ясады. Баксаң, районда тигезсезлек көчәйгән һәм сугыш башлану белән эчкечелек чәчәк ата башлаган.

Бу хакта безнең көн язмасында укыгыз.

#Татарстан #сугыш
🎉2🌭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Навальныйны искә алу чарасында видео төшергән Азат Шәеховны ун тәүлеккә сак астына алган Аны "рөхсәтсез чара оештыруда" (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе, 2 өлеше) гаепле дип тапканнар. Ул Навальныйның…
Уфада сәяси золым корбаннары һәйкәленә чәчәк салган егетне ике тәүлеккә сак астына алганнар

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе 23 яшьлек Булат Халиковны ике тәүлеккә сак астына алган. Аны "вак хулиганлык" кылуда гаепле дип тапканнар.

Аны 23 февральдә Уфадагы сәяси золым корбаннары һәйкәле янында тоткарлаганнар. Полиция төзегән беркетмәдә егет "полиция хезмәткәрләреннән качты, сүгенде, куллары белән селтәнде, үзен дорфа тотты" диелгән.

Адвокаты Максим Усов Халиковны һәйкәлгә чәчәкләр салмакчы булганда тоткарлауларын әйткән иде. "Ул тыныч кына чәчәкләр салган, бернинди шигарьләр дә кычкырмаган, шигкырьләр тотып килмәгән", диелде. Егетне Уфаның 7нче полиция бүлекчәсенә китергәннәр, анда ул ике тәүлек утырган, соңрак мәхкәмәгә кадәр иреккә чыгарганнар.

Ул гаебен танымый.

🟠Былтыр Булат Халиковны 17 ноябрь көнне украин байрагы ясалган, "Путин, гаскәрләрне чыгар" дип язылган плакат тотып ялгыз пикетка чыкканы өчен өч административ маддә нигезендә җаваплылыкка тарттылар. "Вак хулиганлык" маддәсе нигезендә биш тәүлеккә утырттылар, "пикет уздыру тәртибен боган" өчен 10 мең сум штраф бирделәр, гаскәрне "кимсетүдә" гаепләп 30 мең сум штраф салдылар.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😡4😢1💔1
❗️Орскида "Баймак эше"ндә гаепләнүче биш кеше 5 ел колониягә хөкем ителде

Шәһәрнең Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары Алексей Алексеев — Айтуган Абдуллин, Денис Икбаев, Мурат Бикбулатов, Илмир Рыскулов һәм Айбулат Нигаматовка карата хөкем карарын игълан итте.

Алар "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәләре нигезендә гаепләнде.

🟠Прокуратура үтенече белән "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең мәхкәмәләре Башкортстаннан читтә үтә. Хәзерге вакытта бүгенге хөкем карарларын да исәпкә алганда, 21 кешегә хөкем карарлары игълан ителде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Баймак_эше
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬7😡2👍1🙏1
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстаннан һәм Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 8898 кеше исемен таба алды.

Русия буйлап сугышта үлүчеләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

Бу мәгълүмат ачык чыганаклардан җыела, чынлыкта сугышта үлүчеләр саны зуррак була ала. Хакимият аларның санын яшерә.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3🎉2👏1🌭1😡1
Украинадагы сугыштан кайтучыларны Татарстан балалар йортларында "остаз" булып җәлеп итмәкчеләр

Татарстанда "Минем остазым — махсус хәрби операция ветераны" дигән проект башлап җибәрәләр. Аның кысаларда Украинага каршы сугышып кайткан хәрбиләр авыр үсмерләргә, ятимнәргә, балалар йортларында һәм кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә остаз булачак.

Президент Владимир Путин Украинага һөҗүмдә катнашучыларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде. Кремль төбәкләрдән Украинадагы сугышта катнашучыларны хакимияткә эшкә урнаштыруны да таләп итә башлады.

"Остаз"лар балаларны нәрсәгә өйрәтәчәк дип уйлыйсыз? Сезнең фикерләрне көтеп калабыз.
🤯4🤮3😭3🤬2👍1🌚1😡1
Татарстанда быел беренче тапкыр рәис сайлау булачак

Быел 14 сентябрьдә республика рәисен, җирле үзидарә оешмаларына 7663 депутатны һәм Дәүләт шурасына бер депутатны сайлаячаклар. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

1 гыйнварга булган белешмәләргә күрә, республикада тавыш бирү хокукына ия булган 1,92 млн кеше яши. Татарстанда сәяси фиркаләрнең 19 төбәк бүлекчәсе теркәлгән.

Узган ел ахырында "Бердәм Русия"нең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елгы сайлауларда фирка әгәр дә үзе риза булса, Рөстәм Миңнехановны хуплаячак, дигән иде.

Быелгы сайлауларда беренче тапкыр Татарстан халкы президентын түгел, рәисен сайлаячак. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды һәм президент атамасы бетерелде. Хәзер ул рәсми төстә "рәис" һәм "глава" дип аталып йөртелә. Төп кануннан "суверенитет", "шартнамә", "ватандашлык" төшенчәләре дә бетерелде.

2020 елда Миңнеханов 83,4 процент тавыш җыйган иде. Оппозиция бу сайлауны имитация дип атады. Миңнехановны сайлау кампаниясен административ ресурс кулланып алып баруда гаепләделәр.
👎4😁2🤮2😡2👍1
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре туристлардан салым җыюдан баш тарткан

Бүген Стәрлетамак депутатлары шәһәргә килгән туристлардан салым җыюны гамәлдән чыгарган. Салым шәһәр кунакханәләрендә бер тәүлек яшәү бәясенең 1 процентын тәшкил итәргә, әмма шул ук вакытта 100 сумнан да артмаска тиеш иде. 2029 елга аны биш процентка җиткермәкчеләр иде.

Татарстанда туристлардан салым җыюны гамәлдән чыгарган беренче шәһәр исә Чистай булды. Чистай районындагы биш авыл җирлеге дә салымнан баш тартты.

Шәһәрләрнең туристлардан салым җыю хокукы 2024 елның июлендә Русия салым кодексына үзгәрешләр керткәннән соң барлыкка килде. Хәзер муниципаль берәмлекләр турист салымын үзләре кертә һәм аның ставкаларын да үзләре билгели ала.

Салымны җыю эше кунакханәләргә һәм хостелларга тапшырылган.
😁5