Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотоларны 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә карый аласыз.

@azatliqradiosi
💔4
Җырчы Фирдүс Тямаев татар артистларын Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында катнашучы хәрбиләргә тиешенчә ярдәм итмәүдә гаепләде.

Аның сүзләренчә, сугыш башлангач җырчылар Z символы астында җырлаудан баш тарткан.

Тямаев бүген дә татар артистлары сугыш темасын күтәрми дип саный.

— Бүгенге көндә махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украина сугышын шулай дип атый) темасын бер артист та күтәргәне юк, байрак та күтәргәннәре юк. Ниндидер хәйрия концертлары оештырып йөрүчеләр бар, имеш. Артык сүз булмасын өчен нәрсәдер эшләгән булалар. 10 мең акча биреп кенә солдат күңелен җылытып булмый, — диде ул.

▪️Хакимият татар сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында, Фирдүс Тямаевтан тыш, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин), Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров бар.

▪️Фирдүс Тямаев сугыш башлангач та Русия байракларын күтәреп чыкты, Украинадагы Русия сугышчыларына ярдәм итүе, оккупациядәге Донбасска һуманитар ярдәм оештыруы турында сөйләп барды. Моңа җавап итепме, юкмы, әмма ара-тирә сугыш кырыннан Тямаев җырларына күңел ачучы сугышчыларның видеолары да чыккалады. Тямаевка ияреп Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фонды да Донбасска һуманитар ярдәм җыябыз дип концертлар оештырды, әмма тамашачыларның күп өлеше бушлай таратылган билет йә чакыру белән килде.

▪️Русиянең Украинадагы сугышына ачыктан-ачык каршы әйтүче татар-башкорт җырчылары булмады диярлек. Сугыш башланган көнне кайберәүләре Instagramда кара шакмак сурәте куйды, "сугышлар гына булмасын" дигән сүзләр язды. Җырчылар башлыча нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми.

▪️Русия Украинага каршы сугышы өч елдан артык дәвам итә. Татарстан әлеге сугышта ким дигәндә 4 249, Башкортстан — 4 734 кешесен югалтты.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮29👍4💩4🖕3👎2❤1🔥1🤬1
Израил Газзә сызыгына һуманитар ярдәм китерүне туктатты

Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу канцеляриясе тотыкларны азат итү килешүенең беренче этабы тәмамлануы һәм ХӘМӘС төркеменең АКШ махсус вәкиле Стив Уиткоффер тәкъдим иткән АКШ планын кабул итмәвенә бәйле Газзә сызыгына ярдәм китерүне туктату турында белдерде.

Израил тотыкларны азат итмичә солых мөмкин түгел дип белдерде һәм әгәр дә ХӘМӘС тәкъдимнән баш тартса, кырыс нәтиҗәләр белән янады. Kan радиосы мәгълүматынча, хакимиятләр Газзәгә инде җитәрлек һуманитар ярдәм җибәрелгән дип саный.

ХӘМӘС әлеге гамәлләрне шантаж һәм солых килешүен бозу дип атады. Төркем утны тулысынча туктату, Израил хәрбиләрен чыгару һәм Газзәне торгызуны таләп итә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬7👍1
⚡️Уфада нефть эшкәртү заводы яна.

Телеграм каналлардагы видеоларга караганда, анда башта шартлау булган. Янгын Уфаның Черниковка бистәсендә.

Mash телеграм-каналы "Уфаоргсинтез" яна дип белдерә. Черниковкада башка нефть заводлары да бар.

Шәһәр кешеләре дрон очу тавышын да ишеткән.

Әлегә рәсми бернинди дә мәгълүмат юк.

Башкортстанга дроннар һөҗүменең иң көчлесе 31 октябрь кичендә булган иде. Өч дрон республиканың җылылык-энергетика комплексы ширкәтләренә һөҗүм итте. Рәсмиләр "артык зур зыян килмәде" дип белдерде.
😢8🔥5👍4🎉2👏1🤩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 3нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Уфадагы "Башнефть" оешмасында шартлау булган һәм янгын чыккан. Кайбер чыганаклар оешмага дроннар һөҗүм иткән ди. Хәзерге вакытта янгынны таралудан туктата алганнар диелә.

🔹 Лос Анҗелеста "Оскар" кино премиясен тапшыру тантанасы узды. Иң яхшы фильм номинациясендә "Анора" җиңеп чыкты. Русия актеры Юра Борисов "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә ярышкан иде, әлеге номинациядә Киран Калкин җиңде.

🔹Русиянең һава-галәм көчләре "Союз-2.16" ракетын уңышлы гына очырган дип хәбәр ителә. Космик җиһазы булган ракетны илнең саклану министрлыгы очырган.

🔹Төнлә Русиянең төрле төбәкләрендә 7 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә Русия ягы: өчесе — Липецки өлкәсендә, икесе — Ростов өлкәсендә, тагын икесе Белгород өлкәсендә бәреп төшерелгән.

🔹Валюталар курсы: $ = 88.43 сум; € = 92.10 сум; ¥ = 12.14 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
🔥3👍2
"Бу — һөнәри этиканы тупас бозу. Әгәр клиентлар безгә ышанмаса, алар психологка мөрәҗәгать итмәячәк тә. Конфиденциальлек югалса, психологик ярдәмнең асылы юкка чыга."


Яңа тәкъдим ителгән канун өлгесе Русиядә психологлар эшчәнлеген контрольгә ала. Әлеге өлкәдә эшләүчеләр сер саклау юкка чыгарылырга мөмкин, бу терапиянең мәгънәсен югалтачак дип кисәтә. Психологик ярдәмгә ихтыяҗ арта барганда, белгеч янына керү мөмкинлеге авырлашачак. Азатлык Радиосы бу хакта психолог белән сөйләште.

Мәкаләне 👉безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Уфада нефть эшкәртү заводы яна. Телеграм каналлардагы видеоларга караганда, анда башта шартлау булган. Янгын Уфаның Черниковка бистәсендә. Mash телеграм-каналы "Уфаоргсинтез" яна дип белдерә. Черниковкада башка нефть заводлары да бар. Шәһәр кешеләре…
Башкортстан хөкүмәте киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы Черниковка районындагы нефть эшкәртү ширкәтенә пилотсыз очкычлар һөҗүме булу турында сөйләргә иртәрәк әле дип белдергән.

Аның әйтүенчә, урында "бернинди пилотсыз очкыч эзләре дә табылмаган". Шулай ук ул ширкәт эшләвен дәвам итә дип тә әйткән.

— Бернинди пилотсыз очкыч эзләре дә табылмады. Бу пилотсыз очкычлар һөҗүме дип кычкырырга иртәрәк әле, — дигән Хәбиров.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😁8🔥2👍1
Татарстанда ипотека өчен вакытында түләмәүчеләр арткан.

Татарстанда яшәүчеләргә бирелгән ипотека кредитлары 657 млрд сумны тәшкил итә. Вакытында түләнмәгән ипотека бурычлары бер ел эчендә ике тапкырга диярлек арткан. Республикада яшәүчеләрнең гомуми кредит бурычлары исә 1,12 трлн сум. Вакытында түләнмәгән кредитлар 20 процентка күбәйгән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5😐3👏2😢1👀1
❗️Татарстанда Украинадагы сугышка 38 меңнән артык ирне җибәргәннәр

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда мобилизация вакытында һәм контракт белән республикадан Украинадагы сугышка 38 169 кеше китте, дип белдерде.

Азатлык Радиосының ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматына күрә, бүгенгә сугышта республикадан 4264 кеше һәлак булган. Димәк бу кимендә 11,17 проценты һәлак булган дигән сүз.

Русия хакимиятләре югалтулар турында хәбәр итми, шуңа чынлыкта югалтуларның саны шактыйга күбрәк булуы бар.

@azatliqradiosi
🤮6👍2👏2😭2👻2🌭1
Русиядә гаскәр турында "фейклар" тарату һәм гаскәрне "кимсетү" турындагы маддәләр нигезендә өч ел эчендә 615 җинаять эше ачылган.

Бу хакта ТАСС белән әңгәмәсендә Русия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин әйткән.

▪️Күптән түгел Русия Думасында Җинаять кодексына төзәтмәләр әзерләделәр, бу төзәтмәләр ил гаскәрен "кимсеткән" яки чикләүләр кертергә чакырган өчен җәзаны кырыслата. Хәзерге вакытта гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы җинаять эшен бары тик кеше Административ хокук бозулар кодексындагы "гаскәрне кимсетү" маддәсен берничә тапкыр бозган булса гына ача алалар. Ә депутатлар әгәр дә русияләр моны "шәхси файда өчен" эшләгән булса, аларны шундук җинаять маддәсе нигезендә җәзага тартырга тәкъдим итә.

▪️Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный.

@azatliqradiosi
🤬5🤡5
🇩🇪Германиянең көнбатышындагы Манһейм шәһәрендә билгесез кеше шәһәр үзәгендә машинада кешеләр өстенә менгән.

Bild хәбәр итүенчә, ике кеше һәлак булган. Ким дигәндә 25 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Полиция машина йөртүчене тоткарлаган, әмма аның кем булуы әлегә әйтелми.

@azatliqradiosi
😨4
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Рамазан ае башлану уңаеннан түрәләргә мөрәҗәгать итте.

Бүген Уфада узган хөкүмәт киңәшмәсендә ул аларны ураза тотарга чакырды.

"Изге Рамазан ае башланды. Бу — ураза һәм тырышып дога кылу вакыты, шуңа күрә мин барыгызны да моңа кушылуын телим. Һәркем мөмкинлеге булганча… Мин үземә дә кайбер чикләүләр кертергә булдым. Начар уйлар килмәсен өчен. Шуңа күрә барыбызга да тырышырга кирәк"

дип белдерде ул.

Шул ук вакытта Хәбиров ураза тотачагын ачык әйтмәде.

2018 елда Радий Хәбиров федераль каналга үзенең мөселман булуын, ләкин өч баласының да православие булуын сөйләде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡10🤪3👍1🤔1🥴1
📔Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләрендә сугышка каршы чыгучы русияләрнең исемлеге бар.

Әлеге мәгълүмат Татарстанда гаскәрне кабат "кимсетү"дә һәм Яшел Үзәндәге хәрби комиссариатны яндырмакчы булуда гаепләп хөкем ителгән Андрей Богдановның мәхкәмә утырышлары барган вакытта ачыкланган. Бу хакта Idel.Реалии җиткерә.

Журналистлар Татарстан Югары мәхкәмәсенең апелляция карарын өйрәнгән. Анда "махсус хәрби операция" башлангач, пикетлар белән МХОга каршы чыккан, интернетта МХОга каршы төрле язмалар чыгарган затларның базасы" турында телгә алынган. ("Украинада барган сугышны Русия хакимиятләре "махсус хәрби операция дип атый - ред.).

Ахыр чиктә 4,5 елга колония хөкем ителгән Богданов та шушы исемлектә булган. 2022 елда ул берничә тапкыр сугышка каршы пикетлар белән чыккан һәм аңа ике тапкыр гаскәрне "кимсетү" маддәсе нигезендә штраф сукканнар. Богданов социаль челтәрләрдә Русия хакимиятләрен дә тәнкыйтьләгән. Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре ирне Украинадагы сугышка каршы чыгучы русияләр исемлегендәге белешмәләр ярдәмендә тоткарлавын таныган диярлек.

@azatliqradiosi
🤬7
🖥Геймерларны башкорт йолалары һәм мифологиясе белән таныштырырга тиешле “Урал йөрәге” уены чыгачак.

Уен авторлары бизәлеш өчен башкорт халык көйләрен, биюләрен һәм дастаннарын кулланган.

"Урал йөрәге" уены "пиксель-арт" стилендә эшләнгән. Сюжет мәшһүр Урал батыр маҗараларына нигезләнгән, баш каһарманбикә башкорт халкы мифлары һәм легендалары буйлап сәяхәт итәчәк. Бу хакта журналистларга уен мөдире Святослав Пегов сөйләгән.

Уенчыларга махсус биремнәр үтәргә, квестлар узарга һәм уен барышында катлаулы карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Шулай ук диюләр һәм явыз рухлар белән орышырга да туры киләчәк. Уен азагының төрле версияләрен күрер өчен «Урал йөрәге»н берничә тапкыр узарга кирәк булачак.

Җитештерүчеләр сөйләвенчә, уенның бер мөһим өлеше булып музыка торачак, ул каһарманнарның да, әйләнә-тирә дөнья торышын да чагылдырачак. Уенның музыкаль темасы заманча эшкәртелгән башкорт көйләренә нигезләнгән.

Уендагы һәр локация башкорт халкы өчен мөһим бер урынны гәүдәләндерә, дип хәбәр итә авторлар.

Уен 2026 елда чыгачак.

@azatliqradiosi
❤8👍3🤡3👎1🥰1
Хәерле иртә, дуслар! Иртән, гадәттәгечә, дөньяда ниләр бар, ниләр юк - шулар хакында кыскача.

🔸 АКШ президенты Доналд Трамп Украинага дигән бөтен хәрби ярдәмне туктаткан. Бу хәтта моңа кадәр инде бирелергә тиеш ярдәмгә дә кагыла. Кайбер кораллар юлда, мәсәлән. Мондый хәл Украина солыхка әзер булуына кадәр дәвам итәчәк дип яза Bloomberg, ә алар Ак йорттагы үз чыганакларына таяна.

🔸 Русия Украинага Европаның тынычлык гаскәрләрен китертүгә каршы чыга. Бу хакта Венадагы халыкара оешмаларында Русия вәкиле белдергән. Аның фикеренчә, бу низагта Европаның үз мәнфәгатьләре бар. Британия белән Франция Украинага кимендә 30 меңлек гаскәр җибәрергә ниятли.

🔸 Ростов өлкәсенә дроннар белән һөҗүм ителгән, нефть торбасында янгын чыккан. Корбаннар турында хәбәр ителми.

🔸 Одессада Русиянең һөҗүме аркасында дүрт кеше яраланган. Шәһәрнең кайбер җирләрендә электр ут өзелгән. Сумы шәһәрендә Русия дроны балалар медицина учреждениесенә эләккән, корбаннар юк диелә.

🔸 АКШның дәүләт департаменты белән финанс министрлыгы Русиянең аерым эшмәкәрләр белән ширкәтләрдән чикләүләрне алу турында тәкъдим әзерли.

🔸 Рим папасы Франциск чирли, ул Ватиканда үпкәләрне җилләтү аппаратына тоташтырылган. Понтификка - 88 яшь, ике атна элек аңа пневмония диагнозы куелды.

🔸 Казанда Туфан Миңнуллиның танылган "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасына кино төшерелгән. Ул - тулы метражлы кино, фильм Туфан Миңнуллиның 90 еллыгына багышлана.

🔸 Уруссу белән Октябрьский шәһәрләрен тоташтырган Ык елгасы өстендәге күперне тәртипкә китерү 2026 елда тәмамланачак.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥2
Көн язмасы. Берлиндагы маршта Татарстан байрагы белән кем чыкты?

1 март Берлинда Русия оппозициясенең берләшкән маршы узды. Мөһаҗирлектәге оппозиция лидерлары Юлия Навальная, Илья Яшин һәм Владимир Кара-Мурза оештырган маршта оппозициянең үлгән-үтерелгән лидерлары — Борис Немцов һәм Алексей Навальный да искә алынды. Марш фотоларында алгы рәтләрдә Татарстан байрагы да күренде.

Без Татарстан туграсы төшкән байракны тотып маршка чыккан кешене эзләп таптык. Ул Уфада яшәгәндә Навальный штабы әгъзасы булган, хәзерге вакытта Һолландиядә сәяси сыену алган активист Айдар Исмәгыйлев булып чыкты. Айдар Азатлык Радиосының берничә соравына җавап бирде.

Ни өчен ул Татарстан байрагы белән чыккан? Айдар болай дип аңлатты.

— Татар байрагы Юлия Навальная митингында катнашучы һәр икенче кешедә елмаю уятты. Кешеләр аны җылы, ниндидер үзенчәлекле яхшы хис белән кабул итте. Кемдер борылып: "Татарстан супергуд!" дип кычкырды, ә башкалар: "Син татармы? Оһо, көнләшәм!" диде. Бу сүзләрдә һәм карашларда чын кызыксыну, теләктәшлек һәм хөрмәт кенә иде.

Әлбәттә, теләсә нинди массакүләм чарада кебек үк, маргиналь кешеләр дә табылды — берничә яшь урыс нацисты һәм шул исәптән Светов тарафдарлары (сугышка каршы митингка Русия байрагы белән чыгарга өндәгән Михаил Светов — ред.). Ләкин аларга берәү дә игътибар итмәде, чөнки чараның максаты — сугышка каршы чыгыш ясау, Путинга һәм сугышка каршы протест белдерү иде.

Мин чарада Татарстанны танытырга тырыштым һәм сугышка каршы митингта татарларны танытуым белән горурланам.

Без бар, без яшибез, һәм без Илья Яшин, Юлия Навальная, Владимир Кара-Мурза һәм "Ирекле Русия" фонды кебек адекват, сәламәт сәяси көчләр белән эшләргә әзер. Татарстан — бу каршылыкның аерылгысыз бер өлеше, һәм мин моны митингта җиткерә алуыма шат.

Мин — Уфа татары, әмма бу ике республика — минем тиңдәшлегемнең, минем тарихымның мөһим өлеше.

Кайда гына булсам да, мин тарихны күзәтеп кенә калмыйм, мин аның бер өлеше булырга тырышам, — диде ул.

Башка темаларга да Айдарның фикерләрен укырга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

@azatliqradiosi
❤14