Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
АКШ президенты Доналд Трамп Украинага ярдәмне туктатып торырга фәрман биргән

New York Times газеты белешмәләренчә, бер миллиардлап доллар күләмендә кораллар бирү һәм аларны җитештерүгә заказлар туктатыла. Шулай ук Украина махсус ярдәм програмы кысаларында бирелүче йөзләгән миллион доллардан мәхрүм калачак.

Хәзер ни булачак? 👉 Укырга.

@azatliqradiosi
👎8🤬6👍4😡3
Бу мәкаләне күрдегезме?

Русия Дәүләт думасында урыс телен "чит телләрдән яклау" турындагы федераль канун өлгесен икенче укылышта карарга җыеналар. Ул хәзерге рәвештә кабул ителсә, чит телләргә генә түгел, милли республикаларның дәүләт телләре — татар, башкорт, саха һәм башка телләргә каршы көрәш башланачак, ә урыс теленең йогынтысын арттырачак.

Азатлык Радиосы канун өлгесенә күзәтү ясады.

@azatliqradiosi
🤬24👍1
Татарстанда сугышта катнашып кайтучылардан түрәләр әзерләячәкләр. Бу програмга инде 900ләп гариза килгән

Сайланып алучылар КФУның Югары мәктәбендә укыячак."Теория аз булачак, аудиторияләрдә күп вакыт үткәрмәячәкбез", дигән програм җитәкчеләренең берсе. Аның әйтүенчә, програмда катнашучылар төрле урыннарга күп йөриячәк, хезмәткәрләр белән ничек эшләүне, эшне оештыруны өйрәнәчәк.

Нинди програм бу? Кемнәр укый?

👉 Монда басыгыз.

@azatliqradiosi

#Татарстан
🤮10💩3👍2🤡2🖕1
Русиянең 17 төбәге ике баскычлы җирле үзидарәне саклап калырга тели

Ике дәрәҗәле систем Татарстанда, Башкортстанда, Кабардино-Балкариядә, Карачай-Чиркәстә, Адыгейда, Алтайда, Калмыкстанда, Мордовиядә, Якутиядә, Чечняда, Воронеж, Липецки, Ростов, Сарытау, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләрендә, шулай ук Ненец автоном бүлгесендә калачак.

Калган төбәкләрдә авыл шураларыннан өлешчә (25 төбәктә) яки тулысынча (26 төбәктә) баш тартырга ниятлиләр. 20 төбәктә исә инде баш тартканнар да.

Февраль уртасында Русия думасы комитеты Татарстанның җирле үзидарә реформасы өлгесенә төзәтмәләрен исәпкә алган иде. 26 февральдә Дума җирле үзидарә турындагы канунның яңа өлгесен икенче укылышта кабул итте.

Төзәтмәләргә ярашлы, җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер баскычлы системга әйләндерү-әйләндермәүне төбәкләргә үзләренә хәл итеп бетерү хокукы биреләчәк. Баштарак канун өлгесе бу үзгәрешләрне бөтен ил буйлап барлык төбәкләрдә дә кертүне күз уңында тота иде.
👍8
Татарстанның мәктәп укучыларын экстремизмга тикшерү тәкъдиме федераль үзәктә хуплау тапмаган

Русия парламенты комиссиясе бу тәкъдимне башка юллар белән, әйтик тәрбия бирүне көчәйтеп тормышка ашыруны карарга кушкан. Шулай ук үсмерләр белән яшьләр арасында радикальләшүгә каршы профилактика узлырырга, аны уздырган чакта юристлар, психологлар, укытучылар, медиклар фикерләрен исәпкә алырга киңәш иткән.

Федерация шурасының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова сүзләренчә мондый тестлар уздыру "Русия кануннарына туры килми".

Татарстан Дәүләт шурасы мәктәп укучыларын һәм уку йортларындагы студентларны экстремизмга тикшерүне былтыр декабрьдә тәкъдим иткән иде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍5😁2
Казанда Яшь тамашачы театрын яңартуга 726,4 миллион сум бирелә

Островски урамында урнашкан бина XIX гасыр ахыры—XX гасыр башында төзелгән.

Акча Татарстан бюджетыннан бүленә, төзекләндерү эшләре быел 1 декабрьгә кадәр бетәргә тиеш.

Шәрык клубы бинасы - республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Ул Казан купецлары клубы булган. 1917 елгы инкыйлабтан соң монда Татар мәдәнияте йорты ачылган, анда күргәзмәләр һәм татар театр труппасының спектакльләре үткән.

Бу бинада шагыйрь Габдулла Тукай үзенең "Печән базары яки Яңа Кисекбаш" сатирик әсәрен беренче тапкыр укыган.

1928 елда биредә Максим Горький чыгыш ясаган.

1920-1924 елларда татар актеры, режиссеры һәм театр эшлеклесе Мөхтәр Мутин шушы йортта яшәгән.

1926-1927 елларда Оренбур, Ташкент һәм Уфа шәһәрләрендә татар труппалары оештырган режиссер, беренче татар актерларының берсе Нури Сакаев яшәгән һәм вафат булган.

Бу бинада үткәрелгән концертларда мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев катнашкан.

1940 елдан бирле бинада Яшь тамашачылар театры эшли.
👍2
Әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы вафат

Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Аның белән хушлашу иртәгә, 5 мартта, 12 сәгатьтә Казан шәһәре 12нче клиник хастаханәсенең бәхилләшү залында була.

Мансур Вәли-Барҗылы 1948 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы авылында колхозчы гаиләсендә туа.

1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга килә. Студент елларында яшьләрне иҗади эшкә туплау, стена газетасы, «Яңаваз» исемле әдәби берләшмә оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе була.

1981 елдан башлап «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли.

Мансур Вәли-Брҗылының татар әдәбитяында тәнкыйтьнең көчсезлегенә карата үз фикере бар иде:
"
Әдәбият көчле булса, тәнкыйть тә көчле була. Хәзерге вакытта татар әдәбиятының әллә ни көчле чагы дип әйтмәс идем, чөнки тормышның тотрыклыгы бетте бит.

Әдәбиятка игътибар бетте, кешенең китап укырга вакыты да юк. Әдәби тәнкыйтькә дә шартлар үзгәрде, ләкин тәнкыйть кирәк. Халык йокламасын, язучылар ялкынлы бер дәрт белән иҗат итсен өчен ул яңа көчләр өсти бит”.
😢11❤2
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен башлый, иртәнге хәбәрләр чыгарылышы:

🔵Доналд Трамп АКШ Конгрессы алдында чыгышында Владимир Зеленскийдан килгән хат турында сөйләде, анда Украина җитәкчесе тынычлык турында сөйләшүләр башларга әзер булуын белдергән, ди ул. Әмма Трамп Америка хәрби ярдәменең туктатылуы турында фикер белдермәде.

🔵Русия Одессадагы мөһим инфраструктура объектларына һөҗүм итте – җирле хакимият. Шәһәрнең бер өлеше утсыз, сусыз һәм җылылыксыз калган. Дрон һөҗүменнән бер кеше үлгән.

🔵Дагыстанда террорчылыкка каршы операция режимы барышында дүрт кеше юк ителде, дип хәбәр итте Милли антитеррор комитеты.

🔵Татарстанда бүген кар һәм буран көтелә. Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.

🔵Башкортстанда балалар арасында туберкулез белән авыручыларның артуы борчу тудыра, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның республика идарәсе. 2024 елда 17 яшькә кадәрге балалар арасында туберкулез белән авыручылар саны 48%ка арткан.

Азатлыкны көн дәвамында укыгыз! Хәбәрләрне таныш-белешләргә дә сөйләгез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3😨3👍1🤗1
Русиядә яшәүчеләрнең 92,6%-ы үзен "россиян" дип саный икән

Бу хакта Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов белдерде. Бу санны ул тикшеренү нәтиҗәләреннән әйткән.

Үзләрен төбәк белән бәйләүчеләр аеруча Татарстанда (89,7 процент), Башкортстанда (87,5 процент), Пенза өлкәсендә (86,8 процент) һәм Свердлау өлкәсендә (86,5 процент) күп булуы ачыкланган, ди ул.

Ә сез бу саннарга ышанасызмы? Белгечләрнең ниләр уйлавы турында 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
🥴11👍2
❗️Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны 9 меңнән артты — Азатлык хисабы.

Бүгенге көн саны шундый. Сүз Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан тапкан кешеләр турында гына бара, чын югалтулар саны зуррак булырга мөмкин.

Ике республика өчен 8 мең үлем 15 гыйнвар көнне теркәлгән иде. Моңарчы 7 мең үлем 3 декабрь теркәлүен исәпкә алсак, 1,5 айда ике республикадан кимендә мең кеше үлү нәтиҗәсен ясап була.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
😱3🎉2👍1🔥1😭1👻1
"Крокус Сити Холл" фаҗигасе турында әйткән сүзләре өчен Стәрлетамак блогерын өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Рөстәм Әбсәләмовны интернет аша террорчылыкка чакыруда гаепләп өч ел колониягә хөкем иткәннәр.

Былтыр март аенда аның интернетта трансляция уздыруы һәм "Крокус Сити Холл"да үлүчеләр истәлегенә игълан ителгән матәм "аерым дәүләткә – Мәскәүгә генә кагыла" диюе хәбәр ителгән иде.

Бу хакта 👉 монда укый аласыз.
😱6😢2
Башкортстан Корылтае депутаты, республиканың Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов гражданнарның дәүләт оешмаларына җибәргән мөрәҗәгатьләре санын канун белән чикләргә тәкъдим итә.

Аның әйтүенчә, республикада яшәүчеләр арасында бу хокукыннан артык файдаланып, дәүләт оешмаларын күп санлы шикаятьләр белән тутыручылар да бар.

Баймөхәммәтов әлеге тәкъдимен Башкортстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Светлана Антипина чыгышыннан соң ясаган. Антипина Корылтайның сивил җәмгыять институтларын үстерү комитеты утырышында чыгыш ясаган чакта ике ел эчендә мәгариф министрлыгына берәүдән 500ләп мөрәҗәгать килде, дип мисал китергән булган.

"Бәлки бездә кешенең бер үк мәсьәлә турында бер үк оешмага берничә тапкыр мөрәҗәгать итү хокукын чикли торган канун булыр", дигән Баймөхәммәтов.

Антипина федераль кануннарда кабатлана торган мөрәҗәгатьләрне карамаска рөхсәт итә торган норма бар, әмма ул һәрвакытта да нәтиҗәле кулланылмый, дигән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
💩11👎4👍1
Татарстаннан сугышка китеп үлүчеләр арасында кимендә 309 кеше – 25тән яшьрәк

Узган атна Азатлык Радиосы моңарчы безнең исемлектә булган 300ләп һәлак булган Татарстан хәрбие турында өстәмә мәгълүмат таба алды. Бу гомуми статистикага тирәнрәк анализ ясарга мөмкинлек бирә.

Бу өстәмә мәгълүмат нәтиҗәсендә шуны ачыклап булды: Татарстаннан сугышта китеп һәлак булучылар арасында кимендә 300 кеше — 25тән яшьрәк. 18-24 яшь арасында кимендә 309 татарстанлы турында билгеле.

Сугышта үлүчеләр арасында Татарстаннан кимендә бер кеше — 2006 елгы. Башкортстаннан кимендә ике шундый яшь кеше турында билгеле.

Бу хакта тулырак безнең көн язмасында укыгыз.
😢3👍1🌭1👻1
🇱🇹Литваның журналистик әхлак инспекторы хезмәте (ŽEIT) Вильнюстагы бер китап кибетенең Кырым һәм Украинаның башка басып алынган җирләрен Русиянең бер өлеше итеп күрсәткән атласларны сату сәбәпле Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта ELTA агентлыгы хәбәр итә.

ŽEIT прокуратурага мөрәҗәгатьне Литва Сеймы консерваторларыннан шикаять алганнан соң җибәргән.

Атласлар сатучы китап кибете Knygų pasaulis дип атала һәм ул тимер юл вокзалы янында урнашкан.

Кибет вәкилләре, Русия атласларына ихтыяҗ булуын һәм аларны сату кануннарны бозмавын белдергән. Әмма ŽEITка шикаять тапшырган консерваторлар бу атласларны тарату Литва кануннарын боза дип саный, чөнки аларда ялган мәгълүмат, хәрби пропаганда һәм сугышка үгетләү бар диелә.

“Хәзер безнең төбәктә килеп туган геосәяси вазгыятьтә Русия пропагандасының ватандашларыбызга үтеп керүенә юл кую кебек мул мөмкинлекне рөхсәт итә алмыйбыз. Бу дәүләт иминлеге мәсьәләсе”, диде Сейм депутаты Даля Асанавичюте.

@azatliqradiosi
👍10🔥1
🚁Татарстанның монополиягә каршы федераль хезмәте Казан боралак ширкәтенә 27 млн сум бурычы өчен 500 мең сум штраф салган

Завод Казан һәм Яшел Үзәндәге проектлау белән шөгыльләнүче һәм җиһазлар белән тәэмин итүче ширкәтләргә акча тиеш.

▪️Казан боралак заводы "Ростех" дәүләт корпорациясенең "Вертолеты России" холдингына керә.

▪️Ул Ми-8/17 боралаклары җитештерә. Алар Русия гаскәрендә кулланыла. Сугышка кадәр оешма елына күп дигәндә 50 боралак җитештереп чыгарган булган. Тик сугыш башлангач эш арткан. 2022 һәм 2023 елларда йөзләп боралак җитештерелгән булса, 2024 елда - 125 данә ясарга ниятләделәр.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👏1
Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин 3 март көнне күпбалалы гаиләгә: Мөхеддин Холзода белән Мәликә Тоирова гаиләсенә торак сатып алуга сертификат бирүен язып чыккан.

Бу постны шәһәр хакимияте үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә уртаклашкан.

Пост астында шәһәрдә яшәүчеләр сертификатны җирле халыкка түгел, мигрантларга бирәләр дип ачу белдергән, мыскыллы сүзләр язучылар да бар. Хәзерге вакытта бу пост астында фикер калдырып булмый.

"Мигрантларга өләшәләр, ә үзебезнекеләргә? Үзебезнекеләргә берни дә юк, ә килгәннәргә — бөтен нәрсә бар. Бөтен ваһһабчыларга да ашыгыч фатирлар бирегез! Бу Крокустагы фаҗигагә бер ел тулуы уңаеннан аларга бүләк мени бу?", дип язган бер кулланучы гаиләнең таҗик гаиләсе булуын телгә алып.

Бүген Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзенә Түбән Кама мэриясен тикшерүнең нәтиҗәләре турында җиткерергә кушты. Тикшерүне инде башлаганнар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮12❤4👎3😁3❤‍🔥1👍1🥰1