Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Татарстандагы Кама Аланы бистәсе башлыгы Ринат Сәлахетдиновны 120 мең сум күләмендә ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар.
🔹Көньяк Кореядә тәҗрибәләр үткәргән вакытта KF-16 хәрби очкычы МК-82 бомбаларын ялгыш кына торак йортларга ташлаган. Пхочхон шәһәренә барлыгы 8 бомба килеп төшкән, нәтиҗәдә 7 кеше яраланган. Аларның дүртесе гаять авыр хәлдә, диелә.
🔹АКШның Украинага хәрби ярдәмне туктатып торуы финанслауны яңадан карауга бәйле дип белдерде Ак йорт сүзчесе Кэролайн Левитт.
🔹Канада хакимиятләре АКШның Канада тауарларына карата тарифларны кертүен Дөнья сәүдә оешмасына шикаять итте.
🔹АКШ президенты Доналд Трамп бүген, 6 март көнне, илнең Мәгариф министрлыгын юкка чыгару фәрманын имзалара җыена дип яза The Wall Street Journal.
🔹Трамп даирәсеннән 4 кеше Украина президенты Владимир Зеленскийның оппонентлары белән сөйләшүләр үткәргән дип яза Politico. Алар сәясәтче Юлия Тимошенко һәм Петро Порошенко фиркасенең югары әгъзалары белән аралашкан, диелә. Сүз Украинада якын арада президент сайлауларын үткәрү мөмкинлеге турында барган дип яза журналистлар үзләренең чыганакларына таянып.
🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 90.40 сум; €🇪🇺 = 97.66 сум; ₺🇹🇷 = 2.48 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 17:29, Чаллы — 17:16, Уфа — 19:02, Самар — 18:25, Мәскәү — 18:15
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
👍6🔥2
Татарстанда куәт оешмалары вәкилләре Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе башлыгы Ринат Сәлахетдиновны тоткарлаган.
Бистә хакимиятендә тәүлек буе тентү һәм башка тикшерү эшләре барган, Сәлахетдиновны Кама Аланындагы сәүдәгә корылган бер оешмадан 120 мең сум тирәсе ришвәт алуда шикләнәләр.
Түрәне кичә, 5 март кичендә, соң гына тикшерү комитетына сорау алуга китергәннәр. Төнне ул вакытлы тоту изоляторында үткәргән. Әлеге җинаять эше белән бәйле тагын ике кешенең тоткарлануы әйтелә.
Сәлахетдиновка 54 яшь, ул Баулы районы Урыссу авылында туган. Коммуналь-төзелеш техникумын бетергән, 1989 елда Кама Аланына килгән һәм Татар атом электр станциясе идарәсенең капиталь төзелеш бүлегендә эшли башлаган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

👀2
Башкортстанның Әбҗәлил районында яшәүче Зәки Ильясов — "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланган соңгы кешеләрнең берсе.
Туганнары һәм активистлар тоткарланып бер сәгать узгач, аның "күп санлы җәрәхәтләр белән, авыр хәлдә" хастаханәгә китерелүен һәм тәүлек буе комада булуын хәбәр итте. Ир белән нәрсәләр булуы әле дә билгесез. Азатлык Радиосы Зәки Ильясовның — башкорт авылында яшәгән гади эшченең тарихын бәян итә.
Мәкаләне 👉безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан

😡11
ЛДПР депутатлары Думага Икенче дөнья сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан амнистия игълан итү карары кертәчәк.
Документ авторларының берсе, депутат Ярослав Нилов әйтүенчә, җаваплылыкка тартылган кешеләрнең күпчелеге контракт төзеп Украинага каршы сугышырга киткән. Әмма авыр булмаган җинаятьләр кылып хөкем ителгән инвалидлар, балигъ булмаган хатын-кызлар рәшәткә артында кала бирә. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Документ авторларының берсе, депутат Ярослав Нилов әйтүенчә, җаваплылыкка тартылган кешеләрнең күпчелеге контракт төзеп Украинага каршы сугышырга киткән. Әмма авыр булмаган җинаятьләр кылып хөкем ителгән инвалидлар, балигъ булмаган хатын-кызлар рәшәткә артында кала бирә. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤔2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан Корылтае депутаты, республиканың Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов гражданнарның дәүләт оешмаларына җибәргән мөрәҗәгатьләре санын канун белән чикләргә тәкъдим итә. Аның әйтүенчә, республикада яшәүчеләр арасында бу хокукыннан артык файдаланып…
📍Башкортстан ата-аналар җәмгыятьләре һәм Мәктәп укучылары һәм студентлар хокукларын яклау комитеты республика башлыгы Радий Хәбировка һәм Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачевка мөрәҗәгать итеп, депутат Айгиз Баймөхәммәтовның кичәге белдерүен тикшерүне таләп итте.
Ата-аналар берләшмәләре парламенттан ватандашларга дәлилсез гаепләүләр ташлауны кабул ителмәслек хәл дип саный. Алар Корылтайның әхлак комиссиясеннән депутатның үз-үзен тотышын карап чыгуны, һәм шулай ук мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана Антипина тәкъдим иткән мәгълүматның дөреслеген тикшерүне сорый.
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, ата-аналарның шикаятьләре нигезендә мәгариф министрлыгы прокуратура тарафыннан берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.
▪️Кичә Башкортстан Корылтае депутаты, республиканың Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов гражданнарның дәүләт оешмаларына җибәргән мөрәҗәгатьләре санын канун белән чикләргә тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, республикада яшәүчеләр арасында бу хокукыннан артык файдаланып, дәүләт оешмаларын күп санлы шикаятьләр белән тутыручылар да бар.
▪️Баймөхәммәтов әлеге тәкъдимен Башкортстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Светлана Антипина чыгышыннан соң ясаган. Антипина Корылтайның сивил җәмгыять институтларын үстерү комитеты утырышында чыгыш ясаган чакта ике ел эчендә мәгариф министрлыгына берәүдән 500ләп мөрәҗәгать килде, дип мисал китергән булган.

👍5
📍Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Реальное время" басмасының элекке баш мөхәррире Сергей Кощеевка каршы ачылган җинаять эшен туктаткан.
Шулай ук мәхкәмә аның милкеннән арестны алган. Бу хакта Inkazan яза.
Мәхкәмәгә тапшырылган документларда күрсәтелгәнчә, Кощеев 2024 елның июнендә Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалаган, ә 2 августта “мина шартлавыннан алган яра” нәтиҗәсендә кулының бер өлеше өзелгән.
▪️2022 елның декабрендә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе сайтында Сергей Кощеевка җинаять эше ачылуы турында мәгълүмат чыкты. Аны зур күләмдә акча белән хәрәмләшүнең ике очрагында гаепләделәр. Мәхкәмә карар чыгарырга җитешкәнче ул Украинага каршы сугышырга китеп барды.
▪️Кощеевның гаепләүләре "Проверенный бизнес" интернет-порталы белән бәйле иде. Бу порталны Татарстан прокуратурасы һәм республиканың икътисад министрлыгы ясады. Сайтта эшмәкәрләр күзәтүче оешмалардан киңәшләр таба алыр дип фаразланды. Сайтның баш мөхәррире итеп Кощеевны куйдылар.
▪️Кощеевны шушы проект эшчәнлегенә бүлеп бирелгән федераль акчаларны урлауда гаепләделәр. Тикшерү фаразынча, 2019 елда ул Татарстан эшкуарлыгына бушлай киңәшләр биргән кыяфәт ясап 6,9 млн сум урлаган. Ә 2020 елда үзенең иптәше - эшмәкәр Әнвәр Айнетдинов белән "җинаятьчел сүз куешып" тагын 7,3 млн сум үзләштергән.
▪️Әнвәр Айнетдинов карата ачылган җинаять эше дәвам итә.
▪️Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.

❤3❤🔥1🤣1
Уфада ФСБ хезмәткәрләре белән әңгәмәдән соң активист югалган
Cүз 2021 елда оешкан "Социалистик платформ" хәрәкәтенең беренче сәркатибе Сергей Странник турында бара.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

😱6
🕌Русия Диния нәзарәте үз исеменнән "намаз уку өчен чиркәүдә бүлмәләр бирүне сораган" ялган хатлар җибәрелүе турында хәбәр итте
Бүген Русиянең төрле төбәкләрендә православ епархияләре мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәте исеменнән ялган хатлар ала башлаган. Бу хакта мөфтият үзе хәбәр итте.
Диния нәзарәте язуынча, бу хатларда мөфтият исеменнән Урыс православ чиркәвенең епархияләренә мөрәҗәгать бар. Алар мәчетләр булмаган шәһәрләрдәге чиркәүләрдә намаз уку өчен бүлмә бирүне сораган, янәсе. Диния нәзарәте әлеге хатларны инкяр итәргә чакыра.
— Бу Русиядәге традицион диннәр арасын бозу максаты белән эшләнгән провокация, — диелә мөрәҗәгатьтә.
Мөфтият моны Русия президенты сәясәтен какшатырга теләү дип саный һәм хокук саклаучылардан "тиешле тикшерү" үткәрүне сорый.
▪️Соңгы елларда мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә басым бара. 2024 елның сентябрендә Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мөфтиятне тыярга чакырды.
▪️Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.

👍3👀1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Украинадагы сугышка Татарстаннан 38169 ир җибәрелгән.
Бу санны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов атады.
Сугышка киткән ирләрнең кимендә 11%ы һәлак булган. Татарстан шушы сугышта үтерелгән ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора.
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

🤬13👍2🎉1🌭1👻1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 март, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ һәм Украина делегацияләре 11 яки 12 мартта Согуд Гарәбстанының Эр-Рияд шәһәрендә очрашырга җыена дип яза матбугат чаралары. Ак йортның Якын Көнчыгыштагы вәкиле Стив Уиткофф сүзләренчә, Русия-Украина низагын җайлау һәм 6 айлык вакытлы килешү турында сөйләшәчәкләр.
🔸Европа берлеге илләре башлыклары берлекне коралландыруга 800 млрд евро бүлү турындагы планны килештерле, дип яза AFP.
🔸Американың НАСА заказы белән Intuitive Machines хосусый ширкәте җибәргән "Афина" модуле Айның көньяк котыбына менеп утырган. Ләкин ул кирәкле ягы белән утыра алмаган, шуңа күрә аның торышы билгеле түгел. Җиһазда Айдагы туфракны анализлаучы махсус борау бар, галимнәр аның ярдәмендә иярчендәге су үрнәкләрен тикшермәкче иде.
🔸Американың SpaceX ширкәте җибәргән Starship галәм корабы күктә шартлаган. Ел башыннан ширкәтнең бу инде икенче шундый уңышсызлыгы.
АКШ президенты Доналд Трамп Русия һәм Кытай белән атом-төш коралыннан арыну турында сөйләшүләр уздырмакчы.

👍1
Әнкарада татар-башкорт эзләре
Әнкара Төркиянең башкаласы буларак тарихы — республиканың барлыкка килүе белән бәйле. 1923 елда Төркия җөмһүрияте игълан ителә һәм аның хөкүмәте, парламент Әнкарага күчерелә. Парламентта исә ул вакытта танылган татарлар Йосыф Акчура, Садри Максуди эшли. Әнкара тарихы язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый, аның кызы галимә Сәгадәт Чагатай, башкорт тарихчысы Зәки Вәлиди, галим Әхмәт Тимер, җәмәгать эшлеклеләре Гали Акыш, Фуат Туктаров, Закир Кадыйри, мөгаллимә, шагыйрә Сания Гыйффәт һәм башка шәхесләр белән бәйле.
Әнкарага татарларның күпләп килүе исә 1950нче еллар азагына туры килә. Бу — башлыча Кытайдан килгән татар мөһаҗирләре. Шулай ук Япония, Кореядән килеп төпләнүче татарлар Әнкарада үзара укмашып мәхәллә булып яши башлый. Алар килү белән шәһәрнең Әмәк районында урнаша башлый.
Килүчеләр арасында Акчура, Батырша, Агиш, Аги, Зилинки, Дибирди, Кудәки, Кириш, Дәүләтша, Баһдаш, Ишмак, Тарпищ, Гибадулла, Арсланбәк, Мансур, Хамидулла, Мозаффар, Касап, Ваһап, Үтеш кебек нәселләр була.
Әнкараның Әмәк районында беренче татар үзәге дә барлыкка килә. Ул рәсми теркәлә. Әлеге районда татарлар күпләп яшәгәнгә күрә биредә татарлар башта бер йортны аерып алып аңа аренда акчасын түләп торалар. Әмма татарлар тора-бирә үз йортлы булу кирәклеге фикеренә авыша һәм алар бинаны сатып алыр өчен үзара акча җыя башлый.
1966 елда Төркиядә эре эшмәкәр булып китүче татар Әхмәтвәли Мәңгәр сатып алырга булыша. Бу татарларның җыелышып бәйрәмнәр, җыелышлар уздыра торган урынына әверелә. Бина әле дә бар. Ул әлегәчә татарларның милеге булып тора. Татар йорты Габдулла Тукай урамы, 26 адресы буенча урнашкан.
Әнкарада татар-башкортлар тарихын, алар белән бәйле урыннар турында бәйнә-бәйнә сөйләдек. 👇
👉 VPN-сыз ачылучы сылтамадан кереп укыгыз.

Төркиянең башкаласы Әнкарада татарга бәйле истәлекле һәм тарихи урыннар күп. Бу шәһәр белән татар мөһаҗирләренең тарихы бәйле.
👍8🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда куәт оешмалары вәкилләре Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе башлыгы Ринат Сәлахетдиновны тоткарлаган. Бистә хакимиятендә тәүлек буе тентү һәм башка тикшерү эшләре барган, Сәлахетдиновны Кама Аланындагы сәүдәгә корылган бер оешмадан 120 мең…
Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе башлыгы Ринат Сәлахетдиновны йорт сагына җибәрделәр.
Ул ришвәт алу гаебен таныган һәм кимендә 5 майга кадәр йорт сагында утырачак.
Эш барышыннан аңлашылганча, "Наш дом Камские Поляны" идарә итүче ширкәте мөдире Екатерина Медникова муниципаль килешүләрне 2025 елга да озайту өчен бистә башлыгына чыгу юлларын эзләгән. Җирле "Водоконал" оешмасы мөдире аңа Денис Леушин ярдәм итәргә вәгъдә биргән.
Нәтиҗәдә килешүләр төзелгән. Рәхмәт йөзеннән Сәләхетдиновка iPhone 16 Pro телефонын бүләк иткәннәр. Тикшерү комитеты аны 118 мең сум дип бәяләгән.

Faridaily: Кремль Украинадагы сугышта катнашкан йөзләгән кешене Русия Думасына үткәрергә ниятли
2026 елда Кремль Украинадагы сугышта катнашкан йөзләгән кешене Русия Думасына үткәрергә ниятли. Бу хакта Дума депутатларына һәм президент хакимиятенә якын чыганагына сылтама белән Faridaily проекты яза.
Кремль ниятенчә, парламенттагы 450 урынның якынча дүрттән берен хәрбиләр алып торырга тиеш. Алар "Бердәм Русия" фиркасеннән тәкъдим ителәчәк.
▪️Узган ел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.
▪️Мәсәлән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 3 июньдә үк муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп, һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашучылар да тәкъдим ителсен дип сорады.

Казанда хәрби комиссариат хезмәткәренең машинасын яндырганнар.
Бу хакта Mash Iptash Telegram-каналы җиткерә.
Әлеге хәл иртәнге сәгать дүрттә Ботаника урамында булган, кабынып киткән машинаны күреп, күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырган. Ут капкан машина Татарстан хәрби комиссариатына рәсмиләштерелгән, диелә. Янган чакта аның эчендә беркем булмаган, янәшәдә торган машиналарга да зыян килмәгән.
Mash Iptash мәгълүматынча, машинага билгесез ир янучан сыеклык сипкән.
Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларны яндыра башладылар.
Соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала.

🔥7👍3👏2
КрымSOS: былтыр Кырымда алты кеше ФСБ тарафыннан урланып югалган
"Дүрт очракта ФСБ хезмәткәрләре корбаннарны тентүдән соң билгесез якка алып киткән, аларның туганнарына нинди хокукый статуста булуларын, кайда булуларын хәбәр итүдән баш тарткан", дип сөйләгән КрымSOS аналитигы Евгений Ярошенко.
Оешмада әйтүләренчә, Кырым аннексияләнгәннән алып бүгенге көнгә кадәр ярымутрауда урланып югалган 67 кеше турында билгеле. Иң соңгы корбан — Җанкөй районыннан Лера Җемилова булган. 2024 елның маенда, тентүдән соң, Русия куәт оешмалары вәкилләре аны 15 тәүлеккә кулга алган. Шуннан бирле Лераның кайдалыгы әле дә билгеле түгел.
БМОның Кеше хокукларын күзәтү миссиясе белешмәләренчә, аннексиядән бирле Кырымда 104 кеше урланып югалган, шулар арасында 21 кеше хәбәрсез югалган булып санала.
👉 Тулырак монда укыгыз.

🤬4👍2
Казанда Лолита концерты булмый
"Казан Экспо"да урыс эстрадасы җырчысы Лолитаның концерты булмаячак. Бу хакта күргәзмәләр комплексының сайтында язылган. Лолита биредә 21 мартта чыгыш ясарга тиеш иде.
"Хөрмәтле кунаклар, "Казан Экспо"да Лолита концерты булмаячак", диелә хәбәрдә, әмма сәбәпләре әйтелми.
Элегрәк "Урыс җәмгыяте" ("Русская община") оешмасы Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның кабул итү бүлмәсенә, шулай ук республиканың мәгариф һәм мәдәният министрлыкларына Лолита концертын үткәртмәүне сорап мөрәҗәгатьләр юллаган иде. Миңнехановның Telegram-каналында республикада яшәүчеләр дә Лолитаны Казанга кертмәүне сорап язды. Ул Русиягә каршы карашларда тора, шулай ук 2023 елда блогер Анастасия Ивлеева Мәскәүдә оештырган "шәрә кичә"дә катнашкан иде, диделәр.
▪️2022 елның җәендә "Фонтанка" басмасы Украинадагы сугышка каршы булганнары өчен Русиядә чыгышлары тыелган 30 музыкантның исемлеген чыгарган иде. Алар арасында ДДТ, "Каста", "Би-2" төркемнәре, җырчылар Земфира, Монеточка, Гречка, Манижа, Луна, Дора, рэперлар Oxxxymiron, Face, Моргенштерн, Лигалайз һәм башка башкаручылар бар.

👍4🤣2🤪2
❗️Русиянең юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа кешеләрне керткән.
Бу юлы исемлеккә өстәлгән кешеләр:
🔸журналист Василий Гатов;
🔸сәясәт белгече, Русия Тышкы күзләү хезмәтенең элекке хезмәткәре Сергей Жирнов;
🔸сәясәтче, Ленинград өлкәсенең элекке муниципаль депутаты Антон Климов;
🔸журналист, Грузия турындагы Telegram-канал авторы Николай Левшиц;
🔸сәясәт белгече, абхаз журналисты Инал Хашиг.
Шулай ук, "ят агентлар" исемлегеннән "Вольные люди" ҖЧҖ һәм "Викимедиа РУ" партнёрлыгы чыгарылды.

Соңгы өч елда Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүгә чыгымнар 67 процентка арткан.
Техниканы тәртиптә тотар өчен быел 6 млрд сум кирәк. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Техниканы тәртиптә тотар өчен быел 6 млрд сум кирәк. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤪1
Трамп Русия хәзерге вакытта Украинаны сугыш кырында "манчый" гына дип белдерде.
Шуңа күрә ул тынычлыкка ирешү максатларында Русиягә карата зур чикләүләр кертү мөмкинлеге турында уйлана башладым ди. Сүз банк чикләүләре һәм тарифлар турында бара. "Русия һәм Украина, соң булганчы сөйләшүләр өстәленә утырыгыз, рәхмәт!" дип язып чыкты АКШ президенты үзенең соцчелтәрендә.
Трампның шушы янауларыннан соң Русиянең кыйммәтле кәгазьләр базары аска тәгәри башлады: Мәскәү биржасының индексы 3235тән 3176,9га кадәр төште (–1,08%). Саклык банкы акцияләре 321,06 сумнан 313,06 сумга арзанайды (–0,67%).

🤡5
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?
Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.
"ТНВ-Планета" телеканалы алып баручысы Гөлназ Гыйниятова яшь Гөлназга шундый киңәш бирер иде:
Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.
"ТНВ-Планета" телеканалы алып баручысы Гөлназ Гыйниятова яшь Гөлназга шундый киңәш бирер иде:
"Кешеләргә үпкәләмә, ачу саклама, дөньяның матур сыйфатларын да күрә бел... Сәламәт яшә... Хыялыңа таба атла, ләкин кешеләрне рәнҗетмә, кеше булып кал".

🔥3👍2