Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген "Ак барс" хоккей такымы бозга татар камзулында чыгачак.

15 мартта "Витязь" такымына каршы Казан хоккейчылары татар бизәкле формада уйнаячак.

Костюмны "Камзул" дип атаганнар. Дизайнын рәссам Алина Гыйбадуллина һәм "Граундсикс" бренды эшләгән.

"Ак барс" бу форманы киеп бер генә тапкыр уйнаячак. Ярыш Татарстанның мәдәни мирасына багышлана. Бүген "Татанефть Арена"да татар көйләре яңгыраячак.

"Камзул"ны аукционда сатып алып була.

Фото: "Ак барс"ның матбугат хезмәте
❤18👍6🥰1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанга Украинадагы сугыштан мәетләр һаман кайтарыла тора.

Бөтен республикадан инде 4300дән артык (кимендә!) ир-ат үтерелгән. Татарстан әлеге сан белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора...

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
🎉4👍3😭2💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Трамп 7 федераль агентлыкны кыскарту турында фәрман имзалады Алар арасында Азатлык Радиосы кергән Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) да бар. 14 март кич имзаланган бу фәрманга ярашлы, агентлыклар президент администрациясенең бюджет идарәсенә махсус хисап тапшырырга…
Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус: "Грант килешүен өзү Америка дошманнары өчен зур бүләк"

АКШ президенты Доналд Трамп җиде федераль агентлыкны кыскарту турында фәрман имзалады дип язган идек. Алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм башка матбугат чаралары кергән АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) да бар.

Әлеге фәрман чыгып, берничә сәгатьтән Азат Европа/Азатлык Радиосына АКШ Конгрессы хуплаган грантның туктатылуы турында хат килде. Хатны үзенең вазифасын USAGM-ның өлкән киңәшчесе дип атаган Кэри Лейк имзалаган.

Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе президенты Стивен Капус шимбә кич чыгарган белдерүендә "грант килешүен өзү "Америка дошманнары өчен зур бүләк булачак", диде.

"Иран аятоллалары, кытай коммунист лидерлары, Мәскәү һәм Минскидагы автократлар Азат Европа/Азатлык Радиосының 75 еллыгы алдыннан аның бетүен бәйрәм итәчәк. Безнең дошманарның җиңүе аларны көчлерәк, ә Американы көчсезрәк итәчәк", делә Капус белдерүендә.


New York Times, CNN һәм NPR басмалары USAGM-га караган "Америка авазы" хезмәткәрләре административ ялга җибәрелгән дип язды.

USAGM — АКШның бәйсез дәүләт оешмасы. Аңа караган матбугат чаралары 50 телдә якынча 361 миллион кешегә яңалыклар тапшыра.
😢22👍7🤬7💔3🤡2❤1🤔1😡1
АКШның Дәүләт сәркатибе Марко Рубио Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән телефоннан сөйләшкән һәм Согуд Гарәбстанында булган очрашуны тикшергән.

Дәүләт департаменты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алар Вашингтон белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу эшен дәвам итү турында килешкән.

Шулай ук Рубио Лавровка АКШ гаскәрләре тарафыннан хөситләргә ясалган һөҗүм мәсьәләсен күтәргән. Рубио әйтүенчә, АКШ Кызыл диңгездә үз хәрби һәм сәүдә корабларына һөҗүмнәрне булдырмас өчен чаралар күрәчәк.

▪️18 февральдә Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта АКШ белән Русиянең югары дәрәҗәле вәкилләре сөйләшү уздырды. Бу Русия 2022 елда Украинага бәреп кергәннән бирле шушындый беренче очрашу булды. Ул 4,5 сәгать дәвам итте. Иң төп нәтиҗә: Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләрендә киеренкелекне бетерү өчен "консультацияләр механизмы" булдырырга килешенде.

@azatliqradiosi
👍2🔥1
Көн язмасы: Путинны Украинада атышларны туктатырга күндерер өчен Трамп нишли ала?

Американың Украинада 30 көнгә атышларны туктату тәкъдименә Русия президенты Владимир Путин "әйе, ләкин" дип җавап бирде. АКШ президенты үз чиратында Путин бу планга кушылмаса, "күңелем кайтачак" дип белдерде әмма конкрет нинди басым кулланачагын әйтмәде. Трамп нишли ала? Өч вариант бар кебек. Аларны Азатлык Радиосының инглиз телле сайты журналисты Рэй Фурлонг санап чыкты.

➡️Санкцияләр
➡️Тарифлар
➡️Корал

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤2👍2🤔2👏1🙏1
17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Кырымнан тома сукыр, беренче төркем инвалид мөселман Александр Сизиковны Красноярски төрмәсеннән тикшеренү өчен хастаханәгә алып киткәннәр.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Хастаханәдә ул ким дигәндә 21 көн, күп дигәндә ярты ел булачак.

Февраль азагында Сизиковны Кырымнан Красноярскиның Минусински төрмәсенә китерделәр. Башта ул карантинда тотылды. 15 көн урынына аны анда 24 көн тотканнар.

Соңрак ул камерага күчерелде. Андагы тоткыннар күзе күрмәүче мөселманны алар карарга тиеш түгеллекләрен әйтеп, медицина корпусына күчерүне сораган.

Хастаханәгә җибәрелгәнче Сизиков иске бинада тотылган. Камера салкын һәм дымлы булуга зарланса да, төрмә җитәкчелеге аны медкорпуска күчермәгән.

Александр Сизиков турында тулырак Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤5💔5🔥2🤯1😢1
Моннан унбер ел элек, 2014 елның 16 мартында Кырым һәм Акъярда ярымутрауның статусына багышланган "референдум" узды.

Аның нәтиҗәсендә Русия Кырымны үз эченә алды. Украина, Европа Берлеге һәм АКШ тавыш бирү нәтиҗәсен танымый һәм Русия Кырымны аннексияләде дип саный.

Көннән-көн Русия Кырымда үзенең тәртибен урнаштырып, Русия паспортларын өләшеп үз кануннарын кертә башлады, урамнарда Русия байраклары эленде, Русиядән шактый гына урыслар Кырымга килеп төпләнде.

Бу чынбарлык, бүген Кырымга килеп кергән Русиянең гамәлләре 1783 елда Кырымга кергән Русиянең "Кырым - кырымтатарларсыз!" сәясәтенә аваздаш түгелме икән? 240 ел элек башланган бу сәясәт кырымтатарларның Кырымнан мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр иткән иде. Бүгенге сәясәтнең дә ысуллары, максатлары да шул ук түгелме? ХХI гасырда кырымтатарларның ачы язмышы кабатланмасмы икән?

Мөһаҗирлек дулкыннарын, репрессияләрне, төрле талауларны, сөргенлек фаҗигасен, Кырымга кайту юлларын, мәшәкатьләрене онытмаган халыкны тагын нинди сынаулар көтә?

Азатлык Радиосы кырымтатар халкы язмышына иң зур йогынты ясаган кайбер тарихи вакыйгаларга күзәтү тәкъдим иткән иде. Тагын бер кат шуны искә төшереп китик.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬11😭4🔥2😢2🫡2
🟢Брянскида тулай торакта җыелып намаз укыганнары өчен 19 яшьлек чит ил студентын 30 мең сумга штрафка тартканнар һәм Русиядән чыгарып җибәрү турында карар кабул иткәннәр.

Бу хакта эчке эшләр идарәсенә сылтама белән җирле медиалар хәбәр итә.

Студент Үзәк Азия илләренең берсеннән килгән булган. Ул "миссионерлык эшчәнлеген җәелдерүдә"дә гаепле дип табылган булуы ихтимал.

▪️Күптән түгел Киров шәһәрендә Үзбәкстан ватандашына тулай-торакта намаз кылганы өчен штраф салганнар иде.

@azatliqradiosi
🤬17😨4🤯2👍1💔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татар, кырымтатар һәм казакъ телләре бер-берсенә никадәр охшаган?😏

Татар, кырымтатар һәм казакъ егетләре — Булат, Ленур һәм Җаксылык — үз телләрендә сөйләшеп, төрки телләрнең бер-берсенә никадәр якын булуын дәлилли.

Тыңлап карагыз әле, барысы да аңлашыламы?

@azatliqradiosi
👍22❤12🥰4💩1😍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 17нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп иртәгә, 18 март көнне Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшергә җыена. Ул хакта Трамп журналистларга Флоридадан Вашингтонга очып барганда белдерде.

🔹Казанда эшләүче курьерларның айлык хезмәт хакы мартта 85 мең сумга җиткән. Уфада курьерлар 75 мең сум ала.

🔹Роскомнадзор Telegram мессенджерыннан нацист символикасы булган стикерларны алып ташлауны таләп иткән. Моңарчы Киров өлкәсендәге мәхкәмә бу стикерпакларны тыелган дип таныган иде.

🔹Русия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Грушко Мәскәү Украина белән солых төзегән очракта иминлек гарантияләрен таләп итәчәк дип белдерде. Әлеге гарантияләр арасында түбәндәге таләпләр бар: Украина нейтраль дәүләт булып калырга һәм НАТОга керүдән баш тартырга тиеш.

🔹АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф Украинадагы сугышны туктату максатларында Вашингтон белән Мәскәү Кара диңгездәге портлар язмышы турында да сөйләшүләр алып бара дип белдерде. Ике ил арасында күтәрелгән тагын бер мәсьәлә — Запорожьедагы АЭС язмышы.

🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 85.50 сум; €🇪🇺 = 93.00 сум; ₺🇹🇷 = 2.33 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 17:51, Чаллы — 17:38, Уфа — 19:24, Самар — 18:46, Мәскәү — 18:37

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
🔥4❤1👍1
☝🏻АКШ Украинадагы сугыш барышында Русия җитәкчелеге кылган җинаятьләрне тикшерү төркеменнән чыгарга җыена. Ул хакта The New York Times яза.

Европа түрәләрен әлеге карар белән бүген таныштырырга җыеналар. Газет язуынча, Вашингтон бу төркемгә бүленгән акчаларна башка максатларда кулланырга тели.

Әлеге халыкара төркем Русия җитәкчелеген, шулай ук, Беларус, Төньяк Корея һәм Иран җитәкчелеген дә Украинадагы сугышны башлау өчен җаваплылыкка тарту максатларында оешкан иде. АКШ шушы төркемгә 2023 елның көзендә кушылды.

Ак йортның хәзерге администрациясе шулай ук Хәрби җинаятьләрне тикшерү төркеменең (War Crimes Accountability Team) эшчәнлеген дә чикләргә җыена, диелә. Әлеге төркем Юстиция министрлыгы АКШтагы наци хәрби җинаятьчеләрен эзләп табу, денатурализацияләү һәм депортацияләү тәҗрибәсе нигезендә эшләп килде.

@azatliqradiosi
😡8👍3👀3🤡2😁1😨1
"Новая газета Европа" Азатлык Радиосына теләктәшлек белдергән.

"Салкын сугыш чорында дистә еллар дәвамында Азатлык Радиосы белән "Америка авазы" тимер пәрдә артында яшәгән миллионлаган ватандашыбыз өчен мәгълүматның төп чыганагы булып торган" диелә газет чыгарган белдерүдә.

"Путин чорында барлыкка килгән яңа Русия диктатурасында Азатлык Радиосының әһәмияте янә артты. Бүген Азатлык Радиосы Русия төбәкләрендә булган хәлләр турында ничек бар шулай сөйли. Ә бу русияләр өчен дә, сугышны туктатуга омтылган бөтен демократик дөнья өчен дә мөһим.

Азатлык Радиосының "Север.Реалии", "Сибирь.Реалии", "Idel.Реалии", "Кавказ.Реалии" кебек проектлары Русиядә бәйсез журналистиканың исән калуын күрсәтә, профессиональ хезмәт үрнәге булып тора. <...>

Журналистларны да, укучыларны да, башка бәйсез редакцияләрне дә ябылу куркынычы янаган Азатлык Радиосына теләктәшлек күрсәтергә чакырабыз",
— диелә мөрәҗәгатьтә.


Азатлык Радиосына гади укучылар да теләктәшлек күрсәтә:

"Бигрәк тә Азатлык Радиосының Татар-башкорт хезмәте өчен күңелем әрни.

Идел буе төбәкләрен берләштерүче медиаресурс тәки барлыкка килмәде. Себердәге төбәкләр турында сөйләүче "Сибирь.Реалии" проектын япсалар да, себерләрнең "Тайга" дигән медиасы калачак. Ә менә Идел буенда урыс телле медиалар арасында шушы рольне фәкать "Idel.Реалии" проекты гына башкара. Ә инде татар телендә эшләүче Азатлык Радиосы — Русия пропагандасына каршы торучы татар телле альтернатива.

Азатлык Радиосы белән "Idel.Реалии"ны япсалар, бик начар булачак. Безнең Идел буендагы хәлләр турында дөресен сөйләүче медиа калмаячак",
— дип язып чыкты "Племянник с Волги" Telegram-каналы авторы.


🔸 14 март кичендә АКШ президенты Доналд Трамп җиде федераль агентлыкны кыскарту турындагы указны имзалады. Әлеге әмер нигезендә USAGM (АКШның Глобаль медиа агентлыгы) эшчәнлеге дә кыскартыла. Азатлык Радиосы эшчәнлеген нәкъ менә шушы USAGM билгели.

@azatliqradiosi
👍7❤1👎1🔥1
Швеция башкаласында "Путинның чын тоткыннары. Коллыкка төшерелгән халыкларның сәяси тоткыннары" дигән халыкара күргәзмә узган.

Стокhолмдагы Эстон йорты бинасында үткән бу чараны "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган оешма вәкиле, "Империягә каршы блок" вице-президенты Аида Габдрахманова оештырган.

Күргәзмәдә "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы сәяси тоткыннар дип тапкан кешеләр тәкъдим ителгән, татар-башкорт сәяси тоткыннары турында да сөйләшкәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#башкорттар #татарлар

@azatliqradiosi
❤4👍3🔥2❤‍🔥1
📍24 мартта Казан мэриясе чираттагы мәртәбә бушлай татар теле курсларын башлый.

Курслар атнасына бер тапкыр ике сәгать Казан шәһәре башкарма комитетында узачак.

Башлангычлар һәм дәвам итүчеләр өчен аерым укытылачак һәм алты атна дәвам итәчәк.

Мэрия телеграм каналы хәбәр итүенчә, ул тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган програмнан гыйбарәт.

Ә кем Казандагы оффлайн курсларына эләгә алмый, Азатлык татар телен "Әйдә! Online" проекты аша өйрәнергә киңәш итә.

🔸Безнең белән көн саен инде дистәләгән мең кеше татар телен өйрәнә.
🔸“Әйдә Online”да көн саен яңа дәрес, көн кадагына булган темалар.
🔸Биредә аудиокитаплар, кызыклы видеолар, тестлар чыга.
🔸Проект көндәлек аралашуга, сөйләшүгә юнәлтелгән.
🔸Telegram каналга язылыгыз, анда күңелле.

@azatliqradiosi
👍11❤6🔥1
Татарстанның Алексеевски районында Болгар-Алтын Урда чорына караган ике каберлек һәм берничә борынгы авыл урыны табылган.

Кешеләрнең сөякләре, керамика ватыклары X-XIV гасырларга карый дип фаразлана.

Бу хакта Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты хәбәр итте.

▪️Әлеге фотодагы кеше сөякләренә ким дигәндә 700 ел.

@azatliqradiosi
👍13❤6🥰2🙏2
🇹🇲Ашхабадта кияүдә булмаган хатын-кызларны эштә сары яулык, ә кияүдәгеләрне сары күлмәк кияргә мәҗбүр иткәннәр.

Бу карар март башында чыккан дип хәбәр итә Азатлык Радиосының төрекмән хезмәте.

Таләпләрне үтәмәүчеләрне эштән куабыз дип куркытканнар.

“Бу тәртип бернинди юридик документларга нигезләнмәгән. Күп очракта алар президентның яки аның гаилә әгъзаларының кисәтүе, искәрмәсе яки киңәше нигезендә барлыкка килә”, дип белдергән Праһадагы Карл университетының Үзәк Азия эксперты Славомир Горак.

Сердар Бердыхмөхәммәдов әтисен президент вазыйфасында алмаштырганнан соң, Төркмәнстанда хатын-кызлар өчен чикләүләр көчәйде. Аларга косметика куллану, чәч буя, маникюр ясау, сыланып торган кием кию, машина йөртү тыелды. Бу таләпләрне үтәмгән хатын-кызларны тоткарлыйлар, штрафка тарталар, хәтта эштән дә куалар.

@azatliqradiosi
👍6🤯5🤔3😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Зәй сабыйларын Украинада сугышып кайткан ир-атлар белән очраштырганнар.

Бакча яшендәге балалар сугыш турында җыр башкарды, шигырь сөйләде:

"Әтием сугышка китеп барган.
Ә, димәк, мин — каһарман кызы.
Әтием илне яклый,
Ә әнием күз яшьләрен яшерер."


Мондый хәлләр турында ни уйлыйсыз? Балаларны нәни яшьтән үк сугышка, армиягә әзерләүме бу? 🤔

Видео ошаса, лайк куй
👍
@tatarchavideolar
🤬14🤮4👍2
📍Бүген “Гроза” телеграм каналы Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) студентларын практика узар өчен дроннар җыючы “Алабуга” махсус икътисади зонасына җибәрәчәкләр дип язып чыкты.

Ул гына да түгел студентларга башка урында практика үтәргә рөхсәт бирелмәячәк диелде.

"Гроза" моны үз чыганагына тыянып язуын әйтте

Әлеге хәбәр таралгач КХТИңың Җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн институты студентларга "Алабуга"да практика узу ихтыяри булачак дип белдергән.

“Гроза” институт җитәкчелеге анда кимендә 40 кешене җибәрергә ниятли дип язып чыккан иде. Һәм практика ике атна гына каралган булса да, студентларны заводка ике айга җибәрәчәкләр дип хәбәр итте.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
▪️Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
▪️Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.

@azatliqradiosi
🤬8👍5🤮2❤1😨1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 18нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Башкортстанның Дәүләкән районындагы фатирда чыккан янгында биш бала һәм бер ир-ат һәлак булган. БР башлыгы Радий Хәбиров балаларның әнисе белән хәзерге вакытта психологлар эшли дип белдерә, ханымның кайгысын уртаклаша.

🔹Татарстанда Минзәлә шәһәрендәге картлар йортында 80 яшьлек ханымны буып үтергәннәр. Әбине аның күршесе үтергән дип хәбәр ителә. Җинаять эше ачылган.

🔹Израил гаскәре "Хәмәс" төркеменә каршы хәрби операциясен яңадан башлаган. Израилләр Газзә сызыгындагы объектларга һөҗүм иткән, әлеге һөҗүмнәр аркасында инде 230дан артык кеше һәлак булган диелә. "Хәмәс" БМОның Иминлек шурасына мөрәҗәгать итеп, Израил "агрессиясен" туктатырга чакырган.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп Русия Украина белән 30 көнлек солыхка ризалашыр дип өметләнә. Бүген Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшергә җыена, Трамп сүзләренчә сөйләшү "үтә дә мөһим" булачак.

🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 83.45 сум; €🇪🇺 = 91.06 сум; ₺🇹🇷 = 2.28 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 17:53, Чаллы — 17:40, Уфа — 19:26, Самар — 18:48, Мәскәү — 18:39

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
🔥6👍3❤2
Белгород шәһәренә булган пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше яраланган.

Пилотсыз очкыч килеп төшү сәбәпле "Белгород-Арена" янында урнашкан сәүдә үзәгенең фасады яна башлаган.

Краснояружски районында исә ике мини-автобус миналарга эләккән, шартлаулар аркасында 5 кеше зыян күргән дип хәбәр итте төрле Telegram-каналлар.

Русия сугышын яклаучы блогерлар Украинаның кораллы көчләре сишәмбе иртән Белгород өлкәсенә Украинаның Сумы өлкәсе ягыннан бәреп керергә тырышкан дип яза. Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Украина чигендә вазгыятьне "катлаулы" дип тасвирлый. Аның сүзләренчә, украиннар актив рәвештә Краснояружски районына атып тора. Кайбер Telegram-каналлар "Краснояружски районында һөҗүм активлаша" дип яза.

Рәсми рәвештә бу сугыш хәрәкәтләре турында Русия хәрбиләре дә, Украина хәрбиләре дә берни дәшмәде әле.

Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
🎉6👍4🔥2🤔1